Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Эльвира Шакировага: «Синнән була ул»

news_top_970_100
Журналист Эльвира Шакировага: «Синнән була ул»
Эльвира Шакированың социаль челтәреннән

«Шәһри Казан» журналисты Эльвира Шакирова алып бару эшенә ничек кереп китүе турында сөйләде.

2020 елда Диана Сафиуллина мине «Мәйдан» каналына чакырды. Без аның ТНВда да бергә эшләдек, ул минем җитәкчем иде. Мин «Шәһри Казан»га киттем, ул – «Мәйдан»га. Шулай шалтыратты да: «Миңа бер тапшыруга сценарий язарга кирәк», – ди. «Минем сценарийлар язганым юк бит, мин журналист, мәкаләләр генә язам», – дим. «Син аны яза аласың. Ике сәгать эчендә кирәк, әйдә, язып бир», – ди. Мин, бөтен эшемне ташлап, сценарий яздым. Шундый ошатты ул аны. «Моннан соң син генә язарсың», – диде. Шулай хезмәттәшлек итә башладык.

Ул мине алып бару эшенә кертеп җибәрде. «Синнән була ул, алып барып кара әле», – диде. «Нинди алып баручы? Мин бит журналист, яза торган журналист», – минәйтәм. Ул миңа шулай ышана, булдыра ала, дип уйлый икән, мин шат кына, – дип сөйләде Элвира.

Элвира Шакирова, Илмир Ямалов, Алисә Җамалиева һәм Ришат Әхмәдуллин белән бергәләп, Апаста «Мәйдан» каналы оештырган Оpen air ны да алып барды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100