news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист блокноты: Тәүге тапкыр республика көнендә хәбәрче вә үзешчән артист сыйфатында

Татарстаныбызда яшәвемә, укуыма һәм эшләвемә 5 ел чамасы булса да Республика көнен мәркәзебез Казанда ничек бәйрәм итүләрен күргәнем юк иде әле. Былтыр, ничектер, командировкада калдым, ә аңа кадәр Актаныш редациясендә эшләп телевизор аша күзәттем дә, башкала журналистлары репортажларын тыңладым. Ә быел башкачарак булды! Күрдем!

news_top
Журналист блокноты: Тәүге тапкыр республика көнендә хәбәрче вә үзешчән артист сыйфатында
Фото: «Татар-информ», Ильяс Хаҗиев дизайны

Ифрат масштаблы фестиваль үзәгендә

Шулкадәр масштаблы үтә икән ул, хәйран калдым. Эш көне «Уйнагыз, гармуннар» фестивале сәхнәсе артында башланып китте. Көн яңгырлы торса да, тамашачы күп җыелган иде. Ансамбльләр дә, өстән яңгыр коеп торуына карамастан, шат йөзле, шаярышып һәм бәйрәм белән котлашып басып торалар. Гармун моңнары матур да инде, юкка гына «гармунчы булсын ярың» дип җырламыйлар шул. Әнә ничек тальян, хромка ише гармуннарның күрекләрен тулысынча диярлек ачып уйный гармунчы абзыйлар! Концерт исә популяр сәхнә йолдызлары чыгышлары белән дәвам итә торды. Популяр җырчылар Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова аннары Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисоваларның уллары белән чыгышларын да көчле алкышлар белән каршыладылар.

Аннары әлеге фестиваль концертыннан соң сәхнә түрен «Безнең заман» тамашасы коллективлары, җырчылары вә биючеләре биләде. Хезмәт коллективлары чыгышлары истә калырлык булды. Җир җимертеп эшлибез дә, шаулатып-гөрләтеп ял да итә белә безнең эшсөяр халык! Монда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче учреждение, «КамАЗ», «Татнефть» шикелле предприятие-оешмаларына кадәр чыгышларын тәкъдим итте. Гади хезмәт кешеләре, һәвәскәрләр генә димәссең дә аларны!

«Казан сөлгесе» – халык талантларын күрсәтә, балкыта һәм таныта

Шулай ук бу көнне Иске Татар бистәсендәге сәхнәдә «Казан сөлгесе» халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсының гала-концерты булды. Әлеге бәйге Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәният үзәге тарафыннан оештырылып килә. «Казан сөлгесе» фестиваленең идея авторы – Россиянең халык артисткасы Лима Кустабаева.

«Казан сөлгесе» дип аталган фестивль-конкурста үзешчән сәнгать осталары, профессиональ артистлар, студентлар һәм иҗади уку йортларын тәмамлаучылар катнашты. Моннан тыш, иҗади ярышта яшь буенча чикләүләр юк, анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша алды.

Шәхсән үзем әле чагыштырмача күптән түгел Казан шәһәренең Киров районындагы «Залесный» мәдәният үзәгендәге «Ак тирәк» башкорт халык фольклор җыр театры белән чыгыш ясый башладым. Миңа бик ошый, халыкларыбыз гореф-гадәтләре, мәдәниятебезнең шулкадәр дәрәҗәдә күпкырлы булуы горурлык хисе уята. Мәдәният үзәге директоры, Татарстан Республикасы атказанган хезмәткәре Тимур Йосыпов театрыбыз җитәкчесе Айгөл Шәрәфиева безгә репетицияләр үткәрделәр.

Беренче эш урыным – туган ягымның мәдәният тармагы булгач, миңа әлеге иҗат коллективы белән сәхнәгә чыгу яңа сулыш ачкандай булды. Ә инде Республика бәйрәме көнне күпсанлы тамашачы алдында җырлау, думбырада уйнау – шәхсән минем өчен үзе бер мәртәбә булды.

Мәдәнияткә гашыйк җаннар турында «башкалар ял иткәндә, без эшлибез» дигән әйтем бар. Бу чыннан да шулай. Республика көне бәйрәмендә безнең мәдәният үзәгенең коллективлары лаеклы чыгыш ясады. «Уйнагыз, гармуннар» төбәкара фестивале сәхнәсендә быел чыгыш ясаучылар арасында бердәнбер гармунчылар ансамбле – безнең «Татар гармуннары», аннары болай да тальян гармуннарда уйный торган ансамбль Казанда бездә генә. Парадта да катнаштык, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны да каршыладык, – дип әйтте Тимур Йосыпов.

«Башкалар ял иткәндә, без эшлибез» дигәне шулкадәр безгә – журналист халкына да туры килә! «Казан сөлгесе»ндә «Ак тирәк»леләр халык җырына композиция күрсәттеләр, кубызларда, гармун һәм думбыра кебек инструментларда уйнап, тамашачы алдында чыгыш ясадылар. Үзем думбырада уйнап карау тәҗрибәсенә ия булдым. Музыка мәктәбендә кыллы инструментлар бүлегендә гитара буенча укысам да, монда инде 7 кыл түгел, ә 3 кенә, дип тотынуга карамастан, үзенчәлекле генә икән ул думбыра дигәннәре! Шулай да ярыйсы гына килеп чыкты кебек! Һәрхәлдә тамашачылар, бәйрәм концертын тамаша кылган туганнарым – атаклы Кодаяровлар кайтавазлары яхшы булды.

Гомумән, соңгы арада сәхнә осталары булган, мәдәнияттә эшләүче туганнарга сценарийлар язышсам да, тамашачы алдында чыгыш ясау – бөтенләй башка хис-тойгылар уятты. Ул Татарстан өчен горурлык та, тамашачылар алкышыннан кабынган күңелдәге иксез-чиксез дәрт һәм йөрәктәге ватанпәрвәрлек ялкыны да булгандыр, мөгаен. «Казан сөлгесе» Гала-концертын тамашачы күзлегеннән күзәткәндә исә төрле төбәкләрдән, район-шәһәрләрдән килгән фольклор һәм иҗат коллективларының искитмәле талантлары ихлас сокландырды. Менә кайда чын иҗат балкышы, халкыбызның сәләтле ул һәм кызлары данлануы.

Аннары бу көнне Казан каласында узган мәдәни фестивальләргә – халкыбыз телендәге «мизгел саен нур-бизәк» дию дә туры килә. Талантлы шул, ватандашларыбыз! Бик тә талантлы!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар