Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Хәйретдинов иҗатына 40 ел: Илсөя, Иркә, Руслан Кираметдинов башкаруында хитлар

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә танылган композитор, җырчы, 90нчы елларда эстрадага яңа агым алып килгән Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов иҗатының 40 еллык юбилей концерты гөрләде. «Хәйретдинов маркалы» җырларны, үлмәс хитларны һәм «мишәрләр концертын» «Интертат» хәбәрчесе тыңлап кайтты.

news_top_970_100
Зөфәр Хәйретдинов иҗатына 40 ел: Илсөя, Иркә, Руслан Кираметдинов башкаруында хитлар
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов иҗатының 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Интернеттагы мәгълүматларга таянсак, әлеге вакыт эчендә ул 1000нән артык җыр иҗат иткән. «Су буенча учак яна», «Миләшләрем», «Ай җаный, вай җаный», «Карлы яңгыр»… әлеге җырларны барлык татар кешесенең бер мәртәбә булса да ишеткәне бардыр. Концертта Гөлназ – Вәли дуэты, Алмас Хөсәенов, Чулпан Йосыпова, Ильвина, Артур Минһаҗев, Алмаз Ишморатов, Илсөя Бәдретдинова, Гөлназ Асаева, Руслан Кираметдинов, Алсу Әбелханова, Иркә, Фирдүс Тямаев чыгыш ясады.

Моның хәтле җырны язып кына түгел, тыңлап та бетереп булмыйдыр ул, дип уйларга да өлгермәдем, җырчы кайсы җыр үзенеке икәнен аерганда үзе дә буталуын сөйләде:

Бик күп җырлар язылды 40 ел эчендә, инде аларның күбесен үзем дә оныта башлаганмын. Күптән түгел икенче китап җыентыгымны чыгарырга әзерләнеп, җырларымны барлаганда буталып беткәч, «РАО»дагы сайтка кереп карап, шаккаттым. Анда нинди генә җырлар язылмаган, мин инде онытып бетергәнмен. Пенсияне юкка гына бирмиләр, шушы җырларны бергәләп искә төшерербез, – диде ул, тамашачыларны сәламләп.

«Хоть» җырчы булыйм»

Җырчы ни өчен концертны үткәрергә нәкъ «Сәйдәш» мәдәният үзәген сайлавын да аңлатып үтте: «Күбегездә шундый сорау тугандыр, гадәттә, Зөфәр үзенең юбилейларын «Уникс»та, «Пирамида»да куя иде. Сере, беләсезме, нәрсәдә?! Мин 40 ел элек нәкъ менә шушы «Дворец культуры Строителей»да беренче мәртәбә сәхнәгә чыктым. Баштан мин бит төзүче идем, төзүче чыкмагач, хет җырчы булыйм инде, дидем. Бу зал ул вакытта мондый түгел иде, хәзер компактлы гына, өйдәге бер зур бүлмәдә җырлаган кебек кенә. Шуңа күрә, үзегезне миңа кунакка килгән кебек тыйнак кына тотыгыз», – диде ул. Тамашачылар да бик тыйнак булдылар, җырчыга концерт буе чәчәкләр, истәлекле бүләкләр менеп торды.

Зал шыплап тулы иде, бер рәт ясап, өстәмә урындыклар да куйганнар. Концерт башланып берничә минут үткәч, залга бер ханым керде, як-ягына каранып та урын тапмагач, зал читендә урнашкан баскычларга алып килгән полиэтилен пакетын җәйде дә, шунда утырып, рәхәтләнеп кич буе концерт карады. Менә ул сәнгатькә мәхәббәт!

Җырчыны котлаучылардан иң беренче булып, сәхнәгә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов күтәрелде, ул үзенең җылы теләкләрен җиткерде:

Мин Зөфәргә бик рәхмәтле, үз вакытында, без өйләнгәндә, бәйрәмнәргә Зөфәр җырлар язды, бергәләп җырладык, ул вакыт үтте, бүген сәхнәдә, бергәләп, шундый матур концерт карыйбыз. Исәнлек-саулык телим, тормыш юлыңда матур мизгелләр генә булсын, – диде ул һәм Зөфәр Хәйретдиновка бер кәрзин кызыл розалар бәйләмен бүләк итте.

«Как всегда», бер кәрзин үлми, шиңми торган чәчәкләр бүләк итәсенә шигем юк иде, рәхмәт яусын, – диде җырчы.

Кызык булды әле бу, менә хәзер Рифкать Нургалиевич чыкты да, аңа багышлап җыр җырлыйм, диярсез. Юк, аңа түгел, әтисенә багышлап җырлыйм. Әлеге җыр узган ел арабыздан киткән Ринат абый Мөслимов шигыренә язылган, аны беренче укыгач ук күңелемә бик якын килде. Чөнки минем әтием, нәкъ Рифкать Нургалиевичның әтисе кебек, урманчы иде. Аның гомере урманда үтте. Аннары безнең авылдагы өебез яр буенда урнашкан, яз җитеп, су басса, безнең өй ишелеп китү ихтималы бар иде. Шул яр ишелеп, өебез су астына китмәсен өчен, әти анда ел саен бик күп агачлар утырта иде. Юкәләр, таллар… Менә әти үзе юк, ә утырткан агачлары үсә. Рифкать Нургалиевичның әтисе дә урманчы, һаман да, аның истәлеге булып, Лесхозда аның юкәләре үсә. Шуңа күрә аларның да өлеше бар бу җырның язылуында. Әлеге җырны Салават бик күп җырламады, бүген үзем җырлыйм, барлык әтиләргә багышлыйбыз – «Әтием юкәләре», – диде ул, хатирәләре белән уртаклашып.

Гомумән җырчы һәрбер җыр, җырчы алдыннан берничә сүз булса да әйтеп китәргә тырышты.

«Татар сәхнәсенең Дон Корлеонесе»

Шулай да, берничә җыр җырлагач, сәхнәгә алып баручыны чакырды:

Мин бүген сөйлим дә сөйлим, ләкин сез «бу «экономить» иткән, алып баручы алмаган» дип уйламагыз, ул бар, каршы алыгыз – Айваз Садыров, – дип тәкъдим итте Зөфәр Хәйретдинов кичәнең алып баручысын.

Айваз Садыровның концертны алып баруы күбрәк «су сөйләүгә» кайтып калды кебек. Әллә нәрсәләр сөйләп куйды шунда: концертка әзерләнгәндә 7 көн Зөфәр абыйның җырларын санадым, ди. Зөфәр Хәйретдиновның РАОда эшләвен оныткан булса кирәк, сайтка кереп караган булса, болай озак интекмәс иде. Бу «юк-бар» сөйләнгән вакытта янымда утыручы бер абый йокысы килеп берничә тапкыр авыз ачып алырга өлгерде. Шуннан Айваз үзе иҗат иткән шигырен дә тәкъдим итте:

«Меңнән артык көй атасы,

Тота җыр якасыннан хәтәр.

Татар сәхнәсенең Дон Корлеонесе,

Хәйретдинов ул Зөфәр.

Чыннан татар, татар эстрадасында аның җырын җырламаган кеше юк». Шулай «кыскалыкта осталык» дип, Тукай белән Италия мафияләрен бер дүртьюллыкка сыйдырып та куйган Айваз.

«Иң беренче һәм иң соңгы концерт»

Концерт истәлекле вакыйгаларны искә алуга бай булды. Татарстанның атказанган артисты Алмаз Ишморатов Зөфәр Хәйретдиновның концертын «Беренче канал»дан күрсәтүләрен сөйләде:

90нчы еллар, хезмәт иткәндә, «дежурный по роте» булып нарядка кердем. Анда-монда чыгарга ярамый, шулай да «Ленин бүлмәсе»ндә телевизор бар. Шунда программаны карыйм. «Беренче канал»да «Концерт мастеров искусств Татарской АССР» дигән. Кирәк бит, менә шундый көнгә туры килергә. Карыйм – Зөфәр абыйның концерты. Ярты сәгать булды, «Россия»дә, «Беренче канал»да! Аннары соң ул миңа әйтте инде, ул концерт – иң беренче һәм иң соңгы концерт булды, дип. Бүтән безнең татар артистларын күрсәтмәгәннәр анда. Мин – шушы концертны армиядә караган кеше.

Бу урында берничә минут элек янымда йокымсырап утырган теге абый җанланып китеп:

– Мин дә хәтерлим аны, яхшы концерт булды ул! – дип куйды.

Зөфәр Хәйретдинов дәвам итте:

Дуслар ул концерт – халык җырларыннан торган концерт иде. Ничек шулай килеп чыккандыр ул, хәзер хәтерләмим. Ул вакытта «ОРТ» дип атала иде ул канал, ул концертны күрсәттеләр дә, аннары 1 елдан соң ул «ОРТ» бетте һәм татар концертларын да бетерделәр. Мин шулай «первый и последний булып калдым».

Илсөя Бәдретдинова – «Бер куплетны да җырлатып бетермәде»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да кызыклы тарих белән бүлеште:

– Миңа 9 яшь иде, «Сандугач керде күңелгә» дигән республикакүләм бәйгедә катнаштым. Шунда мин районда беренче урынны алдым, «самый нормальный» җырчы шушы булгандыр инде. Шаккатам үзем дә. 6 сәгать Казанга килдем. Күрше кызыннан күлмәкләр, үземнән 3 размерга зур түфлиләрне «сүрәп» чыгып. Имештер, хәзер Казан сәхнәсендә җырлыйм. 2 җөмләсен җырладым да, Зөфәр Хәйретдинов ул вакытта жюри рәисе иде – «следующий», диде. Бер куплетны да җырлатып бетермәде. Ләкин мин үпкәләмәдем, чөнки Зөфәр абый шундый чибәр иде. Солидный костюм кигән, утыра, бөтен кызлар аны күргәч – «Эээх» дип, эреп китә иде. Талант кына түгел, чибәр, матур, якты кеше, минем өчен генә түгел, гомумән барыбыз өчен дә. Тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратсаң да, ягымлы тавышы белән – «Әү, Илсөя» ди. Бервакытта дә ярдәменнән ташламый торган, төпле киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм итеп тора торган, зур күңелле, талантище, маэстро!

Илсөя Бәдретдинова концертта «Аңлыйм димә» һәм үзгәртелгән аранжировкада «Су буенда учак яна» җырларын башкарды:

– Зөфәр абый, тагын минимум 40 ел, «чтобы» безнең балалар да «нормальный» җырлар тыңлап үссен өчен, – дип дәвам итте җырчы.

– Как минимум «Су буенда учак», – диде Зөфәр Хәйретдинов, елмаеп.

«Мин андый әти түгел»

Концертта җырчының кызы Зилә дә чыгыш ясады, ул иҗат юлын сайламаган, ләкин бик матур җырлый. Җырны тыңлагач, күпләр – әгәр сәхнәне сайлаган булса, бүген танылган җырчы булыр иде, дип уйлагандыр. Ләкин Зөфәр Хәйретдинов балаларны көчләп җырлатуга каршы булуын әйтте:

– Шулхәтле сөенеч белән, рәхәтләнеп, горурланып чыгарам хәзерге җырчыны. Мин аны сәхнәгә 30 елга якын чыгара алмадым инде. Ул мәктәпкә кергәч, берничә мәртәбә генә күренеп алды да ташлады. Миңа журналистлар һәрвакыт сорау бирә – сезнең нигә балаларыгыз җырламый, диләр. Мин андый әти түгел, балаларны көчләп җырлатырга теләмәдем. Минем, имеш, мөмкинлегем бар. Алар үз юлларын үзләре сайлады. Сәхнәгә хәзер кызым чыгачак, ул дулкынланамы икән, белмим, минем ничек дулкынланганны белсәгез. Кызым Зилә иң яраткан җырларымның берсен башкара. Бөтен җырларым да кадерле, әмма менә монысы аеруча да, мин аны бер концерттан да калдырганым юк. «Карлы яңгыр» – башкара Зилә Хәйретдинова!

Концертта танылган җырчы Руслан Кираметдинов та чыгыш ясады. Ул яңа, әле тамашачы күнегеп бетмәгән образында Салават репертуарыннан – «Әле мин сагынам сине, соңрак син сагынырсың» дип җырлады.

– Сәхнәгә чыкканда, әллә Руслан килмәгән, күптән түгел Төркиядә ял иткән отельдә эшләүче егет чыгып бара, дип торам, ул син икән. Болай булса, сине дә хәзрәтләр исемлегенә алабыз, – дип төрттереп алды аны Айваз Садыров.

«Мишәрләр концерты өлеше»

Шуның белән, дуслар, татарларның концерты бетте, мишәрләрнеке башлана. Шаяру түгел, чынлап әйтәм. Беренче булып Илсөя кыздырды. Хәзер 100 процент Ульянныкы – Алсу Әбелханова, – дип дәвам итте концертны Зөфәр Хәйретдинов.

– Шундый матур бәйрәмгә җыелдык. Бик дулкынланып, әзерләнеп чыктым инде. Махсус сезнең өчен иң озын күлмәгемне киеп килдем әле. Рәхмәт сезгә! – диде Алсу Әбелханова тамашачыларны сәламләп. Ул «иң озын күлмәк» турында «мәзәген» бөтен шул күлмәкне кигән концертларда сөйләп йөри бугай. Күлмәк тә, түфлиләр дә бик матур, әлбәттә, ләкин мәзәкнең «оригинальносте» әзрәк таушалган кебек инде.

– 25 ел элек минем сәхнәгә беренче адымнарым Зөфәр абыйның җырлары белән булды. «Пар алкалар», «Мәхәббәтнең соңгы төне» җырлары белән сәхнәгә чыккан идем, бүген дә әлеге җырлар бик җылы кабул ителә. Тагын бер җырым – әлеге җырны Зөфәр Хәйретдинов бик тә рәхәтләнеп бирде, «Мишәр кызы» дип атала, мин мишәр кызы булгач, әйдә җырла, диде. Бүген залда утыручы барлык мишәр кызларына багышлана.

Мишәрләр марафонын Иркә дәвам итте:

– Җырларымны күп җырчылар җырласа да, бүгенге көндә гастрольләрдә йөри торган концерт программасында 5 җырымны җырлаучы җырчы берәү генә – Иркә, – дип тәкъдим иттеләр аны. Иркә дә Зөфәр Хәйретдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Кайсы вакытта, нинди җыр сорасаң да, каршы килми. Яңартыйк әле, җырлыйм әле, дисәң дә һәрвакыт ярдәм итә. Рәхмәт, Зөфәр абый, шундый булганың өчен! – диде ул.

«Тямайдан Сабантуй»

Иң соңгы булып тамашачыны «кыздырырга» Фирдүс Тямаев чыкты, 2 генә җыр җырласа да, һәрвакыттагыча «сабантуй» ясады.

– Бая Зөфәр абый әйтте – минем концертыма пенсионерлар килә инде хәзер, дип. Юк, дөрес түгел, Зөфәр абый концертына кем җыр моңны ярата, кем татар сәнгатен ярата – шулар килә. Чын татар милли халкы килә. Мин бүген Зөфәр абыйның «Пар алма» дигән җырын җырларга тиеш идем, ләкин минем хәзер өйдә тынычлык юк, кыз миңа тынычлык бирми. 3 бала атасы булу болай гына түгел икән, бик җитдиләндем мин хәзер, җәмәгать. Шушы йокы булмау аркасында мин ул җырны ясап өлгермәдем, анысын икенче юлы җырларбыз. Бүген «Ай җаный, вай җаный»ны бәрәбез, – диде ул.

Һәм тамашачылар арасында бәйге игълан итте – кем чыгып, иң әйбәт итеп бии, шуңа «Тямай» футболкасы бирелә. Ул футболка гадәти генә түгел икән, аның белән ел дәвамында җырчының концертына бушка кереп булачак. Җиңүчене ул үзе генә ачыкламады, киенергә кереп киткән Зөфәр Хәйретдиновны да чакырып чыгарды:

– Кызыл костюмнар киеп куйган, үлә-әм!

– Җырларга чыгарга киенә идем, ашыктырып куып чыгардылар, – диде Зөфәр Хәйретдинов.

– Менә Зөфәр абыйда шуны яратам, ул турысын әйтә, – дип елмайды Фирдүс.

– Мин дә мишәр бит! – диде Зөфәр Хәйретдинов.

Питрәчнең Татар Казысы авылыннан булган Зөфәр абый ни өчен мишәр икәнен аңлатып тормады – бәлки, үткен булганга үзен мишәрләр исемлегенә керткәндер?

Шуннан ярты зал кубып, футболка иясен ачыкладык. 10 минут эчендә Тямаев Зөфәр Хәйретдинов концертын үзенеке итеп тә куйды. Кереп киткәч тә җырчы, көчкә тынычланып:

– Әле җиле һаман тора. Мин болай дуласам, «меня потом три дня собирать надо», – дип шаяртты ул.

– Дуслар, инде гафу үтенәм, артыкка китте бит. Без 3 сәгатькә генә акча сораган идек, 4 сәгать утырабыз. Болай булгач, чыкканда, тагын 1 мең калдырып чыгасы була инде, – дип дәвам итте җырчы. Аннары тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Рәхмәтемнең иң зурысы сезгә, тамашачым! Чөнки сез булмасагыз, безнең җырыбыз да, көйләр дә, шигыребез дә, концертлар да, Тямаевлар та беркемгә дә кирәгебез юк. Мең яшәгез! Безнең концертларга йөрегез! Бәхетле булыгыз! – дип саубуллашты җырчы.

Ләкин, вакыт соң булса да, тамашачылар китәргә ашыкмадылар, озак алкышлардан соң, тагын 1 куплет «Ай җаный, вай җаный» җырланды. Аннары Тямаев үзе: «Барыгыз, иртәгә кишер бәйрәме түгел, кайтыгыз», – дип озатты. Менә шулай салмак, тыныч кына башланып киткән концерт әз генә «сабантуй» белән тәмамланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100