Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов өйләнешергә җыена?

Уфа тамашачысы Гөлсирин белән Азатның бергә булуын, пар балдаклар алышып, гаилә булып яшәвен тели. Әлеге теләкләрне яшьләр үзләре дә кире какмый кебек. Аеруча Гөлсирин башын селкеп, "Амин, амин, амин" - диде. Азат та серле генә елмайды. Тамашаны Рифат Фәттахов аягүрә басып күзәтте...

news_top_970_100
Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов өйләнешергә җыена?


Азат Әбитов белән Гөлсирин Абдуллина "Әллә нинди язмыш" дигән җыр башкарганнан соң, күп бүләкләр тотып сәхнәгә өлкән яшьтәге ир менде. Җырчылар кулыннан микрофонны сорап алып, аларга изге теләкләрен җиткерде һәм "Азат, Гөлсирин! Мин сезгә киләчәктә бәхетле, тигез тормыш, пар балдаклар киеп, матур гаилә булып яшәвегезне телим", - диде. Гөлсирин дә җавапсыз калмады. "Амин, амин, амин", - дип башын селкеде. Азат исә читтән генә елмаеп Гөлсиринне күзәтте...



Исегезгә төшерәбез, Азат белән Гөлсирин турында имеш-мимешләр күптәннән йөри инде. Әлегә үзләре генә сер бирми. Утсыз төтен булмый диләр, шулай булгач, иртәме-соңмы алар арасындагы сер ачылачак, иманым камил!







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100