Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Куркам әзрәк, оялам». Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләнең беренче укытучысын күрсәтте

Бүген Ләйлә мәктәп формасы киеп, ак бантлар тагып, беренче тапкыр укырга китте.

news_top_970_100
«Куркам әзрәк, оялам». Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләнең беренче укытучысын күрсәтте
Солтан Исхаков

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиягә беренче сыйныфка укырга керде. Ландыш аның беренче укытучысы белән утырып төшкән фотосын инстаграмга куйды.

Иртән мәктәпкә барышлый Ландыш кызының хәлләрен сораштырган иде.

Видео кадрларында Ләйлә абыйсы Әнвәр белән мәктәпкә бара. Әнисе аның хәлен белешә. Ләйлә: «Куркам әзрәк, оялам», - ди.

Беренче сыйныф укучысы Ләйләне инстачылар котлый, уңышлар тели. Алар «2 нче гимназия. Кадрия Рашатовна, уңышлар Ләйләгә», «сыйныф җитәкчесенә шәп булды, әзер артист килә», диләр.

Без дә котлауларга кушылабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100