Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жириновскийның ничек һәм ни сәбәпле вафат булганы билгеле

news_top_970_100

 

ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновскийка диабет – шикәр авыруы булган. Коронавирус кичергәннән соң анда сепсис – кан агулануы башлана, аннары ике үпкәсе дә эшләүдән туктый.

2 февральдә Жириновскийны хастаханәгә салалар. 25 мартта Жириновский үлгән дигән хәбәр тарала, ЛДПР партиясе бу мәгълүматны кире кага. «Коммерсантъ» язуынча, бер атна элек Жириновскийның хәле чыннан да бик начарайган була. Ул 26 мартта ИВЛ – үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырыла һәм ясалма рәвештә медикаментоз йокы халәтенә җибәрелә.

5 апрельдә ЛДПР табиблар, авыруның хәле начарайганын аңлап, Жириновскийның якыннарын хушлашу өчен хастаханәгә чакыралар. Ясалма сулыш алдыру аппараты теләсә кайсы мизгелдә булыша алмаска, пациент үләргә мөмкин диләр. Жириновский, якыннары янына килеп киткәннән соң бер генә көн яши, 6 апрельдә вафат була.

Жириновский белән хушлашу 8 апрельдә Мәскәүнең Новодевичий зиратында булачак.

Кем ул Жириновский: ЛДПР лидерының фаразлары, цитаталары һәм ни өчен аны татарлар яратмый

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100