Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар улларына нинди исем кушкан?

news_top_970_100
Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар улларына нинди исем кушкан?
Социаль челтәрләр

Камал театрында тәрҗемәче, ТНВ каналында «Манзара» тапшыруы алып баручысы Зөлфия Шәмсуарова һәм Камал театры артисты Раил Шәмсуаровларның өченче тапкыр әти-әни булуларын хәбәр иткән идек. Бүген Зөлфия белән сабыйны бала тудыру йортыннан өйгә чыгарганнар. Малай кеше инде исемле дә булган. 

«Шәүкәт Шәмсуаров! Исеменә туры килсен җисеме. 

Никах көнебездән башлап инде менә 10 ел без Әнсар хәзрәтнең ныклы канатлары астында. 

Без Раил белән һәммәгезгә дә бик рәхмәтле. Тәбрикләүләрегезгә әле һаман җавап биреп бетереп булмый. Бәби белән беренче минуттан ук бергә идек. Телефонны кулга алмыйча, бәби белән генә буласым килде. Өченче тапкыр булса да истә калырга тиеш бит инде, нигәдер онытыла шул бәби табу рәхәтлекләре», – дип язган Зөлфия социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.  

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100