Апаста Open air: Илсөя Бәдретдинова «бандасы», черкиләр һәм легендар җырлар
Апасның Сабантуй мәйданында «Мәйдан» телеканалы үз тарихында беренче Open air концерты оештырды. Чәчәкче укытучылар, Илсөя Бәдретдинованың ут командасы һәм авызга керүче черкиләр турында – «Интертат» репортажында.
Бу җәй Open air лар җәе булды. Open air дигәне – ачык һавада уздырылучы концерт була инде ул. Андыйга халык та күп килә, чөнки күп кенә Open air лар гадәттә бушлай була. Тамашачы күп булгач, җырчыларга да рәхәт. Оештыручыларга икеләтә рәхәт.
Август азагында «Мәйдан» телеканалы да шундый концерт оештырырга булган. Аларны ачык йөз белән Апас җире каршы алды. Апаслылар да мондый ише «движуха»лар яраталар икән. «Алар гел чакыра, үзләре дә гел нәрсә дә булса оештырып торалар. Алар шундый кунакчыл!» – ди артистлар да Апас җире турында.
Печәнче һәм чәчәкче дәүләт хезмәткәрләре
Сабантуй урынына килеп җитеп, автобустан коелу белән, күз бер әйбергә төште. Мәйданнан бераз читтәрәк корылган шалаш өстенә өч-дүрт ир-ат сәнәкләр белән яңа чабылган печән өеп ята. Нишлиләр соң болар дип, яннарына бардым. «Бу нәрсә соң?» – дим. «Бу – шалаш», – ди абыйларның берсе. Озын гына шалашның беренче каты корыган булу сәбәпле, өстенә ямь-яшел печән өеп яталар икән. Иң өстенә үк сәнәк белән кизәнеп булмагач, кулларына алалар да ыргыталар. Сүз дә юк м матур килеп чыга, яңа әйбер – яңа әйбер бит инде ул. Тик ул шалаш мәйдан читендә кукраеп торудан башкага ярамаган, аннары шалаш – шалаш инде ул. Кеше кергән-чыккан якта да түгел ичмасам, «кара, тырышканнар, ничек матур итеп ясаганнар да, яңа чабылган печән исләре килеп тора» дип мактарга. Абзыйларның тырышлыгы жәл булды.
Ә менә керә һәм чыга торган җирдә бер төркем укытучылар һәм тәрбиячеләр чәчәк бәйрәме үткәреп яталар иде. Китаплар, дәүләт флагы, арысланнар ясаганнар чәчәкләрдән. Матур! Җыелыш, берәр кирәгрәк кешенең концерты, сайлаулар, бәйрәмнәр – һәммә җирдә дәүләт эшчеләре, бигрәк тә укытучы, тәрбиячеләрдән башка булмый. Кайбер районнарда агач та буяп йөри белем бирүчеләр. «Казаннан, читтән килүчеләр өчен» дип ясалган оранжереяда йөргәндә, оят булып китте. Бер тирәгә җыелып утырган укытучы апаларның карашыннан оялып китеп бардым.
Китеп кенә ята идем, чия төсендәге «Жигули» өстән чыга язды. Рульдә – ыжгырып торган бер апаң. Бер ир-ат утыра кырыйда, артта кечкенә малай. Чәчәкчеләр янына яшен тизлегендә, кара тузан туздырып килеп, шап итеп борылды да, сикереп кенә чыгып, малайны җилтерәтеп, киенергә боерды. Мин, бәласыннан баш-аяк дип, сәхнә янына киттем.
Алып баручылар стиле
Аллага тапшырып, «Мәйдан»ның үз тарихында беренче тапкыр оештырган Open air концерты башланып китте. Иң беренче игътибар иткән әйбер – алып баручыларның образлары.
Концертны ике пар – Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин белән «Мәйдан» каналында тапшырулар алып баручы Алисә Җамалиева һәм «Риваять» этнотөркеме солисты Илмир Ямалов белән журналист Эльвира Шакирова алып барды.
Эльвира белән Алисәнең башында матур итеп бәйләнелгән тюрбан, өсләрендә ап-ак костюм. Образны берсе кызыл, берсе кызыл сары төстәге детальләр белән тулыландырып бетергәннәр. Егетләр дә кызыл һәм тонык сары костюмнан, ак кроссовкидан. Стиль – югары дәрәҗәдә. Җитәкчеләре Диана Сафиуллина үзе дә шундый ук стильдә киенеп, башына тюрбан бәйләгән иде. Ул сәхнә яныннан ерак китмәде.
«Канал җитәкчесе Диана Сафиуллина бөтен образларны үзе уйлап тапты. Чәчне дә ике тапкыр җыйдык. Киемнәр буенча да алдан үзе кибетләр белән сөйләшеп куя. Мин барам, киеп карыйм, аңа фотолар җибәрәм», – ди Эльвира Шакирова. Сүз уңаеннан, бу концертның сценарий авторы да Эльвира Шакирова.
Концерт башланыр алдыннан рәсми өлеш тә булып алды. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин барча халыкны якынлашып килүче Республика көне белән котлады. Район алдынгыларына бүләкләр дә тапшырдылар. Апасның җырчы кызы чыгып, «Мин дә кайтам бик сагынып моң бишегем Апаска» дип җырлады. Түрәләр таралышты. Open air башланды.
Салмак кына яратыгыз… Әкрен генә. Ипләп кенә
Беренче булып, сәхнәгә Асаф Вәлиев чыкты. Роберт Миңнуллин сүзләренә Резедә Ахиярова иҗат иткән «Яратыгыз» җырын башка көйгә җырлады Асаф абый. Баш мие бу җырны Винера Ганиева башкаруында тиз һәм җиңел җыр итеп кабул иткән. Ә бу салмак һәм гимн тибындагы җырның көй авторы Вадим Усманов икән.
Безнең чор җырчылары бөтенебез дә аранжировканы Вадим Усмановтан ясата идек. Бу җырга, белмичә, икесе дә бер чорда көй яздылар. Мин аны бер башкардым да, аннары халыкка бик чыгармадым. Соңгы вакытта «ник чыгармаска» дип уйладым.
Хәзер чоры да шундый. Яшьләрне дә патриотик рухта тәрбияләргә кирәк. Сүзләре матур, көе матур, бу вариант гимн характерындарак.. Совет заманындагы патриотик рухта язылган җырлар – алар бик мәгънәле, – диде Асаф Вәлиев.
Концертта хатын-кызларны ир-атлар белән чиратлаштырып чыгардылар. Һәр артист ике җыр җырлый. Сәхнә арты конвейер кебек. Артистлар килә, тиз-тиз генә киенеп, төзәтенә дә, сәхнәгә чыгып ике җырны җырлый да, тиз-тиз генә чишенеп, кайтып та китә. Әйтәм бит, конвейер.
Шулчак сәхнә артында бер апа эндәшә. «Сеңлем, Зәринәне генә чакыр әле. Яңа гына җырлады бит әле», – ди. Грим шатерына кереп, Зәринә Хәсәншинаны чакырдым. «Минеме? Чынлап мине чакыралармы?» – дип аптырап ук калды. Апа җаным Зәринәгә күчтәнәчләр күтәреп килгән иде.
Сөмбел Билалованы «автоледи» дип игълан итте алып баручылар. Ә Винарис Ильегетне исә «эстраданың иң җиңел артисты» дип чакырдылар.
Винарисны, гәүдәсенә карап, «иң җиңел» дип киная белән атасалар да, ул чыннан да җиңел артист бит. Үз-үзен тотышы, халыкны кузгата белүе, хәрәкәтләре буенча аннан да җиңелрәк кеше юк кебек. Кайберәүләр кулларын да күтәрергә иренгәндә, Винарис сәхнәдә мамык кебек очып йөри.
Ул чыкканчы, халык Сабантуй мәйданының утыргычларында ипләп кенә утырып тора иде. Винарисның «әйдә, биибез!» дип әйтүе булды, дәррәү кубып, сәхнәне әйләндереп алган киртәләр янына тезелеп тә бастылар, бии дә башладылар. Винарис та молодец: сәхнәдән очып кына төште дә, халык белән күрешә-күрешә, биеп күрсәтте. «Уңнан сулларга карыйм, сулдан уңнарга карыйм. Уңда-сулда – матур кызлар, кайсы янына барыйм», – дип җырлый, күзләре орбиталарыннан чыгып китәрдәй булган. Аның кебекләр турында «позитивчик» диләр. Халыкны кыздырды да елмая-елмая чыгып та китте.
Легендар җырлар
2000 еллар башында аның һәр җыры хит иде. Хәзерге буын да ул җырларның күбесен белә. Кыскасы, үзенең легендар «Мәхәббәт шушыдыр», «Буран дулый», «Хәерле юл тели һәйкәлләр» җыры белән танылган Лилия Хәмитова да килгән иде. «Мәхәббәт шушыдыр» җырын бу юлы да җырлады. Ностальгия хисләре касәсеннән тулып ташты.
Бизәнеп торган Лилия апа белән сөйләшеп алдым. «Лилия апа, кая югалдыгыз?» – дим.
Югалмадым. Әнием авырый, шуңа күрә мин хәзер гел Арчада. Эстрадан төшеп калдым дип булмый. Күренеп кайтыйм дип, чакырган җиргә барам.
Яңа җырлар яздырасызмы?
Узган ел бер җыр яздырдым. Шундый хәлләр булгач, яңа җырлар яздырырга теләк тә юк әле.
Сезгә танып эндәшәләрме?
Әйе, таныйлар. Хит булган җырларны да беләләр...
Шунда Бәширә Насыйрова яңа күлмәген киеп куйды. Кара күлмәккә төрле төстәге күбәләкләр теккәннәр. «Үзе дә күбәләк!» – диде Лилия Хәмитова, Бәширә апага карап. Бәширә апа көзге тирәсендә чынлап торып күбәләк сыман бөтерелеп куйды.
«Бәширә апа, бу күлмәкләрегезнең саны бармы?» – дим.
Ай, санын белмим дә! Санаганым да юк. Гардероб тулы инде күлмәк белән. Киемнәрне таба алмыйча, адашып йөрим. Күлмәкләрнең күбесен тектерәм. Тик Казанда нормаль тегүчеләр юк. Соңгы елларда нормаль стилист белән нормаль тегүче таба алмыйм.
Сатып алып кына кимисезме?
Киям инде. Сатып алам да, йә берәр нәрсә өстибез, бизибез, чигәбез. Йә аксессуарлар кушам. Мин бик тә яулыклар яратам. Кибеткә чыккан саен яулык алып керәм мин. Үземә кибет ачарга була.
Әле кайвакыт алганнарын онытам, аннары килеп чыгалар да, «син дә бармыни?» дип кия башлыйм. Еллар буе эленеп торган киемнәр дә бар. Һәр киемнең үз вакыты.
Елына ничә күлмәк аласыз, тектерәсез?
Узган ел дүрт-биш күлмәк алдым. Концертлар белән йөргәндә, ел саен эксклюзив кирәк. Халык бит синең нәрсә кигәнеңне истә калдыра. Шул ук күлмәк белән икенче елга да килсәң: «Моның яңа күлмәк алырга акчасы юк икән», – диләр инде.
Сезнеңчә, татар эстрадасында иң зәвыклы артист кем ул?
Ой, аерып кына әйтсәм, калганнары үпкәләр. Кызлар да бик матур киенә, егетләр дә. Артистлар бик матур, зәвыклы киенәләр. Миңа яшьләр ошый. Концертларда мин гел алардан сорыйм, киңәшләшәм. «Кызлар, бу күлмәккә кайсы бижутерия киим икән?» – дип сорыйм. Яшьләр безгә караганда күбрәк белә.
Матур итеп киенә торган, күңелемә ошаган кеше бар. Ялт итеп, картина кебек тора торган артист бар. Аерып әйтмим.
Бәширә апа сәхнәдә «Салкын миңа, салкын» дип җырлады. Автобуста килгәндә дә: «Миңа ул кондиционерны берүк өрдерә күрмәгез!» – дип, яулык бөркәнеп килгән иде.
«Авызга черки тулды»
Караңгы төшә башлаган саен, чыннан да, суыта барды. Салкынын да кем белсен: караңгы төшә башлаган саен, утка чебен-черки җыелды. Сәхнә тулы бөҗәк, малайкаем! Артистлар чыгалар да «авызга черки тулды» дип сукраналар. Ну, анда авызга гына түгел, борынга да тула торган иде ул черкиләр.
Черкиләр сәхнә тирәсендә коточкыч күп булсалар да, артык тешләмиләр, ә читкәрәк, уттан ераккарак киткән саен ныграк тешлиләр. Мин аларның логикасын бик үк аңлап бетермәсәм дә, «талаганчы, авызга керегез» дип, сәхнә тирәсендәрәк йөрдем.
Концертта гаилә дуэтлары булды. Беренчеләрдән булып, Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов чыкты. Аларны да «татар эстрадасының типик гаилә дуэты» дип атап була икән хәзер. Үзләре җырлыйлар, үзләре шунда ук бииләр дә, җырлары да биетә торган. Ә бәбиләрен сәхнә артында Илсөя Бәдретдинова карап торды.
Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар да ике җыр бүләк итте апаслыларга. «Сайлап меңнәр арасыннан» җырында телефондагы фонарьларны куштырып, мәхәббәт атмосферасы тудырдылар. Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова халыкны биетеп алды. Алсу белән Азат Фазлыевларга кушылып, кычкыра-кычкыра җырладылар. Кыскасы, яраттылар гаилә дуэтларын.
Лэйна фанатлары
Мәйдан әйләнеп килим, дип киткән җирдән бер күренешкә тап булдым. Кызыл-сары төсләрдә кабарып торган итәк кигән Лэйнаны бер төркем балалар уратып алган. Мәш китереп, болын уртасында фотога төшәләр. Аннары шул шатлыктан ничек кычкыра-кычкыра, сикеренеп йөгереп киткәннәрен күрсәгез! Минәйтәм, хәлләр бар монда!
Лэйна «Малай на белом барсе» белән «Ялгыз каен»ны җырлады. Җырлап бетереп, сәхнәдән төшүгә, аны тагын сырып алдылар. «Лэйна-а-а-а!» дип ерактан ук кычкыра-кычкыра чабалар янына. Лэйна үзе дә: «О-о-о, минем тыңлаучыларым!» – дип, каршыларына бара. «Бигрәк яраталар сине, ә?» – дим Лэйнаның үзенә.
Мин үзем «кем минем белән фотога төшә?» дип эзләп йөрим. Әле теге башка барып килгәндә Гүзәлия әйтә: «Синең белән берәрсе барсынмы?» – ди. Юк, минәйтәм. Шунда да килеп эндәшеп, фотога төштеләр. Шуңа хыялланып йөрим әле, – диде Лэйна фанатлары янына барышлый.
«Красавчик»
Концертның төп йолдызлары азакка таба – сәхнәдә черкиләр консистенциясе максимумнан артып киткәч чыктылар.
Алып баручылар «аның исеме Фирзәр булырга тиеш булган» дип, сәхнәгә Ришат Фазлыйәхмәтовны чакырдылар. «Фирзәр абыйның җырларын чыннан да яратам мин», – диде Ришат һәм бер-бер артлы башта «Ташлама», аннары «Яратмасаң, әйдә яратма» дип җырлады. Башта «ташлама» дип ялварды да, аннары кире уйлады, дигән кебек булды.
Ну, өч тапкыр баш идерттеләр Ришатны. Матбугат киңлекләрендә аның белән яңалык чыкмаган бер генә көн булмагангамы шунда – яраталар инде Ришатны. «Ай, красавчик» дип куйды Илмир Ямалов, Ришатны сәхнә артына озатканда.
Тәтишка исә сәхнә яныннан гына күзәтте. Алда да түгел, артта түгел – кырыйда.
Шулчак алып баручылар ял итү турында сөйләшеп киттеләр. Төркия, диңгез, балалар.. Халык шунда ук сүзнең Илмира Нәгыймова турында икәнен аңлап алды. Чөнки җырчы быел беренче тапкыр чит илгә сәяхәт иткән икән. «Тимә йөрәгемә» дип җырлады Илмира Нәгыймова.
Сәхнә артында Марат Яруллинны күргәч, дуэт белән «Соңгы бию»не дә җырлыйлар икән, дип уйлап куйган идем. Җырламадылар. Илмираның эзенә бастырып, Марат Яруллин чыкты.
Эндорфиннарны күтәрә торган җырчы
«Ул чыккач, хатын-кызларның эндорфиннары күтәрелә», – ди Алисә Җамалиева. 95 процент хатын-кыз нәкъ менә аны күрер өчен килә икән. «Өйләнмәгән, яшь.. Сәхнәдә Марат Яруллин. Ярар, мин чыгып китим әле», – дип, Ришат Әхмәдуллин Марат Яруллинны тыныч кына итеп чакырды. «Өйләнмәгән һәм яшь» статусы, сүз уңаеннан, аңа да туры килә бит әле. Концертка «Марат Яруллин» дип килсәләр, Камал театрына кызлар Әхмәдуллинны карарга бара. Шуңа күрә бу сорау буенча Ришатка бөтенләй дә борын салындырасы юк.
Ә Маратка килгәндә, аны чыннан да кызлар ярата. Ну, үлеп китәләр инде. Өлкәнрәк хатын-кызлар шулай Әнвәр Нургалиевны үлеп ярата, яшь кызлар – Яруллинны. Әллә нишли башлыйлар аларны күрсәләр, аңлата торган түгел.
Маратның да стиль үзенчәлекле. Башка артистлар кебек костюм-чалбар киеп чыкмый инде ул. Яшькелт төстәрәк, үзе үтә күренмәле кыска плащ, кара майка, чалбар, ботинкалар һәм, иң мөһиме, күзлек! Бик күп артистлар чыкты, төрлечә халыкны кыздырдылар, ну, барыбер дә иң акыллысы булып Марат Яруллин калды.
Чебен-черки өеренә күзлек белән керде ул чөнки! Авызына керсәләр дә, күзенә кермәделәр. Шул хөрмәттән тамашачылар янына төшеп, сикерә-сикерә биеп тә менде. Менә ул сәхнәдә, үзе әйтмешли, «кайфовать» итә белә инде.
Илсөя Бәдретдинова «бандасы»
Концертның хедлайнеры – Илсөя Бәдретдинова һәм аның «ИБ банда»сы иде. «Хедлайнер» дигәне – «топ артист» була, һәм ул иң соңгы булып чыгыш ясый. Илсөя Бәдретдинова сәхнәгә кичке унда гына чыкса да, бөтен командасы белән биштә үк сәхнә янында басып тора иде инде. «Мин иртә килү яклы. Килергә кирәк, тынычланырга, репетиция ясарга һәм чыгышыңны көтәргә кирәк», – диде Илсөя Бәдретдинова беренче килүе турында.
Аның зур һәм көчле командасы инструментларын урнаштырып, микрофоннарны биштә үк көйләп куйды. Репетиция ясап, Илсөя бер-ике җыр да җырлады. Игътибар: репетиция ясаган бердәнбер артист булды Илсөя Бәдретдинова. Җыела башлаган халык «концерт башланды бугай» дип тизрәк утыргычларга тезелеп утырды. Илсөя бер бабай белән фотога да төште шунда гына. «Тагын бер чыгабыз әле без», – дип чыгып китте аннары. Җыелган халык күзләрен челт-челт итеп йомып куйды.
Нәкъ биш сәгатьтән, Сабантуй мәйданы тулгач, «ИБ банда» сәхнәгә менде. Илсөя Бәдретдинованың командасыннан көчле энергия бәреп тора. Алар сәхнәдә бер организм кебек. Бер карасаң, бөтенесе үзенчә аерылып тора, әмма дә бөтенесе бергә шәп атмосфера тудыралар. Саксофонист Айрат Закиров үзе генә дә ни тора! Ниләр генә кыланмый ул саксофоны белән.
Кайберләре минем белән егерме, кайберләре ун ел эшли. Быел гына яшь саксофончы егет алдык – Айрат Закиров. Командама бар артистларны да үзем сайлыйм.
Алар барысы да яхшы күңеллеләр. Төркемдә өч төрле дин, биш төрле милләт бар. Бәлки, үзара ниндидер проблемалары буладыр. Миңа андый әйберне беркайчан да сиздермиләр. Әгәр «шылт-былт» әйбер була икән, утырабыз да, ачыктан-ачык сөйләшәбез, – диде ул, «Бу кадәр кешене ничек бер учта тотасыз?» дип аптырап соравыма.
Илсөя халыкны да көлдереп алды әле. Һаман шул черки инде, тагын ни булсын. Бөтен артистлар әйтергә теләгәнне әйтеп салды. «Бер черкиегезне йоттым. Ачуланмагыз инде. Бик ышанычлы урынга тыгып куйдым. Җырлаганда гына. Фамилияне дә сорап тормады», – диде. Халык рәхәтләнеп көлде.
Илсөя алты җыр гына түгел, җиденчесен дә җырлады. «ИБ банда»ны җибәрергә теләмичә, хор белән кычкырды халык. «Апаска концерт белән бер атнага киләм», – дип вәгъдә бирде Илсөя.
Тәмам!
«Мәйдан» каналы гимны астында Апас хакимияте бүләге – салют күккә очты. Район халкына чын-чынлап матур бәйрәм ясадылар. Балалар сөенечләреннән кулларын чаба-чаба сикереште. Оештыручылар рәхәтләнеп, иркен сулап куйдылар. Ни дисәң дә, 19 мең кеше яшәгән Апас районының 8 меңләп халкы Сабантуй мәйданында иде.
Шушындый ук Open air концертны 27 август көнне Балык Бистәсендә оештыралар. Җәйнең матур, истәлекле, рәхәт кичләре булып истә калыр бу ачык һавада узган концертлар.