Журналист Тәүфыйк Сәгыйтов: «Кешене гадилек бизи»
«Татар журналисты» сәхифәсендә Татарстан журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Журналист, ТАССРның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәүфыйк Сәгыйтов белән әңгәмәнең икенче өлешен тәкъдим итәбез.
Тәүфыйк абый, төрле җитәкчеләр, төрле югары дәрәҗәдәге кешеләр белән турыдан-туры аралашкансыз. Югары даирәдәге кешеләр белән шундый ышанычлы мөнәсәбәтләр ничек туды?
– Көндәлек эштә туа ул. Беренчедән, шәхси йомышың булса, андый зур кешеләрне еш борчымаска кирәк. Икенчедән, үзеңнең эшең, хезмәтең ничек булу мөһим. Аларга ярыйм әле дип кенә эшләп булмый. Кешеләрне, эшеңне чын-чынлап яратып, алар турында кызыклы тапшырулар әзерләп, аларның тормышын күрсәтү кирәк. Өченчедән, эшеңнең җаваплылыгын аңларга кирәк.
Бер мәсьәлә буенча Минтимер Шәрипович янына керергә туры килде. Озак кына сөйләшеп утырдык.

– Юбилей җитә бит, 60 яшь тула, нишлибез? – дип сорады Минтимер Шәрипович.
– Сезнекен республика буенча билгеләп үтәрбез, Сез – ил башы, ил җитәкчесе, – дим.
– Ә синекен?
– Мин Сезнең юбилейны каршы алырмын, – дидем.
Менә шундый мизгелләр мәңгегә хәтергә уелып кала, без аның белән һәрвакыт уртак тел табабыз, аңлашабыз, уртак фикергә килеп эшләдек.

«Тапшыруларыбыз аша тыңлаучыларыбызга суверенитет өчен хәрәкәттә дөрес юнәлеш табарга ярдәм иттек»
1990 еллар, Татарстанның суверенитетны яулап алу елларында эшләве бер дә җиңел булмагандыр.
– XX гасырның соңгы унъеллыгы... Ул бик кызык һәм шул ук вакытта авыр көннәр булды. Хәтерлим, бервакыт эштә утырам, кич җитте, сәгать алты тулып китте. «Карале, бүген көн ничек тыныч узды, беркем дә мине сүкмәгән, беркем дә миңа каты бәрелмәгән, бәйләнмәгән», – дип уйлап куйдым эчемнән. Шулай да, берәр нәрсә килеп чыкмаса ярар иде дип, эштә бераз тоткарланырга булдым. Килеп чыкты да. Берсе шалтырата:
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
– Әле Сез исәнмени? Бар, кайтыгыз, саубуллашыгыз, балаларыгыз белән хушлашыгыз. Сиңа 3 көн калды, – ди.
– Рәхмәт, әле ярый әйтеп куйдыгыз, 3 көн буена комик кебек көлеп яшисе бар икән, – дидем, көлемсерәп.
Курыкканны белдертергә ярамый иде, билгеле. Андый янаулар, провокацияләр еш була торган иде.
СССР таркалганнан соң, элеккеге союз республикалары үз дәүләтчелеген тергезә башлады. Татарстан халкы да демократик үзгәрешләр дулкынында мөстәкыйльлеккә омтылды. Урам митингларында республиканың федераль үзәктән тулысынча бәйсез булуын таләп иткән тавышлар яңгырап торды. Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчелеге һәм журналистлары, шул исәптән мин дә, салкын канлылыкны сакларга тиеш идек.
Без үз тапшыруларыбыз аша җәмәгать фикерен формалаштырырга, тыңлаучыларга һәм тамашачыларга радикализмга юл бирмичә, суверенитет өчен хәрәкәттә дөрес юнәлеш табарга ярдәм иттек. Милләтара һәм конфессияара килешүне ныгыту өчен эфирга даими рәвештә чуваш, мари, удмурт, мордва һәм башка телләрдә тапшырулар чыгып торды.

Шул елларда республикадан читтә яшәүче татарларга юнәлтелгән «Татарстан дулкынында» яңа программа да дөнья күрде. Базар мөнәсәбәтләре формалаша башлаган, милек формалары үзгәргән, федераль үзәк белән Татарстан арасында хакимият вәкаләтләрен һәм милекне, шул исәптән телерадиокоммуникацияләрне бүлешү буенча кайнар бәхәсләр барган чорда, Татарстан Республикасы Президенты указы белән мин «Татарстан» ДТРКсының Попечительләр советы рәисе итеп билгеләндем. 1996 елдан 2002 елга кадәр эшләгән бу советка массакүләм мәгълүмат чараларының республиканың иҗтимагый-сәяси, мәдәни-эстетик һәм рухи-әхлакый тормышындагы ролен күтәрү бурычы куелды.
Россия Президенты указы белән тиз арада ВГТРК (Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе) холдингы булдырылды. Шуңа күрә «Татарстан» ДТРКсының бу холдингтагы урыны һәм роле минем һәм хезмәттәшләрем өчен җитди имтиханга әйләнде. Без бу сынауны намус белән үттек.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Проблема нәрсәдә иде соң?
– СССР юкка чыккач, Дәүләт телерадиосының бердәм системасы таркалды. Аның урынына бихисап FM-радиостанцияләр пәйда булды. Мәскәүдәге җитәкчеләрнең берсендә курку катыш фикер туды: әгәр Россия Президентына бөтен ил халкына радио аша тиз арада мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, аны ничек тыңларлар? Илнең һәр субъектында бәйсез радиолар бар. Шулай итеп, барлык региональ телерадиокомпанияләрне филиал хокукында берләштергән ВГТРК холдингын төзү идеясен уйлап таптылар.
Татарстанда суверенитет өчен көрәш елларында республиканың үз телевидениесе һәм радиосы барлыкка килгән иде инде. Безнең телевидение тәүлеккә 6 сәгать, радио хәтта 9 сәгатькә кадәр эшли иде, бу башка төбәкләр белән чагыштырганда күп иде. Әгәр ВГТРКга гомуми кагыйдәләр буенча керсәк, халык яратып өлгергән күп кенә программаларыбызны югалтачак идек.
Нишләргә соң? Минтимер Шәрипович Шәймиев ВГТРК җитәкчелеге белән ике тарафка да уңайлы компромисс табу бурычын миңа йөкләде. Моның өчен аның ВГТРКның шул вакыттагы рәисе Михаил Швыдкой белән очрашуны оештырырга кирәк иде. Швыдкойның да, Шәймиевның да эш көннәре берничә айга алдан планлаштырылган. Мин икесенең дә эш графигын җентекләп өйрәндем, буш вакытларын туры китердем һәм Мәскәүдәге хезмәтләр белән сөйләшүләр башладым.

Казанга Швыдкой җитәкчелегендә 13 кешедән торган делегация килде. Очрашу башында ук Минтимер Шәрипович кунакларга: «Әгәр без холдингка керү сәбәпле тапшыру сәгатьләрен кыскартырга тиеш булсак, Татарстан халкы моны аңламаячак», – дип белдерде. Сөйләшүләр ансат булмады, әмма нәтиҗәдә ГТРКның ВГТРК составына Татарстан мәнфәгатьләрен максималь дәрәҗәдә исәпкә алып керүенә килештеләр.
Республика исә моннан тыш үзенең спутник телевидениесен һәм FM-диапазонындагы радиосын булдырды. Шулай итеп ТНВ телерадиокомпаниясе барлыкка килде һәм Казан тапшыруларын бөтен дөнья карый башлады. ВГТРК составында да Татарстан радиосы принципиаль позицияләрен саклап калды. Әйе, гомуми тапшыруларның сәгатьләр саны бераз кыскарды, әмма тапшыруларның кабатлануын киметү исәбеннән темалар даирәсе тараймады, тапшыруларның төрлелеге сакланды.
Бүген исә эш заманча цифрлы җиһазларда алып барыла. Безнең эфир көне ике иртәнге, өч көндезге һәм бер кичке блокка бүленгән. Беренче блок – иртән Татарстан гимны белән башлана. Аннан соңгы блоклар татар һәм рус телләрендәге яңалыклар чыгарылышлары белән дәвам итә. Бу – иҗтимагый-политик тапшырулар төркеме.
Шулай ук көн саен чыга торган популяр «Яңа көн» иртәнге программасын да әйтеп үтәсе килә, ул вакыйгалар панорамасын, туры эфирда министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, белгечләре белән очрашуларны үз эченә ала, алар тыңлаучыларның иң актуаль сорауларына җавап бирә.
Татарстан радиосында әдәби-драматик һәм музыкаль программалар төркеменә дә зур урын бирелгән, алар күпсанлы аудиториянең даими мәхәббәтен казанды. Болар –көндәлек иртәнге һәм кичке концертлар, радиоспектакльләр, популяр артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре тавышлары яздырылган бай фондыбыз язмалары...
Һәр якшәмбе иртәнге 8:00 сәгатьтә 7 республика тыңлаучылары – Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия һәм Коми – барлыгы 15 миллионнан артык кеше! – беренче тапкыр 1958 елда ук эфирга чыккан «Между Волгой и Уралом» уникаль радиожурналын тыңлый!

Татарстан радиосы башкалардан кайсы ягы белән аерылып тора?
– Без – дәүләт каналы, шуңа күрә эфирга чыга торган мәгълүмат өчен җаваплылыгыбыз югары. Радио – оператив мәгълүмат чыганагы. Шуңа күрә тыңлаучылар өчен яңалыклар тапшырулары аеруча кыйммәтле – көн саен татар һәм рус телләрендә яңалыклар чыгарылышы чыга. Безнең радионың музыкаль коллекциясендә тыңлаучылар арасында бик популяр булган 57 меңгә якын уникаль җыр язмасы бар.
«Миңа шәхесләрнең, язучыларның, олы галимнәрнең бәясе мөһимрәк, чөнки алар анализлый белә»
«Татарстан» радиосының йөз еллыгы якынлаша. Әзерлек ничек бара?
– «Татарстан» радиосының тарихы зур, бай һәм үзенчәлекле. Аның тарихы 1927 елның 7 ноябрендә законлы рәвештә беренче тапкыр «Казан сөйли» дигән сүзләр белән аваз салган көннән башлана. Оештырып җибәрүчеләрнең берсе – Шамил Усманов. Төрле тарихлар бар: радио беренче тапкыр авылда яңгырый башлагач, кеше ышанмый, «Бу – пәридер, җендер», – дип әйтәләр икән. «Казанга барып тыңлап, кайткач безгә хәбәр итәрсең», – дип, бер абзыйны Казанга җибәрәләр. «Авылдашлар, мин монда – радиода!» – дип әйтә икән шул абзый.
Татарстан радиосының 90 еллыгында
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Аннары радио тулы куәткә эшли башлагач, Гөлсем Сөләймановалар яңгыр дими, кар дими, иртәнге 6га радиога килеп, җырлый торган булганнар. «Гөлсем Сөләйманова җырлый!» – дип, халык шаккатып көтеп торган. Ул яктан, республиканың мәдәни-агарту эшендә, икътисади үсешендә Татарстан радиосының роле гаҗәеп зур!
«Мәдәни җомга» газетасы белән дуслык бик зур. Ел башыннан бирле аның һәр санының 21нче бите радио тарихына багышлана. Белмим, бу юлы аерым китаплар чыгару кебек зур эшләр булдыра алырбызмы... 80 еллык уңаеннан зур китап чыгарган идек. Аннан соң, без татар телен саклау һәм үстерү буенча бәйгедә катнашабыз, матур тапшырулар әзерлибез.
Үзгәртеп кору елларында, Мәскәүгә буйсыну елларында радиоспектакльләр әзерләү тукталган иде... Хәзер бу эш Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән яңадан торгызылды. 20-30 серия эфирга чыкты. Күренекле язучыларның романнары радиоспектакльләргә әйләнде. Аннары, ана телендә белем бирүче укытучылар турында тапшырулар циклы әзерләдек.
Театрның 120 еллыгына туры китереп, күренекле артистлар турында, театрның 120 еллык тарихы радионың 100 еллыгы белән ничек үрелеп баруы турында сөйләдек. Болар барысы радионың 100 еллыгы уңаеннан эшләнә. Бу хезмәтләр радио фондында кала, еллар буе саклана. Менә шулай кайнап эшләп ятабыз.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Тыңлаучы безне әйбәт бәяли шикелле. Әмма мин бер әйбер белән килешмим: сезне күпме кеше тыңлый соң, аларның саны күпме, диючеләр бар. Мин аның санын санау яклы түгел. Урамга чыгып сан җыеп йөрмим, дип җавап кайтарам андый сорауларга. Минем өчен сан күрсәткеч түгел. Миңа үзара сөйләшкән шәхесләрнең, язучыларның, олы галимнәрнең бәясе мөһимрәк, чөнки алар анализлый белә. Халык белән дә җыелышып, күрешеп, аралашып, фикерләрен белешеп эшләргә тырышабыз. Тыңлаучыларыбыз күп.

«Кеше арасында үз була белергә кирәк»
Тәүфыйк абый, Сезнең тормыш һәм һөнәр юлыгызда иң төп кагыйдәгез, иң төп девизыгыз нинди?
– Үз-үзеңә артык бәя куймаска кирәк, дип саныйм. Беркем дә әллә кем түгел. Кешене гадилек бизи. Кеше турында язарга барганда, аның белән бер дәрәҗәдә булырга, бәлки, бераз түбәнрәк тә булырга кирәктер. Аның сөйләгәнен кызыксынып тыңларга кирәк. Кайвакыт, белсәң дә, белеп бетермәгәнгә салышырга, кешегә аңлатырга мөмкинлек бирергә кирәк. Кеше аңлатканда ачыла. Зур кеше булып, масаеп, кәпрәеп йөрергә кирәк түгел. Кайчак бик кыен булса да, кешене тыңлый белергә кирәк. Кешене әйбәтләп тыңласаң, ул берәр акыллы сүз ычкындырырга мөмкин. Аннары, кеше арасында үз була белергә кирәк.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«Язган әйбер үлми. Шуңа язарга кирәк»
Яшь журналистларга нинди киңәшләр бирә аласыз?
– Журналистика һөнәрен сайлау – үзе әйбәт нәрсә. Әмма һөнәргә килгән белгечләр әйбәтләп утырып, тырышып, эзләнеп эшләрлек булсын иде. Онытылмаслык әйберләр язып калдырырга тырышсын иде. Кеше баласына каты килә алмыйм мин.
Кешеләрне кыерсыту булмасын иде. Үзгәрешкә күп өлеш кертергә теләгән кешеләр теге яки бу шәхескә шулкадәр каты бәрелә иделәр... Кешене гаепләү турында суд карары булырга тиеш. Ул кешегә тәнкыйтьтән соң да яшисе бар бит, аның балалары, гаиләсе, киленнәре, кодагыйлары, күршеләре бар. Үзегезне шул кеше урынына куеп карагыз әле, булмаган гаеп өстенә тәнкыйть утына салсалар, ничек, ошар идеме?

Яхшы күңелле, ярдәмчел, кеше язмышларына тәэсир иткән, бик матур кызык язмышлы кешеләр бар. Шулар турында күбрәк язып калдырырга, китаплар чыгарырга омтылсыннар иде. Ил үсешенә, республика үсешенә өлеш керткән гаҗәеп кешеләр, династияләр, бөек остазлар бар. Журналистлар шуларны кызык дип тапсын иде.
Бу дөньяда язып бетереп булмаслык гаҗәеп нәрсәләр бар. Әмма язган әйбер үлми. Шуңа язарга кирәк. Дөнья белән кызыксынсыннар, кешеләрне яратсыннар, эзләнсеннәр, тынгысыз булсыннар иде. Һәм, журналист дигән һөнәрне үзләштергәч тә, дәрәҗәле журналист булсыннар иде, дигән теләктә калам. Эшкә килеп карамаган яшьләр арасында: «Акчасы күпме?» – дип сораучылар бар. Эшләп буламы әле, юкмы, дигәндәй. Гаепләп әйтүем түгел. Заман таләбенә туры киләм дип, уй-фикерләрендә ялгышмасыннар иде. Заман, җитәкчеләр, дөнья үзгәрә тора. Шул вакытта да кешеләрне аңлый белеп, үз акылыңда иҗат итәргә язсын.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
- Тәүфыйк Камәретдин улы Сәгыйтов – Евразия телевидение һәм радио академиясе әгъзасы, РФ һәм ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. РФ Журналистлар союзы премиясе, Хөсәен Ямашев исемендәге республика журналистлар премиясе (1974) һәм «Журналистикада исем» номинациясендә «Бәллүр каләм» республика конкурсы лауреаты.
- 1937 елның 1 маенда Буа районы Каенлык авылында туган. Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1965). 1961 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр. 1963–1980 елларда хәбәрче, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында сәнәгать тапшырулары бүлеге мөхәррире.
- 1980 елдан Бөтенсоюз совет сәүдәсе институтының Казан филиалында КПСС тарихы кафедрасы укытучысы. 1984 елдан «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә рәис урынбасары, 1992–1996 елларда Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты рәисе, 1996–2002 елдан Телевидение һәм радиотапшырулар попечительләре советы рәисе, 2002 елдан директор урынбасары. Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар комитетының радиотапшырулар хезмәте башлыгы. Бер үк вакытта Казан химия-технология институтында укыта (1979–1989).
- Татарстан нефтьчеләренә, нефть химиясе сәнәгате үсешенә, КамАЗ төзелешенә (Х.Ямашев исемендәге бүләк, 1974) багышланган радиотапшыру циклы; тарих һәм иҗтимагый-сәяси проблемаларга караган очерк һәм мәкаләләр, Г.К.Гыйматдинов эшчәнлеге турында истәлекләр һ.б. авторы. ТР Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» бүләге лауреаты. Медальләр белән бүләкләнә.