Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уку йортлары көтә: татар журналисты булу өчен кая укырга керергә?

Бүгенге көндә, татар телендә камил яза һәм сөйли белә торган журналист булу өчен, белемне 2 уку йортында алырга була. Әлеге уку йортлары, бюджет урыннар саны һәм түләп укуның ничә сумга төшүе белән таныштырабыз.

news_top_970_100
Уку йортлары көтә: татар журналисты булу өчен кая укырга керергә?
Фото: © «Татар-информ» архивы

Журфак: «Без татар теле һәм әдәбияты укытучыларын түгел, ә журналистлар әзерлибез»

Татар телле журналистларны Казан федераль университетының 2 уку йорты әзерли. Беренчесе – күпчелек Татарстан журналистлары белем алган Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе. Биредә журналистика буенча белем бирүче берничә юнәлеш бар, әмма бары тик «Яңа милли медиа чаралары» юнәлеше генә татар телендә белем алып була. Әлеге юнәлеш буенча быелгы кабул итү кампаниясенә рекордлы 10 бюджет урыны каралган. Бу хакта Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы Васил Гарифуллин хәбәр итте.

«Татар телле җурналистларны әзерли торган юнәлеш «Яңа милли медиа чаралары» («Новые национальные медиа») дип атала. Әлеге профиль безнең күптәннән тормышка ашырыла. Узган ел 7 бюджет урын биргәннәр иде, быел 10 урын бар.

Бездә бит әле башка профильләр дә бар. Мәсәлән, рус телле журналистларны әзерләүче «Мультимедияле журналистика» юнәлеше. Анда чит ил студентлары да белем ала, ләкин бюджет урыннары юк. Бөтен булган бюджет урыннарын шушы «Яңа милли медиа чаралары» профиленә бирделәр. Бу – бик яхшы мөмкинлек һәм бик кирәк, чөнки күбесе авылдан килә, зур суммаларны түли алмый.

Шулай ук бюджеттан тыш урыннар да бар, анда 15 кешегә кадәр кабул итә алабыз. Ләкин, гадәттә, татар бүлегенә бюджетка керергә өмет итеп киләләр», – диде ул. Әлеге юнәлештә түләп уку елына 252 меңгә төшәчәк.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең деканы Васил Гарифуллин

«Яңа медиа чаралары» юнәлешенә укырга керү өчен, рус теле һәм әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мәҗбүри, шулай ук институтның үзендә иҗади бирем үтәргә кирәк булачак.

Безгә укырга кергәндә мәҗбүри санала торган имтиханнар: рус теле һәм рус әдәбияты. Рус әдәбиятыннан имтиханны нәкъ менә филология, журналистика кебек юнәлешләрне сайлаган студентлар бирә. Өченчесе – үзебезнең эчке имтихан. Иҗади имтиханда абитуриентның иҗади мөмкинлекләрен тикшерергә тырышабыз: кечкенә генә инша яздырып карыйбыз, тест формасында әңгәмә уздырабыз. Әлеге имтихан безгә укучының татар телен белү дәрәҗәсен дә чамаларга мөмкинлек бирә. Безнең өчен ул – бик мөһим имтихан, һәм бөтен журналистика факультетларында да мәҗбүри, – дип аңлатты ул.

Васил Гарифуллин әйтүенчә, студентлар инде беренче курстан ук иҗади практика уза башлый.

«Беренче курстан ук, теория белән беррәттән, иҗади практикалар да башлана. Алга таба студентлар төрле редакцияләргә беркетелеп, практикалар да узалар. Мәсәлән, безнең студентлардан «Шәһри Казанда» Илгизә Галиуллина, «ТНВ» каналында Рүзәл Шәрипов эшли. Ныклап торып эшләүче студентларны укып бетергәндә инде штатка да алалар.

Шулай ук безнең уку йортын тәмамлаган студентлар бездә практик дәресләрне алып баралар. Мәсәлән, «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова «Медиапроектлаштыру» курсын бик уңышлы укыта. Курс «Идел» журналы базасында уза. Студентлар «Идел» журналы мәктәбен узып, яхшы күнекмәләргә ия булалар, ныгыйлар», – дип билгеләде ул.

Укыту татар телендә алып барылса да, югары мәктәпнең деканы билгеләвенчә, аларның максаты татар теле һәм әдәбияты укытучылары чыгару түгел, ә татар телен яхшы белүче журналистлар әзерләү.

Без татар теле һәм әдәбияты укытучыларын түгел, ә журналистлар әзерлибез. Шуңа күрә бездә татар теле һәм әдәбияты фәннәре предмет буларак кына укытыла, ә күпчелек фәннәр журналист иҗаты, аның технологиясе, жанрлары, форматлары белән бәйле. Журналистның иҗади эшчәнлек нигезләре, тарихы, татар матбугаты кебек фәннәре татар телендә алып барыла, курс, чыгарылыш квалификацион эшләре татар телендә языла, яклана, ә чит тел, философия, психология, рус әдәбияты кебек гомуми фәннәр рус телендә бирелә, – диде ул.

Татфак: «Төп үзенчәлек – студентлар 2 төрле белгечлек алып чыга»

Татар телендә эшли ала торган журналистлар әзерләүче икенче уку йорты – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе. «Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлешендә 23 бюджет һәм 2 түләүле урын каралган. Түләп уку – елына 242 мең.

Әлеге юнәлешкә укырга керү өчен 3 имтихан бирергә кирәк: рус теле, рус әдәбияты/җәмгыять белеме/тарих/чит тел буенча Бердәм дәүләт имтиханы (абитуриентның сайлавы буенча) һәм уку йортының үзендә тапшырыла торган татар теленнән эчке имтихан. Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, татар теленнән Бердәм республика имтиханын биргән очракта, эчке имтиханны биреп тору мәҗбүри түгел.

«Шундый үзенчәлек бар: быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын биргән абитуриентларга татар теленнән эчке имтиханны бирмәсәләр дә була. Алар үзләре сайлый: институтка килеп, эчке имтиханны бирергәме яки Бердәм республика имтиханы балларын гына калдырыргамы. Мәсәлән, узган елны Бердәм республика имтиханын биргән 8 кешенең 4се безгә килде. Аларның 3се БДИ баллларын куйдырды, 1се эчке имтихан бирде, чөнки аның БДИ балы 56 гына иде. Ягъни имтиханны 2 тапкыр бирергә кирәкми», – дип аңлатты ул.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов

«Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика» юнәлеше 2021 елдан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән бергә эшләнә.

Без уку планын төзегәндә ук «Татмедиа» җитәкчелеге, анда эшләүче журналистлар белән киңәшләшеп эшлибез. Һәм, нигездә, журналистика белән бәйле дәресләрне «Татмедиа»дан килгән укытучылар укыта. Бездә укытучы журналистлар – «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, журналист Рәмис Латыйпов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева, «ТНВ»да «Манзара» тапшыруын алып баручы Әдилә Сәфәрова, «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина, – диде Рамил Мирзаһитов.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

1 курсның икенче семестрыннан ук студентлар «Татмедиа»ның төрле газета-журнал редакцияләрендә, «ТНВ»да практика үтә башлый. Шуны әйтергә кирәк, «Интертат» электрон газетасы редакциясендә эшләүче 6 журналист Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган яки шунда укый.

Бу юнәлешнең төп үзенчәлеге – студентлар ике төрле белгечлек алып чыга. Бер яктан, алар – филологлар – татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгән тел һәм әдәбият белгечләре. Киләчәктә алар әлеге юнәлештә магистратурага, аспирантурага керә, фәнни учреждениеләрдә тел белгечләре булып эшли алалар. Икенче яктан, шуңарга өстәп, алар журналистика өлкәсендә дә белгечләр булып чыгалар. Безнең бөтен предметлар да журналистикага гына кагылган түгел, төп белгечлекләре буенча алар – филологлар, – дип аңлатты әлеге юнәлешнең үзенчәлеген Рамил Мирзаһитов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100