news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар: Дәүләт башлыгы булган кебек гаиләнең дә башлыгы булырга тиеш

news_top
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар: Дәүләт башлыгы булган кебек гаиләнең дә башлыгы булырга тиеш
Фото: видеодан скриншот

Татарстан һәм Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар ТНВ телеканалында узучы теле-радиомарафонда кунак булды. Алар бергәләп үзләре иҗат иткән «Бәхет бар ул» җырын башкарды һәм алып баручыларның сорауларына җавап бирде.

Шакировлар инде 43 ел бергә икән. Гаилә матур һәм тулы булсын өчен дәүләт башлыгы булган кебек гаиләнең дә башлыгы булырга тиеш, дип белдерде җырчы Зөлфия Шакирова.

«Безнең гаилә корганыбызга 39 ел, ә танышуыбызга 43 ел. Гаилә ул үзе бер дәүләт, дәүләтнең башлыгы булган кебек һәр гаиләнең дә башлыгы булырга тиеш. Безнең гаиләнең башлыгы – Җәвит, ул дәүләтебезнең президенты, мин аның ярдәмчесе, балалар – халык. Без һәрвакыт бөтен эшне бергә уртага салып, киңәшләшеп эшлибез, яшибез», – диде ул.

«Гаиләдә иң мөһиме – бер-береңне аңлау һәм мәхәббәт. Гаиләдә хатын-кызның роле бик зур. Тормыш иптәшең һәрвакыт эшкә елмаеп озатса, каршы алса, тәмле табыннар әзерләп торса, аиләнең учагы беркайчан да сүнми», – дип җөпләде Җәвит Шакиров.

Алар сайлауларның илебез өчен мөһимлеген дә билгеләп узды.

«Илебезнең киләчәге тагын да яхшырак, матуррак булыр дип ышанабыз. Бездә барлык халыклар дустанә мөнәсәбәттә яши, алга зур өметләр баглап яшәргә язсын. Киләчәгебез тагын да матуррак булыр дип ышанабыз», – ди җырчы пар.

  • Бүген 8:00дә ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон бара.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар