Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җырлыйсы түгел, авыртудан елыйсы килә, догаларымны укып, сәхнәгә чыгып киттем"

Децл буларак таныш рэп-җырчы Кирил Толмацкийның вафаты күпләрне тетрәндерде. Хәзерге вакытта да социаль челтәрдә рэперның үлеме хакында фикер алышулар дәвам итә. Фанатлар 35 яшьлек җырчының кисәк үлеп китүен үз-үзен аямыйча, тыгыз график белән эшләүдән күрә. 

news_top_970_100
"Җырлыйсы түгел, авыртудан елыйсы килә, догаларымны укып, сәхнәгә чыгып киттем"

Җырчының концерт директоры Павел Беленц хәбәр итүенчә, Децлның Ижауда концерт куйганнан соң хәле начарланган. Фаразлар буенча, 35 яшьлек егетнең йөрәге туктаган. Шаһитлар вафаты алдыннан музыкантның кул сөякләре авыртуына зарлануын, ә соңыннан өянәкләре башлануын әйтә. Ашыгыч ярдәм чакырту да рэперның гомерен коткарып кала алмый – ул вафат була.

Халык телендә “Юл газабы – гүр газабы” дигән әйтем бар. Бу сүзләр бөтенләй юллар булмаган заманнарда әйтелгән булса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Артист халкы гомеренең бик күп өлешен юлда уздыра. Аларның концерт графиклары берничә атналар, хәтта берничә ай алдан төзелә. 

Җырчыларның тормышы читтән караганда күңелле кебек тоела. “Аларга рәхәт, җырлап-биеп тик йөриләр!” - дибез... Әмма һәрнәрсәнең яхшы ягы булган кебек, начар ягы да бар. Татар эстрадасы артистларының күбесе елына дистәләгән концерт куя. Ярый ла, шундый тыгыз график җырчы сәламәтлеге өчен зыянлы булмаса. Тик сәхнәгә чыгар алдыннан хәле начарайган, авыртуны баса торган дару эчеп чыккан артистлар булуы билгеле.

Гастрольләр графигының тыгыз булуы, йокы туймау, организмның аруы җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Хәтерләсәгез, “Интертат”та җырчы ИлГәрәйИлсөя БәдретдиноваДанир СабировЭлвин Грей һәм Гөлназ Асаеваның чыгыш ясаганда хәлләре начарлануы хакында яздык. Авыруларына да карамастан, җырчыларның концерт бирүе шаккаттыра, әлбәттә. Тамашачы алдында берни булмагандай җырлау-бию генә ни тора?!

"Концерт ахырында бөтенләй тавышым бетте, ярты чәчем агарды"

Җырчы ИлГәрәй өчен әлеге көнне искә алу авыр.

- Артист төрле очракта сәхнәгә чыгарга тырышырга тиеш, тик үлем хәлендә үк түгел инде. Әйе, 2018 елның 20 мартында минем сольний концертым булып узды. Без тормыш иптәшем Айгөл белән әлеге тамашага бик ныклап әзерләндек. Иртәгә коцерт буласы кичне минем хәлем начарайды, даруларны эчеп яттым. Тик стресс, борчылу сәбәпле температура төшмәде. Врач чакыртырга туры килде, системадан соң гына бераз хәлем җиңеләйде. Ул вакытта шулкадәр курыктым, ярты чәчем агарды. Концерт вакытында грим бүлмәсенә таныш табибымны дежурга чакырдык, күзләрем кызыл, температурам 39,9 иде. Хәзер ул көнне искә алу бик авыр, күңелдә тамашачыга 100 процент энергиямне биреп булмады дигән уй калды. Ләкин мин тормыш иптәшемә, дусларыма рәхмәтлемен, алар булмаса бөтенләй аяктан авыр идем. Аллага шөкер, концертны куеп чыктык. Концертның ахырына тавышым бөтенләй бетте, соңгы ноталарны чын мәгънәсендә кәҗә тавышлары белән җырладым.



Шуны да әйтәсем килә: концерттан соң журналистлар 39,9 температура белән сәхнәгә чыгуымны язып чыктылар. Күп кешеләр шундый ямьсез фикерләрен җиткерделәр, әле дә истә нәрсә язганнары. Концерттан соң дер-дер калтырап аудым. Ул вакытта Айгөл кашыктан аш ашатып, төне буе янымда утырып чыкты. Барыбызда исән-сау булыйк, барган юлларыбыздан исән-сау гаиләләребез янына әйләнеп кайтырга насыйп булсын! Иң зур теләгем шул, - дип сөйләде ИлГәрәй.

Җырчы әйтүенчә, һәрбер эшнең авыр яклары бар.

- Башкарган эшеңне җиреңә җиткереп эшлисең икән, акча ягын гына түгел, ә киләчәкне уйлап, басым ясаган очракта, ул эш тагын да авыр тоела. Мин үз эшемне бик яратам, сәхнәдән башка яши алмыйм. Җыр - ул минем яраткан эшем, яраткан шөгылем. Хәзерге вакытта тузанга баткан сәхнә артларында киенеп чишенүләр, ватык урындыклар, салкын грим бүлмәләре, ярымкараңгы һәм тар сәхнәләр үткәндә калды. Мин андый клубларда яшьрәк чакларда җырладым. Тик миңа ул вакытта бу мөһим дә булмады, сәхнәдә чыгыш ясау хыялы көчлерәк иде.

Тыгыз график, гел гастрольдә булу сәламәтлектә үз эзен калдыра. Минем өчен ул күпчелек вакытта йокы туймау. Режим дигән нәрсә бөтенләй юк, стресс, борчылу барысы да нервыга тия. Тик өйдә, якыннарым янында барысы да онытыла. Күп очракта гаилә белән ял итәм, кибетләргә чыгабыз. Шулай ук өйдә, беркая да чыкмый гына да ял итә алам. Кино карарга яратам. Сәламәтлекне ныгыту өчен спорт белән дә шөгыльлләнәм, дөрес тукланырга тырышам. Бертуктаусыз концерт кую тавышка да начар тәэсир итәргә мөмкин. Шуның өчен тавышынны тыңлый белергә, кирәк вакытта "пауза" алырга кирәк.

Адилә кызым белән аллергиядән дәваланганда, өч ел рәттән көндезге стационарга йөреп алдык. Шул вакытта бөтен анализларны тапшырдым, флюрографиягә төштек. Менә быел бармадык, берәр көнне тикшеренеп кайтасы булыр. Елга ике тапкыр теш табибына барырга тырышабыз.

Ерак юлга чыгасы булганда, мин Казандагы барлык эшләремне тәмамларга тырышам. Квартплата һәм башка түләуләрне түләп, очрашасы кешеләр белән очрашып куям. Юлга чыкканда үзем белән энә һәм җепкә кадәр алам. Дарулар хакында әйткән дә юк инде. Башта ничек кенә барып кайтасы булыр дип уйлап, борчылып йөрим. Гастрольдән кайтканнан соң, Аллага шөкер исән-сау барып кайттым дип өйдә бер көн ял итергә тырышам, - ди ул.

“Хәзер берәүнең дә артист халкын “көйләп” утырасы килми”

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина фикеренчә, бүгенге көндә җырчыларга иҗат итү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Гастрольләргә чыгып китүне дә ул “бәйрәм” дип атады. “Җырчы – халыкка ул ишетергә теләгән моңны җиткерүче. Шуңа күрә үзеңә йөкләнгән вазифаны бар җаваплылыгы белән тоярга һәм башкарып чыгарга кирәк. Шул вакытта гына тамашачы сине хөрмәт итәчәк”, - диде ул.



- Хәзерге көндә гастрольләргә чыгып китүе җан рәхәте. Юл өсте саен кафе, артистлар уңайлы автобусларда йөри, җылы кунакханәләрдә ял итә. Барлык уңайлыклар да тудырылган. Без эшләгән вакытта юлсызлык үзәккә үтте. Күз ачкысыз бураннарда аеруча авыр иде. Миңа Илһам абый Шакиров белән гастрольгә еш йөрергә туры килде. Яшел Үзән районына барганда машинабыз батып калды. Трактор арбасына без - артистлар утырдык. Илһам абыйны "Беларусь" тракторы эченә утырттылар, чөнки дәрәҗәле җырчы. Хәзер шул истәлекләрне сагынып сөйләргә генә. 

Яз-көз бот төбеннән пычрак ерып, кышкы зәһәр салкыннарда туңа-туңа концерт куярга йөрдек. Үзебез белән авыр аппаратуралар да йөртергә туры килде. Яшь вакытта эшләү һәм иҗат итү теләге белән яндык, шуның өчен барысына да түздек. Әле ул чорда автобуслар да аның кадәр күп булмады. Иртән иртүк торып юлга чыгып китә идек, салкын бинада колхоз рәисенең килеп утырганын көтәбез һәм ул безне башка авылга күчерергә машина эзли. Күп очракта ГАЗ-53 машинасы килеп ала иде.

Концерттан соң төн кунарга фатирларга кердек. Кунакханәләр зур шәһәрләрдә генә булды, шуңа күрә безне күп очракта хәлле кешеләргә урнаштырдылар. Гаиләле кешеләргә керергә тырыштык, кайберәүләр мунча да ягып кертә иде. Нәрсә бар, шуны ашадык. Элек кешеләр бик ачык күңелле, кунак итә беләләр иде. Тавык итеннән аш пешереп каршы алучылар күп булды. Аның тәмлелекләре, тәме авызда әле дә саклана кебек... 

Бүген андый күренеш юктыр ул, берәүнең дә артист халкын “көйләп” утырасы килми. Хәзер элеккеге белән чагыштыра торган түгел инде, рәхәт. Мәдәният йортлары да зур һәм җылы. Без эшләгәндә берсе дә булмады, үзгәрешләр җир белән күк арасы. Мамык шәлгә төренеп, пәлтә һәм киез итек киеп җырларга чыккан чаклар истә, - дип сөйләде Зөһрә Шәрифуллина.

“Авыр шартларда эшләдек, сәламәтлек юлда бетте”

Зөһрә Шәрифуллина авырган очракта сәхнәгә чыгуны “батырлык”ка санамый. Аның фикеренчә, җырчы үз эшен ахырына кадәр башкарырга тиеш.



- Эш булганда эшләп калыйк, - дидек. Шуңа күрә сәламәтлек хакында артык уйланып тормадык. Бөтен сәламәтлек юлда бетте, бик авыр шартларда эшләдек. Температура булган вакытларда да, авырсам да, сәхнәгә чыктым. Төрле сәбапләр булды, тик концертларымны күчермәдем. Тын кысылу, тавыш бетү кебек күренешләр күзәтелде. Бик күп концертлар эшләдек, гастрольләргә өч айга чыгып киткән чаклар булды. Яз көне чыгып китәбез, көз аенда гына кайтып керәбез. Бүгенге көндә кайсы артистның өч айга гастрольгә чыгып киткәне бар? Берсенең дә юк. Иң күбе 20-30 концерт эшли торганнардыр. Безнең чор җырчылары гына ат урынына җигелеп эшләде. Шуңа да карамастан бик кечкенә хезмәт хакы алдык, тәүлеклек сумма (суточный) бирәләр иде. Ул акчаны җыеп бардым, шуннан соң аңа кием-салым сатып ала торган идем. Хәзер гастрольгә чыгып китү - ял итүгә, бәйрәмгә тиң ул, - дип сөйләде ул.

Альбина Бәширова: “Җырчылар концерт алдыннан ашамый, тулы карын белән җырлау уңайсыз”

Җырчы Альбина Бәширова режимны юл шартларына карап яраклаштырырга киңәш итә.

- Артист халкының тормышы юлда үтә, шуңа күрә режимыңны да юл шартларына карап яраклаштырасың. Үзебез гастрольләр белән йөргән чакта бер биюче егетебезнең сүзе канатлы гыйбарәгә әйләнеп калган иде: “Егетләр, кызлар, ашарга тырышыгыз!” Чыннан да, мөмкинлек булганда ашап калырга кирәк, әле кайчан туктыйсың да, кайчан ашыйсың? 

Җырчылар, гадәттә, концерт алдыннан бер-ике сәгать ашамаска тырышалар, чөнки тулы карын белән җырлау шактый уңайсыз. Концерт үзе 2-2,5 сәгать тирәсе дәвам итә – нәтиҗәдә төнгә, концерт беткән вакытка, син бер сарык ашап бетерердәй булып ачыгасың. Татар халкы, шөкер, кунакчыл халык – мәдәният йорты хезмәткәрләре, килгән артистларга өстәл әзерләп, ашатып җибәрмичә калмыйлар: артист кеше төнгә каршы сыйлана инде рәхәтләнеп! Диета, фәлән дигәннәре арткы планга күчеп тора бу вакытта.

Тузанга баткан сәхнә артларында киенеп чишенүләр, ватык урындыклар, салкын грим бүлмәләре, ярымкараңгы, тар сәхнәләр, шпилька үкчәң төшеп кысыла торган идән ярыклары, концерт уртасында, сәхнә костюмыңның итәкләрен җыя-җыя, ялтыравыклы туфлиләреңне пычратмаска тырышып барып килә торган, ишексез, агач бәдрәфләр булган мәдәният йортлары да бар, - дип сөйләде ул “Интертат”ка. 

Ризат Рамазанов: “Артык нәфселәнеп эшләргә кирәкми, эшне ял белән чиратлаштырабыз”

Татар эстрадасында иң күп концерт оештыручылар исемлегендә - Фирдүс Тямаев, Радик Юльякшин, Данир Сабиров. Җырчы гаилә, шулай ук күп концертлар куйган Ризат-Зинира Рамазановларның фикерләре белән дә кызыксындык.  

- Һәр эшнең үз авырлыгы була, - ди Ризат.

- Минем әни фермада эшли, иртәнге җидедә эшкә чыгып китә. Ялга вакыты калмый, өйдәге эшләрне дә үзе башкара. Без – артистлар “чиста” эштә эшлибез, кул хезмәте таләп ителми. Иң мөһиме – эшеңне яратып башкару. Гастрольләргә йөрүнең кыен ягын күрмибез. Безнең төркем Татарстанда гына концертлар куя, ерак төбәкләргә чыгып киткән юк. Бары тик Себердә генә булырга туры килде. Һәрвакыт Зинира белән бергә чыгыш ясыйбыз, шуңа күрә иң авыры - баланы калдырып чыгып китү. Ун көннән артык күрешмәгән чаклар да була. 

Аннан соң “Дустыңны сынап карарга теләсәң, юлга чык”, - диләр. Бик дөрес фикер. Күп кенә җырчыларның чын йөзе шунда ачыла да инде. Артык нәфселәнеп эшләргә кирәкми, чама хисе булырга тиеш. Тыгыз график белән эшләмибез. Эшне һәрвакыт ял белән чиратлаштырып барабыз. Мәсәлән, алты көн эшлибез һәм дүрт көн ял итәбез. Берничә көн рәттән концерт кую тавышка бик нык тәэсир итә, аның өчен җитди әзерлек кирәк. Без тавышны көйләү өчен лимон, шалфей һәм балдан ясалган махсус төнәтмә эчәргә тырышабыз. “Голосовой покой” дигән төшенчә дә бар, сәхнәгә чыгар алдыннан артык күп сөйләшмибез. Озак кына ялсыз эшләү һәркемнең сәламәтлегенә начар йогынты ясарга мөмкин. Табиблар әйтүенчә, бу очракта кешеләрнең йөрәгенә куркыныч яный, хәтта инфаркт суга ала, - ди Ризат. 



- Тагын бер әйбер хакында әйтеп китәсем килә. Тамашачылар арасында “энергия вампиры”, ягъни, начар энергияле кешеләр дә очрый. Бу очракта минем хәлем бетә, җырларга һәм тын алырга авыр була башлый. Шуңа күрә, иң беренче эш итеп, үзеңне кулга алырга өйрәнергә кирәк, - диде Ризат.
Зөфәр Билалов: “Андый вакытта җырлыйсы түгел, авыртудан елыйсы килә”

Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов сирәк кенә салкын тиеп авырып алганда да, “сәхнә терелтә”, дип эшкә чыгып китәм hәм, чыннан да, терелеп кайтам, ди.



- Күп җырлаган саен тавыш көчәя генә бит. Техниканы озак вакыт эшләтми торсаң, ул авыр кабына һәм аның күп кенә детальләре тутыга башлый бит. Тавыш җепселләре белән дә шул ук хәл күзәтелә. Көненә 4-5 тапкыр концерт куйган чакларыбыз булды. Беркайчан да зарланмадык, уфтанмадык. Бүгенге көндә дә иҗат итәргә көчебез бар, Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер. Кайбер яшь артистлар кебек фонограммага авыз ачып тормыйбыз. 

1992-1995 елларда Зәйнәб белән бер айга туксаннар артык концерт куя идек. 1993 елны Азнакай шәһәрендә булдык, әлеге концерт-программаны бүген дә күпләр хәтерли. Биш көн дәвамында уннан артык концерт күрсәттек. Бу рекорд әле дә саклана. Лениногорск, Түбән Камада да шул ук хәл күзәтелде. Мин хәтерлим, билет ала алмаган тамашачылар сакка куелган полиция хезмәткәрләрен бәреп кереп китәләр иде. Концерт залының ишекләрен ватып керүчеләр дә булды.

Сәхнәгә һәр артистның кәефсез, авырып чыккан вакыты була торгандыр ул. Җырчыга, аны тыңлап җан рәхәте алырга килгән тамашачы алдында тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясар өчен, авыру һәм борчулары хакында онытып торырга кирәк. Үземә килгәндә, тешем сызлап интеккән вакытларым күп булды. Аннан да яманы бар микән? Андый вакытта җырлыйсы түгел, авыртудан елыйсы гына килә. Теш сызлавы җәфалый бит ул, үзәкләргә үтә. Күпме дару эчтем, авызны үлән төнәтмәләре белән чайкадым. Файдасы юк. Белгән догаларымны укып җырларга чыгып киттем. Үзем борчылам. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, сәхнәгә чыгуга ул теш сызлавы каядыр юкка чыга иде. Сәхнә – ул дәва, - дип сөйләде Зөфәр Билалов.

Динә Латыйпова: “Аңымны югалтыр дәрәҗәгә җиттем, бөгәрләнеп ятып кына тордым”

Җырчы Динә Латыйпова авырып сәхнәгә чыйкмый калган вакытлар күп булмады дип искә ала. Тик бер очракны ул әле дә оныта алмый. 



- Ерак юлга чыкканда махсус профилактик медицина күзәтүе узмыйбыз. Тик елга бер мәртәбә Рафаэль белән хастаханәдә тикшеренеп алабыз. Гастрольләргә даруларсыз чыгып киткән юк. Күп очракта салкын тиюгә, баш авыртуга каршы торучы һәм тынычландыра торган дарулар алам. Юлда төрле хәлләр булырга мөмкин, шуңа күрә аптечкада йод, зелёнка һәм перекись водороды булырга тиеш.

Кинәт кенә авырып киткән вакытлар да еш күзәтелә. Бервакыт Башкортстанга гастрольләр белән чыгып китәргә туры килде, юлда бик нык эчем авырта башлады. Якындагы хастаханәгә тукталырга мәҗбүр булдык. Табиблар карады, дарулар язып бирде. Даруларның файдасы вакытлыча гына булды. Шуңа күрә бер генә җыр башкара алдым, концертны Рафаэль үзе генә дәвам итте. Мин бөгәрләнеп ятып тордым, аңымны югалтыр дәрәҗәгә җиттем. Концерттан соң Уфаның үзәк хастаханәсенә бардык. Анда сукыр эчәге шартларга мөмкин булган, дип әйттеләр. Ярый вакытында килеп өлгергәнбез. Шундый авыр мизгелләр дә булып алды инде. Организмга ял кирәк, үз-үзеңне аямыйча эшләргә ярамый, - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100