Журналист блокноты: Муса Җәлилнең беренче укытучысы оныгы булуым белән горурланам
«Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең беренче укытучысы оныгы. Ул картәтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты.

Һәр каһарманның, һәр әдип, һәр бөек шәхеснең беренче укытучысы була. Гадәттә, ул аны шәхес итеп формалаштыра. Мин исә Муса Җәлилнең беренче укытучысы, Ленин ордены кавалеры Габдулла Усмановның оныгы булуым белән горурланып яшим. Җәлилгә һәм җәлилчеләргә бәйле берәр дата булганда, Габдуллла картәти турында истәлекләр яңара бездә. Бүген дә шулай.
1944 елның 25 августында Плётцензее төрмәсендә, Германиянең император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше җәзалап үтерелә. Әлеге вакыйга татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы көрәшкән һәр халык өчен тетрәндергеч фаҗигале көн. Һәр елны 25 августта Казан Кремле янында урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янындагы мәйданга герой-шагыйрь һәм җәлилчеләрне, аларның каһарман рухын искә алырга җәмәгатьчелек җыела. Быел әлеге мәйданда мин дә бар идем, тәүге тапкыр бөек Җәлил кызы, дәвамчысы Чулпан апа белән күрешү, сөйләшү һәм истәлеккә фотосурәткә төшү дә истә калырлык булды.
Габдулла Усманов хакында җирле, республика матбугаты битләрендә дә күп яздылар. Башкортстанның Чакмагыш районындагы танылган журналистлар, туган якны өйрәнүчеләр Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган «Ватанга тугры калганнар» китабын да нәшер иткәннәр. Аннары Габдулла картәти турында истәлекләр һәм хатирәләр җыйганда да аларның ярдәме ифрат дәрәҗәдә олы булды.
Габдулла Усманов – әнием яклап ерак картәти. Ул Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылының данлыклы мөгаллиме була. Нәсел җебе Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәндләргә барып тоташкан шулай ук укытучы Галимә белән гаилә корып балалар үстерәләр.
Габдулла Габдрахман улы истәлекләренә нигезләнгәндә, Муса Җәлил – бик үҗәт, шук кына малай була. Ул мәктәп партасына утырыр өчен яше тулмыйча да, абыйларына ияреп, укырга килә. Нишләсен инде укытучы мондый белемгә омтылган бала белән, аны да укыта башлый. Аннары еллар үтеп, Бөек Ватан сугышының кайгылы җилләре Габдулланың да капкасын кага, уллары Шәфкать һәлак була – ул да әтисе юлы белән китеп укытучы һөнәрен сайлаган һәм Башкортстандагы Тәтешле җирлегендә Әнгам Атнабаевларны укыткан була.
Җәлилгә «халык дошманы» исемен таккан чакта да Габдулла мөгаллим моның белән килешмичә, район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчеләренә: «Ник аның турында әдәбият дәресләрендә сөйләргә ярамый? Булмас, Муса начарлык кылмас, гайбәттер», – ди. Ни әйтсен дә, ничекләр сорасын инде гап-гади, шул ук вакытта Ленин ордены кавалеры булган укытучы абзый!
Ә инде еллар узып «Совет әдәбияты» журналында кадерле укучысының шигырьләрен күргәч, ул шулкадәр сөенә һәм шатлана, авыл мәктәбенә барып, линейка җыя һәм пионерлар алдында Җәлил шигырьләрен укып ишеттерә. Алга таба башка газета һәм журналларда шигырьләре басылган чакта да аларны кисеп алып, кадерләп саклый.
Габдулла картәти бик укымышлы була, авылда беркемдә булмаган чакта да, өйдә «эшләпә-радио» була. Алга таба да Габдулла картәтидән үрнәк алып, педагогик династия дәвам итә.

Габдулла Усмановның оныгы – Салават дәүләт тетары актрисасы, Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлнур Янбердина.
Фото: Юлай Низаевның шәхси архивыннан
Язып үткәнемчә, без, Габдулла картәтинең дәвамчылары, Муса Җәлил белән бәйле даталарда олы хөрмәт белән искә алабыз.
Безнең гаилә архивында кадерләп сакланган фотосурәтләрне дә күрсәтеп үтәсем килә. Әлеге фотода минем әни ягыннан дәү әни Айгөл Нәфыйкова – «Хезмәт ветераны» медале иясе, 40 ел гомерен Башкортстанның Чакмагыш районы сәламәтлек саклау системасына багышлаган шәхес. Ул да һәрвакыт Габдулла картәтиебез турындагы истәлекләр белән уртаклашып тора.
«Муса Җәлилне укытуы, укучысы шундый олуг әдип булуы белән горурланып яшәде. Җирлектә дә иң укымышлы затлардан булды. Райондагы иң беренче «эшләпә-радио» да аңарда иде», – дип хатирәләргә бирелә ул.

Габдулла Усмановның оныгы – «РФ хезмәт ветераны» медале иясе, бар гомерен медицина тармагына багышлаган Айгөл Нәфыйкова.
Фото: Юлай Низаевның шәхси архивыннан
Үзем исә әлеге материалны язганда да каләм һәм язу аша картәтиемнең исемен яшәтүгә, хатирәләрне «Интертат» укучыларына да ирештерә алуыма берникадәр сөенеп тә куйдым. Искә алулар укытучы һәм укучысы булган бөек шагыйрь рухына изге дога булсын.