Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров тәкә күкәен чистартырга һәм пешерергә өйрәтә – видео

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров тәкә күкәен чистартырга һәм пешерергә өйрәтә – видео
Фото "Татар-информ" архивыннан

Шоумен Зөлфәт Зиннуров малае хөрмәтенә 2 гакыйка корбаны чалган. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә бу эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәт тә белдергән ул.

Зөлфәтнең «деликатес»лар пешереп ашарга яратканын күп кеше белә инде. Бу юлы ул тәкә күкәйләрен әрәм итмәгән. Файдасы да нык сизелә ахры, чистартуы шактый мәшәкатьле һәм авыр булуга карамастан, пешерергә әзерләп куйды ул. Тәкә күкәе, чистарткач, уылдык кебек була икән.

Зөлфәт видео төшереп торучы хатыныннан да «файдасы бар бит, әйеме» дип сорады һәм хатыны, телефонны селкетеп, җавабы уңай булуын белдерде.

«Тәкә күкәе ашап ятмагыз инде, беренче күрәм», «Тәкә күкәен ашаганнарын белмәдек», – дип тә шаккатучылар  табылган.

«Пычагың да үтсә», «Бик озак маташасың. Без аны бик тиз кыландыра идек», – дип гаеп эзләүчеләр дә бар.

«Деликатес бит ул», – дип хуплаганнар да җырчыны.

Видеоны караучылар «хәзер ничек пешерергә инде» дип баш ватмасын өчен, Зөлфәт берничә рецепт белән дә уртаклашты.

Беренче ысул: тәкә күкәен икегә бүләргә, шампурга тезәргә, тоз, борыч, паприка сибәргә һәм күмер өстендә кыздырга.

Икенче ысул: тәкә күкәен суда 10 минут кайнатырга, суны түгәргә. Аннары аны 4 өлешкә бүләргә, табага үсемлек мае, тоз, борыч, суган салып кыздырырга.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 февраль 2023
    Исемсез
    Тәмле булсын тәкә күкәе
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100