news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист, язучы Амур Фәләх: «Минем хыялым артист булу иде»

news_top
Журналист, язучы Амур Фәләх: «Минем хыялым артист булу иде»
Амур Фәләх - уңнан беренче
Фотоларны Эльмира Нигъмәтҗан тәкъдим итте

Студент чакларымның фотосурәтләрен туплаган альбомны еш кулга алам. Дәртләнеп, зур максатлар белән ашкынып яшәгән шушы елларны чагылдырган фотосурәтләрне караганда, йөрәк бүген дә ашкынып куя. Кадерле мизгелләр, якын кешеләрем урын алган әлеге альбомда: «Һөнәри кыйбламны билгеләгәндә, беренче «кирпеч» салучы кеше. Мин сезне бик ихтирам итәм, Амур абый», – дип, астына язып куелган, үзем бик ихтирам иткән шәхеснең – Амур абый Фәләховның әлеге фотосурәте дә бар.

Агымдагы уку елында кызымның һәм улымның 11нче сыйныфны тәмамлап, укырга керәсе елы булгач, һөнәр сайлау турында еш сөйләшәбез. Аларның: «Әни, син ник журналист һөнәрен сайларга булдың?» – дигән соравына, ничек итеп Амур абый һәм аның тормыш иптәше Фәүзия апа белән танышуым, укудан соң, һәрвакыт алар янына редакциягә юл тотуым, остазларымның биргән киңәшләре, ягымлы карашлары тормышымны җылытуы турында сөйлим.

«Яңарыш» газетасының ул вакытта Фәүзия апа алып барган «Яшьлек адымы» сәхифәсендә бераз каләм чарласам, нәкъ менә Амур абый Казан дәүләт университетының журналистика факультетына барырга киңәш биргән иде. Амур Фәләх «Яңарыш» редакциясендә хезмәт иткән 1992-1999 еллар милли тормышның күтәрелеш чоры булды. Ул башта махсус хәбәрче, аннары баш редактор вазифасын башкарды. Чаллыга күчкәч, «Мәйдан» журналында эшләде. Берсеннән-берсе эчтәлекле хикәяләр, публицистик язмалары белән танылды. Амур Фәләхов Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Сентябрь аенда гомер бәйрәмен – 60 яшен билгеләп үткән вакытта каләмдәшебез белән элемтәгә кердек.

«Мине чын журналист итеп тәрбияләүчеләр – Удмуртия татарлары!»

Амур абый, иҗат юлына ничек кереп киттегез?

Кемнәрдер «иҗатка сәләт нәселдән килә, геннарга бәйле» дигән фикердә. Әйе, бар андый кешеләр һәм бик күп. Ләкин минем очракта болай әйтү дөрес булмас иде. Чөнки әнием гомер буе күмәк хуҗалыкта гади бухгалтер булып эшләде, хәрби хезмәттән яраланып кайткан әтием көтүче, мал караучы булды. Шуңа күрә аларның икесендә дә иҗатка тартылу сизмәдем. Дәрес вакытында сыйныфташларыбыз белән шаярып кына, берберебезгә багышлап, такмаклар языша идек. Чын әдәбиятка якынаюның, «иҗади сәләт»нең чишмә башы шул шаярулардыр, дип уйлыйм.

Ә журналистика юлын сайларга нәрсә этәрде? Әгәр тормыш юлыгызны тагын бер кат үтәргә туры килсә, шушы ук юлдан китәр идегезме?

– Өлкән сыйныфларда укыганда, стенгазеталар чыгара идек. Мәктәп тормышында булган, үзебез кызыклы дип тапкан вакыйгалар турында мәкаләләрне, шигырьләрне шунда урнаштырдык. Һәм, сирәк кенә булса да, укытучыларыбыз киңәше белән, кайбер язмаларыбызны район газетасына җибәргәләдек. Кайберләре басылып та чыкты. Журналистика һөнәре белән күпмедер дәрәҗәдә кызыксына башлавым шул вакыйгалар белән бәйле, дисәм дә була. Аннан соң, безне укыткан, соңрак озак еллар күмәк хуҗалыкның партком сәркатибе булып эшләгән Әхкам абый Мөфәхаровның тәэсире дә зур булды. Кайвакытта аның белән, кич утырып, җитдирәк мәкаләләр дә иҗат итә идек.

Ләкин мәктәпне тәмамлаганда, минем теләгем һич кенә дә журналист булу түгел иде. Шуңа күрә сорауның икенче өлешенә җавап итеп, болай дияр идем: «Юк, әгәр тормыш юлын кире тагын бер кат үтәргә туры килсә, шушы ук юлдан китәр идем, дип әйтә алмыйм. Ул чакларда минем хыялым артист булу иде». Ләкин, ни кызганыч, нәкъ мин керергә теләгән елны, ни өчендер, Казан театр училищесына кабул итүләр булмады! Йөрибез шулай әти белән Казан урамында. Шулвакыт район газетасы каршында эшләп килүче «Агымсу» иҗат берләшмәсе буенча яхшы таныш булган Фәнил исемле егет очрады. «Синең каләмең бар, әйдә университетка, журналистикага, анда укуы бик кызык», – димәсенме бу! Күндерде бит, әти белән киңәшләштек тә, документларны шунда тапшырдык. Менә шулай итеп, мин журналистикага аяк бастым.

– Сез – Удмуртия халкына билгеле шәхес. Очрашуларда укучылар сезнең хакта бик еш сагынып искә алалар. Удмуртиягә беренче тапкыр килүегез, урнашуыгыз, эшли башлавыгыз турында сөйләгез әле.

«Яңарыш» газетасын укучыларны, аның хәбәрчеләрен мин үзем дә сагынып искә алам. Анда эшли башлаганчы инде берничә басмада эшләп өлгергән булсам да, мине чын журналист итеп тәрбияләүчеләр – Удмуртия татарлары! Бу – һич кенә дә купшы сүзләр түгел, мин үзем нәкъ шулай уйлыйм. Удмуртиягә килеп урнашуыбызның төп сәбәпчесе җәмәгатем Фәүзия булды. Университетның химия факультетын тәмамлаганнан соң, аңа юллама буенча Ижау каласына барып, «Ижсталь» заводына эшкә урнашырга туры килде. Ә мин читтән торып уку бүлегенә күчтем. Һәм киттек без моңарчы гомердә аяк басмаган Удмуртия якларына!

Бер бүлмәле фатир бирделәр. Фәүзиям заводта эшли башлады. Ә минем журналист буласым килә. Төрле редакцияләргә кереп карыйм – беркайда да вакансия юк. Аптырагач, миңа да «Ижсталь» заводының столярлык цехына эшкә урнашудан башка чара калмады (Казаннан киткәнче Г.Камал исемендәге театрда столяр булып эшләү тәҗрибәм бар иде). 3 елдан артык эшләдем заводта: караватлар, стенкалар, шкафлар ясадым.

Көннәрдән беркөнне «Удмуртская правда» газетасында Ижауда татар иҗтимагый үзәге эшләп килүе, татар телендә газета чыгарырга ниятләүләре турында хәбәр күзгә чалынды. Күрсәтелгән адрес буенча барсам, ак сакаллы бер карт кына абзый унлап әби-бабайга гарәп теле өйрәтә. Кәефем төшеп кайтып киттем. Икенче көнне үк «Ватаным Татарстан» газетасына тәнкыйть мәкаләсе язып җибәрдем. Берничә көннән фатир ишеген шакыйлар. Барып ачсам, бер абзый минем язма басылган газетаны селти-селти сөйләргә кереште: «Син, барысын да ачыкламый торып, тәнкыйтьләргә ашыкма, энем, татар иҗтимагый үзәге син күрсәткән урында түгел, филармония бинасында җыела, шунда кил», – ди.

Килдем. Кемдер машинкада текстлар җыеп утыра, кемдер аларны катыргыга ябыштыра (нәкъ без мәктәптә стенгазета әзерләгән кебек!). «Нишлисез?» – дим. «Газета әзерлибез», – диләр. Кыскасы, бу көнне дә кәефем кырылып кайтып киттем. Ә газета, чын газета, байтак вакыт үткәч кенә, Ижаудан 40 чакрым ераклыктагы Әгерҗе типографиясендә чыга башлады. Һәм мин, ниһаять, журналист дипломына ия булгач, заводтан китеп, газета редакциясендә эшли башладым, кем әйтмешли, гомеремне журналистикага багышладым.

Журналист һәм язучы... Аларның кайсысы күңелегезгә ныграк якын?

– Журналистика белән язучылыкны аерып карау, бәлки, дөрес тә түгелдер. Алар бит икесе дә – иҗат, икесе дә – мәгълүмат чарасы. Аерма бары тик шунда гына: журналистика халык белергә тиешле мөһим вакыйгаларны, тәрбияви мәгълүматларны ничек бар – шулай күрсәтсә, язучы шул ук мәгълүматларны коры факт итеп кенә түгел, үтемлелеген, мавыктыргычлыгын арттыру өчен әдәби чигенешләр, бизәкләү чаралары һәм башкалар белән баетып күрсәтергә омтыла. Бу – минем фикер. Шәхсән үземә килгәндә, беренче чиратта, мин – журналист, публицист. Күп кенә укучыларым әйтүенчә, минем кайбер әдәби әсәрләремдә дә публицистика теле чалымлана. Килешәм, гомер буе журналистика өлкәсендә эшләгән кеше буларак, мондый «кимчелек» мине дә читләтеп үтмәгәндер.

«Балалар өчен хикәяләр язып карарга булдым әле»

Беренче әдәби әсәрегез хәтерегездәме?

– Беренче әдәби әсәр (аны әсәр дисәң дә инде...) – 12 яшемдә Мамадыш районы газетасында басылып чыккан такмак. Болайрак башлана иде ул:

– Исемең ничек?

– Рамазан.

– Туган җирең?

– Комазан!

– «Бишле» алдыңмы, ниһаять? –

Котлау сүзләре язам...

Бүгенге көндә сез ничә китап авторы?

– Үземнең әсәрләр генә кергән 5 китабым чыкты: «Таш бәгырь», «Зимагур», «Төнге кунак», «Мизгелләр», «Үрмәкүч». Хикәяләрем тагын бер дистәгә якын җыентыкта урын алды, бер китабым Татарстан китап нәшриятында «чират» көтеп ята.

Китап бастыру тәҗрибәгез белән уртаклашып, үзенең беренче китабын бастырырга теләгән авторга нинди киңәш бирер идегез?

Яшермим, хәзерге заманда китап бастыру – гаҗәеп катлаулы мәсьәлә. Һәм, аңлыйсыздыр, төп кыенлык акчага барып төртелә. Бөтен нәрсә көннән-көн кыйммәтләнә. Хәтта һөнәри язучылар да күпчелек очракта китапларын үз акчаларына бастырырга мәҗбүр. Ә бит әле күптән түгел генә аларның китапларын бюджет хисабына бастырып, үзләренә хәтта күпмедер күләмдә гонорар да түлиләр иде. Андый бәхет бик сирәкләргә генә тәти хәзер. Үзенең беренче китабын бастырырга теләгән авторларга ни әйтим? Иң беренче чиратта, иҗат җимешләрегезне һөнәри язучыларга укытырга, аларның киңәшен тыңларга кирәк. Аннары Язучылар берлегенә барып сөйләшергә, алардан «рекомендация» алырга. Гадәттә, китап нәшриятлары Язучылар оешмасы тәкъдименә колак сала.

Әдәби әсәрләрегезнең темаларын каян аласыз? Әсәрләрегезнең төп геройлары белән килешәсезме?

Аларның зур күпчелеге чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнеп языла. Үз күзләрем белән күргән, ышанычлы якын кешеләр авызыннан ишеткән вакыйгалар. Әсәрләрнең төп геройлары белән килешкән чакларым да була, килешмәгән чаклар да. Әйтүемчә, алар бит – чынбарлыкта яшәүче яки яшәгән кешеләр. Һәркемнең – үз фикере, үзе дөрес дип тапкан юлы.

Тәмамланмаган әсәрләрегез бармы?

– Тәмамланмаган әсәрләр байтак. Ул бит болай: ниндидер әсәр язарга керешәсең дә, күпмедер язгач, игътибарың нәрсәгәдер күчә. Шәхсән мин андый чакларда яңадан кайтып, ул әсәрне дәвам итә алмый газапланам. Башка бүтән фикер килә икән, теге әсәр бөтенләй туктап кала, яңасын яза башлыйсың...

Социаль челтәрләр сезнең өчен нинди дә булса роль уйныйлармы?

– Социаль челтәрләр – бүгенге тормышыбызның аерылгысыз өлеше инде ул. Булдыра алганча, сирәк кенә булса да, анда да үз әсәрләремне куйгалыйм. Мәсәлән, «Матбугат.ру», «Интертат», «ВКонтакте»да.

– Хәзерге вакытта нинди әсәрләр язасыз?

Балалар өчен хикәяләр язып карарга булдым әле. Ләкин бу тема бик үзенчәлекле, шактый авыр икәнен тиз аңладым. Шулай да сер бирмәскә исәп…

«Улым Артур «Болгар радиосы»нда эшли башлагач, минем белән киңәшләшә иде»

Удмуртиядә яшәү елларында күңелегезгә уелып калган вакыйгалар бармы?

Гомеремнең 11 елы, яшьлегем Ижауда үтте. Ул вакытларда күңелгә кереп калган вакыйгаларны саный китсәң!.. Заводта эшләгәндә, «Яңарыш» редакциясендә хезмәт куйганда нинди генә кызыклы, нинди генә аянычлы вакыйгалар булмады! Күпме шәхесләр белән иңгә-иң торып эшләдек, бергәләп ял иттек, бергәләп көрәштек... Барысы да әле кичә генә булган кебек, барысы да күңелемдә урын алган.

Сез бүгенге көндә алар белән элемтәдә торасызмы?

Ижауда эшләгән елларда даими аралашкан кешеләр, каләмдәшләрем белән элемтәне югалтмаска тырышам. Менә синең белән дә еш хат язышып, хәл белешеп торабыз. Сез барыгыз да минем туганнарым кебек якын, кадерле. Без бит бу дөньяга вакытлыча гына килгән кешеләр. Исән-сау вакытта булдыра алганча аралашып, хәл белешеп, күрешеп яшәсәк иде.

Сезнең улыгыз да журналистика юлын сайлады. Монда сезнең этәргеч булдымы, әллә ул үзе сезгә карап, бу һөнәргә тартылдымы?

– Улыбыз Артурның һөнәри юлын сайлавында, азмы-күпме дәрәҗәдә, минем тәэсир булмый калмагандыр, билгеле. Ләкин яшермим, мин дә, әнисе дә аның киләчәктә чит телләр белгече булуын бик теләгән идек. Үзе дә инглиз телен бик теләп өйрәнгән шикелле иде. Ләкин көннәрдән бер көнне: «Мин журналист булам һәм татар журналисты!» – диде. Һәм булды да! Университетта укуы тәмамланганчы ук Чаллыда «Күңел» радиосында, «Чаллы-ТВ» телекомпаниясендә, университетның «Ура» радиосында эшләде, армия хезмәтеннән кайткач, «Болгар радиосы»нда эшли башлады.

Улыгыз белән һөнәри бәхәсләр еш буламы?

– Ансыз мөмкин түгел, әлбәттә. Артур «Болгар радиосы»нда эшли башлагач, минем белән киңәшләшә иде. Чөнки яңалыклар хезмәтендә эшләү җиңел түгел. Яңалыкларны үзең эзләп табарга, интернеттан алынганын үзең тәрҗемә итәргә, үзең эфирда укырга тиешсең. Шуңа күрә минем киңәшләр аңа бу мәсьәләдә ярдәм итми калмагандыр, дип уйлыйм. Хәзер исә ул үзе миңа киңәшләр бирә…

Сез язган әсәрегезне иң беренче кемгә укытасыз?

– Мин язган әсәрләремне иң беренче дусларыма укытам. Аларның фикерләрен, киңәшләрен тыңлыйм.

«Бер карасаң, бар нәрсәм дә җитеш кебек: малай үсте, хатыным бар – көнләшерлек», – дип язгансыз бер шигырегездә. Шулай да: «Эх! Чынга ашырмадым әле бу хыялымны!» – дигән үкенеч юкмы?

– Юк, шөкер, «эх!» дип әйтерлек нәрсәләр, үкенечләр, тормышка ашыра алмаган максат-хыялларым юк кебек инде. Бар да җитеш! Хәтта яшьли артист булу теләгем дә өлешчә тормышка ашты бит минем. Университетта укыганда, Хәлим Җәләлов җитәкчелегендәге театр студиясенә йөрдем. Елга 1 спектакль әзерләп, ял көннәрендә авылларга гастрольгә чыга идек...

Фәүзия апа сезнең иҗат белән кызыксынамы? Әсәрләрегезне укып бәялиме?

Фәүзия апагыз да укый, әлбәттә. Тик аның гел шаярып әйтә торган бер сүзе бар. «Син язганнарның беренче юлын укуга ук, күз алдына үзең килеп басасың», – ди. Укый, бәяли, тәнкыйтьли, төзәтә. Хәтерләсәгез, Фәүзия үзе дә каләм иясе бит – озак вакыт «Яңарыш» газетасында «Яшьлек адымы» битен алып барды.

Бергә тормыш арбасын тартып барганда, ир белән хатын туганлаша, бер-берсен күз карашыннан да аңлый башлый, дип әйтәләр. Амур абый, сезнеңчә, гаилә бәхете нидән тора?

– Ир белән хатын бер-берсен яратса, хөрмәт итсә, алдашмаса, гафу итә һәм сабыр итә белсә генә, гаиләнең нигезе нык була.

Киләчәккә нинди максатлар корып яшисез?

– Киләчәктә укучылар өчен кирәкле, файдалы әсәрләр иҗат итеп, туганнар, дуслар белән һәрдаим аралашып, якты дөньяларга куанып яшәсәк иде...

Амин! Амур абый, сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар