Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ИлГәрәй үлем хәлендә сәхнәгә чыккан

Бу көннәрдә Казанда җырчы ИлГәрәйнең концерты узды. Концерт буласы көнне артистның кинәт хәле начарланган. Үзен яхшы хис итмәве ИлГәрәйнең чыгышында да чагылды.

news_top_970_100
ИлГәрәй үлем хәлендә сәхнәгә чыккан
“Күптән түгел Мәскәүдә узган концертта чыгыш ясадым. Гримеркасында салкынча иде, шунда суык тигәндер дип уйлыйм. Ә концерт көнне хәлем тагын да начарланды, температура 39 градуска кадәр менде. Ләкин концертны өзәргә ярамый, тамашачым мине көтә”, - дип сөйләде концерт алдыннан Интертатка ИлГәрәй.

Шуны да әйтергә кирәк, быел ИлГәрәйнең иҗатына 15 ел тулган. Концерт шуның белән дә истәлекле булды. Тамаша нәрсә белән истә калды соң? Беренчедән, ИлГәрәйнең сәхнә киемнәре үзенчәлекле һәм бик зәвыклы иде. Хәер, ул элек тә эстрадада “модный” киемнәре белән аерылып торды. Икенчедән, сәхнәдәге ут, экран сыйфаты шундук күзгә чалынды. Өченчедән, концертта ИлГәрәйнең якын дусты Венер Сәлимов, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, ИлГәрәйнең олы кызы Әдилә Гәрәева катнашты.

 Артист узган ел арабыздан киткән җырчыларны да искә алды. “Хәния апа Фәрхи белән дуэт җырлау хыялы бар иде. Кызганыч, бу хыялым тормышка ашмады. Әмма бүген мин аның җырын башкарам”, - дип ул Хәния Фәрхинең “Китәсең” җырын башкарды. 

 ИлГәрәй авыртуы турында сер бирергә теләмәсә дә, ахырдан тамашачыдан гафу үтенде. Концерт тәмамлангач, җырчының хәлен белергә теләп, сәхнә артына кердек. Гримеркадагы өстәлдә дарулар ята иде. Күрәсең, ИлГәрәй кич буе дару эчкән. “Кычкырып елыйсым килә. Шатлыктан! Үлем хәлендә диярлек сәхнәгә чыктым. Ләкин Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады, концертны ахырына кадәр ерып чыктым. Тамашачым мине җылы кабул итте, алкышларга, чәчәкләргә, бүләкләргә күмде”, - диде ул.










Илгәрәйнең хатыны һәм кызлары

















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100