Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Хәким әсәре турында фикер алышу: сүгенү синонимнары һәм 50 еллык мәхәббәт буламы?

«Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» – Зөлфәт Хәкимнең Татар телендәге әдәби әсәрләргә ябык конкурсның «Роман» номинациясендә җиңеп чыккан әсәре. Татарстан Язучылар берлегенең Проза һәм тәнкыйть остаханәләре, берләшеп, әлеге роман буенча фикер алышырга җыелды. Утырышта безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да катнашты.

news_top_970_100
Зөлфәт Хәким әсәре турында фикер алышу: сүгенү синонимнары һәм 50 еллык мәхәббәт буламы?
Михаил Захаров

Тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов тырышкан – ИЯЛИдан галимнәр, Алабуга дәүләт педагогика университетыннан студентларны чакырган. Шулай итеп, Язучылар берлегенең салкын залында (бинада ремонт бара, чөнки) Зөлфәт Хәкимнең 500 мең сумлык романы буенча фикер алыштык.

Язучылар һәм галимнәр романның идея-проблематикасы, жанр үзенчәлеге, сюжет сызыклары, образлар системасы, гомумяңалыгы, тел-сурәтләү чаралары турында җитди сүз башлыйлар да, бер мәсьәләгә килеп төртеләләр һәм уртак фикергә килә алмыйлар – Самат белән Светлана арасында чын мәхәббәт булганмы?

Әлфәт Закирҗанов: Ябык конкурс әсәрләре буенча әңгәмәләр кулуарларда әлегәчә дәвам итә. «Казан утлары» әлеге конкурста җиңгән байтак кына әсәрләрне бастырып чыгарды – рәхмәт аларга! Бу хакта Дания Заһидуллина да язып чыкты. Менә ул билгеләп үткән кайбер кимчелекләр:

– авторлар билгеле сюжетларга мөрәҗәгать итә;

– байтак әсәрдә үгет-нәсыйхәт формасында билгеләр яңгырап китә;

– вакыйга-күренешләр ышандырып җиткерми;

– публицистик башлангыч урын ала – ягъни матур гына сурәтли дә аннары сөйләп китә;

– геройлар йә уңай гына, йә тискәре генә сыйфатлар белән бирелә;

– проблематика сайлыгы да урын ала;

– тел кытыршылыгы.

Тел темасын дәвам итеп, кайбер әсәрләр «башта русча язылып, аннары тәрҗемә ителмәдеме икән» дигән фикер калдыра. Бу да – бүгенге заман күренеше.

Минем ике бит язган текстым бар. Күп сөйли, димәсәгез, укып китермен. Автор яшәү – үлем, сугыш – тынычлык, яхшылык – явызлык кебек гомумкешелек проблемаларын алгы планга чыгара. Гыйбрәтле күренешләр аша укучыны җитди уйлануларга китерә. Әсәрдә өч сюжет булып, алар өч тарих буларак күзаллана. Үзара дошман булган совет солдаты һәм немец әсире, иң хәлиткеч мизгелдә, кешелеклелек сыйфатлары күрсәтеп, бер-берсен үлемнән коткарып кала. Ике солдатның кеше булып калуы һәр төр сугышлардан өстен булып чыга. Сугышта кеше булып кала алу – гуманизм чагылышы, ди автор. Бу – кешелек җәмгыяте нигезләнергә тиешле яшәү принцибы булып калка. Алар бер-берсенә күрсәткән ярдәмне, үзләре исән-сау кайтканнан соң, улларына сөйләргә тиеш дип табалар...

Романдагы икенче тарих Светлана белән бәйле булып, ярату хисенең зурлыгын, кадерен, мәгънәсен сурәтләү булып тора. Сугыш шартларында бер-берсенә гашыйк булган егет белән кыз мөнәсәбәте романтик итеп бирелә. Алар сугыш афәтенә каршы яратуны, яшәешне куя. Аяусыз язмыш, аерым кешеләрнең явызлыгы аркасында, Самат белән Светлана бергә була алмый. Әмма алар бер-берсенә булган ярату хисен гомер буе саклап, аның турында балаларына һәм оныкларына ишеттерү бәхетенә ирешә. Самат белән Светлананың өч көн бергә булганда туган ярату хисе аларны гомер буе озата бара. Ярату аларга өмет-ышаныч һәм бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Өч тәүлек һәм калган бөтен гомер! Ярату тәмен биргән өч тәүлекне нәрсә белән үлчәргә? Автор фикеренчә, һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк. Саматка чын сөю килгәч, немецка дошман итеп түгел, кеше итеп карый башлый. Шул рәвешле, «мәхәббәт сугыштан көчлерәк» дигән нәтиҗәгә килә.

Әсәргә бәйле кайбер тәкъдимнәрем дә бар иде. Минемчә, кыз белән егетнең бер күрүдә гашыйк булуында бераз гына ясалмалылык бар кебек тоелды. Күз алдына китерсәгез, машина бомбага тотылгач, хәтерләсәгез, кабинадан үлгән шоферны алып чыгалар. Егетнең киемнәре канга буялып беткән була, ничә көн юынмагач, йөз-битләре дә тузанга баткандыр, күзе генә ялтырап торадыр. Шул егетне күргәч, кызның күзен алалмыйча карап торуы – бер күрүдә гашыйк булуы – бераз ясалмарак булып тоелды.

Икенче фикерем мондыйрак. Тагын бер әйбергә ачыклык кертелмәгән кебек. Светлана – 20 яшьлек гаҗәеп чибәр кыз. Ул сугыш вакытында зур шәһәрдән читтәрәк яшәгән, дип әйтелсә дә, ул шартларда, ул мохиттә әлеге чибәр кызга ничә ел буе хатын-кыз күрмәгән ир-атның күзе төшүе, мөрәҗәгать итүе, ымнар ясавы – табигый күренеш. Бу очракта Светлана әлеге егеткә ни өчен игътибар итә? Ул аңа ишарәләр ясаган башка солдатлардан нәрсәсе белән аерылып тора?!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова: Галим-голәмә анализлар, мин гади укучы буларак кына фикер әйтәм. Әсәрне кулга алгач та ул сине алып кереп китә аламы, ышандырамы, ул синең күңелеңдә каламы? Бу яктан караганда әсәр максатына иреште – мине уйландырды, ышандырды. Исеме дә очраклы түгел – мизгел күп нәрсәне хәл итә ала. Бу исем әсәр барышында аклана. Зөлфәт Хәким теманы белеп яза, чөнки ул аны үзеннән үткәргән. Германиягә барулары... хәтта докторлар исемнәре дә таныш. Дәваланган кешеләр әйтте. Сугыштагы вакыйга да типиктыр, дип уйлыйм. Геройның исеме Гарипов булган, минем кайнатам – Гарипов, шулай ук Украинада сугышкан, баласы булу-булмавын белә алмадык. Ләкин булу ихтималы бар.

Бу мәхәббәт мине ышандыра. Бу – сугыш вакытындагы типик хәл. Бер танылган язучыбыз, Германиядә операция ясаткан вакытта, үзенә охшаган кешене күрүен сөйләгән иде. «Әтием шул вакытларда монда сугышта булган», – дигән иде. Бу – табигый хәл. Ләкин аларның бу мәхәббәтне балаларына тапшырып калдыра алуы аларны җирдән әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәрә алган. Әлбәттә, тел-сурәтләү чаралары җитеп бетмәде. Ләкин Зөлфәт Хәким әсәрләрен укыганда, хискә караганда, сюжет линиясе буенча барабыз.

Алабуга дәүләт педагогика университеты доценты Гомәр Даутов: Галимнәр сөйләп тә куялар инде, дигәндәй, Әлфәт абыйның «ышандырмый» диюеннән, кызның – егеткә, егетнең кызга гашыйк булуы ышандыра. Пычракмы, тузанлымы – яшьлек ул! Ә менә шушы мәхәббәтнең фәлән елга сузылуы – монысы инде канымны кайната башлый. Белмим, ни өчендер, Зөлфәттә бөтен хатыннар начар, сөйгән яр – әйбәт. Хәйдәр хатыны мыр-мыр йөри, барысы да начар. Алай булмый бит инде ул! Начар булса да, ахыр чиктә, хатын белән килешәсең бит инде. Менә бу очракта автор белән килешмим. Хатын-кызның – ир-атка, ир-атның хатын-кызга... өч көнлек мәхәббәт була! 50 еллык булмый!

Камил Кәримов: Мәхәббәтнең гарантиясе – 9 гына ай.

Гомәр Даутов: Дәвам итәм. Соңгы арада татар әдипләренең сугышны фәлсәфи гомумиләштерүгә омтылышларын әйтәсе килә. Бу яктан миңа ошый. Сугыш ул – «ура!» кычкырып атакага йөгерү һәм герой исеме алу гына түгел. Мин 15 яшьләрдә сугышта булган кешеләр белән сөйләшеп утыра идем. «Немец здоровый бит ул», – дип сөйләшәләр иде. «Фашистлар» димиләр иде, «немец» дип сөйләшәләр иде, бу – солдатның дошман солдатка да хөрмәте…

Ләйлә Минһаҗева: «Казан утлары»н кулга алуга, исем игътибарны җәлеп итте. Улымны чакырып алдым – аның математик фикерләү. «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» – дип сорадым. Кешенең баш миендә нейроннар 0,18 секунд эчендә кадрны кабул итә ала икән. Менә шушы баш мие нейроннары белән исәпләп, 19632 мизгелне аерып чыгарды.

Моның Бөек Ватан сугышы турындагы әсәр икәнен аңлый башлагач, тагын нәрсә әйтә алыр иде икән Зөлфәт Хәким, дигән уй керде. Чөнки бик күп язылган. Иң ошаганы – совет солдаты белән немец радистының бергә кичергән көннәре. «Әллә шундый хәл чынлап та булдымы икән», – дип куйдым. Димәк, язучы мине ышандыра алды. Димәк, Бөек Ватан сугышы турында күпме генә язылмасын, яңалык китереп чыгарырга мөмкин икән бит! Совет солдаты белән немец солдатының дуслыгы – монысы көн кадагына суккан төп мәсьәләләрнең берсе. Шушы идеяләр мине кызыксындырды.

Коллегам «немецлар таза бит ул» диде. Мин берничә тапкыр Германиядә булдым, чын немецларны күрдем. Аларның буе 2 метр, алар аерылып тора.

Гомәр Даутов: «Бер немецны егар өчен өчәү ябыша идек», – дип сөйли фронтовиклар.

Ләйлә Минһаҗева: Чиста немецлар аерылып тора. Камил абый, җаным, сез «9 айлык мәхәббәт» дисез.

Камил Кәримов: Гарантиясе генә 9 ай, дидем...

Ләйлә Минһаҗева: Мин Светлананың төп героебызга гомере буе булган мәхәббәтен аңлыйм һәм «однозначно» ышанам. Ни өчен? Чөнки хатын-кызлар... нигездә безнең менталилет бер һәм бердәнбер белән яши. Көлмәгез! Безнең татар милләтендә бик күп әбиләребез һәм бабаларыбыз... хәзер, әлбәттә, бераз үзгәрде, ләкин «бер һәм бердәнбер» дип кияүгә чыкмыйча калган кызларыбыз...

Гомәр Даутов: Шуңа без 7 генә миллион инде.

Ләйлә Минһаҗева: Мин андый тарихларны беләм. Мин моңа ышанам. Ә егетнең мәхәббәтенә ышаныч бик юктыр да...

Әсәр безнең әдәбиятка беркадәр яңалык алып керде. Ләкин аерым урыннарда озак-озак сөйләү, фәлсәфә һәм, дөресен әйткәндә, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Аяз Гыйләҗевның җырлап торган теле белән иркәләнгән халык өчен «теле кытыршы» дип әйтмим, ләкин алда әйткән язучылар белән чагыштырып булмый. Әдәби процесс турында сөйләгәндә, бу әсәр үз урынын алырга тиеш, дип саныйм.

Марат Әмирханов: Мин – конкурста катнашкан кешеләрнең берсе. Миңа урын бирмәделәр. Әсәремдә Болгар чоры язылган иде. «Казан утлары»нда басылыр, дигән өмет бар. Бу әсәргә килгәндә, укый башладым да читкә куйдым. Яман шеш – йөрәккә тигән авыру. Хәләл җефетем шул авырудан вафат булды, кызым вафат булды. Беренче терапиядән соң чир китә дигән сүз – дөрес түгел. Бу алым – немец галиме белән татар галимен очраштыру өчен кирәк булган бер алым. Алга таба сугыш хәлләренең ышандыра торган урыннары да, ышандырмаганы да бар.

Бер белгеч әйтә, егет кешегә хатын-кызга гашыйк булуы өчен 7 секунд вакыт җитә, ди.

Гомәр Даутов: Әзрәк...

Марат Әмирханов: Аларның гашыйк булуында бернинди кеше ышанмаслык нәрсә юк. Төп темага килеп чыгабыз. Ике геройның да әтисе сугышта катнашкан – әсәр шуннан соң гына башлана. Болар ышандырырлык итеп сурәтләнгән. Гомумән, бу алым – яңалык түгел. Аның «Ана җыры» әсәрендә бер музыкант әнисен эзли. Монда да нәкъ шушы. Язучының яңалыгы юк.

Хәзер бит инде «ширпотреб» китте. Татар ханымнары «ширпотреб» укый. Аларга Зөлфәт Хәкимнең әсәрләре дә аңлашылмаска мөмкин. Ләкин бу әсәр татар әдәбиятында урынын табар, дип уйлыйм.

Алабугада озак еллар доцент булган Гүзәл Шакирова: Мин иптәш Даутов яклы, шулхәтле аның белән ризамын, бу кешеләр ничек мәхәббәткә ышанып утыралар, дип уйлыйм. Мин андый мәхәббәткә ышанмыйм. Мәхәббәт түгел, «гыйшык» дигән нәрсә булган бит әле, секундлык гыйшык кына булган ул. Аны 50 ел буена сузу – ышандыра торган әйбер түгел. Ләйлә хатым сүзләренә кушылам, хатын-кыз – булырга да мөмкин, хатын-кыз шулайрак бит инде ул.

Илсөяр Иксанова: Егет бит шагыйрь...

Ләйлә Минһаҗева: Шигырьләр яза. Хисле...

Гүзәл Шакирова: Ир кешедә андый әйбер булмый. Җитмәсә, солдатта! Фәлән ел буе сугышта йөргән солдатта андый мәхәббәт булмый!

Романда, бу өлеше нәрсәгә кирәк икән, моны кисеп ташлап булыр иде, дигән урыннар шактый күп булды. Мин аны, беренче урын алган әсәр булганга укырга тиешмен, дип укыдым. Алып кермәде...

Гомәр Даутов: Анда сугышны фәлсәфи фикерләү көчле.

Гүзәл Шакирова: Анда барып җиткәнче, әле аны күп кенә укучылар этеп куярлар. Әсәр әйбәт! Мин шулкадәр бу әсәрнең исеменә сокландым.

ИЯЛИ галиме Айгөл Ганиева: Зөлфәт Хәким барыбызга да таныш булган проблемага икенче яктан каравы белән үзенчәлекле. Әлбәттә, әдәбиятта андый сюжетлар күп. Әмма ул безгә сугыш һәм ватан буларак кереп калган. Биредә сугыш һәм милләт темасы буларак кызыклы. Әсәрнең башлам өлеше бик озын, мин аны повесть итеп күз алдына китерер идем. Аның мавыктыргыч өлеше сугыш белән бәйле. Без рус хатынының баласына татар исеме кушуын күрәбез. Тормышта ул ничәгә бер булырга мөмкин икән – белмим. Әмма әдәбият ул тормыштан күпмедер югарырак булырга тиеш. Әмма баш өлеше һәм ахырдан берсен берсе табып йөрүләре артыкка китә.

Сугыш – ул үлем. Кеше шул үлемне булдырмас өчен тырышырга тиеш – авторның төп фикере шул. Монда берсенең генә түгел, ике кешенең дә кеше булуы кирәк.

Әлфәт Закирҗанов сүзне Алабуга дәүләт педагогика университеты студентларына бирде.

Айсинә Зиннәтова: Гомәр абый тәкъдим иткәч, без романны укыдык. Монда «мәхәббәткә ышанмыйбыз» диделәр. Без кияүгә чыкмаган булгач, мәхәббәткә ышанабыз, ул матур булачак һәм бер генә булачак, дип ышанабыз. Әсәрнең азагында ике төп геройны кавыштырасы килгән иде. Алай булмады. Юлда Зөлфәт Хәкимнең бер интервьюсын укып килдек. Ул: «Татарлык синең үзеңнән тора. Гаиләдә саф татарча сөйләшсәң, балада татарча сөйләшү формалаша», – ди. Света татар булмаса да, баласына татар исеме кушкан. Зөлфәт Хәким бу әсәрдә шушы тел проблемасын да ача – аның татар милләтен саклап калуга этәргече бар.

Зөлфия Камалова: Әсәрнең исеме башта озын булып тоелды, истә калмады. Аннары кайсыдыр моменттан эләктереп китте һәм бик ошады. Әни чәй эчәргә чакыргач та «тукта инде, әни», дидем. Кереп киттем, бик ошады. Ышандырмаган җире булмады да шикелле. Дусларыма да укырга тәкъдим итәр идем. Роман өчен ул кыскарак булды кебек.

Әлфәт Закирҗанов: Озын, диләр бит әле...

Зөлфия Камалова: Миңа кыскарак булды.

Әлфәт Закирҗанов: Сез, студентлар буларак, озын-озын романнар укып өйрәнгән...

Зөлфия Камалова: Әйе.

Ләйлә Минһаҗева: Саматка ачуыгыз килмәдеме? Хат җибәрде дә тынычланды. Чын мәхәббәте булган икән, нишләп эзләп бармаган? Әлбәттә, язучы аны «авыруы көчле булды», дип акларга тели. Ләкин бит ул, егылып, көн саен авырып ятмаган.

Гүзәл Шакирова: Светланалар берәү генә булмагандыр.

Миләүшә Галимова: Романда күңелгә яткан цитаталар бар. Хәйдәргә бу чир абыйсы белән күрешсен өчен дә бирелгәндер. Ул бу чирдән арынгандыр, дип уйлыйм. Хәзер дә бик авыр чор. Кешеләр шулай дуслашсалар яхшырак булыр иде. Ә Самат белән Светаның мәхәббәтенә ышанам.

Рифат Шәймәрданов: Кызлар шикелле катлы итеп сөйләшә алмыйм. Ул кадәр фикерем юк. Миңа калса, монда зур проблема – кешелеклелек һәм кешелексезлек. Светлана белән... аның теге бестолковый кешесе кем иде әле? Ә... Федор... ул аны ничек кенә кимсетмәде... бу – натуральный кешелексезлек. Шушы күренешләр ошап бетмәде.

Әлфәт Закирҗанов: Хәзер инде язучылар «өчлеге»нә сүз бирәбез. Кем башлый? Вакыйф Нуриев!

Рафис Корбан: Вакыйфтан соң безгә сөйләп торырга ди кирәкми. Вакыйф – бу әсәрнең дөньяга чыгуында иң зур роль уйнаган кеше. Ул – аны чиста әдәби телгә әйләндергән кеше! Анда жаргон...

Әлфәт Закирҗанов: Мин, «Казан утлары»н табалмасалар дип, студентларга оригиналны җибәрдем. Укыганнар! Жаргон күрмәгәннәр... Бармыни, кызлар?

Кызлар: Бар инде…

Вакыйф Нуриев: Романны әдәби телгә әйләндердем, дия алмыйм. Зөлфәтнең теле матур аның. Сугыш матсыз булмый – шулай бит инде? Зөлфәтнең сәләте, һичсүзсез, бар. Сүгенүләрдән чистартырга туры килде – дөресен әйтергә кирәк.

Айгөл: Нигә болар бер дә сүгенми икән, дип аптыраган идем аны.

Вакыйф Нуриев: Сугыш ансыз булмый, ләкин бит бу – әдәби журнал. Киңәштек инде без... Сүгенүнең синонимнары бар икән, шул синонимнарны таптык. Шуларны куеп, бу маттан шулай котылдык.

Әлфәт Закирҗанов: Төп сораудан качмагыз инде, егетләр! Роман ошадымы? Нигә бастырып чыгардыгыз? Рөстәм куштымы, әллә әсәрнең матурлыгымы...

Язучылар бергә: Конкурс шартлары буенча ул басылырга тиеш иде.

Вакыйф Нуриев: Дөресен әйтәм – роман бик ошады. Зөлфәтнең әдәби осталыгы шулкадәр югары дәрәҗәдә ки... ул күп линияләрне матур итеп кисештереп алып бара белә. Бик оста әдәби чигенеш ясый белә. Зөлфәтнең тагын бер сәләте... сүгенүен әйттек... анысы да сәләте... Зөлфәттәге фәлсәфә – аның «конегы». Бөтен әсәрләрендә фәлсәфә ярылып ята һәм кабатланмый. Ул моны ышандырырлык итеп бирә белә. Бу – татарның Европа белән багланышларын якты итеп чыгарган әсәр.

Камил Кәримов: Зөлфәтнең статусы – җиңүче. Кайсы гына конкурста катнашса да, ул, барыбер, җиңә. Телисезме-теләмисезме... Драматургиядә булсын, прозада булсын, җырда булсын... Шуңа безнең сүзләр Илһам Шакиров янында кубыз чиртеп утыру кебек кенә.

Аның бу очрашуга килмәве дә – үз статусын белүе. Без җиңүчегә бернәрсә дә әйтә алмыйбыз. Сөйләгән сүзләр – жюри адресына. Ул шундый карарга килгән – орден кире алынмый.

Бүгенге очрашуның иң зур уңышы: Гомәр Даутовның Алабугадан безнең киләчәгебезне – шушы яшьләрне алып килүе.

Ә Зөлфәт бар ул! Ул – профессиональ язучы. Аның укучылары шулкадәр күп – ул популяр. Сталин әйтмешли, «будем завидовать». Без аннан өйрәнә генә алабыз.

Мәхәббәт темасына килгәндә, әдәбиятның бөтен дастаннары мәхәббәт турында. Калганнары барлы-юклы гына. Бу сөйләшү бик кирәк иде. Рәхмәт барыгызга да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100