news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган журналист Илнур Фәйзрахманов кабат Донецкига төзелештә эшләргә киткән

news_top
Танылган журналист Илнур Фәйзрахманов кабат Донецкига төзелештә эшләргә киткән
Фото: © Илнур Фәйзрахмановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Танылган журналист һәм алып баручы Илнур Фәйзрахманов узган ел Донецк якларына төзелешкә эшкә киткән иде. Менә ул Яңа 2025 елны каршы алырга гаиләсе янына Казанга кайткан булган.

Ул инде кабат эш урынына барып та җиткән. Хәзер инде язга гына Казанга кайтачагы турында яза.

«Советлар Союзы чорын сагынучылар, килеп чыгыгыз Донбасска! Февраль азагында бәрәңге утырта башлыйбыз, диләр. Монда, кем әйтмешли, шортыдан бәрәңге утырталар, плавки киеп бәрәңге алалар инде. Раштуага +4. Кар юк. Мин Донецкида-2025», – дип язган ул.

Ул үзе белән бергә эшләүчеләр һәм күңел халәте турында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә яза. Аны укучылар махсус хәрби операция тизрәк бетеп, журналистның исән-сау кайтып, гаиләсе белән бергә булуын телиләр.

Фото: © Илнур Фәйзрахмановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар