Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар өченче тапкыр әти-әни булган

news_top_970_100
Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар өченче тапкыр әти-әни булган
социаль челтәрләр

Камал театры артисты Раил Шәмсуаров һәм театрда диктор-тәрҗемәче, «ТНВ»каналындагы «Манзара» тапшыруы алып баручысы Зөлфия Шәмсуарова өченче тапкыр әти-әни булган. Шәмсуаровлар гаиләсендә Нәфисә исемле кыз һәм Әсфәндияр исемле малай үсеп килә инде. Гаиләгә тагын да ямь өстәп, бүген дөньяга тагын бер кечкенә егет аваз салган. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Бер үлчәүгә дә сыймаслык кадерле мизгелләр. Тагын бер балабыз – улыбыз туды. «Күп балалы әти-әни» исемен йөртергә насыйп булды. Әлһәмдүлилләһ. Кояш кебек Шәмсуарның нурлары дөньяны тагын да яктыртсын», – дип яза Зөлфия үзләренең «Шәмсуаровлар гаиләсе» дигән сәхифәләрендә.

«Без бу серне 9 ай сакладык. «Манзараны» өчәү алып бардык», – дип, Зөлфия эш урынында төшкән шаян фотосын да күрсәткән.

 

Фото: © социаль челтәрләр

«Гаиләгезне тагын бер нур өстәлү белән котлыйбыз. Бәхетле сабый булсын», «Исән-сау үстерергә язсын, бәхетле бала булсын», «Төкле аягың белән, нарасый! Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз. Сәламәтлек, тигезлек, бәрәкәт телим», – дип, матур теләкләрен юллый аларга дуслары.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 19 май 2023
    Исемсез
    Алмаз БИК яхшы алып баручы, молодец, беркайчан югалып калмый, уз урынынды, эчегез пошса Манзараны карамагыз. Ә театрда супер актер, уңышлар телим.
  • 16 май 2023
    Исемсез
    Буген генэ манзара алып барды.
  • 16 май 2023
    Исемсез
    бу бала йозле, кузлекле алып баручы малайны кайчан алмаштырырлар микэн, бик нык нервага тия тамашачыга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100