«Әзрәк туйдыра инде» - Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә мәктәп турында сөйли
«Гомәргә рәхәт, аңа бер эш эшләргә кирәкми. Ашый, ята, йоклый, бабайга бара», — ди Ләйлә.
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә быел беренче сыйныфка укырга керде. Инде менә Ләйлә дә бераз арыган булса кирәк. Ландыш Нигъмәтҗанова инстаграмда: «Ләйләнең зарланып әйтүе түгел, болай гына» дип, бераз гына зарлы сүзләрен куйды.
«Әзрәк туйдыра инде бу мәктәптән, чынлап та», — дип авыр сулап башлый сүзен Ләйлә.
«Гомәргә рәхәт, ул бабайга бара, ул бабайда кунакта ята. Аңа рәхәт, аңа бер эш эшләргә кирәкми. Ашый, ята, йоклый, бабайга бара», — ди Ләйлә кулларын чәбәкли-чәбәкли.
Аннары ул мәктәп хәлләрен сөйли. «Ә бездә йоклап кара?! „Икеле“ чәпиләр дә куялар. Ярар инде, зарланып әйтүем түгел. Яратам мин мәктәпне, яратам», — ди Ләйлә.
Әнисе аннан: «Мәктәптә каласыңмы?» - дип сорый.
«Инде язылгач, калам инде», — ди Ләйлә.
Инстачылар Ләйләгә соклана, «күз тимәсен», «бөек артистка», диләр. «Мәктәп белән генә бетсә икән. Әле тормыш алда», — дип язалар.
- «Куркам әзрәк, оялам». Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләнең беренче укытучысын күрсәтте