Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзизоляция дәвам итә: өйдә утыручыларга файдалы мәгълүмат

Барыбыз өчен дә гадәти булган сатып алу процессы карантин чорында берникадәр кыенлаша төште. Кибетләрнең эш режимы кыскартылган, кайсыдыр бөтенләй эшләми. Бу очракта халыкка товарларны өйгә китереп бирү хезмәтләре ярдәмгә килә.

news_top_970_100
Үзизоляция дәвам итә: өйдә утыручыларга файдалы мәгълүмат

Гадәти тормыш белән яшәгәндә, безнең беребезне дә азык-төлек яки көнкүреш товарлары сатып алу проблемасы борчымый. Акчаң гына булсын — кибетләр белән шәһәр тулган. Һәр районда, иң гади супермаркеттан башлап, төзелеш материаллары кибетенә кадәр табарга була.

Үзизоляция режимында бу гадәти сатып алу процессы бераз катлаулана төште: кайсы кибетнең эш режимы кыскартылган, кайсыдыр бөтенләй эшләми. Үз районыңнан ерактарак урнашкан гипермаркетка бару өчен, «рөхсәт» смсы алырга кирәк. Бу очракта халыкка товарларны өйгә китереп бирү хезмәтләре ярдәмгә килә. «Интертат» аларның иң популярларын барлады. 

Өйгә продукция китертү

Үзизоляция вакытында шәһәрнең төрле гипермаркетларыннан азык-төлек җыеп китерә торган сервис хезмәтләренә сорау арткан. 

«Google» эзләү системасы Казанның популяр китереп бирү сервислары арасыннан, беренчеләрдән булып, «Доставушка», «Яндекс.Еда», «Продуктофф», «Фрешшелф» хезмәтләрен күрсәтә. 

Мәсәлән, iGooods.ru хезмәте халыкка «Метро», «Лента», «Карусель» кибетләреннән сыйфатлы ризыкларны китерә. 

Әлеге хезмәтнең оештыручысы һәм идарәчесе Григорий Кунис әйтүенчә, үзизоляция игълан ителү белән, Казанда заказ бирүчеләр саны 6 тапкыр арткан. «Хәзер инде ул хәтле үк түгел. Шулай да, заказлар саны, карантинга хәтле вакытка караганда, өч тапкыр югарырак дәрәҗәдә саклана. Бу — көнгә 140-150 кешегә хезмәт күрсәтәбез, дигән сүз. Пандемия башланган вакытта, уртача чекның бәясе 4200 сум иде, хәзер, китереп бирү бәясен дә кертеп, 3600 сум тирәсе. Азык-төлек кәрзинен күпчелек яшелчәләр, җиләк-җимеш, суытылган һәм катырылган ит продукциясе һәм сөт продуктлары тәшкил итә. Баштарак борчак, кукуруз, фасоль, балык консервлары кебек ризыкларга да сорау зур булды. Карабодайны көнгә 10 кап тарата идек. Ә хәзер ажиотаж бетте, карабодай сораучылар көнгә 1-2 дән артмый», — ди Григорий Кунис. 

Шулай ук Григорий Кунис китереп бирү һәм минималь заказ ясау бәясенең үзгәрмәвен белдерде.

Азык-төлекне китертү хезмәтләреннән күбесенчә яшь балалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәгеләр файдалана икән. Соңгыларына продукцияне, заказ ясап, чит илдә яшәүче балалары китертә. Григорий Кунис әйтүенчә, карантин вакытында хезмәтнең яңа клиентлары да барлыкка килгән. Рус телен белмәүче чит ил гражданнары арасында азык-төлекне өйгә китертүчеләр арткан. «Алар безнең белән гугл-тәрҗемәче ярдәмендә аралашалар. Безнең курьерлар бөтенесенә дә ярдәм итәргә тырышалар. Мәсәлән, кибеттә булмаган товарны башка маркалысына алыштыру өчен, клиентка телефоннан фотосын җибәреп аңлаталар», — ди ул. 

Өйгә азык-төлек китерүнең кайда, ничәнче катта яшәвегезгә, заказның авырлыгына карап, үз тарифлары бар. Сайтларында: «Чыгымнарыгыз, үзегез кибеткә барып кайтканнан, нибары 50-150 сумга гына артык булачак», — дип язалар. 

«Сбермаркет» сервисы шәһәрнең «Метро», «Лента», «Ашан», «Бәхетле» кибетләре белән хезмәттәшлек итә. Азык-төлекне фатир ишеге төбенә китереп тапшыралар. Әгәр нинди дә булса продукт клиентның күңеленә ошамаган икән, ул аны тәүлек эчендә кире кайтара ала. Казан эчендә әлеге сервис аша беренче тапкыр заказ ясаганда, китерү 98 сумга гына төшәчәк. Алдагы заказлар өчен 158 сум түлисе була. Стандарт булмаган заказларда (авырлыгы 30 кг нан арткан) һәр кг өчен өстәп 4 сум түләргә туры киләчәк, дип мәгълүмат бирә «Сбермаркет» сайты. 

Азык-төлекне кайбер гипермаркетларның шәхси сайтлары аша да китертергә мөмкин. Мәсәлән, «Лента» гипермаркеты онлайн эшли. Адресыгызны гына дөрес итеп күрсәтергә кирәк. Заказны курьер берничә сәгать эчендә фатирыгыз ишек төбенә кадәр китереп тапшырачак. 

Дөньялар тыныч вакытта, Яр Чаллы халкы да, азык-төлекне күпләп алу өчен, «Лента» кибетләренә йөри иде. Шәһәребездә иң популяр кибетләр рәтенә керсә дә, бездә «Лента”ның өйгә китереп бирү хезмәте юк икән. «Кибетнең кайнар линиясендә «Гипермаркет 22.00 сәгатькә кадәр ачык. Битлек киеп һәм кибет эчендә дистанция саклап, азык-төлекне үзегез килеп ала аласыз», — дип җавап бирделәр. 

«Пятерочка» кибете шулай ук Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен генә китереп бирү хезмәте күрсәтә. Бәяләр кибетләрдәге кебек үк. Онлайн сатып алган вакытта, барлык акцияләр үз көчендә кала. Сезгә бары тик мобиль телефоныгызда «Доставка. Пятерочка» кушымтасын куярга кирәк булачак. «Пятерочка» «Доставушка» китереп бирү хезмәте белән берлектә дә эшли. 

«Пятерочка» кибетенең заказ ясау өчен махсус телефоннары бар. Ләкин мин, әлеге телефон буенча көн дәвамында бертуктамый шалтыратсам да, сөйләшү бәхетенә ирешә алмадым. Кайнар линия телефоны да янә шул ук номерга кайтарды. Кушымталардан куллана белмәүче һәм интернет белән «дус» булмаган өлкән буын кешеләренә «Пятерочка”дан азык-төлек китертү авыр булачак, дигән фикергә килдем.

«Пятерочка» кибетләр челтәренең дә Чаллыда китереп бирү хезмәте эшләми. Аның каравы, биредә «Чаллы-икмәге» супермаркеты хезмәтеннән рәхәтләнеп файдаланырга мөмкин. Заказны кибетнең сайтыннан һәм телефон номеры аша ясап була. Линиягә бернинди кыенлыкларсыз, беренче шалтыратудан соң ук эләктем. Заказлар кабул итү бүлегендә үзизоляция вакытында азык-төлекне өйгә китертүчеләр санының бермә-бер артуын, чек 1700 сумнан да артып китсә, китерү бушлай булуын әйтеп үттеләр. 

«Бәхетле» азык-төлек супермаркетлары челтәре башта «Сбермаркет», «Доставушка» һәм «Яндекс. Еда» белән генә хезмәттәшлек итә иде. Үзизоляция режимы кертелгәннән соң, супермаркет Татарстанда үзенең шәхси китереп бирү хезмәтен эшләтеп җибәргән. Төп шарт — заказ 700 сумнан да ким булмаска тиеш. Өч мең сумнан артыграк бәягә заказ ясаучыларга — китерү бушлай. 

Экологик чиста азык-төлек сатып алырга теләүчеләр, Татарстанның төрле фермерлык хуҗалыклары белән эшләүче «КОРОВАМУ» натураль продуктлар сатып алу мәйданы хезмәтләреннән файдалана ала. Заказлар сатып алучыга атнага ике тапкыр таратыла. 

Чаллыда сыйфатлы азык-төлекне базарлардагы сәүдә нокталарыннан китереп бирүчеләр бар. Мәсәлән, Илнар Илһамов эко-базарда 2016 елдан бирле эшли. Үз сәүдә ноктасыннан - яшелчә, җиләк-җимеш, хезмәттәшләренең нокталарыннан башка төрдәге товарларны җыеп, клиентларга илтеп тапшыра. «Кирәк булса, сәнәгать товарлары да җыя алам. Заказ 1500 сумнан артса, илтү бушлай. Битлек, перчатка киеп, контактсыз гына тапшыру ысулы белән эшлим. Ишек төбенә килеп, звонокка басам да читкә китәм. Клиент чыгып ала», — ди Илнар.

Ул базардагы азык-төлек супермаркеттагыга караганда кыйммәтрәк булса да, азык-төлек запасын базарларда тулыландырырга күнеккән даими клиентлары булуын билгеләп үтте. «Мәсәлән, помидорны миннән алып ашап карый ул клиент. Икенче көнне кибеттән алып ашап карый. Бүтән анда кермичә, миңа әйләнеп кайта», — ди Илнар, ризыкларының сыйфатлы булуына басым ясап. 

Продукция сатып алуны чит кулларга ышанып тапшырырга теләмәүчеләр өчен азык-төлек кибетләре барысы да ачык. Бары тик үзизоляциягә кадәр тәүлек әйләнәсе эшләүче зур гипермаркетларның хәзер 22.00 сәгатькә кадәр генә эшләвен онытмаска кирәк. 

Әзер ризык сатып алу

Инде ничә атна дәвамында өйдә утырып, ашарга да пешерәсе кими башлады. Кайбер көнне күңел яңа төрле ризык сорап эзләнә. Бу очракта нишләргә? 

Ресторан һәм кафелар ябык булса да, аларның ашханә өлешендә тормыш кайный. Җәмәгать туклануы урыннары әзер ризыкны чыгарып бирү юлы белән эшләүгә күчтеләр. Шулай ук китереп бирү сервислары белән хезмәттәшлек итүчеләре дә бихисап. Мәсәлән, карантин чорында «Яндекс. Еда» сервисына бик күп яңа рестораннар кушылган. «Алар арасында зур булмаган рестораннар аеруча күп. «Бу авыр чорда барысы да яшәргә тырыша. Без, аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән, чаралар күрдек. Мәсәлән, ресторан, ризыкны клиентка үзе илтеп тапшырган очракта, безнең белән хезмәттәшлек иткәне өчен өч ай дәвамында комиссия түләми», — диде сервисның матбугат хезмәте. 

Изоляция чорында әзер ризыкларга сорау арткан. Гадәти эш көнендә бәйрәм көннәрендәге хәтле заказны илтеп тапшыралар. Яр Чаллыда да, Казанда да лидерлык позицияләрен бургерлар һәм фри бәрәңгесе бирми. Шулай ук казанлылар - пицца, шашлык һәм люля кебаб, ә Чаллы халкы цезарь салаты һәм хинкали ярата икән.

«Карантин башлану белән, безнең хезмәтләрдән яңа файдаланучылар саны 5,4 тапкыр артты. Шулай ук үзәктән ерактарак урнашкан районнардан заказлар күп килә. Шушы арада Казанда автомобильле курьерларыбыз хезмәт күрсәтә башлаячак. Шул рәвешле, ерак районнарга да ризык китерә алачакбыз», — дип әйттеләр «Яндекс.Еда» сервисында.

«Деливери Клаб» китереп бирү хезмәте дә, карантинның икенче атнасында 1 миллионнан артык заказ кабул итеп (барлык шәһәрләр буенча), рекорд куюлары турында язган иде. Әлеге сервис шулай ук төрле кафе һәм рестораннардан әзер ризыкны өйгә кайнар килеш китереп тапшыра. 

Үзизоляция вакытында дөрес тукланырга теләүчеләр исә «Секретфит» һәм «Энерджи Бокс” хезмәтләреннән файдалана ала.  

Көнкүреш техникасы һәм электроника кибетләре

Көнкүреш техникасы һәм электроника кибетләренең өләшү пунктлары барлык шәһәрләрдә дә эшли. Сәүдә үзәкләре һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә урнашканнарының гына эше вакытлыча туктатылган. 

Кибетләрнең һәм чыгарып бирү пунктларының актуаль эш режимы сайтларында күрсәтелгән. 

Мәсәлән, Казандагы «ДНС» кибете логисты Николай Маслов әйтүенчә, бүгенге көндә кибетләр тулысынча онлайн сату режимына күчкәннәр. Николай үзе дә, Казаннан туган шәһәре Болгарга кайтып, читтән торып эшли. «Клиент кирәкле товарны онлайн кибеттән сайлап заказ бирә дә яшәү урынына иң якын өләшү пунктыннан барып ала. Сатучы-консультантлар товарны бөтен куелган таләпләрне үтәп, битлек һәм перчатка киеп өләшәләр. Чиратта торганда клиентлар дистанция саклый. Урамга чыгып йөрисе килмәүчеләр өчен контактсыз курьер хезмәте дә бар», — ди ул. Николай әйтүенчә, онлайн-режимда эшләүгә күчкәч, заказлар саны күбәйгән. Клиентларны кибетләрнең кайчан гадәти режимда эшли башлаячагы турындагы сораулар борчый, шалтыратучылар күп икән. Шул сәбәпле, кайбер кибетләрнең сайтларында, сатып алучылар уңайлылыгы өчен, махсус чатлар булдырылган. Мәсәлән, шул ук «ДНС» кибете чатында үземне кызыксындырган барлык сорауларыма оператив рәвештә җавап алдым.

Тик шунысы бар: товарны тикшерү мөмкинлеге барлык товарларны өләшү пунктларында да эшләми. Бу турыда кибетләрнең үзләренә шалтыратып белешергә киңәш иттеләр. Кибетләрнең сайтларында бөтен тиешле мәгълүмат күрсәтелгән. Кайберләрендә кибеткә керү тыела, парковкага чыгарып бирә алабыз, дип тә язганнар. 

Төзелеш кибетләре

Төзелеш кирәк-яраклары кибетләре дә карантин вакытында яңача эш форматына күчкәннәр. Мәсәлән, Казан һәм Яр Чаллыдагы «Леруа Мерлен» гипермаркетлары бары тик онлайн заказлар гына кабул итә. «Леруа Мерлен» кибетендә товарны клиент кибет ишек төбендәге парковкадан алып китә ала. Парковкага кергәндә сезне кибет хезмәткәре каршы ала, сез аңа телефон һәм заказ номерын әйтәсез. Шуннан соң сез, машинада килеш, «заказны килеп алыгыз» дигән смс хәбәр яки шалтырату көтәсез. Хезмәткәр товарны тиешле урынга китереп куя һәм читкә китә, сез товарны тикшереп алып китәсез, диелгән кибетнең сайтында. 

Төзелеш материаллары сата торган «Мегастрой» гипермаркеты да интернет аша заказлар кабул итә. 2000 сумнан артыграк бәядәге һәм авырлыгы 30 кг нан артмаган заказларны өйгә бушлай китереп тапшыралар. 

«Максидом» шулай ук вакытлыча онлайн-режимда эшли.

Даруханәләр

Үзизоляция вакытында, азык-төлек кибетләре белән беррәттән, даруханәләр дә стандарт режимда эшләүләрен дәвам итәләр. Тик менә хәзерге көндә барлык препаратларга караганда да кирәклерәк булган антисептиклар һәм битлекләр сатып алу өчен, шәһәрдәге барлык даруханәләрне әйләнеп чыгарга кирәк. Алай да таба алуың бик икеле. Үзем яши торган райондагы даруханәнең ишегенә зур хәрефләр белән «Маскалар юк» дип язып элгәннәр. «Кергән бер кеше маска сорагач, аптыраганнан яздым», — ди фармацевт. Битлекләрнең инде гыйнвардан бирле кайтканы юк икән. 

Аның каравы, сатудагыларга алмашка күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тәкъдим итүчеләре артты. Урын-җир тегүчеләр, кием ремонты белән шөгыльләнүчеләр, кыскасы, аз гына кул эше белүче һәммә кеше маска тегеп сатуга кереште. Бәяләре материалының составына һәм ничә катлы булуына карап төрлечә. Минем тормыш иптәшем, мәсәлән, ике катлы трикотаж масканы берсен 100 сумга сатып алып кайтты. 

Антисептик урынына фармацевт миңа составында 70 процент спирт булган «Настойка календулы» алырга киңәш итте.

Даруханәләрнең өйгә китереп бирү хезмәте юк. Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренең даруханәләр белешмәсе үзәкләрендә: «Кирәкле препаратларны волонтерлык хезмәте белән элемтәгә кереп китертә аласыз», — дип җавап бирделәр. Кайбер даруханәләргә алдан шалтыратып заказ бирергә, соңрак заказны, башкалар белән бер чиратта тормыйча, аерым тәрәзә аша алып китәргә була. Мәсәлән, Яр Чаллыдагы «Аптека на Мира» даруханәсе шул рәвешле эшли. 

Кием-салым, көнкүреш химиясе, косметика, балалар уенчыкларын OZON, Яндекс, Wildberries, Kazan Express һәм башка сәүдә компанияләре аша сатып алырга була. Заказны компанияләрнең өләшү пунктларыннан килеп алырга яки курьер белән өйгә кадәр китерүне сорарга мөмкин.  

Кием-салым кибетләре

Кием-салым, аяк киеме алу өчен базарлар һәм сәүдә үзәкләрендәге кибетләр берсе дә эшләми. Бу бигрәк тә яшь әти-әниләр өчен проблема. Балалар синең карантиныңны уйлап тормый, үсә бирәләр. Һәр сезон саен диярлек аяк киемнәрен алыштырабыз. Язга чыгуга, узган ел гына алган курткасының да җиңнәре кыскарып беткән була. Күршем Айсылу дүрт яшьлек улына кроссовки таба алмыйча аптырап беткән. «Язгы ботинкасы белән эссе. Кичә, кроссовки эзләп, бөтен балалар аяк киемнәре кибетләренә шалтыратып чыктым, ник берсе эшләсен икән», — ди. 

Кием кирәк булган очракта, шоу-румнар халыкка ярдәмгә килә ала. Мәсәлән, инстаграмдагы аккаунтлары буенча гына Чаллыда 50гә якын шоу-рум санадым. Берсенең сатучысы Алинә: «Безнең кибетнең инстаграмдагы битенә кереп, үзегезгә ошаган киемне сайлап, заказ ясыйсыз. Аны сезгә берничә сәгать эчендә бушлай китереп бирәбез. Әгәр сез киемне киеп карап, ошатмыйча кире кайтарасыз икән, курьерга юл бәясен түләргә туры киләчәк», — ди. 

Алинә әйтүенчә, карантин вакытында заказ бирүчеләр кимегән. «Халык хәзер акчасын сак тота, кием-салымга әрәм итми», — дип уйлый ул.  

Шоу-румнар арасында иң популярлары - хатын-кыз һәм балалар киемнәре сатучылар. Ир-егетләр өчен дә берничә кибет күзгә чалынды. 

Көнкүреш товарлары кибетләре

Көнкүреш товарлары кирәк булса, халык арасында иң популяр «Впрок», «Магнит Косметикс» һәм «Улыбка радуги» кибетләре барысы да элекке режимда эшли. «Магнит Косметикс» кибетләрендә 14.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр барсагыз, ишек төбендә басып торуыгыз бар: шул вакыт аралыгында биредә бина эчен җилләтәләр.

Өйдән чыгып йөрисе килмәүчеләр өчен «Впрок» кибетенең мобиль кушымтасы бар. Заказны шул кушымта аша ясап, өләшү пунктыннан барып алырга мөмкин.

Чәчтарашханәләр

Чәчтарашханәләр, өч атна ябылып торганнан соң, элекке режимда эшли башладылар. Ачылгач та беренче ике көндә халык агылды гына. Ә хәзер алай йөрүче юк. «Элеккечә үк эшлибез, күбесенчә даими клиентларыбыз килә. Халыкны чиратта утыртмыйбыз. Бары тик алдан язылучыларны гына кабул итәбез», — диделәр бер чәчтарашханәдә.

Үзизоляция вакытында кайбер чәчтарашханәләрнең, гомумкагыйдәләрне санга сукмыйча, «ябык» килеш эшләүләре турында ишетергә туры килде. Үземә дә, эксперимент өчен бер чәчтарашханәгә шалтыраткач, уңайлы вакытка язылып, килергә тәкъдим иткәннәр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100