news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист блокноты: «Мосфильм»га сәяхәт һәм фотограф сәләте + ясалма фәһем нәтиҗәсе

Татарстан Фотографлар берлеге вәкилләреннән торган төркем икенче ел рәттән илебез башкаласы Мәскәүгә күңелле һәм мавыктыргыч сәфәр кыла. Аны ТР Фотографлар берлеге әгъзасы, танылган фотограф һәм эшмәкәр Сергей Волков оештыра. Әлеге сәяхәттә күргәннәремне «Интертат» укучылары белән дә уртаклашырга ниятләдем.

news_top
Журналист блокноты: «Мосфильм»га сәяхәт һәм фотограф сәләте + ясалма фәһем нәтиҗәсе

Юлга, гадәттәгечә, берлектән бик ерак урнашмаган тукталыштан кузгалдык. Әйтергә кирәк, яңа трассадан автобусыбыз җилдереп кенә барып җитте. Юл буенда автозаправкалар да күп, туклану урыннары да заманча итеп ясалган. Менә бит, Мәскәүгә дә юллар якыная, җәмәгать! Юл буена фотосәнгать дөньясындагы яңалыклар турында фикер алышып бару, хәл-әхвәлләр белешү да күңелле булды. Мәскәү өлкәсенә кергәндә көчле яңгыр коя иде.

Иң башта кунакханәгә урнаштык. Аннары «Мосфильм»га кузгалдык. Метро тукталышы якын түгел икән, ләкин Мәскәү үзәге урамнары буйлап җәяүләп, фикердәшләр белән сөйләшә-сөйләшә баруга ни җитә?!

Мәскәүләргә барыгыз, «Мосфильм»ны күрегез

Былтыр да фоторәссамнар делегациясе белән «Мосфильм»га барган идем. Быел да ничәмә еллар буена легендар кинолар төшергән «Мосфильм»ны янәдән бер кат күрүләр насыйп булды.

«Мосфильм»га 1924 елда нигез салынган. Совет һәм Россия киностудиясе. 2020 елга кадәр вакыт аралыгында киностудиядә барысы 2500дән артык тулы метражлы кинофильм булдырылган.

«Мосфильм» да төшерелгән фильмнар даими рәвештә Халыкара кинофестивальләрдә, конкурсларда һәм кино күрсәтүләрдә катнаша, анда югары танылу ала.

Биредә төшерелгән фильмнар һәммәбезгә таныш: «Ирония судьбы, или С легким паром!», «Служебный роман», «Любовь и голуби» һ.б.

«Мосфильм»да аның музее, кино төшерү урыннары һәм студияләр белән танышу мөмкинлеге бар.

Музейда Совет дәвере машиналарыннан башлап, һәр ел саен Яңа ел чорында зәңгәр экраннардан бөтенебез дә яратып карый торган «Джентельмены удачи» киносындагы алтын шлемга кадәр бар. Аннары 8 Март бәйрәмендә күрсәтелә торган «Служебный роман» киносындагы иптәш Новосельцевның ат сыны белән егылуын хәтерлисезме? Ат та мондагы музей витриналарының берсендә сакланыла. Шәхсән үземне телевизор эчендә, классикага әверелгән кинофильмнар эчендә йөргәндәй хис итә башладым.

Шуннан соң безгә «Мосфильм» киноконцернында әлеге вакытта да сәяси тапшырулар, ток-шоулар төшерелә торган павильоннарны һәм студияләрне күрсәттеләр. Мәсәлән, үзәк телеканаллардан трансляцияләнгән «Голос», аннан соң «Синяя птица» проектлары нәкъ монда төшерелә икән. Әлбәттә, бу – бик уңайлы. Чөнки павильон мәйданнары да ифрат дәрәҗәдә олы, иркен.

Шулай ук биредә бүгенге көндә дә кинолар һәм сериаллар төшерелә торган, сүтелми торган локацияләр дә бар. Мәсәлән, чиркәү эчен сурәтләгән кечкенә павильон.

Павильоннар урнашкан биналардан чыкканда шуңа да игътибар иттем: бу җирләр – бүгенге тормыш һәм Советлар Союзы чоры кушылган кебек. Киноконцерн алдында «Аллея больших мастеров» диелгән мәйдан бар. Сәнгать һәм мәдәният өлкәсендәге бөек мэтрларыбызның «канатлы сүзләре»н укып була. Шуннан Ватан кинематографиясе үсешенә лаеклы өлеш керткән Шукшиннарга, шул «Джентельмены удачи» Доцент образындагы Евгений Леоновка, халык артисты, атаклы кинорежиссёр Сергей Бондарчукка һәйкәлләр бар. Алар әллә ни купшы, олы форматта түгел, ә җыйнак кына.

Фотосәнгать һәм ясалма интеллект

Аннары кем әйтмешли, былтыргы традициягә тугры калып, ТР Фотографлар берлеге вәкилләре фотограф, эшмәкәр Сергей Волковның Мәскәүдә «Мосфильмдагы галерея»дә ачылган «50×50» күргәзмәсе белән танышты. Әлеге фотокүргәзмәдәге эшләр ясалма фәһем ярдәмендә ясалган һәм узган ел да шушы ук исем астында оештырылган фотокүргәзмәнең дәвамы булып тора. Ачылыш тантанасында ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова да чыгыш ясады һәм берлек исеменнән Волковка махсус заказ буенча эшләнгән фотограф статуэткасы, гөлләмә бирде.

Сергей Волков:

Ясалма фәһем мөмкинлекләре турында әллә ни күп уйларымны һәм фикерләремне уртаклашасым килми инде. Әлбәттә инде, ул тормышыбызда кирәкле әйбергә әверелде. Заманча технологияләрне өйрәнү, файдалы итеп куллану зарур. Фотосәнгатьнең дә киләчәге – ясалма интеллект. Ул безгә ярдәмгә килә. Ясалма фәһем хәзерге заманда яшәешкә ныклы адымнар белән кереп бара. Сүземне озакка сузмыйм.Татарстан Фотографлары берлеге командасы килүенә дә мин бик шат, – дип ассызыклады өлкән иҗатташ дустыбыз.

Виктория Шиһапова:

Без Сергей Алексеевичны чын күңелдән шундый матур күргәзмә ачылу белән тәбрик итәбез. Без әлеге күргәзмә ачылышында катнашуыбыз белән горурланабыз һәм Татарстан Фотографлар берлеге вәкиле «Мосфильм»ның шундый дәрәҗәле залында фотосурәтләрен тәкъдим итә алуга чиксез шатбыз. Татарстан фотографларын шулай Мәскәүгә чакыруыгыз өчен дә ихлас рәхмәт, – диде ул.

Шулай ук тантана барышында, Союз үсешенә керткән лаеклы өлеше өчен, Сергей Волковка рәхмәт сүзләре яңгырады.

Без, Татарстан фотографлары, сезнең иҗади уңышларыгыз өчен сөенәбез. Чыннан да, фотоларда бик соклангыч сюжетлар урын алган. Үзебез дә илһамланып кайтырбыз моннан, дигән фикердәмен, – дип сөйләде ТР Фотографлар берлеге вәкиле Алсу Шакирова.

Фотокүргәзмә ачылышы тантанасында, мәртәбәле кунаклар буларак, «Мосфильм»дагы «Милли сәнгать һәм фотографияләр музее» проекты җитәкчесе Николай Канавин, музей кураторы, фәлсәфә фәннәре докторы, Россия Рәссамнары берлеге әгъзасы Игорь Булгаков, Россия Фоторәссамнар берлеге рәисе Дмитрий Иванов та булды.

Авторның эшләре ясалма фәһем ярдәмендә ясалган булуга карамастан, аларда җанлы хисләр бар, күргәзмә белән танышкан кешеләр шул фикерне җиткерде. Фотокүргәзмәдә 8 сериядә 78 сурәт тәкъдим ителгән иде. Алар арасында «Җәнлекләр һәм кошлар: авангардлы калейдоскоп», «Hakuna Matata», «Космик хыяллар», «Хәтер уены» һәм башкалар бар.

Оештыручылар билгеләвенчә, керү ирекле булган әлеге фотокүргәзмәне август ахырына кадәр карап булачак.

Сәфәрдән соң туган фикерем

Әлеге фотокүргәзмә – сәнгать өлкәсендәге заманча үзгәрешләрнең ачыктан-ачык дәлиле булып тора. Әле берничә ел элек кенә, ясалма фәһем ярдәмендә фотокүргәзмәләр ясау мөмкин, дисәләр, ышанып бетмәс идем. Ләкин менә инде «Мосфильм»да танылган фоторәссам Сергей Алексеевичның мондый күргәзмә үткәрүе традицион сулыш алды. Шәхсән миңа биредәге сурәтләр ошады. Алар гаять заманча, ә күргәзмә бик уңышлы. Минемчә, Сергей Волков – Татарстан фотосәнгатенең лаеклы шәхесе, ифрат дәрәҗәдә замана алдынгысы. Без аңа һәм Татарстан Фотографлар берлегенә икенче ел рәттән фотокүргәзмәгә чакыруы, киноконцернга экскурсия оештырганы өчен ихлас рәхмәтле.

Фото: ТР Фотографлар берлеге, Алексей Ерин фотосы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар