Зөлфия Шакированың юбилей концерты: «Сезнең бар әйберегез дә бар, бәхетле картлык телим!»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакированың юбилей концерты гөрләде. «Интертат» гаиләле бәйрәм тамашасыннан репортаж тәкъдим итә.

«6 айда туган 1 кило да 200 граммлык бала»
Бәйрәм концертының беренче өлеше Зөлфия Шакированың тормыш юлына багышланган иде. Җырчы, тамашачылар белән бергәләп, яшьлек еллары буйлап атлады.
Сез мине кирәк вакытта күккә чөйдегез, кирәк вакытта җиргә дә төшерә белдегез, җырчы тамашачысы булганда гына яши ала, – дип башлады ул бәйрәмен.
Алып баручылар Айзилә Батырханова белән Рамил Гозәеров җырчының биографиясе белән таныштырып барды. Яшьлек, әти-әниләренә бәйле җылы хатирәләр, Җәвит абый белән танышу, кавышу тарихы – барысын да бергәләп тыңладык һәм карадык.
Мәскүр абый белән Гөлмәрьям апа гаиләсендә 5 нче бала булып дөньяга килә, дөресрәге 10 нчы бала булып аваз сала, аларның 5 балалары, кызганыч, бик яшьли фани дөньядан китеп бара. Зөлфия апа тугач, яшәү белән үлем арасында көрәшә, 6 айда туган бала нибары 1 кило да 200 грамм була, «озак яшәмәс бу бала» дисәләр дә, әни кеше «яшәр» ди. Халыкның «кеше була алмас» дигән сүзләре артта кала. Бөтен кеше ярата торган бала була ул, – дип сөйләде Айзилә Батырханова. Зөлфия Шакирова исә әти-әнисен җырлар белән искә алды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Шакировларның иҗади гаилә икәнен барыбыз да белә. Юбилей концертында исә алар тулы составта чыгыш ясады. Тормышта башка өлкәне сайлаган уллары Илһам да туган көндә сәхнәгә махсус чыкты. Ул Зөлфия апа өчен «Әнкәй, синең куллар» җырын баянга башкарды. Әлеге җыр вакытында тамашачыларның йөзләрендә күз яшьләре дә күренде. «Әни, сине яратабыз. Шундый чибәр, шаян булып кал», – диде ул, бераз оялып.
«Менә дигән җырны шәп итеп бозгансыз»
Шакировларның икенче уллары Искан Данир Сабиров белән Салават Фәтхетдиновның «Туган көн» җырын яңарткан икән. Әлеге җырны алар Зөлфия Шакировага бүләк итеп башкардылар. «Салават абый бу трибьютны ишетсә: «Менә дигән җырны шәп итеп бозгансыз», – дияр», – дип шаяртты Данир. Җыр әле Интернет киңлекләрендә чыкмады, Салават абый рөхсәте белән аны башкалар да ишетер, дип өметләнәбез.
Искәндәр, безнең иҗатны мондый бәйрәмдә аңларлар микән, монда башкачарак номерлар күрсәтергә кирәктер. Мин экраннан карап торам, шыр ак яулыклар кына күренә анда. Безнең формат кереп китәр микән, – диде Данир, башкарылачак җырның үзенчәлегенә ишарәләп.
Данир абый, мин үземне аңламаганнарына күнектем инде. Шулай яшим инде мин, гомер буе, кабул ителмәгән гений, – дип җавап кайтарды Искәндәр аңа. Искан, дөрестән дә, татар эстрадасында үзенчәлекле җырчы, ул популяр җырларга яңа аранжировкалар ясап танылды. Берничә ел элек, әти-әнисенең иҗатына каршы килеп, дәгъва да белдергән иде. Ләкин әлеге хәлләр инде яшьлек ялгышулары булып артта калды, концертта ул үзе язган җырын да башкарды.
«Бәхетле картлык насыйп итсен!»
Туган көн булгач, котлауларсыз булмый. Зөлфия апага да бәйрәме көнне бер-бер артлы котлаулар яңгырады. Җылы сүзләре аңа гаиләсе, коллегалары һәм тугры тамашачылары җиткерде. Зөлфия Шакированы котларга Оренбург, Башкортстаннан да килгән иделәр.
Нидер теләр өчен сезнең инде бар әйберегез дә бар, бәхетле картлык телим! – диде сәхнәгә котларга менгән бер мөлаем апа.
Әлеге фикерне соңрак Җәвит Шакиров та хуплады.
Дөрес әйттеләр. Безгә инде хәзер әллә ниләр кирәкми, оныклар, балалар исән-сау булсын. Безне сөендереп, шатландырып торсалар, шуннан да зур бәхет юк, бәхетле картлык насыйп итсен! – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Җәвитнең егетлеге һәм этлеге генә үзенеке, калганнары – Зөлфиядән»
Бәйрәм кунаклары арасында Зөлфия Шакированың күп җырлары авторы, танылган композитор Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева да бар иде. Ул җырчыга матур теләкләрен җиткерде.
Без Зөлфия белән якын дуслар. Мин аңа язган җырлар – сансыз, ничә еллар Җәвит белән аларны дөньяда яшәтәләр. Без аның белән кайгыларны да уртак иттек, шатлыкларны да. Әле репетиция вакытында елап алдым – нинди генә вакытлар баштан кичмәгән. Авыр вакытларда ярдәм кулын сузучылар Җәвит белән Зөлфия иде. Элек, җырларымны Хәния Фәрхи башкарганда рекорд булды, дип уйлаган идем, аның һәр программасында 7-8 җыр була иде. Зөлфия бүген, аны узып, рекорд куйды: 9ны санадым. Әле бүген җырламаганнары күпме.
Яратам, хөрмәт итәм, күпме бергә булдык, бергә булыйк. Бар яктан килгән, булган, тигезең Җәвитең белән канатларыгыз гел парлы булсын. Бүген Җәвиттән дә нык дулкынланган кеше юк. Яратып әйтә торган сүзем бар, бүген дә әйтәм: Җәвитнең егетлеге һәм этлеге генә үзенеке, калганнары – Зөлфиядән, аның сөюеннән, хезмәтеннән һәм хөрмәтеннән Җәвитнең Җәвитлеге.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
«Озак еллар салкын, микрофонсыз авыл клубларында җырлап йөредек»
Зөлфия Шакирова Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсе өчен дә ят кеше түгел. Ул 1990-1995 елларда монда эшләгән, бәйрәм концертында аны коллектив исеменнән Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов котлады.
Сез уйлыйсыздыр, нишләп Зөлфия юбилеен бу залда уздыра икән, безнең бит зуррак заллар да бар, дип. Бу – аның үз залы, чөнки Зөлфия Шакирова Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «оясыннан очып чыккан кош», без аны хәзер дә чакырабыз. 2014 елда, филармониянең директоры Кадим Нуруллин идеясе буенча «Илһамият» иҗат төркеме оештырылды, ул сәхнә ветераннары концертлары аларга матди ярдәм, рухларын күтәреп торыр өчен оештырылды, менә Зөлфияне шушы концертларга һәрвакыт чакырабыз, телевизион тапшыруларда да без гел бергә. Ул Җәвит Шакировның хатыны булганга түгел, ә нәкъ менә дәүләт филармониясе җырчысы булганга, без һәрвакытта да аның белән эшләргә яратабыз.
Зөлфиянең аның паспорт буенча кушылган исеме Зөлфия, ә мин кушкан исеме – Кислотабану, болай гына матур тора ул, тимәсәң генә, тисәң – үзеңә кара. Әмма аның эче бик чиста, ул гадел. Бер мисал: гастрольләрдә йөргәндә, 15 мең выручканы югалттым мин. Юллар баткак, «Белорус» тракторында йөрибез. «Киттек әйдә, акчаңны эзләргә», – ди. Концерт куйган авылга кире барып, акчаларны такта астыннан табып алып чыкты. Мин көтеп калдым, башка кеше үзенә яшереп алып чыккан булса, мин аны уйлап та карамаган булыр идем. Бездә андый хәл булды: бер артист, шулай ук, акча урлатып, үлгәнче түләде. Түләп тә бетерде, үлде дә.
Алар – Җәвит белән бик бәхетле пар, чөнки аларда иман бар, ышану, кешене зурлау, олыны олылау, кечене кече итү бар. Алар кычкырмыйлар гына, кешеләргә бик күп ярдәм итәләр, төрле-төрле балалар йортларына, мохтаҗларга. Кая гына барсаң да, Җәвит белән Зөлфия эзе. Мин зур сәхнәдә 45 ел эшлим, берсен дә кимсетәсем килми, «суперуңган» ике генә артистканы беләм, шуның берсе – Зөлфия.
Ул зур сәхнәдә ничек шулай озак җырлый, диясездер, чөнки без авылларда йөрдек, салкын клублар, исерек звукорежиссер... Аның йә аппаратурасы ватылган була, йә үзе. Без озак еллар микрофонсыз авыл клубларында җырлап йөрдек. Үз тавышы белән җырлап, техник яктан үзен камилләштергән җырчылар гына шулай озак җырлый алалар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«42 ел сәхнәдә...»
Башкортстаннан килгән кунаклар арасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Илһам Вәлиев та бар иде. Ул үзенең иҗади юлы турыдан-туры Зөлфия Шакирова белән бәйле булуын сөйләде.
Зөлфия апаны бик бәхетле җырчы дип саныйм. 42 ел сәхнәдә – уйлап карагыз әле! Аның мактаулы исемнәре күп инде, ләкин иң зурысы – халык җырчысы. Бүген аны яраталар, җырларын беләләр – бу җырчы өчен иң зур бәхет. Зөлфия апа минем үз тормышымны музыка белән бәйләвемнең сәбәпчесе булды. Без авылдашлар, дөресрәге, колхоздашлар. Күрше авылдан булсак та, колхоз бер иде. Зөлфия апаны 3-4 яшьләремнән хәтерлим. Аннары, бераз үскәч, мин авыл клубында эшләп йөргәндә, Зөлфия апа үзенең концерт программасы белән безнең авылга кайткан иде. Шунда Зөлфия апа: «Апаем, сине җырлый дип әйтәләр, җырлап күрсәт әле», – диде. Мин инде ике дә уйлап тормадым, «Иске карурман»ны җырладым, шунда ул: «Сиңа бит укырга барырга кирәк», – диде. Зөлфия апа бик киң күңелле, башка берәү булса, тыңлап та карамас иде, беткәнмени авылда җырлаучылар, дияр иде. Ә ул мине тыңлап карады, шуннан соң: «Мин Уфада үземнең профессорыма әйтеп куям, ул сине көтеп торыр, аңа барырсың», – диде. Шулай булды да, армия сафларыннан кайткач, мин Уфа сәнгать училищесына бардым, Фәрзәнә Сәгыйтова классында профессиональ белем алдым. Мин моның өчен гомер буе Зөлфия апага рәхмәтлемен. Тавышың яңгырап, залларың тулып торсын!

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Зөлфия апага алгы тормышында да тугры тамашачылар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! Киләсе юбилейларын да гөрләтеп уздырырга язсын!