Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жюри әдәби конкурс конвертларын ача: «Татар әдәбияты өчен горурланып җылый-җылый укыдым!»

news_top_970_100
Жюри әдәби конкурс конвертларын ача: «Татар әдәбияты өчен горурланып җылый-җылый укыдым!»

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының 9 номинациясе буенча җиңүчеләр исемлеге чыкты. Жюри әгъзаларының йомгаклау утырышын видеокамералар төшерде, конвертлар ачылуын да журналистлар күреп торды.

Шунысы кызык: жюри әгъзалары да бер-берсен беренче мәртәбә шушы утырышта күрде. Прозаны Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов, режиссер Фаил Ибраһимов укыган. Поэзияне – Зиннур Мансуров, Газинур Морат. Балалар әдәбиятын (проза) Айсылу Галиева, Вакыйф Нуриев һәм мин – Рузилә Мөхәммәтова укыдык. Жюри рәисе – Ркаил Зәйдулла.

Дөрес, утырышта жюри рәисе Ркаил Зәйдулла булып Рөстәм Галиуллинга «эшләп» торырга туры килде.

Рөстәм Галиуллин: «Конкурс икенче тапкыр оештырыла. Беренчесендә 1455 эш килгән иде, шуның 15е – роман. Нәтиҗәсе куанычлы булды: җиңүче әсәрләрнең һәммәсе диярлек Татарстан китап нәшриятында аерым китап һәм җыентык булып басылды. Әсәрләр «Казан утлары»нда да басылып чыкты, балалар әдәбияты балалар матбугатына тәкъдим ителде. Жюри өчен язылмаган бер пункт бар – җиңүче әсәрләр басылып чыгарлык һәм тәрҗемә ителерлек булырга тиеш. Беренче конкурс романнары рус теленә дә, төрек, немец теленә дә тәрҗемә ителде. Бу әсәрләр гадел бәяләнгән – йөзебез кызарырлык түгел дигән сүз. Нәтиҗәсе булганга күрә, Комиссия безгә конкурсны дәвам итү эшен ышанып тапшырды. Быел 1641 эш килде. Шуның 23е – роман. Санны да куанып әйтергә кирәк, дип уйлыйм, әкрен генә саннан сыйфатка күчү бара.

Намус белән эшләдек, дип уйлыйм. Безгә Комиссия тарафыннан да, Язучылар берлеге тарафыннан да басым булмады. Мин әлегә укымадым. Ркаил Зәйдулла кыска исемлеккә кергән әсәрләрне укыды.

Бүген 9 номинация буенча җиңүчеләрне ачыкларга кирәк. Башта псевдоним буенча ачыклыйбыз. Аннары конвертларны ачабыз. Эшне яңа номинациядән башлыйк.

«Әдәби тәнкыйть, рецензия» үзен аклады дип уйлыйм – 16 эш килде».

«Әдәби тәнкыйть, рецензия» номинациясе

Дания Заһидуллина: «16 эш килүе мине бик шатландыра. Әдәбиятның тәнкыйте юк икән, ул үсми. Әлеге эшләр арасыннан 10 эш көчле дип карыйм. Бу инде – зур күрсәткеч. Арадан 5-6 эшне, бәлки, 10ысын да бастырып буладыр, дип уйлыйм. Арада Абдулла Алиш турында сочинениегә охшаш эшләр дә бар. Димәк, кемдер каләмен сынап караган. «Әдәби гурман» тәхәллүсле авторның 2 эше дә көчле бәяләнде. Мин аның бер эшен – Айгөл Әхмәтгалиева иҗатына караган рецензиясен – 1нче урынга тәкъдим итәм. 2нче урынга – «Таңбатыр»ның «И гомер агышлары»н. 3нче урында – «Әче миләш»нең «Мин сызланам, син дә сызлан әле, укучым!» әсәре.

Призлы урынга кермәгән «Өч шигырь» рецензиясе кызыклы тоелды. Автор, өч шагыйрьнең өч шигырен янәшә куеп, «шагыйрьнең концептуаль шигыре була» дигән фикердән чыгып, кызык анализ ясый. Призлы урынга кермәгән көчле эшләр булуы да яхшы. Миңа калса, бу номинацияне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Чөнки проза ягыннан икенче конкурста алга китеш зур булуын күреп, тәнкыйть номинациясенә 16 гына түгел, 26, 36 эш килер дигән өмет бар».

«Таңбатыр» – Әлфәт Закирҗанов булып чыкты, ул жюриның «Әдәби тәнкыйть, рецензия» номинациясен укымаса да, нигезләмәдә «Комиссия әгъзалары һәм жюри әгъзалары конкурста катнаша алмый» диелгән. Конкурска әсәрләр сентябрьгә кадәр кабул ителде. Ә жюри әгъзалары әсәр кабул ителеп беткәч кенә билгеләнде. Шуңа галимнең башта рецензия белән катнашырга уйлап, соңрак жюри статусына күчүе табигый. Шулай итеп, 4нче урындагы «Чын шигырь» дигән авторга бәхет елмайды.

I урын. Әдәби гурман. «Бикләр ачылырга тиеш». Лилия Хөснетдинова. 40 000 сум

II урын. Әче миләш. «Мин сызланам, син дә сызлан әле, укучым!». Фәүзия Галиуллина. 30 000 сум

III урын. Чын шигырь. «Өч шигырь». Хәбир Ибраһим. 20 000 сум

«Повесть» номинациясе

Дания Заһидуллина: «Фикерем шундый: быелгы повестьлар да, хикәяләр дә үткән елдагыга караганда көчлерәк. 59 хикәянең 20сен журналга бирергә була дип уйлыйм. Үзем өчен 30 повестьнең 7сен аерып чыгардым. Үзара килешеп, 1нче урынга «Шом» повестен чыгардык. Бик заманча повесть, соңгы елларда прозада синтетизм күренеше бит инде – галәмне дә, заманны да, кешене дә берләштереп, кызыклы гына әсәр язылган. Сискәндерә дә, шомландыра да. Авторын фаразлый да алмадым. Танымадым. Марат Кәбиров яки Зөлфәт Хәким булырга мөмкин, дигән фаразлар булды.

2нче урынга яшь кешенең, шаяру кебек итеп, заманча язганы күренеп торган әсәрне чыгардык. Автор аны «мини-роман» дип биргән. Безнең әдәбият өчен яңа әсәр.

3нче урынга документальлеге бәхәс уяткан әсәрне чыгардык. Әсәрдә – Арча педагогия училищесы остазлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова язмышы. Урыны белән күздән яшьләр китерде. Кемнеке икәнен беләсе килеп тора».

Менә Фаил Ибраһимов берәм-берәм конвертларны кисә башлады, озак итеп, тәмләп кисте. Беренче урынга җитеп, Фирдүс исеме аталгач, ГТРК журналистларына җан керде. Конвертта язылган кәгазьне берничә дубль белән укыттылар. «Нәчәлникләре җиңде бит – шуңа тырышалар», – дип шаяртты Газинур Морат.

I урын. Әлеге дә баягы. «Шом». Фирдүс Гыймалетдинов. 300 000 сум

II урын. Сөнмән. «Әлләче, татар – малай!» Марат Әмирханов. 200 000 сум

III урын. Исмәгыйль. «Әлиф-ләм-мим». Лилия Гыйбадуллина. 150 000 сум

«Хикәя» номинациясе

Дания Заһидуллина: «Хикәяләрне өч кеше укыдык – 59 хикәя укылды. Без татар хикәясе һәм повесте һаман үткәнне сөйли, аерым бер кешенең истәлекләрен сөйли, дия идек. Бүген призлы урынга тәкъдим ителгән әсәрләр турында алай дип әйтеп булмый. Монда фәлсәфә дә, яшәсен проблемасы да бар, кеше характеры да, психологизм да бар. 30 хикәяне әкренләп журналга биреп була торгандыр, дип уйлыйм. Безнең арада 7-8 яхшы хикәядән 3сен ничек аерырга, дигән бәхәс булып алды. Узган ел редакцияләнеп җитмәгән, тел ягыннан кытыршылыклар күбрәк булган әсәрләр бар иде. Быелгы әсәрләр арасында эшләнеп җиткән, татар теленең бөтен сыгылмалылыгын, матурлыгын биргән, рәхәтләнеп укый торганнары күп булды».

Фаил Ибраһимов. «Татар әдәбияты өчен горурланып, җылый-җылый укыдым».

I урын. Кош канаты. «Куеныңда ни бар?» Айзирәк Акчура (Төркия). 100 000 сум

II урын. Янгура. «Юлаучылар». Рәҗәп Бәдретдинов (Балтач). 75 000 сум

III урын. Солдат. «Мин кайтырга тиеш». Наилә Харисова (Әгерҗе). 50 000 сум

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясе

I урын. Икс Ипсилон Зед. «Саташулы көннәр». Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан) 100 000 сум

II урын. Хәят. «Бердәнбер данәдә». Лилия Фәттахова. 75 000 сум

III урын. Каләм. «Батыр булу авыр». Галимҗан Гыйльманов. 50 000 сум

Айсылу Галиева: «Беренче урынга чыккан хикәядә якыннарыңны югалту темасы да, мобилизация дә бар. Әйбәт кенә әйбер».

Рузилә Мөхәммәтова: «Дүртенче урынны да ачып карыйк әле. Чөнки өченче урын өчен озак бәхәсләштек, ләкин мин җиңә алмадым. Чөнки Вакыйф абый Нуриев белән Айсылу өчен камил тел белән язылган төзек әсәр әһәмиятле, минем өчен балалар аудиториясе өчен кызыклы идеясе булган әсәр кыйммәт. Минем карашымча, безгә әдәби редакторлар нәрсәгә кирәк, шуны да төзәтмәгәч. Биредә хайваннар телен аңлаган бала турында әсәр иде...»

Айсылу Галиева: «Әсәр эшләнеп бетмәгән, хайваннар телен аңлауның кайдан килеп чыгуы да аңлатылмаган».

  • Ачтык без ул бәхәсле конвертны. «Асылҗан» тәхәллүсе белән язылган хикәянең авторы Башкортстанның Миякә районыннан 1985 елда туган Лилия Кәримова иде.

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясе

Айсылу Галиева: «Беренче урын алган әсәр – тормыштангы стереотиплар һәм безнең шушы стереотиплар буенча яшәвебез турында. Мин аны үсмерләр яратып укыр дип уйлыйм, үзем өйдәгеләргә дә укытып карадым. «Басма» да әйбәт әйбер...»

Вакыйф Нуриев: «...басма салып, баласы белән аерылышырга туры килгән ата баласы күңеленә басма сала».

I урын. Айбүләк. «Азаматка сүз әйтмәгез!..» Ләлә Гыймадиева. 100 000 сум

II урын. Алмаз Гали. «Тормышка ашкан план». Гөләндәм Галиева (Түбән Кама). 75 000 сум

III урын. Алмачуар. «Басма». Илсөяр Иксанова. 50 000 сум

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясе

Рузилә Мөхәммәтова: «Повестьлар мәсьәләсендә безнең 4 әйбәт әсәр сайлап алдык. Без аларның дүртесен дә басылып чыгарга оят түгел әйберләр дип саныйбыз».

Айсылу Галиева: «Анда 6 әйберне рәхәтләнеп бастырырга була».

Рузилә Мөхәммәтова: «Монда әсәрләрнең теленә игътибар итәсез бит инде – биредә гаҗәеп җиңел матур тел. Икенче урындагы әсәр хайваннар темасы булуы белән дә бик күңелгә хуш килде – балалар өчен елап укый торган әсәр инде. Өченче урынны алган әсәрдә компьютер уены аша «Идегәй» дастаны сөйләнә – ике дөнья параллель бара. Бик кызык форма табылган».

I урын. Хафиз. «Без андый малай түгел». Айгөл Әхмәтгалиева. 300 000 сум

II урын. Миллионер. «Миллион». Марат Кәбиров. 200 000 сум

III урын. Тимрәй. «Game of Khans». Лилия Гыйбадуллина. 150 000 сум

«Кыска драма әсәрләре, скетчлар» (балалар әдәбияты) номинациясе

Рузилә Мөхәммәтова: «Безнең «өчлек»кә (Вакыйф Нуриев, Айсылу Галиева, Рузилә Мөхәмәмтова) бәяләү өчен бүлеп бирелгән балалар әдәбиятына кагылышлы 4 номинациянең берсендә – «Кыска драма әсәрләре, скетчлар» (балалар әдәбияты) номинациясендә әсәрләр аз иде һәм аларның сыйфаты башка номинацияләргә караганда кайтыш. Театрларга күп йөрим – шуңа драма әсәрләр бәяләү зәвыгыма ышаныгыз: 1нче һәм 2нче урынга лаеклы әсәрләр юк. Күпчелек әсәр балалар бакчасы утренниклары өчен сценарийларын хәтерләтә, әдәби кыйммәте булган әсәр димәс идем. Шуңа начар скетчка приз биргәнче, яхшы повестька бирик – билгеләнмәгән урыннар өчен каралган ресурсларны үзебез бәяләгән номинацияләрдәге әсәргә бирергә тәкъдим итәбез».

III урын. Шуквәли. «Зумерлар һәм бумерлар». Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан). 20 000 сум

Рузилә Мөхәммәтова: «Без «Муста-Тунтури» тәхәллүсле авторның «Сине Каенсарда көтәбез» повестенә игътибар сорыйбыз. Монда бүгенге көн белән сугыш чоры баласы тормышы параллель бара. Сугыш чоры тарихының киң яктыртылмаган урыннары да күрсәтелә – мин сугыш линиясе узган Муста-Тунтури ярымутравы тарихын белми идем».

Жюри әгъзаларының «монда нигезләмәне бозу юк» дигән карары белән тәкъдим кабул ителде. Жюри әгъзалары әйтүенчә, яхшы әсәрләр бөтен номинацияләрдә дә 3тән артык. Әмма билгеләп үтү мөмкинлекләре чикле.

Жюри карары белән «Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендәге «Сине Каенсарда көтәбез» (псевдоним – «Муста-Тунтури») повестенә кызыксындыру премиясе бирелә. Авторы – Гүзәл Шакирова.

«Поэма яки шигырьләр шәлкеме» (балалар һәм үсмерләр әдәбияты) номинациясе

Зиннур Мансуров: «Бездә шигърият элек-электән татар әдәбиятын әйдәп барган. Шагыйрьләр һәрвакыт күпчелекне тәшкил иткән. Бу бүген дә шулай, һәм ул конкурста да ачык чагыла. Профессиональ кул белән язылган зур полотнолы поэмалар да бар, шәп цикллар да бар, 4-5 шигырь генә җибәргән конкурсантлар да бар. Тулы бер китап кулъязмасы җибәргән авторлар да бар».

I урын. Таз малай. Шигырьләр шәлкеме. Рафис Корбан

II урын. Карим. «Вакыт» (поэма). Айгөл Әхмәтгалиева

III урын. Түбәтәй. Шигырьләр шәлкеме. Галимҗан Гыйльманов

Газинур Морат: «Шигырь белән поэманы аермыйча булмый...»

Рөстәм Галиуллин: «Өстәмә финанслар юк...»

Газинур Морат: «Нишлибез соң инде? 11 поэма килгән!»

Поэмалар өчен «күктән акча яумасмы» дип өметләнгән Зиннур Мансуров белән Газинур Морат башларын тотты. Рөстәм Галиуллин жюри рәисе Ркаил Зәйдулланың номерын җыйды

Рөстәм Галиуллин: «Нишлибез соң: өстәмә акча булыр дип уйламыйм... Үзләре чыгарсыннармы өч урынны...»

Вакыйф Нуриев: «...үз кесәләреннән...»

Зиннур Мансуров белән Газинур Морат киңәштеләр. «Дәрдемәнд», «Кобогыл» дигән сүзләр ишетелгәләп алды.

«Поэма яки шигырьләр шәлкеме» номинациясе

I урын. Кобогыл. «Татар җөе» (дастан). Ләис Зөлкәрнай. 200 000 сум

II урын. Сәгадәт. «Көзге җыр» (шәлкем). Гөлсәрия Басыйрова (Чаллы). 150 000 сум

III урын. Уф-ф-ф. «Шигырьләр шәлкеме». Мөнир Вафин (Башкортстан). 100 000 сум

Рөстәм Галиуллин: «Без күпме кешене бәхетле иттек. Катнашучылар күп, җиңүчеләр күп була алмый. Без намус белән эшләдек дип уйлыйм».

Кемдер: «Актанышлар күп» димәсәләр инде», – дип борчылып куйды. Аны: «Татарча язучылар кимеп барганда, «әле ярый актанышлар бар» дип сөенергә инде», – дип тынычландылар.

Жюриның бер өлеше эшен тәмамлады. Ә бер өлеше әле романнар укыячак. Быел оештыручылар 23 роман кабул итеп алган. «Роман» номинациясе буенча җиңүчеләр 2024 елның 1 февралендә мәгълүм була.

Ххх

Әйе, быел жюри, приз алырга лаеклы әсәрләр күбрәк булганга, сайлый алмыйча интекте. Тегеннән тартып, моннан йолкып, үзара бәхәсләшеп дигәндәй... Хәзер алда икенче зур мәсьәлә тора: әсәрләр укучыга һәм аның күңеленә барып җитә алырмы? Әйе, җиңүче әсәрләр китап (җыентык) булып басылырлар да. Әлеге әсәрләр укучыга барып җитә алсын өчен дә шартлар тудыра алсак иде. Монда әсәрнең пиар-компаниясен дә, аның укучы сатып алырдай бәядә сатылу мөмкинлеген дә күздә тотам.

Хөрмәтле җиңүче авторлар алга таба әсәрнең пиарын булдыруда да өлеш кертсеннәр иде. Биредә конкурсның беренче сезонында җиңгән Равил Сабырны мисал итеп китерә алам. Аның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы турында кем генә белми икән. Авторы һәм аның әлеге данлыклы әсәре «Миллиард татар» редакциясенең «Ел татары» проекты җиңүчеләре арасында иде. Хәзер әсәрне Әлмәт театры сәхнәләштерергә җыена. Яхшы әсәр үз юлын таба икән ул. Конкурсның икенче сезоны да татар әдәбияты тарихына керердәй әсәрләре белән сөендерсен.

ххх

Быелгы җиңүчеләр арасында Лилия Гыйбадуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Галимҗан Гыйльманов һәм Башкортстаннан Фатыйма Гыйльметдинова икешәр тапкыр күренде. Айгөлне өч тапкыр дияргә дә була – чөнки бер җиңүче нәкъ менә Айгөл иҗатын яктыртып җиңде. Быел – Айгөл елы.

Җиңүчеләр арасында әлегә шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова күренмәве миңа гаҗәп булып тоелды. Роман язып ялтырап килеп чыкмасалар тагын. Ә бәлки, поэма авторы булып читтә калганнардыр... Равил Сабыр «лонгка да узмаганмын» дип аптыратты.

География мактанырлык – Төркия, Башкортстан, Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Балтач… Шулай итеп «әдәбият казаны» Казанда гына кайнамый.

Ә менә яшьләр бераз азрак. Лилия Гыйбадуллина, Фирдүс Гыймалетдиновларны яшь автор дип мактанырлык түгел инде, күптән «балигъ булган» авторлар. Тәгаен яшь кеше дип ачканнары да яшь булып чыкмый бит әле аның… Жюри «яшь кеше» дия-дия ачкан иде бер конвертны, ә аннан Марат абый «килеп чыкты».

Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәкләр.

Бүгенге көндә конкурска барлыгы 1629 эш кабул ителде. Беренче тапкыр уздырылган конкурста барлыгы 1470 эш иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100