Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуровтан «деликатес» рецепты

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуровтан «деликатес» рецепты
"Татар-информ" архивы

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров терлек эчәгесе, карыны кебек «деликатес»лардан тәмләп ризыклар пешерергә ярата. Бу юлы ул чүлмәктә эчәге белән бәрәңге пешергән видеоны күрсәтте. 

«Туңдыргычта яткан эчәгене бер кат кайнатып алдым, сары майлары чыкты, әмма артыгын кайнатырга ярамый, алайса, мае бетә», – ди ул.

Ингредиентлар: эчәге, суган, бәрәңге, тоз, борыч, аз гына су.

Барысын да турарга һәм, болгатып, зур чүлмәккә тутырырга.

200 градуска кадәр кызган духовкада 2 сәгать пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100