Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфирә Шәйдуллина сабыена җыр багышлаган: «Сүзләрен укыганда елап беттем»

news_top_970_100
Зөлфирә Шәйдуллина сабыена җыр багышлаган: «Сүзләрен укыганда елап беттем»
Салават Камалетдинов

Мирзаяновлар гаиләсендә кичә бәби чәе булган. Яшь әни Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова беренче тапкыр кызы Нәзирәгә багышланган җырын башкарган иде. Ул социаль челтәрдә бу җырның тарихын язган.

«Бала тудыру йортыннан кайтуга, бу җырны миңа Айгөл Вәлиуллина җибәргән иде. Сүзләрен укып бетерә дә алмадым, елап беттем. «Айгөл апа, беркемгә дә бирмәгез! Бу җыр минеке!» – дип яздым. Кичә җырлаган вакытта да бөтен эмоцияләрне «сүндереп» җырларга тырыштым. Алай итмәсәм, беренче җөмләсен дә җырлап чыга алмас идем», – дип язган яшь әни.

Ул җырның кушымтасын да язып куйган.

Һәр кеше дә миндәй сөеп,

Сабыем, дип янып-көеп

Яратадыр баласын.

Без үстергән балаларны,

Аталарны, аналарны

Бәхетле ит, Аллаһым!

Көй авторы – Риваль Хисмәтуллин, аранжировка – Артур Җамалетдинов.

Җанатарлары бу җырны инде яратып та өлгергән. «Хит булачак», – дип фаразлыйлар. Яшь әнигә, Нәзирәгә матур теләкләрен дә язганнар.

«Шундый матур», – дип язган Зәринә Хәсәншина.

«Бик матур булган, елата», – дип язган Энҗе исемле җанатары.

«Бик матур, күз яшьләрсез тыңлап булмый», – дип язган Гөлназ Гатауллина.

Видео Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100