Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Илнур Фәйзрахмановны Казанда эшкә алмаганнар, ул кабат Донбасска юл тоткан

news_top_970_100
Журналист Илнур Фәйзрахмановны Казанда эшкә алмаганнар, ул кабат Донбасска юл тоткан
Фото: социаль челтәрдән

Журналист Илнур Фәйзрахмановның Донбасста төзелештә эшләве турында язган идек инде. Менә ул чираттагы ялларга Казанга гаиләсе янына кайткан булган, инде кабат китеп тә барган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

Мин ничек әздән генә Казанда калмадым… Фирма 3 мартка Донбасска китәргә билет алды. Чемодан тутырылды. Киемнәр, кәстрүл, чәйнек, иң мөһиме – Кытай вермишеле белән ноутбук салынды. Юлда үткәрәчәк 2 тәүлек дәвамында ашарга ризык төйнәлде. Мин әзер!

Дүшәмбе 11дә поезд. Шимбә көнне шалтырату. Дүшәмбе иртәнге 8гә Казанда эш буенча әңгәмә билгеләделәр. Вакыт буенча әңгәмәгә барып кайтырга да, килеп чыкмаса, поездга да өлгерәм үзе… Юк! Элек эшләгән өлкәгә чакыру түгел. Минем өчен яңа юнәлеш иде бу. Шартлары Донецкидагыча диярлек.

Шуңа да сайлау алдында калдым: яки, ерак булса да, моңа кадәр эшләгән, үтәлмәгән вәгъдәләре белән бераз гайрәтне чигерсәләр дә, минем килүне көткән эш урынына китәм, яки Казанда бөтенләй таныш булмаган эшкә тотынасы, үзеңне яңа коллективта күрсәтәсе.

Дөрес, икенчесендә иң зур стимул – монда син якыннарың янында. Бардым. Кердем. «Производство» башлыгы булган, минем комплекциядәге ханым, бусаганы атлауга, «не подходите» димәсенме… «Шурик маҗаралары»ндагы иптәш Саахов, урланган кәләше янына кереп, ризык тулы подносны башына каплап чыгаргач, әйтә бит әле: «Обидно, клянусь! Обидно, ну! Ничего не сделал, да. Только вошел!». Мин дә шулай гаҗәпләнеп калдым. Баксаң, станок янында гына түгел, аның өстенә менеп басып та эшлисе икән. Ябык кеше кирәк булып чыга. Аннан минем комплекция арматура белән эшләгәндә куркыныч тудыра икән…

Бәладән башаяк... Шулай итеп, металл конструкцияләр ясау эшенә тотыну насыйп булмады. Әлегә...
Донецкига беренче киткәндә 170 кг булып, хәзер 130 кг га калуымны исәпкә алсаң, тагын 3-4 айдан, 35-40 кг га кимегәч, барам әле мин ул заводка... Менә анда алмый карасыннар, – дип уены-чыны белән язган ул.

Китәргә булдым… Минем ничәнчедер буын бабай тәгаен күчмә тормыш алып баргандыр. Атына атланып, күкрәгенә җиләс һавасын тутырып, урман-далаларны иңләгәндер… Хәер, Котдус бабайның да гомере юлларда узды. Әти дә аннан калышмады... Мин генә искәрмә булмамдыр инде ул…

Ходай кешене юлдан яздырмый, ә адәм баласына юл йөрү мөмкинлеген язадыр. Ул юлны ничек узуыңа карап, нәтиҗә килеп чыгадыр… Кыскасы, никадәр якын булса да, Казанда күңел яткан эш таба алмадым мин... Ә Донбасста бастырылып эшләрлек эше бар. Кайберәүләр «дно» дисә дә, ул «дно»да кешеләре кешелеклерәк аның. Анда барысы да турыдан. Уйлаганыңны әйтәсең, әйтәләр... Аңламасалар, йодрык ярдәмгә..

Анда үз белгечлегең буенча булса да, тәҗрибә сорап йөдәтмиләр. Арттан чыш-пыш калучылар юк, мәкер саклап йөреш юк, ул кешеләрдән ни көтәргә икәнен беләсең… Бүген мин анда, миңа Донбасс кирәгрәк...
Алда – 2 тәүлеклек юл. Ноутбукны чемоданның өске өлешенә генә куйдым. Язып барырга исәп... Язылганнарны төзәтергә... Хәер, күршеләре нинди кеше була инде, – дип, китү хис-кичерешләре белән дә уртаклашкан журналист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100