Журналистлар берлегенең ХXI съезды: Шул ук рәис, хезмәт хакы һәм кадрлар проблемасы
«Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды булды. 5 елга яңадан Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланган Илшат Әминов нәрсә вәгъдә итә? «Интертат» хәбәрчесе съездда яңгыраган фикерләрне, күтәрелгән төп проблемаларны барлады.
Илшат Әминов яңадан 5 елга Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды
Журналист, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов киләсе 5 елга яңадан Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды. Бу хакта «Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды вакытында билгеле булды.
Татарстан Журналистлар берлеге рәисен сайлау процедурасына башка кандидатлар тәкъдим ителмәде, Илшат Әминов бертавыштан яңадан сайланды. Моңа кадәр ул блогерлык һәм журналистика, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең мәгариф һәм һөнәри күнекмәләре, ясалма интеллект һәм цифрлы технологияләрне журналистикага кертү темасына бәйле хисап доклады белән чыгыш ясады.
– Танылган язучы Джером Лоуренс, минемчә, безнең һөнәребезнең асылын бик төгәл тасвирлаган: «Журналистның бурычы – борчылганнарны тынычландыру һәм канәгать булганнарны борчу». Бу сүзләр бүгенге көнгә туры килә. Газап чиккәннәрне тынычландыру һәм аларга ярдәм итүдән дә яхшырак миссия юк. Без хакимият өчен дә, җитәкчеләр өчен дә, акча өчен дә эшләмибез – без халык өчен эшлибез.
Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге учетында бүгенге көндә 933 әгъза бар, съездга 67 делегат сайланып алынган, съездга 65 делегат килеп җиткән. «2024 елның гыйнварында чираттагы соңгы съездның үткәрелүенә төгәл 5 ел узган иде. Съездлар 5 елга бер тапкырдан да сирәгрәк булмаячак, – диде Илшат Әминов.
Президиумда съездның көн тәртибе расланды: ТР Журналистлар берлеге рәисе съездның эшчәнлеге турындагы хисабын тәкъдим итте, ревизия комиссиясенең хисабы кабул ителде, Секретариат рәисе итеп Наилә Хәйдәрова билгеләнде. Шулай ук, съездда Журналистлар берлегеннән Гөлнара Шәмсетдинова, Розалия Ногманова, Айзилә Мөхәммәтҗанова катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов журналистларны һөнәри бәйрәмнәре – матбугат көне белән котлады.
«Барыннан да элек, сезгә сәламәтлек һәм илебез, республика хакына сыйфатлы эш алып баруыгызны телим. Профессиональ сыйфатлардан, гражданлык җаваплылыгыннан тыш, сезнең эшегез һәрвакытта да республика халкына мәгълүматны дөрес, объектив җиткерүгә юнәлдереләчәк, дип ышаныч белдергән иде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең юлламасында. Эшегездә уңышлар телим, котлыйм!» – диде ул.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, әлеге съездда берлек рәисен генә сайлап калмыйлар, нәтиҗәләрне карап, киләчәккә планнар да төзелә. «Яңгыр ява, давыл була, дип әйткәннәр иде, бик матур кояшлы көн бүген! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бәйрәм көнне бергәләп җыелышу – зур бәхет. Алга таба да матур гына эшләргә язсын», – диде ул.
Съезд утырышында Татарстан Республикасы Рәисенең мәгълүмати-аналитика идарәсе башлыгы Ләйсән Сираева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова катнашты.
«Бүгенге көндә стандарт фикерләве булмаган шәхесләр халыкта ышаныч тудыра»
Илшат Әминов фикерләүләре белән аерылып торган затларга, шәхесләргә халыкның ышаныч белдерүен әйтте.
– Татарстан журналистикасы гомумдөнья тенденциясенә каршы килә һәм кире юнәлештә бара. Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чаралары институтларының, редакцияләрнең роле кими бара. Ләкин шунысы гаҗәп: массакүләм мәгълүмат чараларында билгеле бер затлар әйткән фикернең әһәмияте арта бара. Хәзерге заманда стандарт фикерләмәгән исемнәр, шәхесләр халыкта ышаныч уята. Мәсәлән, Ксения Собчактан да көләргә, Владимир Соловьевка гаҗәпләнергә мөмкин, әмма аларның аудиториясен тартып алып булмый. Ә ул бик зур.
Республика журналистикасында фикерен әйтә белгән яңа журналист исемнәре бик аз. Исемнәре колакта яңгырап торган һәм Татарстанга интернет үтеп кергәнче медиа киңлектә үз аудиториясен булдырган журналистлар арасында Владимир Шевчук, Елена Чернобровкина, Исмәгыйл Шәрәфиев, Юрий Николаев бар. Моның сәбәбе – тармакта уртача хезмәт хакының түбән булуы.
Бүгенге көндә журналистның хезмәт хакы һөнәребезнең абруен күтәрүгә берничек тә ярдәм итми. 35-40 мең сумлык уртача хезмәт хакы яңа исемнәр барлыкка килүгә берничек тә этәргеч була алмый. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил иткән, ә яшәү минимумы – 14 мең сум. Яшәү минимумы дәрәҗәсендә яшәүче журналист нәрсә турында яза алсын соң? Минемчә, безнең тармакта уртача хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Һәм мин моны исбатларга җыенам, – диде Илшат Әминов.
«Татарстан журналистикасы электрон энциклопедиясенә яңа исемнәр көтәбез»
Илшат Әминов республика районнарыннан килгән хезмәттәшләренә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре исемнәрен махсус электрон энциклопедиядә мәңгеләштерү мөмкинлеге турында искәртте.
– Безнең алда зур эш тора: Татарстан Журналистлары берлеге тарафыннан, аның элекке рәисе Римма Ратникова тырышлыгы белән төзелгән Татарстан журналистикасы электрон энциклопедиясендә хезмәттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк. Берлекнең барлык төбәк бүлекчәләренә үтенечемне җиткерәсем килә: зинһар, абруйлы журналистларыгызның исемнәрен, мәгълүматларын җибәрегез. Энциклопедия бездә «Википедия» кебек ачык, һәм ул тулыланырга тиеш. Сезнең ярдәмнән башка булмый, — диде ул.
Илшат Әминов заманча журналистның һөнәри стандартларын формалаштырырга тәкъдим итте
Илшат Әминов фикеренчә, яңа квалификация таләпләрен, заманча журналистның һөнәри стандартларын формалаштырырга тырышырга кирәк.
– Монда без югары мәктәпсез эшли алмыйбыз. Шуңа күрә бүген съездга абруйлы кешеләр килде: КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский һәм КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин. Алар бездән кадрлар әзерләү өчен профессиональ заказ көтә. Без алардан универсаль белгечләр көтәбез. Безгә бер мизгелдә берләшергә кирәк», - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.
«35-40 мең хезмәт хакы журналистикада яңа исем тудыруга этәргеч була алмый»
Илшат Әминов журналистларының уртача хезмәт хакы төбәк буенча уртача күрсәткечтән ким булмавын теләвен әйтте.
– Бүгенге көндә журналистның хезмәт хакы һөнәребезнең абруен күтәрүгә берничек тә ярдәм итми. 35-40 мең сумлык уртача хезмәт хакы яңа исемнәр барлыкка килүгә берничек тә этәргеч була алмый. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил иткән, ә яшәү минимумы — 14 мең сум. Яшәү минимумы дәрәҗәсендә яшәүче журналист нәрсә турында яза алсын соң? Минемчә, безнең тармакта уртача хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Һәм мин моны исбатларга җыенам.
Минемчә, республиканың массакүләм мәгълүмат чараларының архаик системасы бүгенге көн бурычларына җавап бирә торган үзгәрешләргә мохтаҗ. Мине дөрес аңлагыз: бу популизм түгел. Мин үз чыгышымның башында мәгълүмат кыры үсешенең хәзерге тенденцияләре турында шулкадәр җентекләп сөйләдем. Үткәндә яшәп, киләчәккә адым ясап булмый, — диде Әминов.
Илшат Әминов Татарстан журналистларына хәрби хәбәрче статусын бирүне сорады
Илшат Әминов махсус хәрби операция зонасына редакция йөкләмәләренә барып кайтучы республика журналистлары өчен хәрби хәбәрче статусын рәсмиләштерүне сорады.
– «Татар-информ» хәбәрчесе Равил Мөкминов, ТНВ хәбәрчеләре Зөфәр Дәүләтшин, Ленар Вәлиуллов, операторлар Андрей Ключников һәм Булат Әбделманов үз гомерләрен куркыныч астына куеп, махсус хәрби операциядә – алгы сызыкта эшли. Алинә Сөләйманова Донбасста корреспондент пункты оештырды.
Татарстан Журналистлар берлеге әлеге кешеләргә хәрби хәбәрче статусын бирә алмый. Аларны хәтта иминиятләштерә дә алмыйбыз – иминият компанияләре аларны иминиятләштерми. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмовның ярдәменә өметләнәбез. Бу гаделсезлекне төзәтик, - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.
Илшат Әминов халыкара дәрәҗәдә видеоконтент җитештерү кирәклеген әйтте
Илшат Әминов Россия һәм халыкара дәрәҗәдә ярышу мөмкинлеге булган видеоконтент җитештерү булдыру кирәклеген әйтте.
– Видеоконтентта татар, рус һәм инглиз телләрендә тапшырулар алып барылырга тиеш. Мәгълүмат киңлегендә глобаль дәрәҗәдә көндәшлек арта. Яңа тенденцияләр журналисттан төрле һөнәрләрне үзләштерүне таләп итә. Бу үзгәрешләр, таләпләргә бәйле. Без заманча аралашу чаралары, алдынгы гаджетлар, видео төшерү, тавыш режиссеры, монтаж ясау, компьютер графикасы рәссамы күнекмәләре белән эшли белергә тиеш. Алар барлыкка килә һәм аларга яраклаша белергә кирәк. Һәр осталыкка аерым өйрәтергә кирәк.
Минемчә, бүгенге көннең иң мөһим таләбе – һәр яңалыкны визуальләштерү. Ләкин телевидение үлми. Киресенчә, барлык газета редакцияләре, радиостанцияләр, электрон басмалар, журналлар бүген бер зур телевидениегә әверелә. Телевидение сүзе ошамый икән, әйдәгез «визуаль эчтәлек җитештерү заводлары» дип атыйк. Асыл үзгәрми», - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.
«Мин дә блогерлык эше белән шөгыльләнә башладым»
Илшат Әминов журналистлар эшенә заманча технологияләрнең һәм тенденцияләрнең йогынтысын анализлады.
– Төгәл бүленеш барлыгын онытмаска кирәк. Әгәр дә кеше күңел ачу контентын төшерә икән, бу очракта аны аш-су остасы, чәчтараш яки туй оештыручы башкарган һөнәр ияләре белән чагыштырып була. Алар кешеләрнең күңел ачу, туклану, ял итү ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм, хезмәтләре сорауга карап бәяләнә. Әгәр блогер социаль яктан әһәмиятле, җәмгыять өчен мөһим мәгълүмат тарата икән, ул журналист функциясен үти. Бу очракта блогерлык мәгълүматны тарату платформасы гына була.
Мин дә блогерлык эше белән шөгыльләнә башладым, Телеграм-канал алып барам. Шуны әйтәсем килә: бер сәгатьлек мәгълүмати-аналитик программа язуга караганда бер ярым минутлык текстны язу кайвакыт катлаулы да әле. Илдә үз һөнәреңә тугры булып хезмәт итү шартлары, ирек дәрәҗәсе һәм сәяси хәл үзгәреп тора, әмма журналист һөнәренең асылы кала бирә.
Шуңа күрә мин әле дә үз һөнәремә тугры. Каршы фикердә булучылар медиатехнология, SMM-белгеч, PR-белгеч һ.б. белгечләр төп урынны алып тора, әмма журналист һөнәре бүген актуальлеген югалта, дип үз-үзләрен ышандыра. Әлбәттә, хәзерге заманда бу белгечләр дә кирәк. Әмма, мине дөрес сүзем өчен гафу итсеннәр, SMM-белгеч, PR-белгечләр – хезмәт күрсәтүче персонал гына. Яңа белемнәрне барлыкка китерүче, журналист булганда технологияләр дә яхшы була, – диде ул.
Васил Гарифуллин Хөкүмәттән журналистлар әзерләү өчен максатчан программа булдыруны сорый
КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин Татарстан Хөкүмәтеннән журналист кадрлар әзерләүне финанслау белән бәйле озак елларга исәпләнгән максатчан программа булдыруны сорап мөрәҗәгать итте.
– Минемчә, озак елларга исәпләнгән тотрыклы бер программа булырга тиеш. Съездның утырышында шундый карар кабул ителсә, әйбәт булыр иде. Казан университеты инде алты дистә елдан артык журналист кадрларын әзерләүнең төп үзәге булып тора. Бездә бакалавриат, магистратура, аспирантура, Идел буе төбәгендә бердәнбер яклау советы бар. Ләкин милли журналистикага кадрлар әзерләү мәсьәләсе авырткан урыныбыз булып кала бирә. Моның төп сәбәбе – федераль бюджеттан безнең юнәлеш өчен елдан-ел азрак булуы. Ә кайбер елларда бөтенләй бирелми калуы.
Узган ел Казан федераль университетына журналистика юнәлешенә бакалавриатка бер бюджет урыны да бирелмәде, шулай да, контракт нигезендә беренче курска 126 студент кабул иттек. 5 төркем дигән сүз бу. Алар барысы да үз кесәләреннән, әлбәттә, әти-әниләре кесәләреннән бер елга 150 мең сумнан артык түләп укый. Игътибар итегез: бу 126 студент арасыннан татар журналистикасы бүлегендә укучы 1 генә студент та юк.
Профессиональ белем алучы бер генә студент та булмагач, милли кадрлар каян килсен, ди? Милли бүлектә укучылар, гадәттә, авыл-районнардан туплана. Уйлап карагыз, авылда яшәүче кайсы ата-ананың баласына 4 ел дәвамында укыр өчен 600 мең сумнан артык акча түләү мөмкинлеге бар?
Минемчә, бу хәлдән чыгу юлы бер генә: ул да булса, милли кадрлар әзерләү мәсьәләсен Татарстанның үз кулына алуы. 2018-2019 елларда мондый тәҗрибә үрнәге булды. 2018 елда, Татарстан хөкүмәте финанславы белән, без 8 студентны максатчан программа нигезендә кабул иттек. Өстәвенә, «ТНВ» телерадиокомпаниясе тагын 3 баланы укытуны үз өстенә алды. Ел саен алар үз хисапларына студентлар укыта, бу – яхшы тәҗрибә. Нәкъ шушы тәҗрибә 2019 елда кабатланды.
Максатчан программа буенча белем алган студентларыбызның күбесе университетны кызыл диплом белән тәмамлады. Алар «ТНВ», «Татмедиа» структураларында эшли. Димәк, теләк булганда республикабызның милли кадрларны әзерләүдә ярдәм итү мөмкинлеге бар икән бит! – дип билгеләп үтте профессор.
Быел журналистика юнәлешенә бирелгән 7 бюджет урынында татар кадрларын әзерләячәкләр
КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин быел журналистика юнәлешенә 7 бюджет урыны бүлеп бирелгәнлеген әйтте.
– Быел университетка журналистика юнәлешенә нибары 7 бюджет урыны бирелде. Аларны барысын да татар журналистларын әзерләүгә планлаштырып куйдык. Моның өчен КФУ ректорына, җитәкчебез Леонид Толчинскийга рәхмәт. Алар бу мәсьәләне тирәнтен аңлый, һәр елны аз гына бюджет урыны бирелсә дә, татар журналистларын әзерләү бүлегенә кабул итәбез.
7 бюджет урыны гына аз. 7 миллион... 7 миллион булмаса, 5 миллион булсын, татар халкы өчен ел да 7 журналист әзерләү – көлке бит инде ул! Диңгездәге 7 тамчы кебек. Нәкъ менә шуның өчен дә без Татарстан Хөкүмәтеннән журналист кадрлар әзерләүне финанслау белән бәйле озак елларга исәпләнгән максатчан программа булдыруны сорыйбыз.
2000 еллар башында, моннан 22 ел элек университетның журфак деканы булып сайлап куелгач, милли кадрлар әзерләү өчен ярдәм сорап, зур өметләр баглап, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать иткән идем. Депутатларыбыз Туфан Миңнуллин һәм Разил Вәлиев бу проблеманы тирән аңлап, журналист кадрларын әзерләү мәсьәләсендә 2003 елда парламент тыңлаулары уздыруга иреште. Парламент тыңлауларын Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Озак кына фикер алышулардан соң, депутатлар журналист кадрлар әзерләүдә Татарстан бюджетыннан ел саен 6 миллион сум акча бүлеп бирү тәкъдимен керткән иде. Ул вакытта 6 миллион сум акча зур сумма иде. Бу сумма аерым пункт буларак, 2004 елда бюджет проектына кертелде. Ләкин ул беренче укылышта ук сызып ташланды. Ул вакыттагы премьер-министрыбыз бу пунктны сызып ташлап, университет федераль бюджеттан гына финанслана, дигән резолюция салган иде.
Моннан соң, без алга таба да Мәскәү күзенә карап утыра башладык. Аз гына бюджет урыны бирсәләр, аны тулаем татар кадрларын әзерләүгә исраф итеп йөрдек. Алга таба да милли кадрлар әзерләү мәсьәләсендә Мәскәүдән рәхим-шәфкать кенә көтеп утырсак, тагын 22 ел узганнан соң, бу трибунадан татарча сөйләүче дә, татар матбугатын укучы, татар матбугаты үзе дә калмаячак, – дип йомгаклады чыгышын Васил Гарифуллин.
Рамилә Сәхабетдинова: «Милли кадрларны үзебез үстерәбез, укытабыз, алмаш әзерлибез»
«ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында милли кадрларны үстереп, укытулары, һөнәргә мәхәббәт уятып, кечкенәдән үк үзләренә алмаш әзерләүләре турында сөйләде.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов идеясе һәм ярдәме белән ачылган, тәүлек әйләнәсендә татар телендә гөрләп эшләп торган беренче балалар каналы «ШАЯН ТВ» бүген күңел ачу чарасы гына түгел, яшь буын өчен белем һәм тәрбия бирү мәйданы да булып тора. Шуңа да узган ел Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты булды.
Хәзер яңа трендлар барлыкка килә, аларны күзәтеп, туган телдә фикерләүне арттыра торган проектлар әзерләүдә яңа формалар планын эшлибез. Төп трендлар – интернет-ресурсларда булу. Каналның максатчан аудиториясе нәкъ менә анда булуын яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә «фиджитал» юнәлешендә интернет мәйданда, сайт, «Ютуб» каналда балалар өчен анимацион, белем бирә торган «Шаян саннар», «Койрыклы җырчылар» һәм яшүсмерләр өчен күп кенә проектлар ачып җибәрдек.
Бу программалар «Шаян-ютуб» каналында бик күп караулар җыйды. «ШАЯН ТВ» сайты лайф интернет-чыганаклары үткәргән мәгълүматлар буенча үткән атнада беренче егермелеккә эләкте.
Кадрлар тәрбияләү турында сөйләгәндә телевизион блогерлар мәктәбе турында әйтмичә мөмкин түгел. Балалар үз блогларын «ШАЯН ТВ» социаль челтәрләрендә актив алып бара, Телеграм-каналларда да төркемнәре бар. Алар – оператор, тавыш режиссеры, видеомонтажер, PR-белгеч булып та эшли. Моннан тыш, телеканалда балалар редколлегиясе, тәрҗемәчеләр һәм дубляж мәктәбе бар. Шулай итеп, балалар кечкенәдән телевизион һөнәрләргә өйрәнеп үсә. «Ак барс» хоккей клубы белән үткәрелгән «Шаян матч» моңа дәлил булып тора.
Яшь балаларны заманча тәрбияләгән «ШАЯН ТВ» – балалар телеканалы гына түгел, татар зыялыларының яңа буынына белем бирү кластеры булып тора. Иң мөһиме – бу канал милли журналистикада әйдәп баручы белгечләр әзерли. «Шаян мультфильм» студиясен ачу телеканал үсешенең яңа этабы булып тора. Беренчеләрдән булып нейрочелтәр ярдәмендә татар телендә мультфильм иҗат иттек. Татарстан Рәисе телепроектны хуплады, аңа рәхмәтебезне белдерәбез.
Бу проектлар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә актив кулланыла. «ШАЯН ТВ»ның Казан шәһәре «Адымнар» полилингваль комплексында Сарман һәм Актаныш районнарында, Ульяновск өлкәсе, Димитровград шәһәрләрендә филиаллары эшли. Бездә эшләүче яшь хәбәрчеләрне «ТНВ» медиахолдингы ел саен КФУда журналистика белгечлегенә түләп укыта.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Шаян тв» телеканалының яңа белем бирү проектлары гамәлгә ашырыла. «Шаян әлифба» анимацион сериалы, «Яраткан шигырь» телерадиопроекты, «Шаян рәссам», «Шаян төсләр» һ.б.
Журналист Наилә Әл-Айюби: «Журналистлар белән очрашулар районнарда да оештырылсын иде»
Тележурналист, Татарстан Журналистлар берлегенең Әлмәттәге бүлекчәсе рәисе Наилә Әл-Айюби Татарстан Журналистлар берлеге әгъзаларының районнарда тәҗрибә уртаклашу, очрашулар уздыру мөмкинлеген булдыруны сорады.
– Илшат Әминовның «Татар-информ»да Ринат Билалов белән әңгәмәсен зур кызыксыну белән укыдым. Берлекнең уставтагы максатларыннан берсе – ТР Журналистлар берлеге әгъзаларының эшлекле иҗади активлыгы юнәлешендә журналистика өлкәсендә мәгариф системасын яхшыртуга ярдәм итү. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә тәкъдим итәбез. Төп затлар – журналистлар катнашындагы вакыйгалар күбрәк булырга тиеш.
Төрле семинарлар, мастер-класслар, тәҗрибәле коллегалар белән очрашулар Казанда гына түгел, районнарда да Журналистлар берлеге әгъзаларына үз осталыкларын арттырырга, танышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирер иде.
Бу – журналистларның элемтәләр урнаштырырга теләктәшлеген күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек. Моннан тыш, журналистларга эштә һәм тормышта кирәк булган күнекмәләрне өйрәтергә кирәк, дип саныйм. Шәхси үсеш ясау өчен төрле тренинглар да артык булмас иде. Мондый спикерларга зур акча кирәк, дип әйтерсез... Бу мәсьәләне бартер буенча хәл итеп була, дип уйлыйм.
Берлек эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – журналистлар өчен преференция программасы булырга мөмкин. Россия Журналистлар берлеге шул юлдан бара. Шифаханәгә бару өчен ташламалар, льготалар, концертларга һәм театрларга билетлар журналистлар өчен бик яхшы ярдәм була алыр иде, чөнки журналистларның хезмәт хакы ташка үлчим»,– дип өстәде ул.
Наилә Әл-Айюби: «Яшьләр журналистикага барырга теләми»
Наилә Әл-Айюби кадрлар кытлыгы турында да чыгыш ясады.
– Миңа Татарстан Журналистлар берлеге эшчәнлегендәге съездда чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Журналистларыбызга, берлек әгъзаларыбызга мөрәҗәгать иттем.
«Кадрлар мәсьәләсе кискен тора. Тәҗрибәле журналистларыбыз бик күп, безнең ветераннар журналистика буенча остаханәләр форматында кадрлар әзерләүдә катнаша алыр иде. Җирле бүлекләрдәге журналистларны биналар белән тәэмин итү яхшы булыр иде. Мондый мәйданчыкларны мастер-класслар үткәрү өчен кулланырга, республика масштабында белгечләр, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре очрашуларын даими рәвештә уздырырга мөмкин булачак», – дигән «Луч» телекомпаниясе баш мөхәррирләре Рәдифә Ногманова.
«Конкурслар, мәгариф чаралары күбрәк үткәрелсен, тәҗрибә уртаклашу буенча чит илләргә сәяхәтләр оештырылсын иде», – дигән «ТаграС» холдингның бер бүлекчәсенең корпоратив культура буенча баш белгече Светлана Ижова.
«Журналистларны заманча технологияләргә һәм трендларга өйрәтүгә, материаллар бирү формасына, штаттан тыш хәбәрчеләр белән очраклы рәвештә түгел, ә планлы рәвештә эшләүгә игътибар итсеннәр иде», – дигән теләген әйткән ветеран-журналист Сәрия Исхакова.
– Бүген кадрлар кытлыгы турында күп сөйлиләр, – дип дәвам итте Наилә Әл-Айюби. – Әгәр бу мәсьәлә башкалада начар хәл ителсә, районнарда бу проблема – коточкыч масштабта. Шул ук вакытта Татарстан – Россиядә массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелә торган бик аз төбәкләренең берсе. Ел саен моның өчен шактый акча бүлеп бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, эш бирүче буларак, «Татмедиа» җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәсем килә.
Яшьләр журналистикага барырга теләми. Бу – факт. Әмма «Татмедиа» филиалларыннан урта яшьтәге журналистлар да китә. Сез дистә еллар дәвамында эшләгән тәҗрибәле журналистлар белән җиңел генә хушлашасыз. Бүгенге көндә лаеклы ялга китмәгән шәһәр һәм район филиалларының бик күп җитәкчеләре бар. Саннар артыннан куып, сыйфат кими.
Бүгенге көндә ветераннар эшләмәгән редакцияләр бар. Урта яшьтәге журналистлар юк, ә яшьләр беркемнән дә өйрәнә алмый, чөнки буын чылбыры өзелә. Яшь, тәҗрибәсез журналистларның элементар белемнәре булмагач, вакыйга яки күренешнең сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен билгели алмагач, беркем белән дә киңәшләшә алмагач, бу очракта нинди журналистларны көтәргә мөмкин, нинди репутация турында сүз бара ала? – дигән сорау күтәрде ул.
«Татмедиа» җитәкчелегеннән моңа игътибар итүләрен сорыйм, калган журналистларыгызны саклагыз», – дигән теләк-фикерен ирештерде Наилә Әл-Айюби.
Леонид Толчинский: «КФУда журналистикада белем бирү эшчәнлегеннән 253 миллион сум алабыз»
КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский белем бирү эшчәнлегеннән алган керем турында сөйләде.
– 2017 елда белем бирү эшчәнлегеннән керем 58 миллион сум тәшкил итсә, бүген төп белем бирү эшчәнлегеннән без 253 миллион сум алабыз. Без менә инде берничә ел уку өчен бәяне күтәрмәдек. Быел уку өчен түләү бәясе сизелерлек дәрәҗәдә артачак.
Бакалавриатта «реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә», «журналистика», «телевидение» юнәлешләре иң популяр булып тора. Мәсәлән, ел саен 140-150 абитуриентны журналистика юнәлешенә кабул итәбез. Безнең югары мәктәптә барлыгы 2123 студент белем ала. 7 ел элек 700 генә студент иде. Безнең югары мәктәпне тәмамлаучыларның 80 проценты эшкә урнаша. Студентларның 55 проценты – Идел буе федераль округыннан, 45 проценты – Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән.
Аларның күбесе үзләренең төбәкләренә кайтып китә. Ел саен шулар арасыннан 100 журналист чыга. Чыгарылыш студентларының бер өлеше, матди мәсьәләне хәл итү өчен, башка шәһәрләргә эшләргә китә. Бүгенге көндә федераль телерадиокомпанияләр эшкә кабул итү өчен чакырулар җибәрми. Аларда хезмәт хакы, 1 атна эшләп, 1 атна ял итеп, 80 меңнән башлана. Бу очракта, чыгарылыш студентларыбыз өстәмә эштә дә эшли ала, дигән сүз.
Бүгенге көндә Россиядә журналистикага укыта торган 149 югары уку йорты бар, Америка Кушма Штатларында – 4276 югары уку йортында журналистика өлкәсендә белем бирү буенча 748 программа бар. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә 3 кафедра керә. Бүген журналистларны әзерләү профилендә укытучыларның 40 проценты – журналистика өлкәсендә эшләүчеләр, – диде ул.
Леонид Толчинский: «Мәгариф өлкәсендә реформа бара, бакалавриаттан специалитетка күчәбез»
КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр һәм аларның уку-укыту эшчәнлегендәге йогынтысы турында сөйләде.
– Хәзер безгә бакалавриаттан барлык программаларны специалитетка күчерергә кирәк була. Белүегезчә, мәгариф өлкәсендә реформа башланды. Бу «экран сәнгате»ннән кала, барлык юнәлешләр буенча федераль дәүләт стандартлары булмавы белән катлаулана. «Экран сәнгате»нә специалитет буларак лицензиябез бар, анда телевидение, кино индустриясе һ.б. керәчәк.
Уку планын үзгәртү өчен федераль дәүләт мәгариф стандартларыннан читкә китеп булмый. Аның өчен мин хәзер үк үзгәрешләр кертергә тиеш. Иртәгә иртән нәрсә буласын белмибез бит әле монда... Бу очракта без башка юлны сайлыйбыз: дисциплиналарның эш программаларына максималь төзәтмәләр кертәбез.
Икенче проблема – бакалавриатта бюджет урыннары булмавы. Беләсезме, алар – түләп укучылар. Һәм алар беркемгә дә бурычлы түгел. Ул студентларның матди кызыксынулары – киләчәктә яхшы түләүле эш урынына урнашу. 4 ел дәвамында белем алу өчен түлиләр дә, аннары бу акчаларны мөмкин кадәр тизрәк кире кайтарырга ниятлиләр. Өченче проблема – техник алгоритмнарның үсеше һәм йогынтысы, нейрон челтәрен машинада өйрәнү – бу эш планнарын җитди төстә эшкәртергә мәҗбүр итә.
КФУ ректоры һәм ТР Журналистлар берлеге рәисе җитәкчелегендә һөнәри берләшмәнең иң абруйлы вәкилләреннән торган Попечительләр советы төзергә тәкъдим итәм.
Бу уку-укыту өлкәсе белән бәйләнеш булдырырга мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Редакторлар, республика массакүләм мәгълүмат чараларын махсус бүлекләр, проектлар булдыру мөмкинлеген карарга чакырырга кирәк. Әлеге проектлар редакцияләр базасында югары мәктәп белгечләре ярдәме белән генә әзерләнә алыр иде, – дип йомгаклады югары мәктәп деканы.
Венера Якупова басма матбугат тармагының җитди кризис кичерүен әйтте
«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе президенты Венера Якупова Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында Татарстанда басма тармагы проблемалары турында сөйләде.
– Ассоциация һәм «Казанские ведомости» газетасы редакциясе «Даешь союз «бумаги» и «цифры»!» акциясен уйлап тапты, аны Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» АҖ хуплаган иде. Акциянең максаты – укучылар, нәшер итүчеләр, газета, журнал, китап таратучылар өчен цивилизацияле шартлар тудыру. Хәзер басма тармагы җитди кризис кичерә. Бу өлкәдә санкцияләр басымы шартларында дәүләт органнарыннан ярдәм кирәк.
Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары басма тармактагы газета, журнал, китап басмаларының уңышлы үсешенә этәрә торган, халык арасында укуга кызыксынуны торгыза торган карар кабул итәргә тиеш. Бу сорауларны без төрле мәйданчыкларда, басма матбугатта, радиода, интернет-ресурсларда тикшердек. 1 ел эчендә генә дә басма матбугатта бу темага 193гә якын язма чыкты.
Без бөтен Россия буенча мәгълүмат дулкынын күтәрә алдык. Акция башында безгә Якутия, Коми, Рязаньнән төбәк журналистлар берлекләре теләктәшлек белдерде. Аннары Мәскәү һәм Россия Федерациясе Журналистлар берлеге кушылды.
2023 ел йомгаклары буенча Татарстанда «Печать» стационар булмаган сәүдә объекты Россия субъектлары рейтингында 60нчы урында гына тора (барлыгы 85 урын). Бездә 197 «Печать» стационар булмаган сәүдә объекты бар. Шуларның 177се матбугат киосклары һәм 20се – вендинг аппаратлары. Чаллыда 1 ел эчендә 20 басма продукция сату ноктасы ябылды.
Эшләнәсе эшләр бихисап. Татарстанның әлеге рейтингтан югары урынга күтәрелүен һәм якын арада заманча мультимедия челтәре булдыруын теләр идек. Басма тармагы өчен шартлар тудыруга хакимиятнең игътибарын җәлеп итәргә тәкъдим итәм. Матбугат безнең халыкта зур ышаныч белән файдаланыла. Киләчәктә дә әлеге акцияне дәвам итәсе иде, – диде ул.
Чара ветеран-журналистларны бүләкләү белән тәмамланды.