news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зуля Камалова татар музыкасын ничек үзгәртте – шул хакта бер утырып сөйләшик

news_top
Зуля Камалова татар музыкасын ничек үзгәртте – шул хакта бер утырып сөйләшик
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов/архив

8 августта – Зөлфия Камалованың туган көнендә – Кабан күле яр буенда (Камал театры янында) «Зуля Камаловага багышлау» концерты булачагы игълан ителгән иде. Бу – Зуля Камалова иҗатыннан илһам алган музыкантларны, продюсерларны һәм мәдәният әһелләрен берләштергән проект. Аның иҗаты татар музыкасын заманча дөнья музыкасына якынайтты һәм яңа буын музыкантлары өчен көчле этәргеч булды.

  • Проектның төп максаты – Зуля Камалова иҗатының бүген дә яшәвен күрсәтү: аның мирасы үзенең җырларында гына түгел, ә бүгенге заман артистлары иҗатында да дәвам итә һәм татар музыкасы өчен яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итә.
  • Концертны «Күрше. Мирас» махсус проекты кысаларында Yummy Music лейблы оештыра.

Оештыручылар концерт белән генә чикләнмичә, Зөлфия Камалованың заманча татар музыкасына ясаган йогынтысы турында әңгәмә дә оештырырга булганнар. Шулай итеп Аксенов скверында 2 августта Зуля Камалованың иҗади мирасына багышланган паблик-ток көтелә. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Журналистлар, музыкантлар, продюсерлар һәм мәдәният әһелләре җырчының иҗаты ничек итеп татар сәхнәсен үзгәртүен һәм аның яңа буын артистларны илһамландырып торуы турында фикер алышачаклар. Очрашуда Yummy Music лейблына нигез салучы һәм «Татаркино» директоры Ильяс Гафаров, Зуля Камалованың Россиядәге концерт директоры, Казан промоутеры, «Соль» барын гамәлгә куючыларның берсе Александр Сафин, журналист, музыкант һәм җәмәгать эшлеклесе Рәдиф Кашапов, «Дышать» проекты авторы Гөлназ Шакирова, Yummy Music лейблы продюсеры Булат Шәймиев һәм Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова катнаша. Очрашуның модераторы – журналист Эльвира Садриева («Иптәшләр» паблигы). Соңыннан тамашачыларны эксклюзив көтә - Зуля Камалова конццертының архив язмасы күрсәтеләчәк.

  • Зуля Камалова (1969-2024) Удмуртиядә татар гаиләсендә туган. Австралиядә яшәп иҗат итте
  • Зуля Камалова беренчеләрдән булып халыкара дәрәҗәдә киң танылу казанган татар җырчыларының берсе булды. Ул Австралиядә, Европада, Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә татар мәдәниятен танытты, татар халык музыкасын джаз, электроника һәм заманча жанрлар белән оста итеп берләштерде. Нәкъ менә аның иҗади карашы бүгенге яшь музыкантларны татар музыкасы белән экспериментлар ясарга, аның яңа яңгырашын һәм формаларын эзләргә илһамландыра.
  • «Зуля Камаловага багышлау» концертында популяр башкаручылар, яңа татар инди һәм этно сәхнәсе вәкилләре чыгыш ясаячак, һәм шулай ук махсус кунаклар – Геннадий Лаврентьев (Мәскәү) һәм Марат Taturas (Уфа) – катнашачак. Концертның тулы программасы соңрак игълан ителәчәк. Бу кичәдә музыкантлар Зуля Камалова җырларын үзләренчә яңгыратып тәкъдим итәчәк, аның иҗаты аларның музыкасына ничек йогынты ясавын күрсәтәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар