Журналист Резида Макуева вафат: «Минем өчен аны югалту – әнине югалту кебек»
Озакка сузылган авырудан соң, 61 яшендә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуева вафат булды. Танылган журналистны «Курган» зиратына җирләделәр.
Җеназа намазы. Хушлашу урыны түбәсен кубарып ыргытырдай булып, үзәк өзгеч җил дулый. «Курган» зиратына яңгыр аралаш җепшек кар ява...
Табигать танылган журналист кызын соңгы юлга шулай озатты.
19 декабрьдә, авырудан соң, Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резида Макуева вафат булды. Аңа 61 яшь иде. Резида ханымны купшы мәрасим чаралары, рәсми чыгышлар белән озатмадылар. Мәрхүмә моның шулай булмавын үзе теләгән. «Ул бик тыйнак кеше иде. Мин беләм, ул рәсми мәрасимнәр, чыгышлар теләмәде», – диде хушлашу чарасын алып баруны үз өстенә алган ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.
- Резида Макуева 1962 елның 25 июнендә ТАССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. Уфа нефть институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча (1984), Казан дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча (1997) тәмамлый.
- 1991-1997 елларда «Түбән Кама Нефтехим» ААҖнең ведомство телестудиясендә диктор, режиссер, директор булып эшли.
- 1997-2002 елларда «Татарстан» ДТРК «Новости» яңалыклар программасында мөхәррир, баш мөхәррир була.
- 2002-2004 елларда – «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында мәгълүмат программалары дирекциясе җитәкчесе.
- Ул 2004 елның август аеннан Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтен җитәкли.
Лилия Маврина: «Ул үстергән помидорларны бөтен кеше татып карады»
Резида Макуева белән хушлашырга якыннары, туганнары, дуслары, коллегалары, депутатлар җыелган иде. Хушлашу урынына җыелган халык бүлмәгә сыеп та бетмәде.
Резида Макуева 20 ел Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә эшләгән. Лилия Маврина Фәрит Мөхәммәтшинның Мәскәүгә Закон чыгаручылар Советына китүен, тирән кайгыру белдерүен җиткерде.
Моңа ышану бик авыр, әмма бүген без яраткан Резида Галимҗан кызын озатабыз. Ул барыбызны да яхшылап өйрәтте, бик акыллы һәм кирәкле киңәшләр бирде, төрле идеяләр, проектлар белән янып яшәде. Безнең Дәүләт Советында аның кебек иҗади кеше булмагандыр да.
Барыбыз өчен дә ул әни кебек иде. Аның безнең бинада журналистларга нинди шартлар тудырганын карагыз. Мондый шартлар Россиянең бер генә парламентында да булмаган. Аны үз эшенең профессионалы дип әйтү – ул берни дә әйтмәү кебек.
Ул бик ачык һәм шат күңелле иде. Ул барыбызны да кешеләргә, тормышка булган мәхәббәте белән тулыландырды. Ул Дәүләт Советына бик тугры кеше иде, аның өчен һәрвакыт сакта торды, – дип искә алды хезмәттәшен Лилия Маврина.
Аның янында гына Резида Макуеваның тормыш иптәше Равил абый һәм улы Наил басып тордылар. Яшьле күзләрен яшерергә теләп, әле өскә, әле аска карап алдылар, хатирәләрне искә төшереп булса кирәк, үзалларыннан гына елмаеп та куйдылар.
Мин аның өчен гаиләме, яки эшме мөһимрәк икәнен әйтә алмыйм. Алар икесе дә бербөтен булгандыр. Без барыбыз да аның тормыш иптәше Равилгә мөнәсәбәте, Наилның уңышлары белән горурлануы, оныгы Камилнең видеоязмасын безнең белән уртаклашканда аның күзләре ничек балкып торганын беләбез. Без аның яхшы хуҗабикә, бакчачы да булуын беләбез. Барыбыз да ул үстергән помидорны татып карадык, барыбыз да аның үсентеләрен утырттык.
Берьюлы Зур концертлар залында чара әзерләдек һәм, кагыйдә буларак, кичке тугыз-уннарга кадәр тоткарландык. БКЗДан чыктык та, бер төркем хезмәттәшләр белән Дәүләт Советына таба киттек. Яңа Савин районы ягында күк шундый матур итеп, яшен яшьни. «Яңгыр явачак», – мин әйтәм. Резида: «Юк, мине Равил машинада 3 сәгать көтеп утыра, ул яшен суктыра анда», – ди. Сезнең бик матур, ныклы, дус гаилә иде. Хәзер безнең Дәүләт Советының зур гаиләсе сезнең дә гаилә, дип санагыз, – диде Лилия Маврина.
Равил әфәнде: «Гел зур бер гаилә булдык инде», – диде.
Лилия Галимова: «Әниемне югалткан кебек»
Хушлашырга килүчеләр арасында ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да бар иде. Ул кайгыдан күз яшьләрен яшереп тора алмады.
Резида Галимҗан кызының минем өчен икенче әни булуы беркем өчен дә сер түгел. Журналист булырга карар кылгач, Казанга барып, аның кулына эләктем. Мин һәрвакыт үземне бик бәхетле кеше дип йөрдем, чөнки минем Казанда да, Нурлатта та әти-әниләрем бар.
20 елдан артык аралашкан икенче әнием белән аның тормышында һәм минем тормышымда булган вакыйгаларны тигез бүлештек. Аның йә минем белән нәрсә генә булмасын, беренче итеп һәрвакыт аңа шалтыраттым. Әти-әнисе киткәч, ул шул ук минутта миңа шалтыратты. Авыр вакытларымда ул шунда ук минем янга килеп җитә иде. Минем өчен аны югалту – әнине югалту кебек.
Мин Равил абыйга сабырлык телим. Мин аңа Резида апага булган мөнәсәбәте, мәхәббәте өчен һәйкәл куяр идем, ул моңа лаек. Аларның гаиләсе гомумән бик үрнәк, бик тыйнак, намуслы. Минем тормышымда бу гаилә булуына мин бик бәхетле. Резида апа, тыныч йокла. Сине шулай иртә озатырбыз, дип беркайчан да уйламаган идем, – диде Лилия Галимова.
«Авырганын да ул яшерде, белгертергә теләмәде»
Резида Макуеваның озак вакыт авыруы билгеле. Хезмәттәшләре сүзләренчә, аның аларның хәтерендә матур булып каласы килгән. «Авырганын да ул яшерде, белдертергә теләмәде. Бик тыйнак кеше», – диде ТР Дәүләт Советы аппараты эшләре идарәчесе Булат Хәсәнов.
Бик креатив, матур хатын-кыз иде. Иң кызыгы – безнең тормыш тәҗрибәсендә аерма зур, ләкин мин моны беркайчан да сизмәдем. Ул һәрвакыт республиканың беренче затларыннан башлап теләсә кайсы кеше белән уртак тел таба иде. Барысы белән дә исәнләште. Аның коллективны сайлау осталыгы мине гаҗәпләндерде. Ул кешеләрне бик яхшы белә иде.
Ярты ел элек ул минем янга керде, сөйләшеп утырдык. Ул: «Оныклар белән шөгыльләнер вакыт җитә», – диде. Минем өчен иң авыры да шул: кеше көткән, хыялланган, ләкин, кызганыч, барысы да тәмамланмаган кебек калды...
Авырганын да ул яшерде, белдертергә теләмәде. Бик тыйнак кеше иде. Шулай да безнекеләр белделәр, алдан саубуллашырга, аралашып калырга теләделәр. Тик ул безнең хәтердә матур, яшь, энергияле хатын-кыз булып калырга теләгән. Бу – минем өчен шәхси фаҗига. Безнең күп әйбер сөйләшенмичә, язылмыйча калды, – дип искә алды Булат Хәсәнов.
«Дәүләт Советына килгән саен пәрәмәчләрен ашый идек»
«Бик инсафлы, итагатьле, миһербанлы, абруйлы, бик чибәр хатын-кыз иде», – дип искә алды Резида Макуеваны депутат, ТР Дәүләт Советында «КПРФ» депутат фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
Дусларының, туганнарының, иренең, улының тирән кайгысын уртаклашам. 2004 елны без бергә килгәнбез икән. Мин депутат булып эшли башладым. Үзеңнең эшенең җентекле һәм тирән, катлаулы булуын, халыкка үз фикереңне аңлатып җиткезү бик зур осталык сорый. Резида Галимҗановнада аларның барысы – журналистларга, депутатларга, аппаратка да оста, җиткезеп сөйләве, аңлата, өйрәтә белүе бар иде.
Резида Галимҗановна, тыныч йокла, урының җәннәттә, гүрең якты булсын. Анда да шундый кешеләр кирәктер. 62 яшь – бик әз ул. Әмма дә ләкин калган эзе, сүзе, эше безнең йөрәкләрдә, – диде Хафиз Миргалимов.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та мәрхүмәне «якты кеше» дип искә алды.
Һәрвакыт нурлы, җанлы, якты кеше иде. Аны барыбыз да ярата идек. Дәүләт Советына килгән саен пәрәмәчләрен ашый идек. Барыбыз өчен дә шундый зур югалту. Урыны җәннәттә булсын, – диде Айдар Сәлимгәрәев.
«Дәүләт Советының матбугат хезмәте журналистларга бөтенләй башкача карый»
ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев мәктәпләрдә үткәрелүче парламент дәресләрен искә алды. Ул дәресләрне заманында Резида Макуева идеясе белән керткән булалар.
Ул безнең идеяләр генераторы иде. Кешеләр китәләр, әйе, бу – тормыш фәлсәфәсе. Без аның эшләрен истә тотачакбыз. Мәктәпләрдә парламент дәресләрен генә искә төшерегез. Бу идеягә 10 елдан артык, һәм ул – Резида Галимҗан кызыныкы. Ул дәресләр бүген җәмгыять тарафыннан да таләп ителә.
Фәрит Хәйрулла улының нибары 3 матбугат сәркатибе булган. Резида аның белән 20 ел эшләде. Без бергә, кулга кул тотынып эшләдек, бер-беребезне ярты сүздән аңладык. Ул вакытта әле матбугат хезмәте – яшь һөнәр иде. Хәзер һәр дәүләт структурасында матбугат хезмәте бар. Дәүләт Советының матбугат хезмәте журналистларга бөтенләй башкача карый. Болар барысы да – Резида Галимҗан кызының казанышы.
Без һәр көнне Дәүләт Советының эш тәртибен планлаштырдык. Һәрвакыт нәкъ менә Дәүләт Советының, Дәүләт Советы Рәисенең, депутатлар корпусының абруе өчен эшләдек. Без һәрвакыт бер арбада булдык. Резида, рухың шат, урының җәннәттә булсын, – диде Камил Садриев.
«Татар-информ» һәм «Интертат» редакциясе Резида Макуеваның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.