Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Золото Геленджика» проектында җиңү Гөлназ Батталованың тормышын үзгәрткән

«ТНТ» телеканалындагы «Золото Геленджика» тапшыруында җиңгән татар җырчысы Гөлназ Батталова журналист Назлыгөл Сөнгатовага үзенең кичерешләрен сөйләде. Проектта җиңү аңа 2,3 млн сум акча китергән.

news_top_970_100
«Золото Геленджика» проектында җиңү Гөлназ Батталованың тормышын үзгәрткән
vk.com/gulnaz_battalova

— Көтелмәгән җиңү булды ул. Тормышымны үзгәртте. Тапшыру август аенда Геленджикта төшерелде. Мине видеога төшерү 1 сентябрьгә туры килде. Проектка кастинг аша эләктем. Анда узуымны якыннарым гына белде, ә җиңүемне башта беркемгә дә әйтмәдем, — диде Гөлназ Батталова.

Җиңүче хәзерге вакытта алтын коелмасының «ТНТ» телеканалында саклануын әйтте. — Безгә аны акчалата бирәләр. Түләү процессы башланды, шартнамәләр төзибез. Акчасы зур — 2,3 млн сум, — дип уртаклашты ул.

Назлыгөл Сөнгатова Гөлназдан уңыш серен сорады.

— Кастингта катнашканда һәрвакыт үзең булып калу кирәк. Ниндидер рольгә керергә тәкъдим итмим. Минем бөтен җиңүләр үзем булып калган вакытта гына яуланды, — диде җырчы.

Ул танылган телепроектка эләгү өчен акча, яки яхшы танышларның ярдәме кирәк дигән фикер белән килешмәде. — Аннан башка да була икән. Мин үзем моңа тере мисал, — диде Гөлназ Батталова.

«Юки» төркемен Гөлназ Батталова үз проекты буларак таныштырды. Ул продюсерлык эшенә кереп киткән һәм әлеге вакытта проект белән җитәкчелек итәргә өйрәнә. Шулай да «Юки» төркемен ул уңышлы дип саный. Бәйрәм чараларында катнашу 30 мең сумнан башлана. Акча керсә дә, әлегә ул табыш китерми, кергән сумма әйләнештә йөри икән. Продюсер сүзләренчә, чыгымнары да шактый.

Күпләр Эльмира Шәрипованы Гөлназ Батталованың сеңлесе дип уйласалар да, чынлыкта алай түгел икән. Гөлназ аны Инстаграмда узган кастинг аша табуын әйтте. Үзенең дә сәхнәгә менәргә җыенуын белдерде.

Әңгәмәнең тулы вариантын YouTube каналындагы видеодан карарга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100