Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Армиягә чакырылырга тиешлеләргә чит илгә чыгу тыела, килмәгән өчен штраф – 50 мең сум

Армиягә чакыру 30 яшькә кадәр арта, егетләргә чит ил ябыла, штраф – 50 мең сум.

news_top_970_100
Армиягә чакырылырга тиешлеләргә чит илгә чыгу тыела, килмәгән өчен штраф – 50 мең сум

Россиянең Административ хокук бозулар кодексында төзәтмәләр барлыкка киләчәк. Повестка алгач, сәбәпсез военкоматка килмәгән өчен җәза катгыйлана. Моның өчен штрафлар 50 меңгә кадәр артачак, хәзер исә 500 сумнан 3000гә кадәр штраф каралган. Шулай ук, военкоматка гаилә хәле үзгәрү, белем алу, эш, уку урынын, вазифаны яки яшәү урынын алмаштыру турында хәбәр итмәгән өчен дә 10-20 мең сум штраф кертү күздә тотыла. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы яза.

Дума бу үзгәрешләрне зур күпчелек белән кабул итә. Тавыш бирүдә катнашкан 369 депутатның 1се каршы, 19ы – битараф, 349ы – яклап чыга.

Шулай ук армиягә чакыру яше 30 яшькә кадәр артты. Башта чакыру 21-30 яшь булачак дип каралса, хәзер түбән яшь 18 килеш кала.

Дәүләт думасының Оборона буенча комитеты рәисе Андрей Картаполов әйтүенчә, үзгәрешләрнең төп сәбәбе – «бүгенге көндә шушы әйбернең кирәк булуы». Мобилизацион резерв сорала. Картаполов чит илгә китәргә теләүчеләр турында – «юлларрына ак җәймә» дигән. Әмма ак җәймә һәркемгә дә түгел.

Повестка бирелгән очракта, ул кешеләр чит илгә китә алмаячак. Элек повестка кешенең кулына тоттырылгач бирелгән дип санала иде. Хәзер электрон реестрга егетнең исеме кертелә икән, ул кеше инде чит илгә чыгып китә алмый – чит ил тыела. Эш урынына повестка килә, әмма кеше аны алмый икән – ул барыбер бирелгән санала.

«Армиягә чакырылучыларга чит илгә чыгып китү «кабәхәтләргә» чит илгә чыгып китмәсен өчен кирәк. Армиягә барырга тиешле кешеләргә чит илгә чыгу тыелырга тиеш. Бу – гап-гади әйбер. Гражданнарның күпчелек өлеше – нормаль патриотлар. Әмма кабәхәтләр бар, алар нормаль кешеләргә караганда 2 тапкыр күбрәк», – дигән Дума депутаты Виктор Соболев.

Аның сүзләренчә, өлешчә мобилизация вакытында 300 мең кеше чакырылган, ә 600 мең кеше призывтан чит илгә качкан.

Бу закон проектын икенче укылышта Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты хуплады.

Закон буенча нинди штрафлар карала?

Бер сәбәпсезгә повесткада күрсәтелгән вакытка һәм урынга килмәгән өчен – 40-50 мең;

Гаилә хәле үзгәрү, белем алу, уку урыны, эш урыны яки вазифа, яшәү урынын (регистрация белән расланмаган) алмаштыру турында, 6 айга кадәр илдән китү яки кире кайту турында хәбәр итмәгән өчен – 10-20 мең (хәзер болар өчен штраф юк);

Хәрби-транспорт мобилизация вазифаларын башкармаган өчен – физик затларга 15-25 мең, вазифаи затларга – 40-50 мең, юридик затларга – 350-400 мең;

Медицина тикшеренүеннән качып йөргән өчен – 15-25 мең;

Хәрби учет документларын аңлы рәвештә бозган яки югалткан өчен – 15-25 мең;

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш гражданнарга хәбәр итүне һәм аларның килүен вакытында оештырмаган өчен вазифаи затларга – 60-80 мең, юридик затларга – 400-500 мең;

Мобилизация планнары нигезендә җыелу пунктларына яки хәрби бүлекләргә техника алып килүне оештыру вазифаларын башкармаган өчен вазифаи затларга – 60-80 мең, юридик затларга – 400-500 мең.

Беренче мәртәбә хәрби учетка кертелергә тиешле гражданнар исемлеген хәрби комиссариатларга тапшырмаган өчен – 400 мең сум;

Гражданнарны хәрби комиссариат чакыру турында хәбәр итмәгән өчен (шул исәптән электрон формада хәбәр итмәгән өчен дә) вазифаи затларга – 40-50 мең сум һәм юридик затларга – 350-400 мең сум;

Хәрби учетка кертелергә тиешле кешеләр турында белешмә, аларны эшкә яки белем бирү оешмаларына алу, эштән яки укудан китүләре турында мәгълүмат бирмәгән өчен – 50 мең.

Закон 1 октябрьдән үз көченә керергә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100