Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Шакиров Гөлназ Асаевадан гафу үтенү көтә

Искәндәр Шакиров белән Гөлназ Асаева арасында булган конфликт турында язган идек.

news_top_970_100
Искәндәр Шакиров Гөлназ Асаевадан гафу үтенү көтә
Искәндәрнең инстаграм битендә урнаштырган видеоязмасыннан аңлашылганча, Башкортостан җырчысы Гөлназ Асаева Искәндәрнең иҗатын тәнкыйтьләгән һәм аның җырларын "мәгънәсез" дип атаган. Моңа җавап итеп Искәндәр Шакиров Гөлназ Асаеваны "үзең бала гына, ә үзең картлар җырын башкарасың" дип гаепләп чыкты. Гөлназ Асаева исә "Искәндәр Шакиров кебек җырларга ярамый!" ди. 

Гөлназ Асаевага тупас сүзләр әйткәне өчен социаль челтәрләрдә Искәндәрне шактый тәнкыйтьләделәр, кыздан гафу үтенергә куштылар. Әмма Искәндәр "Интертат"ка гафу үтенергә җыенмавын, киресенчә, Гөлназдан гафу үтенү көтүен әйтте.

– Мин Гөлназ Асаеваның начар җырлаганы турында әйтмәдем. Гөлназ – ул бик сәләтле кеше, аның искиткеч тембрлы тавышы бар. Минем аңа “мин яхшы, ә син начар” дип сүз төрткәнем булмады.

Дөрес, безнең конфликт булды. Ул минем җырларны “чүп”, “пустой звук” дип атады һәм сәхнә киемнәрен “ширпотреб” диде. Гөлназ Асаева үзенең гамәле белән мине бик рәнҗетте, чөнки минем өчен җырларым балалар сыман якын, җырларым минем өчен иң кадерле, иң кыйммәтле әйбер!

Мин Гөлназ Асаеваның сүзләрен кире алганын, гафу үтенгәнен көтәм, чөнки мин аның иҗатын кимсетмәдем һәм минем иҗатымны да кимсеткәннәрен теләмәс идем. Бу аргументланмаган тәнкыйть булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100