Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Жюри эшенең гадел булуы мөһим»: татар матбугатына юл салучы «Алтын каләм» ничек уза?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республикакүләм «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булды. Биредә бәйгенең бай тарихы, заманча алымнар һәм быелгы гаризалар кабул итү кампаниясе турында сүз барды.

news_top_970_100
«Жюри эшенең гадел булуы мөһим»: татар матбугатына юл салучы «Алтын каләм» ничек уза?
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Айгөл Сабирова: «Алтын каләм» – бик бай тарихлы проект

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова фестивальнең әһәмиятен билгеләде һәм агымдагы елдагы саннарга тукталды.

«Алтын каләм» – бик бай тарихлы проект. Ул 29 нчы тапкыр уздырыла. Без аны үткәргән чакта зур җаваплылык тоябыз. Без үз чиратыбызда аның традицияләрен саклап һәм медиатармактагы яңалыкларны кертеп үткәрергә тиеш. Әлбәттә, катнашучыларның саны арту безне сөендерә. Быел юнәлешләр саны – 10. Без проект командасы белән һәр юнәлешкә остазларны билгеләп чыктык. Алар – күренекле шәхесләр. Быел бер урынга 3тән артык кеше булды. Шулкадәр гариза арасыннан 106 перспективалы яшьләрне сайлап алдык, – дип сөйләде ул.

Фестиваль 3 апрельдә башланып киткән. Бәйге этаплары онлайн һәм офлайн форматларда уза, индивидуаль һәм коллектив номинацияләрне үз эченә ала, ди оештыручылар.

«Алтын каләм» фестивале турында Римма Ратникова: «Жюри эшенең һәрвакыт гадел булуы мөһим»

ТР Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча комиссиясе рәисе Римма Ратникова:

Минем өчен бу фестивальдә жюри эшенең һәрвакыт гадел булуы мөһим. Иң әһәмиятлесе: катнашучылар чыннан да кемнең җиңүгә лаек булуын үзләре күрә. Әгәр берәрсе Гран-при алса, бу – алкышлар дулкыны, бу – чын шатлык яшьләре. Журналистика заманадан артта кала алмый. Журналистика алымнары үзгәрә. Фестиваль дә үзгәрә: яңа номинацияләр, яңа темалар, өр-яңа ысуллар барлыкка килә, һәм аларны үстерергә кирәк. «Алтын каләм» һәрчак бу үзгәрешләрне сизә һәм катнашучыларны һөнәрнең заманча таләпләренә әзерли. Ул инде өч дистә елга якын тармакның кадрлар резервын формалаштыра һәм яшьләргә һөнәрләрендә беренче адымнарын ясарга ярдәм итә.

2000 нче еллар башында журналистика факультетының татар бүлеге белән кызыксыну бик аз иде, һәм укытучыларга, укучыларны укырга чакырып, районнар буйлап йөрергә туры килде. Фестиваль башланганда, татар матбугаты юнәлешенә бөтенләй конкурс булмады. Ә аннары, кызыксыну пәйда булгач, барысы да үзгәрде, һәм хәзер бюджет урынына эләгү алай ук җиңел түгел. Бу – ничәмә еллар шушы фестивальне уздыруның казанышы, – дип бәян итте .

«Алтын каләм» – киләчәктәге һөнәргә чын трамплин»

«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләре иҗтимагый оешмасы президенты Шамил Якупов:

Шулкадәр күп яшь журналистларны күрүемә шатмын. 2 ел элек мине «Студентлар лигасы»ның җитәкчесе итеп сайладылар, һәм шушындый проект командасы вәкиле булуым белән бәхетлемен. Әлбәттә, әлеге фестиваль студентларның медиаберләшмәләренә дә турыдан-туры кагыла. Әлеге фестиваль яңадан-яңа очрашулар, танышулар һәм дуслар табу белән истә калуына иманым камил. «Алтын каләм» – киләчәктәге һөнәри уңышларыгызга ныклы нигез. Фестиваль сезнең һөнәри үсеш өчен яхшы баскыч булачак. Фестиваль узган гасырның бик катлаулы 90 нчы елларында барлыкка килгән һәм бүгенге көндә дә заманадан артта калмый, – дип ассызыклады ул.

Казан шәһәре мэриясенең интернет-порталын үстерү буенча шәһәр иҗтимагый үзәге директоры урынбасары Дмитрий Томкевич:

Программа хәзерге көн яшьләре өчен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп ясалган. Проект вакыт белән бергә алга таба атлый. Тулаем алганда 70ләп лекция, һәм 2 күчмә программа каралган. Берсе әле бара һәм ахырдан финалдагысы – июнь аенда булачак. Фестиваль «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында үтә. Әлеге вакытта фестивальдә катнашучылар чын журналистлар белән очраша, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә һәм телерадиокомпанияләрдә булу мөмкинлегенә ия.

Матбугат очрашуында «Алтын каләм-2024» фестивале җиңүчесе, «Яңа гасыр» («ТНВ») телеканалы хәбәрчесе һәм алып баручысы Арина Тыринова да катнашты.

Мин бу фестивальдә 5 ел рәттән катнаштым. Беренче тапкыр килгән чакта, кыска гына хәбәр дә яза белми идем. «Алтын каләм» – киләчәктәге һөнәргә чын трамплин. Әлеге көндә Казан Федераль университетының беренче курсында укыйм. Телевизион журналистика юнәлешендә белем алам. Әлбәттә, барлык катнашучыларга илһам һәм уңышлар телим, – диде Арина.

Оештыручылар билгеләвенчә, җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән хөрмәтләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100