Тәүфыйк Сәгыйтов: «Гомеремнең иң күп өлеше радиода үтте»
«Татар журналисты» сәхифәсендә Татарстан журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы герой – журналист, ТАССРның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәүфыйк Сәгыйтов.
Тәүфыйк абый, журналистика юлына кайчан һәм ничек аяк бастыгыз? Остазларыгыз кемнәр?
Ул үзе бер тарих... Исемнәрне атап китсәм, беренче чиратта Шәүкәт абый Галиевны телгә алыр идем. Аннан соң редакциягә күчкәч Шамил Рәкыйпов, Барлас Камалов, Мирхәт Хөснимәрдәнов бар иде. Кичке мәктәпкә йөреп укый идек без. Шәүкәт Галиевның да Казанга күчкән чагы. Шул вакытта беренче мәкаләләремне яздым. Мәкаләләремне остазлар тикшерде, төзәтте – монысы аеруча мөһим роль уйнады. Мин аларны алып кайтып, ни өчен минемчә калдырмаганнар, үзләренчә төзәткәннәр микән дип, кичләр буе карап, анализлап чыга идем.
Хәтерлим, Шамил Рәкыйпов шулкадәр сыйфатлы редакцияли, төзәтә – текст шомара иде. Кайсы кешенең моңа ачуы килә, төзәткәнне яратмый, ә мин киресенчә бик рәхмәтле булып кала торган идем. Менә шулай мәкаләләрне шомарта-шомарта, өйрәтеп бетерделәр мине.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Аннан соң Барлас Камалов мине заводтан «Татарстан яшьләре» редакциясенә алды. Шулай итеп журналистика дөньясына кереп киттем. Минем ул кешеләрне мәңге онытасым юк. Минемчә, алар – гомер буе кемгәдер игелек эшләп яшәгән кешеләр.
Аннары «Татарстан» радиосына аяк бастым. Анда мине Фаик Надыйров алган иде. Барлас Камалов белән дә радиода бергә эшләдек. Шулай бер-беребезне төзәтә-төзәтә, бер-беребезгә ярдәмләшеп, эшне алып бардык.
Гомеремнең иң күп өлеше радиода үтте. Алган югары белемгә дә, якланган кандидатлык диссертациясенә дә биредә, радиода эшләгәндә ирешелгән. Никадәр документаль очерклар чыгарылган. Ә бит аларның күбесе беренче нәүбәттә радиодан яңгыраган язмалар... Безгә, яшь журналистларга, эш офыклары чиксез киң иде: бөтенсоюзкүләм удар төзелешләрдән Миңнебай газ-бензин эшкәртү заводы, заманында Союз күләмендә икенче урынны алып торган Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГЭСы, КамАЗ, Чаллы шәһәренең үзен кору…

Аннан соң «Удар төзелеше»ндә эшләдем. Минем бәхетем шунда булды. Завод кешесе булгач, «эшче халыкны яхшырак аңларсың» дип, миңа шул өлкәне бирделәр. Авыл темасын тәкъдим итсәләр дә, авыл малае булганга күрә анысын да эшли алган булыр идем. Әмма миңа «эшче халык» юнәлешен билгеләделәр – нефтьчеләр арасында йөри башладым. Бөтен ил белән Зәйдә ГРЭС төзүне һәм ул эшли башлаган мизгелне беркайчан да онытмыйм.
Яңа елга аяк баскан мәл. Редакциядә бөтенесе бер-берсен котлый, бәхет һәм уңышлар тели... Берзаман редактор кабинетында телефон шалтырады.

– Сезне партия обкомы секретаре сорый, – дип, секретарь шунда ук трубканы тоташтырды.
– Забиров иптәш, читтә калырга телисезмени?! Мөһим вакыйга бит – ГРЭС сафка баса, сездә бу хакта бернинди мәгълүмат та юк. Нәкъ менә яшьләр газетасы Бөтенсоюз комсомол удар төзелеше турында тулы куәткә язарга тиеш бит! Минемчә, соңга калгансыз инде...
Партия обкомының идеология буенча секретаре М. Тутаеваның шундый кисәтүеннән соң барыбыз да үзебезне бераз гаепле хис иттек. Материаллар бастырып торсак та, «Тиз булыгыз!», «Ашыгыч!» дигән команда бирелде. Көн азагында инде Зәйгә барып җиттек. «Татарстан яшьләре» газетасыннан – мин, «Комсомолец Татарии»дан җитез, белемле, дөньяга киң карашлы Рөстәм Урманцев бар иде... Башка редакцияләрдән дә килгәннәр иде.
Зәйдә без еш була идек. Бу – Урал алды һәм Кама буеның үсеп килә торган нефть индустриясендәге электр энергиясе кытлыгын капларга тиешле Татарстандагы беренче Бөтенсоюз комсомол удар төзелеше иде. Моның белән параллель рәвештә яңа поселок та төзелде: торак йортлар, тулай тораклар, балалар бакчалары, «Космос» кинотеатры...
Яшьләрнең кайнап торган тормышы, алдынгы төзүчеләр һәм бригадирлар турында яза идек. Язмаларыбызның эчтәлеге дә үзгәрде: станция белән сокландык, аңа таң калдык. Репортажларыбызның геройлары булып хәзер инде энергетиклар торды, әлбәттә, төзүчеләрне дә онытмадык.
Безгә бер тапкыр куллана торган пропусклар ясадылар. Миңа 1 нче номерлы пропуск эләкте – бәхетем бар икән, дип уйлап куйдым. Онытылмаслык истәлек булып калды! Зур гына мәйдан территориясендә башта зур төзелеш эшләре барды, кирәкле кешене көне буена эзләсәң дә таба алмас идең. Аннары нинди гигант станция калкып чыкты!

Барлык журналистларның авызында бер генә сорау:
– Ишекләрне кайчан ачалар, кайчан эшләтеп җибәрәләр?
– Тиздән! – дип җавап бирәләр безгә, хәйләкәр генә елмаеп.
Төзүчеләр белән монтажчыларның җитешсезлекләре турында сөйләмәделәр. Журналистларның тәэсирләрен бозарга һәм тантананың ямен җибәрергә теләмәделәр, күрәсең. Безне А. Турчинга «беркеттеләр». Ул – Мәскәүдән, «ОргГРЭС» проект оешмасының баш инженеры, СССР Энергетика һәм электрификация министрлыгының җаваплы вәкиле. Бер сүз белән әйткәндә, электростанцияне эшләтеп җибәрү өчен җаваплы кеше, моңа өстәп кабул итү комиссиясе рәисе дә. Күп сөйләде, аңлатты. Аның белән һәм төзүчеләр белән сөйләшеп, күп материаллар тупладык, «Татарстан яшьләре» газетасының һәр номерының беренче битләре удар төзелешенә багышланды.
Станцияне эшләтеп җибәрү вакытын суздылар. Аннары җитешсезлекләрне бетерделәр, җиһазларны көйләделәр. Бервакыт, өченче атна уртасында, таң атканда кемнеңдер тавышы безне уятып җибәрде:
– Йоклап калгансыз! Станцияне эшләтеп җибәрделәр!..
Йөгереп чыктык... Нигә бездән башка эшләтеп җибәрделәр икән дип, ачу чыкты, үпкәләп тә алдык.
– ГРЭС эшләми бит әле! – диләр.
– Торбадан төтен чыга бит.
– Бу сез уйлаган нәрсә түгел! Турбиналар тизлек җыя.
– Казаннарны таң атканда яктылар. Кеше булмаганда дип, махсус шулай эшләдек. Тиздән эшләтеп җибәрербез, – диделәр.
Көтәбез. Көн узды. Төш җитте. Караңгы төшә башлады. Турчин әйтә:
– Ток бар, станцияне эшләтеп җибәрдек дигән сүз түгел бу! – ди.
Үзәк пультта берничә белгеч кайнашты. Һәм... менә! Укларның туры килүен эләктереп алдылар да төймәгә басарга өлгерделәр. Шуннан соң илнең Бердәм челтәренә ток китте.

Кешеләр бер-берсен кочаклады, котлаштылар... Турчиннан башка. Ул трубканы алды да:
– «Клен», «Березка» белән тоташтырыгыз... ГРЭС сафка басты! – диде.
Дәүләт комиссиясе рәисе А. Турчин Бердәм электр челтәре диспетчерына отчет бирде. Хәбәр бик тиз барып җитте! Ә без мәгълүматны Казанга җибәрү өчен күпме көттек? Көнозын вакыт узды. Сөендек тә, шул ук вакытта көнләштек тә.
Редакциягә кайтканчы, баш редактор Шәех Забиров кул куйган 1963 елның 17 гыйнварындагы боерык эленеп тора иде. Бөтенсоюз удар төзелешен ачып җибәрүне тиз һәм сыйфатлы яктырткан өчен миңа рәхмәт белдерделәр! Бу минем журналистика өлкәсендә беренче Рәхмәт хаты иде…
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
«Пычрак Кама» дип атарга кирәк иде, ә болар... »
Тагын нинди вакыйгалар исегездә калды?
– Бер булган хәлне сөйләп үтим. Октябрьнең икенче яртысы һәрвакыт яңгырлы көннәре белән аерылып тора. Әйләнә-тирәдәге пычрак юлдан җәяү дә йөреп булмый. Иң яхшысы – беркая да чыкмау. Юллар дисеңме?! Юк алар. Асфальт турында хыялланырга гына кала...
Республикада яхшы асфальт юллар салыначак, диделәр. Аэропортлар да булачак. Зур төзелешләр моңа ярдәм итәчәк. Мамадыштан паром белән чыкканнан соң, Алабугага кадәр барып җитү өчен кимендә 4 сәгать вакыт кирәк иде. «Газик» белән барганда да, кайбер урыннарда тракторчыны үгетләргә туры килде.

Көн коры булса, самолет Чаллыда мәйданчыкка да төшеп утыра ала. Әмма хәзер яңгыр катыш кар ява иде шул. Берничә көн инде самолетлар очмый, автобуслар да юлга чыкмый. Пароходлар бик сирәк йөри. Билет турында уйлау юк. Төш вакыты якынлашты. Һава торышы яхшыруга бернинди билге дә юк. Иртәгә дә яхшы көн вәгъдә итмиләр. Ә кичкә Түбән Камада булырга кирәк: анда комсомолның беренче хисап-сайлау җыелышы узачак.
Лениногорскидан 8 вагонга төялеп, кар ерып, тракторлар белән килеп җиткән яшьләр җыелды. Алар Олы Афанас авылы янында туктаган, вагоннардан төшкән, кар өстендә басып тирә-якка күз салганнар да, «Монда шәһәр булачак» дип язылган такта беркетеп куйган иделәр.
Шушы төркем белән килгән вагоннар монда озакка, берничә айга калган. Килүчеләр шунда яшәде, йоклады. Иртәнгә кызларның чәчләре тәрәзәгә туңып ябышкан, аларны сак кына каерып алырга туры килгән. Әмма зарланмаганнар, вакытны уен-көлке белән уздырганнар... Тора-бара башка кешеләрне кабул итә башлаганнар.
Комсомолның өлкә комитеты һәм Татсовнархозның төзелеш идарәсе тәкъдиме белән яшьләр газеталары махсус сәхифәләр чыгара башлады. Аларның башисемендә «Монда шәһәр салыначак» дигән сүзләр булды. Моңа җавап бирүчеләр аз түгел иде.
Комсомолның өлкә комитеты секретаре Рәис Кыям улы Беляев монда яшь инженерлар төркемен җибәргән. Аларны төзелеш институтын тәмамлаган Фәрит Гарипов җитәкләгән. Мәскәүдән дә биш яшь инженер килгән. Шәһәр уңайлыкларын, җылыны, утны, музыканы һәм концерт залларын карга, пычракка алыштырганнар...
Иртәгә алар беренче хисап-сайлау комсомол җыелышына җыела. Аларның йөзләрен күрәсе, дәртле чыгышларын тыңлап, «Татарстан яшьләре» газетасына бу хакта язасы килә иде.

Әмма юлга чыгу мөмкин булмады. Мин елга порты начальнигы А. М. Костинга шалтыраттым. Аның белән мөнәсәбәтләребез яхшы иде, ул матбугатка һәрвакыт ярдәм итәргә тырышты. Мин аңа хәлне аңлаттым. Ул игътибар белән тыңлады да:
– Һава торышының нинди икәнен күрәсез бит. Пассажирлар күп, пароходлар аз. Шуңа күрә күпләрне тоткарларга туры килә. Ике палубалы пароходлар йөри, әмма буш урын юк. Кама буйлап көндезге икедә Пермьгә таба бара торган пароход булачак. Ул да шыплап тулган. Диспетчер аша Сезгә бер билет бирәбез, ул урынсыз. Алар сезне алыр, Красный Ключка кадәр барып җитәрсез...
Аллаһка шөкер, юлга чыгу мөмкинлеге табылды. Урын да булды. Бер капитан каюта сатып алган икән. Аннан сорагач, янына кертте.
Озак утырдык, чәй эчтек. Палубада йөрерлек түгел, халык бик күп. Кыскасы, бәхетемә сөендем. «Ярый әле юлга чыга алдым», – дип уйладым. Әмма шатланырга иртәрәк булган икән. Бик көчле бәрелүдән уянып киттек. Нәрсә булганын аңламадым. Юлдашым шунда ук төшенде:
– Әйдә, киттек! Син шаһит булырсың.
Ул каты итеп сүгенә-сүгенә, мине кулымнан җитәкләп, капитан янына алып китте. Капитанның җилкәсеннән эләктереп алды да:
– Нәрсә эшләдең син, каһәр төшкере?! Йокларга ярамый бит! – дип кычкырды.
Аннары нәрсә булганын инде аермачык ишетеп булмады. Кайберәүләр борттан сикерергә җыенды. Әмма тәҗрибәле капитанның кычкыруы аларны туктатып калды:
– Кая барасыз?! Карлы яңгыр ява, су бөтенләй бозлы боткага әйләнгән!
Корабның аскы катында халык бик күп иде. Балалар елады, паника башланды. Минем капитан идарәне үз кулына алды.
Күрәсең, төнлә пароходны капитан үзе йөртергә тиеш булган. Әмма ул йоклап киткән ахры, рульне бераз гына сулга борган да кораб зур гына бер агач төпсәсенә менгән. Бу якларда элек урманнар үскән, су күтәрелгәнче агач төпләрен кисеп бетерергә өлгермәгәннәр.
Менә бит ваемсызлык нәрсәгә китерә! Мондый очрак кешеләрнең төрле шартларда үзләрен ничек тотуын күрсәтте: кайберләре кычкырды, паникага бирелде, икенчеләре йөзеп чыгарга теләп, котылырга омтылды. Әмма су салкын, йөзеп булмый. Яр да күренми. Күрәсең, бу Кама елгасының иң киң урыннарының берсе булгандыр. Бәлки, кемдер сикереп тә өлгергәндер. Кем күргән, кем туктаткан ди?! Аста күпме кеше калгандыр, аларны кем санап торсын? Паника дәвам итте. Иң нык борчыганы – билгесезлек.
Мәскәүдәге Елга флоты министрлыгы диспетчеры безнең белән булган хәлне 5 минут эчендә белгән, диделәр. Кешеләрне тупларлар, коткару эшен оештырырлар, дип уйлаучылар да булды. Әмма ни файдасы бар?! Көндезге сәгать берләр тирәсендә Чистайдан ике «Омик» килеп җитте. Корабка якын ук килергә курыктылар. Ярый әле үзләре белән озын идән такталары алып килгән иделәр. Кешеләрне берәм-берәм шул такталар аша күчерделәр.
Танышым, күңелле юлдашым – капитан белән саубуллаштым да «Омик»ка ашыктым. Аннары нәрсә булганын, бу очракны рапортта ничек итеп «йомшартып» язуларын беркайдан да таба алмадым...
Ул еллар шундый иде: 1963 елда шау-шулы «эшләр», «фактлар» турында язмыйлар да, бастырмыйлар да иде.
Чистай елга портыннан юл уңаеннан баручы машиналарга утырып киттем. 3 тапкыр машина алыштырганнан соң, җыелышка барып җиттем. Әмма аның соңгы өлешенә генә өлгердем. Шулай да өлгердем бит! Бу зур төзелештә беренче тапкыр уздырылган комсомолның хисап-сайлау җыелышы иде. 1 ел эчендә аларның ничек үзгәрүен күрдем: эшләре киң колач алган, инде ныклап аякка басканнар. Уйлары, планнары якты, дәртле иде! Мәскәүдән һәм Казаннан килгән яшь белгечләр дә үз кешеләренә әйләнгән, пычракка күнеккәннәр. Барысы да резин итек киеп йөри...
Берничә барак та салып өлгергәннәр: клуб, ашханә, төзелеш идарәсе урнашкан биналар. Булачак шәһәрнең беренче бинасы – 1 нче урта мәктәп инде төзелгән иде. Соңрак анда Разил Исмәгыйль улы Вәлиев укыды.
Икенче көнне партия оешмасы секретаре Гобәйдуллин белән очраштым. Элегрәк ул Буа районы газетасында эшләгән, партия мәктәбен тәмамлагач, партия хезмәтенә күчкән иде.
…Мин инде кабат автовокзалда. Кайтыр вакыт җитте. Кешеләр җыелып, автобус көтә.
– Кара әле, нинди пычрак! – дип мыгырдана урта яшьләрдәге таза гәүдәле, арыган хатын. – Шәһәргә дә исем тапканнар бит: Түбән Кама имеш! «Пычрак Кама» дип атарга кирәк иде, ә болар...
Кайберәүләр сөйләшергә теләмичә, читкә борылды. Ни хәл итәсең, зарланучылар, гел ризасызлык белдереп йөрүчеләр була. Матурлыкны күрә белү һәркемгә дә бирелми. Шул мизгелдә кичәге җыелышка кабат кайтасым, анда булган һәркем белән сөйләшәсем килде, чөнки кешеләр белән аралашканда, күптән түгел генә теге дөньяга китә язганымны бөтенләй оныткан идем.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«КамАЗ төзелешендә катнашу минем өчен зур трамплин булды, юллар ачты»
– Аннары шаулап килеп керде КамАЗ! Монда инде дөнья кайнагандай булды! - дип сөйләвен дәвам итте Тәүфыйк Сәгыйтов. – КамАЗны эшләтеп җибәрү вакыты якынлашкан саен, киеренкелек көннән-көн арта барды. Шул ук вакытта һәр хезмәт берөзлексез үз эше белән шөгыльләнде: махсус хезмәтләр кунакларны урнаштыруны планлаштырды, урамнарны һәм йортларны матурлады, төзүчеләр тәүлек буе комиссиянең кисәтүләрен хәл итте, кабул итү комиссиясе һәр кич соңга кадәр утырыш үткәреп, протоколларга үзгәрешләр кертте.

Безнең үз мәшәкатьләребез бар иде: хәбәрләр һәм тапшырулар күләмен арттырдык, һәр иртән «Бөтенсоюз удар төзелеш тибеше» дигән чыгарылышлар әзерләдек. Эшләтеп җибәрү мизгелен турыдан-туры эфирда төп конвейердан трансляцияләргә карар кылдык. Моңа кадәр әле мондый хәлнең булганы юк иде. Димәк, репортерның тавышы һәм бәйрәм шау-шуы автомобиль җыю заводының АТСына, аннан КамАЗның АТСына, аннан Яңа шәһәргә, аннан район элемтә узелының иске өлешенә, ә аннары шәһәрләрара элемтә аша безгә – радионың аппарат бүлмәсенә һәм туры тапшыру сыйфатында ирешергә тиеш иде.
Хыялның канаты киң диләр бит, ләкин чылбырның берәр буынында «кыска ялганыш» килеп чыкса, аны ничек тормышка ашырырга?
Без Леонтий Букштейн белән беренче карашка гади, ләкин безнең өчен, радистлар өчен, бик мөһим бурычны хәл итә идек. Журналистика дөньясында ничек тә чыдамлык күрсәтеп, төп микрофоннардан читкә тайпылмаска кирәк иде, чөнки трансляция төп конвейер янындагы вакытлыча ясалган трибунадан барырга тиеш иде. Анда никадәр күп микрофон җыелачагын аңлый идек, чөнки илнең төрле почмакларыннан дистәләгән радистлар һәм телевизиончылар җыелачак, безнең каләмдәшләр трибуна янында яхшы урын алырга, димәк – иң яхшы видеоматериал һәм иң сыйфатлы тавыш каналына ия булырга дип бернинди каршылык алдында да туктап калмаячак иде.
Кич алдыннан урамда йөрибез. Башта бары бер генә уй: трансляция ничек узар?.. Букштейннан сорыйм:
– Башыңа берәр яңа фикер килмиме? – дим.
– Ә нәрсә?
– Район элемтә узелы инженеры хәзер кайда булырга мөмкин?
– Белмим, ә нәрсә булды?
Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков
Сүз репортажларны чыбыклар аша Казанга, редакциягә тиз арада җиткерү өчен безгә беркетелгән район элемтә узелының яшь инженеры турында бара иде. Телефоннан шалтыратып таптык үзен. Элемтә узелы янына килде дә
– Нәрсә, ашыгыч материал җибәрәсеме?
– Юк, – дибез, – синең бит киңәшмәләр залындагы техниканы карап торуың билгеле?
– Әйе.
– Безгә Рәис Беляев өстәлендә тора торган микрофонны күрсәт әле. Аннан соң Фикрәт Табиев та шуннан сөйләр.

Кабинетка соң гына кердек. Бик матур, куе соры төстәге, 5х5 см үлчәмендәге квадрат, озынлыгы 10 см, аскы ягында сантиметрдан югарырак зәңгәр сызыгы бар...
– Беренче машинаны җыю тантанасы вакытына безгә шул микрофонны алмаштырып куй әле, – дим, – анда алар дистәләп булачак, ә Беляев шушы микрофонга сөйләргә күнеккән...
Ул ризалашты, Рәис Кыямович күнеккән зәңгәр сызыклы микрофонны куйдылар. Ул аны барлык ачык чараларда күрә, ерактан ук танып ала иде.
Шулай итеп без инженерны «күндердек» һәм ул барысын да эшләде. Нәтиҗәдә Рәис Кыямович та, обкомның беренче секретары легендар Фикрәт Табиев та, алардан соң чыгыш ясаучыларның барысы да, аны төп көчәйткеч микрофон дип уйлап, шул микрофонга сөйләргә омтылды. Бу безнең Букштейн белән җиңүебез иде. Тавыш-гауга һәм бәйрәм мәшәкате арасында моны эшләмичә калу мөмкин түгел иде.
Бу репортаж туры эфирда барды, һәм республикада яшәүчеләр КамАЗ 0001 автомашинасының ничек җыелуын белделәр һәм ишеттеләр.
Анда нинди генә язмышлар юк иде... Аларның күбесе очеркларга әйләнде. КамАЗ төзелешендә катнашу минем өчен зур трамплин булды, юллар ачты. Кешеләр белән танышу, аралашу мөмкинлеге, КамАЗ мәктәбен узу мөмкинлеге, дисеңме.
Шул елларда атналык тапшыруларның бер көне «Без КамАЗ төзибез» дигән рубрика белән шушы гигант төзелешкә багышланды. Үзәк матбугатта, аерым алганда, «Правда» һәм «Социалистик индустрия» газеталарында Татарстан радиосының бу өлкәдәге эшчәнлегенә уңай бәя бирелде. Ул чорда без шундый оперативлыкка ирешә алдык ки, партиянең Өлкә Комитетында уздырыла торган планеркаларда төзелешләрдәге хәлләр байтак очракларда безнең тапшыруларга таянып бәяләнә иде.

Тәмам үзәккә үткән бер нәрсә турында да әйтмичә китә алмыйм. Ул да булса иртәнге тапшыруларда республика газеталарына күзәтү. Аларны газета редакциясе хезмәткәрләреннән берсе кич язып китерә, ә без иртән укыйбыз. Әмма еш кына газета басыла башлар вакытта нинди дә булса рәсми мәгълүмат йә үзгәрә, йә бөтенләй башкасы белән алыштырыла. Билгеле, моны безнең редакторларыбыз да, дикторларыбыз да белми. Нәтиҗәдә эш әлеге дә баягы партиянең Өлкә Комитетына барып җитә, тавыш китә, яхшы гына, радиотыңлаучылар арасында киң яңгыраш алган тапшырулар шул җәнҗал күләгәсендә кала...
Һәр иртәдә дежур редактор билгеләнеп, янәшәдәге газета-журнал киоскеры белән сөйләшеп, кичтән килгән язманы иртәнге газеталар белән чагыштыра башларга туры килде. Күзәтүләр тирәсендә даими бара торган тавыш шул рәвешле тынды, яхшы тапшыруларыбызга игътибар күпкә арта төште.
Шушындый тыгыз эш көннәрендә фәнни эшчәнлеккә дә вакыт таба идем. Казан дәүләт университеты профессоры, соңрак КХТИның КПСС тарихы кафедрасы мөдире Умар Белялов ил үсешендә эшчеләр сыйныфының ролен өйрәнде. Ул минем КамАЗдан ясаган радиорепортажларымны тыңлап, КПССның барлык ресурсларны бер төзелешкә туплау тәҗрибәсе һәм автомобиль гигантын төзегәндә партия оешмасының роле турында кандидатлык диссертациясе язарга тәкъдим итте. Бу тема мине бик кызыксындырды.
Аңа өстәп тагын бер кызыклы хәл булды: Американың бер зур бизнесмены КамАЗда булгач, Советлар союзында мондый зур заводны тиз арада төзеп чыгу планы чынга ашмас, дип ачыктан-ачык әйтте. Әгәр сүзе ялган булып чыкса, барысы алдында үз эшләпәсен ашаячагын белдерде. Ул америкалының эшләпәсе белән булган хәл ничек тәмамланганын хәзер хәтерләмим, әмма КамАЗ кыска вакыт эчендә уңышлы төзелде. Мин дә үз чиратымда тарих фәннәре кандидаты диссертациясен язып, уңышлы якладым.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Дәвамы бар...
- Тәүфыйк Камәретдин улы Сәгыйтов – Евразия телевидение һәм радио академиясе әгъзасы, РФ һәм ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. РФ Журналистлар союзы премиясе, Хөсәен Ямашев исемендәге республика журналистлар премиясе (1974) һәм «Журналистикада исем» номинациясендә «Бәллүр каләм» республика конкурсы лауреаты.
- 1937 елның 1 маенда Буа районы Каенлык авылында туган. Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1965). 1961 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр. 1963–1980 елларда хәбәрче, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында сәнәгать тапшырулары бүлеге мөхәррире.
- 1980 елдан Бөтенсоюз совет сәүдәсе институтының Казан филиалында КПСС тарихы кафедрасы укытучысы. 1984 елдан «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә рәис урынбасары, 1992–1996 елларда Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты рәисе, 1996–2002 елдан Телевидение һәм радиотапшырулар попечительләре советы рәисе, 2002 елдан директор урынбасары. Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар комитетының радиотапшырулар хезмәте башлыгы. Бер үк вакытта Казан химия-технология институтында укыта (1979–1989).
- Татарстан нефтьчеләренә, нефть химиясе сәнәгате үсешенә, КамАЗ төзелешенә (Х.Ямашев исемендәге бүләк, 1974) багышланган радиотапшыру циклы; тарих һәм иҗтимагый-сәяси проблемаларга караган очерк һәм мәкаләләр, Г.К.Гыйматдинов эшчәнлеге турында истәлекләр һ.б. авторы. ТР Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» бүләге лауреаты. Медальләр белән бүләкләнә.