Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналистлар циркта, яки Мәдәни ел йомгаклары

Быел журналистлар белән министрның традицион Яңа ел алды очрашуы өчен Казан циркы сайланган. Яңа кышның иң буранлы иртәсендә, әле Казанның урам себерүчеләре дә йокыдан тормаганда (күренмәделәр бит) тротуар буйлап кар ерып килүче кешеләр күрсәгез, алар тәгаен журналистлар булгандыр. Хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Журналистлар циркта, яки Мәдәни ел йомгаклары

Журналистлар өчен мәдәни ел йомгаклары Казан циркының аренасында башланды. Казан циркының Яңа ел тамашасында Цирк мәктәбендә укучы балалар да катнаша икән: журналистларга алар катнашкан программадан берничә күренеш тәкъдим ителде. Арада милли номерлар да бар. Димәк, Казан циркы, әкренләп, үзенең Милли программасына якынлаша. Биредә программаны тасвирлап булмас, иң яхшысы, барып күрергә кирәк. Билет таба алсагыз, әлбәттә. Сүз уңаеннан, сак булыгыз: Казан циркы сайтының «игезәге» барлыкка килгән, ди – алар билетларны кыйммәткәрәк сата.

Ниһаять, Казан циркының фойесында матбугат конференциясе, дөресрәге, мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар белән традицион очрашуы башланып китте.

Министр 2023 елның мәдәни тормышына өлешчә нәтиҗә ясады, 2024 елда булачак мәдәни чараларга анонс бирде. Журналистларга еш әйтелә торган комплимент та кабатланды: «Мәдәният тармагында үткәрелгән чара массакүләм матбугат чараларында яктыртылмаган икән, мәдәни чара үткәрелмәгән дә кебек». Килешәм, нәкъ шулай. Әмма мәдәни чаралар шулкадәр күп, ә мәдәни темага язучы журналистлар аз шул. Җитешә алмыйбыз. «Без һәрвакыт туры элемтәгә әзер», – диде министр. Бу сүзләрнең буш сүз булмавын раслый алам. Һәр язганыбыз күңелгә май булып ятмаса да, кайчакта фикер каршылыгы булса да, һәрхәлдә, диалог бар. Бу – иң мөһиме.

Министр чыгышыннан кайбер юллар һәм мәгълүмат

  • Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан 9 меңнән артык эре мәдәни чара үткәрелгән.

Ирада Әюпова: «Минем өчен иң әһәмиятле мәдәни вакыйга – «Мәдәни башкала» проекты муниципаль районнарның иҗади отчеты. Казанның 13 мәйданчыгында муниципаль районнарның презентациясе узды. Биредә төп урынны концерт алып тормады, һөнәрчеләр ярминкәсе дә, туристик маршрутлар да, районның милли реликвияләре дә күрсәтелде. Югыйсә, без әбиләр сандыгында ни ятканын да белмибез. Без районнарны үзләренә эчке бәяләмә бирергә этәрдек. Бу проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның югары бәясен алды. Ул аны дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Беренчедән, без районнарны үсешкә этәрсәк, икенчедән, эчке хаталарыбызны күрәбез. Мәсәлән, милли костюмнар темасы калкып чыкты, чөнки күп коллективларның костюмы шушы җирлектә яшәүче халыкларның традицион костюмнарына бөтенләй туры килми. Бу – зур тема. Костюм да тел ул. Читтән күп элементлар кертеп, без традицион костюм «телен» югалтуыбыз мөмкин.

Ә инде вакыйга-проектларга килсәк, минем өчен «Яңарыш: Дастанның заманча укылышы» фестивале кадерле. Без бу тема буенча «Яңарыш» фонды белән дә озак фикер алыштык. Проектның төп максаты мода күрсәтү түгел иде. Ике проект «кадр артында» калды кебек – аз яктыртылды. Фестиваль кысаларында иҗади яшьләр өчен кызыклы проект булды – ике театраль зарисовканы мин фестивальнең төп нәтиҗәсе дип саныйм. Берсе Чыңгыз Айтматовның «Мәңгелек буран»ы буенча, икенчесе – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы буенча эскизлар. Минем өчен ГИТИС белән берлектә әзерләнгән иҗади лаборатория бик нәтиҗәле булды кебек».

Мәдәният миинстрлыгы әзерләгән «презентациянең» өч слайды «Мәдәният» илкүләм проектына багышланган иде. Кыскача гына санап чыксак, бу җәһәттән уңышлар болай:

«Мәдәни тирәлек» проект кысаларында 13 мәдәният йорты ремонтланган, 8 авыл клубы салынган. Түбән Камада балалар музыка мәктәбе яңартылган. Баулы, Кукмара, Яшел Үзән, Арчада музейлар төзекләндерелгән. Тинчурин театры аппаратура һәм яңа урындыклар белән җиһазландырылган, шулай ук 5 районда музейлар җиһазландырылган. 3 модель муниципаль китапханә ясалган. Яшел Үзән музыкаль театры бинасы һәм Буа район мәдәният йорты ремонтланган. Отчетта мәдәният йорты дип язылса да, моның Буа дәүләт театрына тапшырылган бина икәнен аңларга кирәк.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 4529 белгеч квалификация күтәргән.

3 масштаблы фестиваль проекты тормышка ашырылган. Икесе – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрының Шаляпин һәм Нуриев исемендәге фестивальләре; өченчесе – Камал театрының «Нәүрүз» фестивале. 2 күргәзмә проекты тормышка ашырылган.

Республикада 3 Креатив индустрияләр мәктәбе ачылган. Аның беренчесе – Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында, тагын икесе – Әлмәттә һәм Түбән Камада.

Чиратта икътисади блок. Мәдәният учреждениеләре бюджеттан тыш 2,5 млрд сум акча эшләгән.

Ирада Әюпова: «Үткән ел 1 миллиард 700 млн сумнан аз гына артык иде. Быел ел беткәнче үк 2,5 млрд сум булганлыгы билгеле. Димәк, үсеш 43 процент. 11 ай эчендә мәдәният учреждениеләренә 84 562 161 кеше килгән. Ә музейларга бу вакыт эчендә 10 млн 800 кеше кергән. Болар – объектив саннар. Теләсәк-теләмәсәк тә, кеше акчасын түләп тавыш бирә. Кешеләр мәдәният учреждениеләренә ешрак йөри башлады. Уйлап кына карагыз – республикада 4 миллион кеше яши һәм 90 миллионга якын кеше мәдәният учреждениесенә килгән».

Ирада Әюпова дәүләт мәдәният учреждениеләрендә уртача хезмәт хакы 66 080 сум, ә муниципаль учреждениеләрдә уртача хезмәт хакы 45 540 сумны тәшкил итүен дә әйтеп узды. Яңа ел премияләре белән ул санның артачагын да искәртте.

Ирада Хафизҗановна, берәр мәдәният учреждениесе ялгыш кына премия алмый калса, һичшиксез, хәбәр итәрбез.

Ирада Әюпова: «Без Остазлар елыннан Гаилә елына аяк басабыз. Без коллегияләрдә «15-20 яшьлекләр контент буенча да, тамашачы буларак та читтә калган аудитория» дия идек. Хәзер «Пушкин картасы» стимул бирә. Матбугатта: «Әюпова мәдәният учреждениеләрендә бала төрү бүлмәләре ясамакчы була», – дип яздылар. Мин әле дә шул фикердә. Минем оныгыма 2 яшь, театр-тамаша учреждениесендә балалар өчен инфраструктура булмаса, гаиләләр анда бармаячак. Камал театрының яңа бинасында да без моны истә тотабыз. Учреждение, гаиләләр килсен өчен, бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тиеш. Бу – әһәмиятле тема. Хәтта хайваннар белән килү мөмкинлеге дә карала ала. Сукырлар китапханәсендә озатып йөрүче этне калдыру урыны бар. Безнең башка учреждениеләр моңа әзерме? Ачык тирәлек темасы алга таба да өстенлекле тема булачак.

2019 елда республикада 18 яшькәчә балаларның дәүләт музейларына бушка керәчәге турында карар чыгаргач, директорлар бик каршы булган иде. Нәтиҗәләрне карасак, музейга килүче гаиләләр саны арткан, димәк, бюджеттан тыш керем дә арткан. Балалар да түләмәгәч, акча кайдан килсен, дигәннәр иде, ә бит үсеш бар. Чөнки моңарчы гаилә белән килсәләр күп акча чыгачагын уйлап, килми калган аудиторияне чыгара алдык. Хәзер балалар бушка керә дә, ата-ана үзе өчен түли».

Киләсе ел өчен анонслар:

  • Мәдәният учреждениеләрен бәйли торган маршрут төзелгән. Мисал өчен, Камал театры белән Милли музейны бәйли торган маршрут. «Тукай һәм театр» экскурсиясе Тукайның әдәби музееннан башлана һәм, шәһәрнең кызыклы урыннарына тукталып, Камал театрында тәмамлана.
  • «Балалар – балаларга» проекты Милли музей, Сынлы сәнгать музее һәм Казан Кремле музейларын үз эченә ала. Балалар балаларга экскурсовод булачак. Балалар балалар өчен комикслар ясый, кино төшерә һәм фотопроектлар эшләячәк.
  • 2024 елның апрелендә Россия Мәдәният миинстрлыгының «Музейные маршруты России» форумы Казанда узачак.
  • Татарстан «иң күп укучы регион» дип танылган. 19-24 майда Бөтенроссия китапханә конгрессы узачак.
  • 2024 елның июнендә Балалар фольклоры үтәчәк.
  • 2024 елда Россиянең төрле өлкәләрендә 8 зур Сабантуй үткәреләчәк.
  • Традицион Федераль Сабантуй һәм Бөтенроссия авыл Сабан туеннан тыш, Төрки Сабантуй, Каспий Сабан туе, Балтыйк Сабан туе кебек халык бәйрәмнәре дә оештырылачак.

Мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуында бирелгән мәгълүматларга караганда, Алтай Республикасында – Төрки Сабантуй, Сочида – Көньяк Сабантуй, Әстерханда – Каспий Сабан туе, Прокопьевскида IV Шахтерлар Сабан туе, Калининградта – Балтыйк Сабан туе, Омскида II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак. XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь краеның Барда авылында булачак. XXIV Федераль Сабантуй Марий-Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә үткәреләчәк.

Барлыгы 19 слайдтан торган (сәламләшү һәм рәхмәтле беренче һәм соңгы слайдлардан башка – 17) презентациянең 1 слайды Камал театры проектларына багышланган.

Камал театры директоры Илфир Якупов MBAда (эшлекле менеджерлык белеме) укыган хезмәткәрләренең проектларыннан җыентык әзерләгән – «Особенности национального театрального менеджемента» китабы.

«Без мәдәният тармагында MBA проекты әзерләп, 20 кешене укыттык. Алар икътисади база белеме, менеджерлык компетенцияләре һәм профессиональ компетенция алдылар. Проект Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды – максатчан финанслар бүлеп бирелде», – дип аңлатып үтте министр. Әлеге проект үрнәгендә кайбер мәдәният учреждениеләре үз хезмәткәрләрен үзләре түләп укыта башлаган икән.

Камал театрына бәйле яңалыкларга килгәндә, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның Анкарада куйган спектакле «Нәүрүз» театраль белем бирү форумына киләчәк. Форум 27 май – 2 июнь көннәрендә үткәреләчәк.

2024 елда Камал театрының Мәскәү гастрольләре яңартылачак. 10-14 сентябрьдә Малый театр сәхнәсендә театр 6 спектакль уйнаячак.

Министрга сораулар һәм җаваплар

«Пушкин картасы» темасы турындагы сорауга Ирада Әюпова болай дип җавап бирде:

Ел тәмамлангач, анда калган акчалар юкка чыга – карта ияләре шуны онытмасын. Техник яктан бер үк тамашага ике билет алып булса да, бер мәдәни чарага бер үк кешенең ике билеты белән ике кеше керә алмый.

Татарстан халкы этномәдәни чаралар белән артык туендырылган кебек түгелме?

Быел шулай иде. Киләсе елга башка максатчан ориентирлар барлыкка килергә мөмкин. Минемчә, мәдәният ул чаралар гына түгел, ул – тирәлек. Сезнең кайсыгыз 40 яшьтә рәсем ясый башлады? Яки саксофонда уйнарга өйрәнә? Яки биюгә йөри? Берегез дә йөрми. Сез – буш вакытны уздыру чараларына катнашмаган аудитория. Мәдәният учреждениеләрендә кем түгәрәкләргә йөри? Балалар һәм пенсионерлар. Миңа «Созвездие – Йолдызлык» оештырган «Безнең заман» фестивале ошый – чөнки талантлы кеше нинди генә тармакта эшләсә дә талантын күрсәтә ала. Һәркем үз талантын үстерә ала. Мин быел шигырьләр яза башладым...

«Мәдәният» илкүләм проектының дәвамы булырмы?

Мәдәни форумда Владимир Путинга бу сорау бирелде. «Без дәвамын уйлап табарбыз», – диде. Ул проект төрлечә аталырга мөмкин. Сез икътисадка катнашы булмаган тармакларга шушы кадәр игътибар булган башка илне беләсезме? Шулкадәр театр, музей төзелгән илне табыгыз. Мин Россиягә 30 ел элек килдем. Нинди мәдәният, ул вакытта хезмәт хакы, пенсия түләнми иде. Хәзер карагыз – 5 ел эчендә 4 театр төзелде...

«Төзелгән» биналар темасын «төзекләндерелмәгән» мәдәни биналар темасы алыштырды.

Ирада Әюпова: «Минем 3 «авырткан урыным» бар – алар буенча процесс яки башлана гына яки әле бөтенләй аңлашу юк. Заманында Туфан Миңнуллин Дәүләт Советында «Чаллыда театр бинасы юк, Милли китапханә начар хәлдә», – дип чыгыш ясаган иде. Бу – аның вафаты алдыннан соңгы чыгышы булгандыр. Бүген Милли китапханә дә яңа бинада. Чаллыда федераль ресурслар белән 2 театр төзедек. Түбән Камада бүгенге көндә 2 театр – Татар дәүләт театры һәм ТЮЗ.

Өч бина проблемалы булып кала бирә. Аның берсе – Милли музей. Әлегә без «тупик»та. 80нче еллардагы янгыннан соң, аңа чынлап торып ремонт булганы юк. Декабристлар урамы 4нче йортта, вакытлыча булса да, фондларны куеп торырга бина бирделәр. Әмма, беренчедән, анда күчәргә фонд саклаучыларның теләге юк. Икенчедән, Россия мәдәният министрлыгы десант җибәрде – алар бөтен таләпләр күрсәтелгән бәяләмә әзерлиләр.

Борчылу тудырган биналарның икенчесе – Казан ТЮЗы. Без аны этаплап эшләячәкбез. ТЮЗ ишегалдындагы ике катлы бер бина «Мәдәният» илкүләм проектына эләкте, аның буенча проект-смета документациясе әзерләнә.

Ремонт көткән биналарның өченчесе – Казан театр училищесы. Аның ике бинаны кушу идеясе бар иде – студентлар ике арада йөри. Әмма бу мәсьәләне әле уйлап бетерәсе бар, чөнки мәдәни мирас объекты».

Журналистның Милли китапханә карамагында булган Ушакова йорты турындагы сораулары буенча министр әлегә ачык җавап бирә алмады. «Бүгенге көндә бина Милли китапханә балансында», – диде ул.

Питрәч районының Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгына килгәндә, бөтен комплексның проект-смета документациясе әзерләнә, реставрация эшләренең якынча бәясе билгеләнгән. Татарстан Республикасы Рәисе бу мәсьәләне үз контроленә алган. Киләсе елдан реставрация эшләре башланырга мөмкин.

Казан кинофестиваленең исеме алышынырга мөмкинме? «Мөселман киносы» фразасы төшеп кала аламы?

Ирада Әюпова: «Фестивальнең тарихыннан башласак, ул иң элек «Казан мөселман киносы фестивале» түгел иде. Ул «Алтын мөнбәр» фестивале иде. Аның оештыручылары белән суд проблемалары башлангач, исеме үзгәрде. Бәлки, ул исем дөресрәк булгандыр, чөнки «мөселман киносы» төшенчәсе бик чикли. Сез мөселман киносының ни икәнлеген аңлата аласызмы? Уйлап карасаң, кино ул – гомумән хәрәм. Минем әти ягыннан да, әни ягыннан нык рухи тамырлар... Әни ягы Белозерьега барып тоташа. Ортодоксаль ислам ягыннан карасак, кино, фото – хәрәм. Исламда кешеләрне ясау тыелган. Минем өчен болар – тоташтырылмый торган тарихлар. Бу мәсьәләдә уйлап бетерергә кирәк. Әмма кинофестивальнең үзенчәлеге калырга тиеш. Минем өчен иң зур сорау – кинофестивальнең үзенчәлеген ничек сакларга? Без Эмир белән (Эмир Кустурица турында сүз бара. – авт.) элемтәдә. Бәлки, мин гыйнварда аларның фестиваленә дә барып кайтырмын. Алар безгә булышырга әзер. Безнең фестиваль даими конфликт чигендә. Тегесе монда төшкән, монысы тегендә болай дигән... Бу – катлаулы тема».

ххх

Шул урында, ахырына якынлашкан матбугат конференциясен бүлеп, министр янына, пычак кыны тотып, журналист Рәшит Минһаҗ чыкты: «Гадәттә, хатын-кызга чәчәк бирәләр. Ләкин сез – хатын-кыз гына түгел, хатын-кыз министр. Шуңа, Сезне сакласын өчен, шушы пычакны бүләк итәсе килә. Гарәпчә язылган XVIII гасыр пычагы», – дип, Ирада Әюповага борынгылыгы күренеп торган пычак бүләк итте.

Ирада Әюпова: «Бүген мин сувенир белән һөнәр сүзенең берләштерелмәвенә сөенәм. Безнең традицияләргә туристлар өчен сувенир буларак кына каралмасын иде. Традицияләр ул Яңа Гвинеядәге ялтыравыклар түгел. Традицияләр ул – без. Без гореф-гадәтләрне сакларга гына түгел, шушы мохиттә яшәргә тиеш. Ул – тормышыбыз нигезе. Шуны аңласак, киләчәгебез булачак. Арчада читекләр тегү фабрикасы бар иде. Ул нигә бетте? Әйе, ихтыяҗ бетте. Үзебез кимәсәк, үзебезгә кирәкмәсә, ул беркемгә дә кирәкми. Әмма икътисади үсеш концепциясенең дә тамырлары була».

ххх

Финалда, ни өчендер, министрдан журналистларның берсе «Слово пацана» сериалы турында фикерен сорады: «Бөтенегез карагандыр...» «Юк, син генә», «Мин карамадым», – диде журналистлар. «Ну окей...» – диде журналист һәм соравын дәвам итте. Шулай итеп, соңгы 5 минутта Татарстан мәдәниятенә кагылмаган сорауга җавап алдык.

Ирада Әюпова: «Бу – минем фәлсәфи сорау, һәм мин үземә аны 20 ел бирәм. Кешеләрдә мин күп нәрсәне кичерә алам: алдашу, сату, көнчелек, явызлык, «аркага пычак»... Икейөзлелекне кичерә алмыйм. Моны якыннарым белә. Кеше бозык булырга һәм «яхшы гаилә кешесе» битлегеннән йөрергә мөмкин, саран кеше үзенең хәйрия акцияләрендә катнашкан фотоларын куярга мөмкин. Икейөзлелеккә түзә алмыйм. Минем бер ахирәтем, икейөзлелек турында сүз чыккач: «Бөтенесе битлеген салып атса ни булыр иде», – диде. Икейөзлелек һәм пропаганда арасындагы нечкә чик кайда? Без чынбарлыгыбызны күрсәтә башласак, ни булыр иде? Бөтен кеше кимчелеген күрсәткән җәмгыятьне күз алдына китерә аласызмы? Бу бит куркыныч.

Кешеләр төрле. Кем өчендер Герострат даны (Артемида храмын яндырып тарихта калган Эфес шәһәре кешесе. – авт.) да дан. Кемдер үсешкә йөз тотса, кемдер җимерүгә йөз тота. Бу әле – минем җавап табылмаган соравым. Бәлки, кеше чын йөзен ачмаса яхшырактыр. Минем аның чын йөзен күрәсем киләме? «100 ел элек» Испаниядә булдык. Электричка нудистлар пляжы яныннан узды. Кешеләр поезд ягына борыла. Мин моңа әзер түгел. Мин – бала анасы, минем башка координаталар системасы. Бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемасы – минем комфорт зонасы күршемнең комфорт зонасында бетә. Мин ирегем белән кешенең эшенә тыкшынам икән, бу – дөрес түгел. «Charlie Hebdo» пәйгамбәр карикатураларын бастыра ала идеме? Бу – җәмгыятьтә бара торган дискуссия. Яңа еллар белән!»

ххх

Мин министрга соравымны биреп өлгерә алмадым. «90нчы еллардан башлап, 2 генә татар спектакле Тукай премиясе алган. Берсе – «Хушыгыз» спектакле – 1998 елда алды, икенчесе – Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектакле – 2009 елда премия алды. Соңрак аерым шәхесләр алды, ләкин спектакльләр түгел. Ни өчен шулай? Яхшы әсәрләр юкмы, әллә игътибар җитмиме – ничек уйлыйсыз?» – дип сорамакчы идем. Тукай премиясе темасы якынлаша бит...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100