Звездныйдагы Арча егете турында: «Космонавтлар белән дус булуын беркемгә сөйләп йөрмәде»
12 апрель – Космонавтика көне. 1961 елның 12 апреле кешенең беренче тапкыр космоска очуы һәм Юрий Гагарин исеме белән бәйле көн. Татарлар арасында космонавтлар булмаса да, алар белән бергә эшләгән, Юрий Гагарин һәм Валентина Терешкова белән күрешкән кешеләр булган. Яңа Кенәр авылыннан Марс Хәкимов – шундыйларның берсе.
Узган гасырның 60-70нче елларында космос белән кызыксынмаган, космонавт булырга хыялланмаган егет булмагандыр. Космонавтларны әзерли торган ябык Звездный шәһәрчегендә татарлар да эшләве мәгълүм.
- Звездный (Звездный Городок) – Мәскәүдән 25 км ераклыктагы шәһәр округы, элек ябык режимдагы хәрби бистә. Анда космонавтлар әзерлек узган.
Дөрес, космонавтлар арасында татарлар булмый, шулай да Звездныйда эшләүче татар хәрбиләре турында истәлекләр күп. Арча районы Яңа Кенәр авылында туган Марс Хәкимовның да космонавт Алексей Леонов белән төшкән истәлек фотосы бар (Алексей Леонов – ачык космоска чыккан беренче космонавт. – ИТ).
Марс Хәкимов 1932 елда Яңа Кенәр авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, күрше Байкал авылында башлангыч класслар укыта. Тик егетне күк гел үзенә тартып торган, күрәсең. Үзен хәрби училищега алуларын сорап, хатлар яза башлый. Тиздән Вольск шәһәрендәге авиация-техника училищесына укырга керә.
«Ул чакта авиация училищесында уку, хәрби булу бик дәрәҗәле саналган. Курсант вакытында авылга кайткач, хәрби формаларына, үзенә карарга авыл кешеләре килгәннәр, дип сөйлиләр иде. Ул хәрби булырга хыялланган, шуны бик теләгән. Без әти белән бик горурланабыз. Ул кеше буларак та бик тәртипле, намуслы иде. Бик гаилә җанлы, үрнәк һәм идеал әти булды. Моны бөтен кеше раслый ала», – дип сөйләп китте Марс Хәкимовның кызы Гөлнара ханым. Бу сүзләрне Марс абыйның уллары Марат белән Ренат та раслар иде.
Марс абый тәртипле һәм белемле гаиләдә туа. Әтисе Гариф Хәкимов, сугыштан кайтып, районда прокурор булып эшли. Әнисе Маһруй апа балалар бакчасында пешекче була. Абыйсы Альберт – Казанның «Теплоконтроль» заводында инженер-конструктор һөнәрендә эшли. Сеңлесе Рая белән Марс абыйның кызыксынулары да туры килгән – Рая апа гомер буе Казанның авиация заводында хезмәт итә. 88 яшьлек Рая апа бүген дә Казан шәһәрендә яшәп ята.
Кызганыч, Марс абый да, абыйлары Альберт та бу дөньяда инде юк.
«Звездный шәһәрчегендә татарлар хезмәт итте»
Космонавтлар әзерли торган Звездный шәһәрчеге Марс Хәкимовның соңгы эшләү урыны була. Авиация училищесын тәмамлаганнан соң, ул күп кенә аэродомнарда, Староконстантинов шәһәрендә, Советлар Союзы гаскәрләре составында Германиядә, аннары Чехославияда һәм башка күп җирләрдә хезмәт итә. Гөлнара ханым да Германиядә вакытта туа. «Без бик күп тапкырлар күчеп йөрдек, бу – хәрби гаиләсе өчен нормаль хәл иде», – ди ул.
Училищены тәмамлаганнан соң, хәрбине теләсә кайсы частькә җибәрә алалар, сорап та тормыйлар. Ул заманда барысы да бик төгәл эшләнелә иде. Әти – профессиональ офицер, гомер буе армиядә хезмәт итте. Без әтинең ниндидер өлкәдә хезмәт иткәнен генә белә идек. Хәрби гаиләсе өчен ул – нормаль хәл. Бик күп мәктәпләр алыштырдык. 9-10 классны мин Звездный шәһәрчегендә укыдым, мәктәпне шунда тәмамладым. Безнең мәктәп Владимир Комаров исемен йөртә иде. Ул мәктәп әле дә бар, – дип сөйләде Гөлнара ханым.
Космонавтлар арасында төрле милләт вәкилләре бар, тик татарлар юк. Моның төрле сәбәпләрен эзләргә тырышалар. Тормышының күпмедер өлешен космонавтлар шәһәрчегендә яшәгән Гөлнара ханым Звездныйда татарлар булуын әйтте.
Звездныйда татарлар хезмәт итүен төгәл беләм. Космонавтлар отряды вакыт-вакыт тулыланып тора. Әлбәттә, бөтен кеше дә оча алмаган. Йә ниндидер параметрлар белән туры килмәгәннәр, йә әзерлек үтә алмаганнар – бик күп кеше төшеп калган. Гагариннан соң, әлбәттә, бөтен малайлар да космонавт булырга хыялланган. Ләкин иң яхшы, идеаль очучыларны гына сайлап алганнар, – дип сөйләде Гөлнара ханым.
«Космонавтлар белән дуслыгы турында беркемгә бернәрсә сөйләмәде»
Марс Хәкимов хәрби академияне, аннары Казан университетының тарих факультетын тәмамлый. Соңрак хәрби частьләрдә замполит булып эшли башлый. Звездный шәһәрчегендә Марс Хәкимов 1977-1987 елларда медицина идарәсе начальнигының сәяси бүлек буенча урынбасары булып хезмәт итә. Космонавтларның идеологик рухы һәм сәяси әзерлеге өчен җавап биргән Марс Хәкимов алар белән тыгыз элемтәдә була.
Ул космонавтларны очуларга әзерләмәгән, әмма аларның идеологик әзерлеге өчен җавап биргән. Ул чорда барысы да коммунистлар иде бит. Әлбәттә, хезмәте аркасында ул бөтен космонавтлар белән дә аралашты, тыгыз элемтәдә булды. Корабльләрне космоска җибәргәндә, Байконурга командировкаларга бара иде. Шулай да космонавтлар белән дуслыгы турында беркемгә бернәрсә сөйләмәде. Ул, гомумән, күп сөйләшми иде. Бу – бары тик хәрби хезмәт, дип кенә кабул ителә иде, – ди Гөлнара ханым.
Гөлнара ханымга кечкенә чагында ук Юрий Гагарин белән Валентина Терешкованы күрергә насыйп була. Фотографияләр белән кызыксынган Марс абый кызын космонавтларны каршылау тантасында фотога төшереп ала. Коляскада утырган кызчыкның кулында – Гагарин фотосурәте төшкән СССР байрагы.
Истәлекле очрашу ул вакытта Марс Хәкимов хезмәт иткән гарнизонда була. Марс абыйның фотоаппаратына чәчәкләргә күмелгән Юрий Гагарин белән Валентина Терешкова да эләгә. Истәлекле фотосурәт Гөлнара апаның архивында әле дә саклана.
«Звездныйда бар нәрсә аерым бер космос рухы белән сугарылган иде»
Кызы әтисенең эшен бик яратуын да искә алды. «Эше авыр һәм җаваплы иде», – диде ул. Хәрби гаиләсендә, хәрбиләр даирәсендә үскән буынның «патриотизм» төшенчәсенә дә карашлары башкача.
Хәзер патриотизм, яшьләргә туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеге турында күп сөйлиләр. Ә без шундый шартларда үстек. Бу – минем өчен гадәти хәл. Без һәрвакыт Ватанга карата мәхәббәттә тәрбияләндек. Безне Ватанны яратырга мәҗбүр итәргә кирәкми иде. Ул ана сөте белән кергәндер. Без үз илебезне яраттык, горурландык, чөнки шундый гаиләдә үстек, – ди Гөлнара ханым.
Хәкимовлар нәселендә тормышларын космос темасы белән бәйләүчеләр берничә була. Фидель Усманов – Марс Хәкимовның өченче буын туган энекәше. Ул Байконурда космик гаскәрләрдә хезмәт итә. «Буран» корабленең ягулык салу системаларын карап тора. Капитан званиесендә рота белән командирлык иткән.
Фидель Усманов 1989 елда Казанга ялга кайткач, фаҗигале һәлак була. Вафатыннан соң аңа майор званиесе бирелә.
Гаиләсе, туганнары, үзе дә Звездный шәһәрчеге белән бәйле булгангадыр, 12 апрель – Гөлнара апа өчен аерым мәгънәгә ия көн.
Звездныйда озак укымасам да, яшәмәсәм дә, Космонавтика көне – минем өчен үзенчәлекле көн. Анда бар нәрсә аерым бер космос рухы белән сугарылган иде. Звездный белән бик күп истәлекләр бәйле.
Мәктәптә эшлим һәм класс сәгатьләрендә дә космонавтика турында мәгълүмат җиткерергә тырышам, үз тормышымнан да нәрсәдер сөйлим. Тик хәзер бу – гадәти хәлгә әйләнде инде, – дип сөйләде безгә Гөлнара ханым.
Туган авылы Яңа Кенәрдә дә офицер Марс Хәкимовны онытмыйлар. Дөрес, ул яшәгән Татарстан урамындагы йортын инде башка кешеләр сатып алган. Шулай да, авылда әнисе һәм әтисе ягыннан туганнары яши. Мәктәптә космонавтлар көненә багышлап стенд ясаганнар. Стендта тормышлары космонавтика белән татарлар, Звездныйда эшләүче авылдашлары һәм Марс Хәкимов та бар.
- Звездный шәһәрчегендә 10 ел эшләп, Марс Хәкимов полковник званиесендә отставкага чыга. 72 яшендә 2003 елда Звездныйда вафат була. Аның кабере дә космонавтлар шәһәрчегендә.
Марс Хәкимов – күп егетләрнең хыялларын күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашырып, заманасы өчен дәрәҗәле дә, авыр да, кызыклы да эштә эшләгән, мәшһүр космонавтлар белән таныш булган кеше.