«Май аенда чәчкә ата без утырткан сириннәр. Туебызда Алмазга бүләк итеп җырлаган идем. Бик озак көттем мин аны һәм, ниһаять, яздырдык. Рәхәтләнеп тыңлагыз, кушылып җырлагыз. Иҗатыбыз сезнең өчен», – дип яза социаль челтәрдәге сәхифәсендә Зөлфирә Мирзаянова.
«Сириннәр» җырының сүзләрен Рушания Әхмәдуллина язган, ә көен Роберт Гобәйдуллин иҗат иткән.
Комментарийларда «ниһаять, бу җыр чыкты» дип хуплап алганнар.