Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зур сугыш тоемлана»: депутат мобилизация турында законга үзгәрешләр турында

news_top_970_100
«Зур сугыш тоемлана»: депутат мобилизация турында законга үзгәрешләр турында

Бүген мобилизация турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Кайбер депутатлар аерым категорияле гражданнарга отсрочка бирү турында тәкъдим белән чыкты. Әйтик, өч балалы, инвалид баласы булган әтиләргә.

Думаның оборона буенча комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов Думада чыгыш ясаганда «берни дә аңламаган» депутатларга үзгәрешләрнең ни өчен кирәклеген эмоциональ төстә аңлатып бирде. Ул армиядән качып йөрүчеләргә уңай шартлар тудырмаска кирәклеген әйтте һәм отсрочка тәкъдим итүчеләрне тәнкыйтьләде.

«Сез уклонистларга уңайлы шартлар тудыру өчен тавыш бирмәкче буласыз. Аларга икенче тапкыр Югары Ларсны алу герое булырга шанс тудырмакчы буласыз. Бу закон зур сугышны исәптә тотып язылган, гомуми мобилизацияне, – диде Картаполов. – Һәм хәзер шушы сугыш тоемлана. Ә без һаман кемне аннан (призывтан) коткару, кемне яклау турында уйлыйбыз. Якларга кеше калмаячак».

Югары Ларс – Грузиядәге чик буе пункты. Былтыр өлешчә мобилизация башлангач, армиядән качучылар шунда чират торган иде.

Нәтиҗәдә, өч балалы әтиләргә мобилизациядән калу мөмкинлеге кире кагылды. Бүген мобилизация буенча тагын да кырысрак кануннар кабул ителде. Тулы исемлек – сылтамада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100