Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Билалов гаилә концертында: «Җыр арбасыннан төшеп калам да куып җитеп тагын утырам»

27 гыйнварда Казанда Зәйнәб Фәрхетдинова гаиләсе белән концерт куйды. Тамаша кылучылар арасында «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде. Ир-ат күзлегеннән репортаж тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Зөфәр Билалов гаилә концертында: «Җыр арбасыннан төшеп калам да куып җитеп тагын утырам»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Казан урамнарында машина куяр өчен сыңар урын да табып булмаслык һәм «зур юлларга чыкмагыз» дигән кисәтүләр килеп торган көннәрдә концерт кую – ул тамашачының чын мәхәббәтен сыный торган гамәл. 1 атнага план кору түгел, кичкә нәрсә буласын да белеп булмый. Билетын алып та, барып җитә алмавың бар. Концертка барырга теләүче күпләрнең, бигрәк тә районнардан килүчеләрнең, күңелендә шундай икеләнү бардыр. 27 гыйнварда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә концерт куйган Зәйнәб Фәрхетдинова халыкның яраткан җырчысы икәнен тагын бер кат дәлилләде – зал тулды.

Фото: © Абдул Фархан

Гадәттә, концертларда артистның беренче чыгышын я тәэсирле итеп игълан итәләр, я, «Кыш бабай»ны чакырган кебек, тамашачыны ялыктырып бетерәләр, ә Зәйнәб Фәрхетдинованың сәхнәгә чыгып басканы сизелми дә калды. Халыкның көчле алкышларыннан гына җырчының инде сәхнәдә басып торганы аңлашылды. Алга китеп әйтәм, Зөфәр Билалов та нәкъ шулай сиздермичә генә чыкты.

Концертта һәр җыр көчле алкышларга күмелеп барды. Хәер, халык артисты исемен йөрткән җырчыларның күбесе, ләкин бөтенесе түгел, алкышларга күмелә. Кайбер артист үзе, яки аның музыкантлары, ишарәләр ясап, халыкны кул чаптыра. Теләсә кайсы концертта иң нык ачуны китергәне шул була. «Кулыңны чапканчы, йомшак итеп әйткәндә, ботыңны чап», – диясе килә. Зәйнәб Фәрхетдинова концертында андый кул чаптырулар булмады. Киресенчә, халык үзе күтәреп алып, киләсе җырга күчәргә ирек бирми торды.

Зәйнәб Фәрхетдинова – 35 елдан артык сәхнә тотучы кабатланмас моң һәм тавыш иясе. Аның җырлавы күңелне, челтерәп аккан чишмә кебек, пакьлек, сафлык хисләре белән тутыра. Шунлыктан концертында да җылы энергетика хөкем сөрде. Зәйнәб Фәрхетдинованың хит булмаган бер генә җыры да юктыр, мөгаен. Теләсә кайсы җыр аның башкаруында популярлык казана ала.

Фото: © Абдул Фархан

Концертта алып баручылар һәм мәзәк сөйләүчеләр юк иде. Зәйнәб Фәрхетдинова үзе дә күп сөйләмәде. 2 сәгать буе тулы мәгънәсендә җырлы тамаша карадык. Моны җырчының «гаилә концерты» дисәк тә була, чөнки ире Зөфәр Билалов һәм улы Акбулаттан кала җырлаучылар булмады. Дөресен әйткәндә, чакырылган махсус кунакларның кирәге дә юк иде. Музыкантларны да әйтеп үтик. Бик оста егетләр! Концерт буе баянда Татарстанның атказанган артисты, популяр баянчы Булат Шәрипов, саксофонда – Илнур Нургазизов, электрогитарада – Рамил Кадыйров уйнады. Илнур Нургазизовның саксофонда татар көйләреннән торган аерым чыгышы да булды. Татар моңы нинди генә уен коралында да матур яңгырый!

Фото: © Абдул Фархан

Биюче кызлар чакырылган иде. Аларның биюләре дә, киемнәре дә җыр саен төрлеләнеп торды. Концерт биючесез булмыйдыр инде, ләкин кызлар еш кына алгы планга чыгып, артистны каплады. Алда шулар торганда, җырчы аларны биетү өчен җырлаган кебек тоела.

Моңлы, сузып башкарыла торган җырларны да ишетәсе килгән иде, ә концерт, 1-2 салмак җырны исәпләмәгәндә, дәртле хитлардан торды. Дәртлесен теләсә кайсы артист такмаклый, ә оста итеп сузып җырлый алучы хатын-кызлар татар сәхнәсендә хәзер бик сирәк. Шул асылташлар арасында Зәйнәб Фәрхетдинова да бар.

Никтер, ул үзенең төп өстенлеген кулланмады. Дөньяда сугышлар барган, халыкның күңел тынычлыгы кими барган заманда моңлы җырлар кирәк. Җырга кушылып бер моңланып, елап алсаң, бөтен борчу-хәсрәттән, стресстан бушап каласың. Халык күңелен тоя алган җырчылар, гадәттә, популярлык казана. Күңел шулай сизә, хәзер моңсу, тирән эчтәлекле җырларга ихтыяҗ бар, ә аны әлегә тулыландыра алмыйлар.

Фото: © Абдул Фархан

Сәхнәгә Зөфәр Билалов чыккач, Зәйнәб Фәрхетдинова белән дуэт башкарыр, дип өметләнгән идем. Ахыргача «Янымда син булсаң» җырын көттем. Кызганыч – булмады. Шулай да, Зөфәр абыйны күрүемә сөендем, чөнки озак вакытка югалып торды. Халык та аны бик җылы каршы алды. Җырлавы элеккечә – моңлы һәм бик үтемле. Әгәр ул ешрак җырласа, халык алдында ешрак күренсә, бүгенге вазгыятьтә иң популяр ир-ат артистлар рәтендә булыр иде, минемчә. Кичәге концерт Зөфәр Билаловка яңа көчләр белән яңадан балкып чыгарга этәргеч биргән булсын иде.

«Мине югалткансыздыр. Мин урынымда. Зәйнәб: «Сәхнәне ташлап бетермә, кулланырга ярыйсың, комың коелмый, тавышың дә әйбәт», – ди. Шуңа күрә җырлыйм. Җыр арбасыннан төшеп калам да, аннары, куып җитеп, тагын утырам», – диде Зөфәр Билалов үз чыгышында. Җыр арбасын куып җитә алгач, ябышып бару гына түгел, ә түрдә утырып барсын иде инде. Радиода да, башка концертларда да ешрак күрергә язсын.

Концертта җырларның һәм авторларның исемнәре әйтелмәде дә, күрсәтелмәде дә. Вакыт әрәм була, дисәләр, аларны экранга чыгарырга мөмкин иде. Җырның исемен истә калдырсаң, концерттан кайткач, интернеттан телефонга йөкләп куярга була. Ә болай, истә калган сүзләр буенча гына эзләп тапсаң инде. Җырның исемен белеп торсаң да комачауламый. Авторларны зурлау кирәк, дигәнне әйтеп тә тормыйм.

Гомумән алганда, концерт ошады. Беткәне сизелми дә калды. Тамак туеп бетмәгән хис калу, шартлаганчы ашаганга караганда әйбәтрәк. Рестораннан чыкканда тамак туяр-тулмас булырга тиеш, диләр. «Зәйнәб Фәрхетдинова концертына тагын барыр идеңме?» – дигән сорауга, «Әлбәттә!» – дип җавап бирәм.

«Концертка әзерлек чорындагы репетицияне хәтерләтеп тора»

Гардеробка таба барганда, танышым – музыка белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемҗанованы очраттым. Мине Гөлназ ханымның концерт турында профессиональ күзлектән фикере кызыксындырды. Аның белән бераз сөйләшеп тордык. Ул ире һәм туганнары белән бергә билет алып килгән булып чыкты. Белгечләр концертка бушлай йөри, дип уйламагыз.

Гөлназ Гыйлемҗанова

Фото: © Абдул Фархан

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концертын без һәрвакытта да сагынып көтеп алабыз, – диде Гөлназ Гыйлемҗанова. – Күңелгә бер рәхәтлек алырга, чын татарча итеп яңгырый торган җырларын тыңларга дип барабыз. Бу юлы да Зәйнәбнең матур тембрына сокланып утырдым. Зөфәрне дә халык бик сагынган – сәхнәгә чыгуга, аны дәррәү күтәреп алды. Ничә еллар буена репертуарларыннан төшми яңгыраган җырларына теләп кушылып утырды.

Шулай да бу концертлары әле берникадәр концертка әзерлек чорындагы репетицияне хәтерләтеп тора. Режиссерлык ягыннан да эшләнеп бетмәгәнлек бар. Мәсәлән, 4 биюче кызның ярты концерт буе диярлек сәхнәнең алгы планында биеп, Зәйнәбнең сәхнәнең иң артында торуы «Монда кем концерты?» дигән сорау тудыра. Зәйнәбнең җыр текстларына да нык бәйле булуы (автор искәрмәсе сүзләрен пюпитрдан караштыргалады) әсәрнең эчтәлеген тиешлечә ачып бетерә алмавына китерә. Зөфәр «Китмә миннән» җырының авторын ялгыш әйтте. Бу, әлбәттә, һәркем белән була торган хәл, әмма «коронный» җырында адашып калуы шулай ук әлеге программа өстендә киләчәктә уйланып, җиренә җиткереп, үзләренең сәләтләренә, талантларына тәңгәл килгән концерт булып өлгерер дип өметләнәбез.

«Зәйнәб Фәрхетдинованы кечкенәдән тыңлап үстем»

Гардеробта тагын берничә кешенең фикерен сорашырга өлгердем.

Әлки районыннан 88 яшьлек Исламия Нуруллина, яраткан җырчысын күрер өчен, Казанга кызына кунакка килгән.

Зәйнәбне яратам, бик якын итәм. Концерт бик ошады. Үзебез дә яшь чакта җырлап йөри идек, шуңа күрә концертлар яратам, – диде Исламия апа.

Казанда укучы ике Уфа кызы Акбулатны күрергә дип килгән. Татарчаны начар белсәләр дә, Зәйнәб Фәрхетдинованың җырлавы да аларга ошый икән.

Акбулатка афәрин! Аны яшьләр ярата. Гомумән, бу – музыкаль гаилә. Шундый дәртле, затлы концерт куйдылар. Безгә барысы да ошады, – диде 21 яшьлек Камилла Шәрәфетдинова.

Фото: © Абдул Фархан

Казан кызы Эльвира Зәйнәб Фәрхетдинованы электән яратса да, концертына беренче мәртәбә килгән икән.

Концерт бик ошады. Зәйнәб Фәрхетдинованы кечкенәдән тыңлап үстем. Җырлары да бик матур. Моңарчы концертында булганым юк иде. «Чулпан» мәдәният үзәге өйгә якын булгач, килдем, – диде Эльвира.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100