news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Мөршидә Кыямовага мактаулы исем бирелде

news_top
Журналист Мөршидә Кыямовага мактаулы исем бирелде
Фото: © Рамил Гали/архив

Байтак еллар «Интертат» электрон газетасында эшләгән журналист, хәзер «Гаилә һәм мәктәп» журналының җаваплы сәркатибе Мөршидә Кыямовага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән «Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.

Әлеге Указ белән бу мактаулы исемне тагын ике журналист – «Татмедиа» агентлыгы филиаллары хезмәткәрләре - «Әтнә таңы» газетасының баш мөхәррире Гөлнар Мөхәммәтҗанов һәм «Саба таңнары» газетасы корреспонденты Фәридә Вилданова алган. Каләмдәшләребезне котлыйбыз!

  • Мөршидә Кыямова төрле елларда «Казан радиосы»нда, «Мәгърифәт» студентлар газетасында, «Интертат» электрон газетасында, «Идел» журналында эшләде. Ул танылган тележурналист, алып баручы, шагыйрь, җырчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның хатыны, журналист, актер һәм алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Идел Кыямовның һәм яшь язучы һәм журналист Ихтыяр Кыямовның әнисе.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар