Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кем ул Жириновский: ЛДПР лидерының фаразлары, цитаталары һәм ни өчен аны татарлар яратмый

Бүген ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский вафат булды. Ни өчен Жириновскийның күп кенә фаразлары чынга ашып барган, ул нинди шәхес булган? “Интертат” сәяси күзәтү ясый.

news_top_970_100
Кем ул Жириновский: ЛДПР лидерының фаразлары, цитаталары һәм ни өчен аны татарлар яратмый

Март азагында ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский вафат булды дигән хәбәр интернетта һәм социаль челтәрләрдә киң таралды, әмма бераздан бу мәгълүмат кире кагылды. Рәсми чыганаклар 2 февральдән бирле хастаханәдә коронавирустан дәваланучы сәясәтченең исән, ләкин авыр хәлдә булуын җиткереп торды. Ә бүген исә Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Жириновскийның үлүен хәбәр итте. Сүз уңаеннан, Жириновский коронавирустан сигез тапкыр вакцинация узуын әйткән иде, әмма бу аны чирдән саклап кала алмаган.

Кем соң ул Жириновский?

Владимир Жириновский 1946 елның 25 апрелендә Казахстанның элеккеге башкаласы Алма-Ата шәһәрендә дөньяга килә. Ул Александра Жириновскаяның икенче иреннән туган баласы. Александраның беренче ире Андрей Жириновский 1944 елда хатынын биш бала белән тол калдырып, туберкулездан вафат була. Александра иренең хезмәттәше Вольф Эйдельштейнга кияүгә чыга һәм 1946 елда аларның уртак уллары – Владимир туа. Озак та үтми, совет хакимияте Вольф Эйдельштейнны Польшага куа. Бераздан ул Израильгә күчеп китә һәм шунда 1983 елга кадәр – вафат булганчы гомер итә. Шулай итеп, Владимир атасын күрмичә үсә. “Балачагымда бернинди җылылык та, наз да булмады”, - дип искә ала Владимир Жириновский “Eclectic” журналына биргән интервьюда.

Мәктәпне тәмамлагач, Владимир Жириновский Мәскәүгә китә. Ул анда Мәскәү дәүләт университетының Шәрык телләр институтында, марксизм-ленинизм университетының халыкара багланышлар факультетында укый, төрек, инглиз, француз, алман телләрен тирәнтен өйрәнә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын да тәмамлый. 1983-1990 елларда төрле телләрдән тәрҗемә ителгән әдәби китаплар нәшер итүче “Мир” нәшриятының юридик бүлеген җитәкли.

1980нче еллар азагында Владимир Жириновский сәясәткә кереп китә. 1989 елда ул Владимир Богачев белән бергә Советлар Союзының Либерал-демократик партиясен оештыра. 1993 елда Жириновский Дәүләт Думасының беренче чакырылышына сайлана да, ЛДПР фракциясенең бүгенге көнгә кадәр алыштыргысыз җитәкчесе була. Димәк, сәясәтче - утыз елга якын Россиянең Дәүләт Думасы вәкиле.

“Үз Ватанында пәйгамбәр”

Владимир Жириновский эмоциональ чыгышлар ясаучы сәясәтче буларак танылды. Аның тыныч кына сөйләгәнен күргән кешеләр бар микән? Еш кына ул күпчелек кешенең акылына сыймаслык тәкъдимнәр һәм фаразлар җиткерә. Ни гаҗәп, сәясәтченең кайбер фаразлары күпмедер вакыттан соң тормышка ашып куя. Шуның өчен ЛДПР партиясе вәкилләре соңгы елларда үзләренең җитәкчеләрен күрәзәче буларак күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, ЛДПР партиясендә чыныгып, Хабаровск крае губернаторы булып сайланган Михаил Дегтярёв Владимир Жириновскийга багышлап, 2015 елда “Үз Ватанында пәйгамбәр” һәм 2021 елда “Пәйгамбәр 2.0” дигән китаплар чыгарды. Анда ул лидерының чынга ашкан сүзләрен язган. Аның Украинадагы хәрби бәрелешләр, Әфганстандагы «Талибан» хәрәкәтен (Россиядә тыелган) дөнья илләре таныячагы, АКШ президенты кара кеше булачагы хакында фаразлары, чыннан да, тормышка ашты.

1997 елның 31 маенда Россия Президенты Борис Ельцин белән Украина Президенты Леонид Кучма ике ил арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзи. 1998 елның 25 декабрендә Россия Дәүләт Думасы килешүне хуплый. Дума утырышында кайбер депутатлар, шул исәптән Владимир Жириновский, әлеге документка каршылык белдерә. 1998 елда ук ЛДПР лидеры килешү кабул ителү нәтиҗәсендә Украинада рус телен кысрыклау башланачагын, Украина хакимияте НАТОга керергә телиячәген, ә алга таба альянсының хәрби көчләре Россия чикләренә кадәр барып җитәчәген әйткән. ЛДПР җитәкчелеге, бу риториканың бүгенге көндә аеруча актуаль булуын исәпкә алып, фаразның чынга ашканын даими искә төшереп тора.

Владимир Жириновский 2008 елда Украина телевидениесендә Грузия һәм Украина сәясәте турында чыгыш ясый. Аның фикеренчә, бу илләр өчен иң кулай вариант - нейтралитет саклап, Россия белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру. "Россия беркайчан да Украинага гаскәр кертмәячәк, ләкин халык каршы була торып, Украинаны НАТОга алып керергә тырышсалар, Луганскига, Донецкина бомба атсалар, без бу шәһәрләрне яклаячакбыз", - дигән Жириновский. 14 ел вакыт узгач, нәрсә булганын күреп торабыз.

2008 елда тагын шул темага әйтелгән сүзләр: "Украинада руслар Россия әләме астында яшәргә хокуклы. Әгәр теләсәләр, без аларны яклаячакбыз. Беркем дә ярдәм итмәячәк - АКШ та, НАТО да". Нәтиҗә: 2014 елда Кырым белән Севастополь Россия составына керде.

2013 ел азагында булган Украинадагы “мәйдан”ны да сәясәтче берничә ел алдан фаразлаган иде.

"Революция булган җирдә - ахмак җитәкчеләр, бернәрсә дә аңламыйлар. Менә Украинада да революция булачак, чөнки Янукович үзен кемгә отышлырак «сатарга» икәнен белми. Һәм Россия составына кергәнче һәрвакыт шулай булды. Я алар шведлар белән, я поляклар белән, я төрекләр белән, я руслар белән", - дигән Жириновский 2012 елда.

2013 елда ул сәясәтче Борис Немцовның үтереләчәген фаразлаган. "Немцов - бүгенге Троцкий. Ул үзенең боз чабучысын (Троцкийны боз чаба торган балта белән үтерәләр – ИТ) көтә. Мин моны теләмим, ләкин боз чабучысыннан башка ул беркая да китмәячәк!" - дигән Владимир Жириновский. 2015 елда аның бу фаразы тормышка ашты.

2021 елның июлендә сәясәтче Казахстандагы чуалышларны фаразлаган. Ярты ел узгач, андагы халык күтәрелеше барыбызга да мәгълүм.

«Урта Азиядә хәлләр кискенләшергә мөмкин. Мин үзем аннан, якташларыма киңәш итәр идем – хәлнең нык кискенләшкәнен көтәргә кирәкми, һәм, бәлки, ниндидер бәрелешләр дә булыр, Россиягә күчегез", - дигән ул.

2019 елда да аның тарафыннан бу турыда кисәтү булган. "Назарбаевның китүенә мин 1999 елда Ельцин киткәндәге кебек үк сөендем. Ул 35 ел хакимияттә! 1984 елда хөкүмәт башлыгы булганнан бирле. Ил үсеше өчен хакимиятне яңарту һәрвакыт кирәк. Моннан башка яшьләр баш күтәрә, радикализация бара", - дип әйткән.

2021 елның 22 декабрендә Дәүләт Думасының пленар утырышында Жириновский 2022 елның 22 февралендә ниндидер хәл булачагын кисәтте. "22 февральдә иртәнге сәгать дүрттә сизәчәксез. Мин 2022 елның тыныч ел булуын теләр идем, тик мин дөреслекне яратам. Бу ел тыныч булмаячак. Быелдан Россия яңадан бөек ил булачак. Барысы да авызын ябарга һәм безнең илне хөрмәт итәргә тиеш. Алай булмаса, алар безнең авызны томалаячак һәм башта Донбасста русларны кырачак, аннары Россиянең көнбатышында”, - диде Владимир Жириновский. Җәмәгатьчелек аның сүзләренә ничек карагандыр, әмма Украинада махсус хәрби операция башланачагына күпләр 24 февральгә кадәр ышанмады.

“Нәрсәгә безгә 85 төбәк? Кырыгы җиткән”

Жириновскийның Россия төбәкләрен берләштерү турында да озак еллар дәвамында сөйләвен беләбез.

“Нәрсәгә безгә 85 төбәк? Кырыгы җиткән. Кечкенә төбәкләр зурларына кушыла ала. Милли төбәкләр төзү дә ил бөтенлегенә куркыныч тудыра. Хәзер түгел, 40-50 елдан алар аерылып чыгарга мөмкин”, - дип сөйли ул 2018 елда Парламенттагы чыгышында. Шушы ук фикерне ул 2017 елда Россия Президенты Владмир Путин катнашындагы киңәшмәдә җиткерә. 2021 елның апрелендә “Комсомольская правда» радиосы эфирында төбәкләрне эреләндерү бюджет акчасын киметүгә китерәчәген әйтә. “Территорияләрне эреләндерү турында без 25 ел буе сөйлибез. Камчаткада, Пермь краенда, Иркутск өлкәсендә алты кечкенә территорияне бетердек тә, туктадык. Кемдер югары хакимиятне куркыткан. Янәсе, алар канәгать түгел. Канәгать булмаса, шуннан нәрсә?” - дигән сәясәтче.

Жириновскийның төбәкләрне берләштерү турындагы идеясе күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашты – федераль округлар оештырылды. Узган елның апрелендә вице-премьер Марат Хөснуллин да Россиянең административ-территориаль бүленешен дөрес түгел диде. 85 төбәк белән идарә итү катлаулы дип аңлатты ул. Марат Хөснуллин үсеш нокталарын агломерацияләрдә күрә. Аның фикеренчә, бер эре шәһәр тирәсендә күрше төбәкләрнең башка шәһәрләре шундый ук икътисадый шартларда берләшә.

“Кремльгә ачыктан-ачык әйтергә авыр булган кискен фикерләр Жириновский авызы белән җиткерелә”

Сәясәт белгече Руслан Айсин Жириновскийның алдан күрүчәнлеге ике фактордан торуын аңлатты.

 Беренчедән, Кремльгә ачыктан-ачык әйтергә авыр булган кискен фикерләр, темалар халыкка Жириновский һәм аның ише сәясәтчеләр авызы белән җиткерелә. Владимир Жириновский Кремль биргән яшерен мәгълүматны үзенә хас булган экспрессив форматта ача иде. Халыкның күпчелеге аны ниндидер шаяру, мәзәк итеп кабул итте. Күпмедер вакыт узгач, фаразлар чынга ашты. Икенчедән, зур саннар теориясенә таянсак, йөз фаразның бишесе яки унысы, дөрестән дә, чынга аша. Шуңа күрә Жириновский күп әйберләрне әйтергә курыкмады. Күп сәясәтчеләр бөтен сүзне әйтә алмый, чөнки кискен әйберләр сөйләү имиджларына, сәяси программаларына туры килми, - диде Руслан Айсин.

“ЛДПРны Татарстанда яратмыйлар дип үпкәли”

Татарстанда Владимир Жириновскийның да, аның партиясенең дә рейтингы бик түбән. Мәсәлән, 2015 елда Татарстан Президенты сайлауларында ЛДПР вәкиле Руслан Йосыпов 0,81 процент тавыш белән арттан беренче урынны яулады.

Жириновский сайлау кампаниясенә нәтиҗә ясаганда ил алдында Татарстанны тәнкыйтькә тотты. “Кабарды Казан. Туйдагы кебек яшиләр. Стадионнар, инфраструктура һәм башкалар! Ә янәшәдә рус төбәкләре тын да ала алмый. Башка төбәкләргә дә Казанга биргән кадәр акча бирегез... Безнең Йосыповка ярты процент яздылар. Хурлык бу! Миңнехановка оппозиция кирәкми, төбәк оешмаларының нормаль җитәкчеләре кирәкми”, - дип туры эфирдан ялкынлы чыгыш ясады.

Сайлауларда күпчелек тавыш белән җиңеп чыккан Рөстәм Миңнеханов журналистлар алдында чыгыш ясаганда Жириновскийның тәнкыйтенә болай дип җавап бирде: “Жириновскийның сүзләрен, уйлавымча, сайлаучылар бәяләячәк. Ул моны минем адреска гына түгел, ә безнең республикага әйтте. Аннары ул ЛДПРны Татарстанда яратмыйлар дип үпкәли. Ул бит үзен яратмасыннар өчен барысын да эшли. Ул кызып киткән дип уйлыйм. Мин аның турында бер начар сүз дә әйтмим. Һәркемнең үз эше. Аның үз эше, минем үз эшем”.

2019 елда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар узгач та, Владимир Жириновский Россия парламенты трибунасыннан Татарстанга ябышты.

"Казанны, Төньяк Кавказны акчага күмдегез, ә аннары рус өлкәләрендә азрак бала табуларына гаҗәпләнәсез! Бу коточкыч нәрсә! Русларга да башкаларга биргән кебек бирегез! Сез бит рус парламенты, ә милли төбәкләргә күбрәк таратасыз. Салымнарны да алардан азрак аласыз. Яшәгез, чәчәк атыгыз, мәчетләрне күбрәк төзегез», - диде ул вакытта сәясәтче.

Жириновскийның аннан башка да күп мәртәбә Татарстанга ябырылганы булды. Туган тел, милли мәсьәләләр күтәрелсә, сәясәтченең татарларга каршы сүз әйтмичә калганы сирәк.

Аның 1990нче еллар башында татарларны Монголиягә сөрергә кирәк дигән сүзләрен татар сәясәтчеләре җай чыккан саен искә төшереп тора. Соңыннан Жириновский бу сүзләрен әйтмәдем дип берничә тапкыр кире какты. "Татар һәм башкортларны мин Монголиягә сөрәм, шунда ачлыктан һәм сифилистан үлсеннән», - дигән сүзләре Интернетта әле дә йөри.

2018 елда Жириновский блогер Чыңгыз Рәхимовичка биргән интервьюда кабат Татарстанны телгә ала. Видеосы интернетта юкка чыкса да, сәясәтченең сүзләре газеталарда саклана.

"Мин территорияләрнең исемнәрендә милли билгеләр булмавы яклы. Петр I губерналар төзегән, Казан губернасы булган. "Татарстан" төшенчәсен Совет хакимияте кертте. Милли атамалар киләчәктә сепаратизмга илтә. Ә бөтен кешегә дә җирле телне өйрәтергә тырышу кыенлыклар тудыра. Мин чит ил телләрен дә факультатив итәр идем. Ә бездә җирле телне балалар бакчасыннан диярлек мәҗбүри рәвештә укытырга тәкъдим иттеләр ", - дигән Жириновский.

Сәясәтче милли мәсьәләләрне хәл итүдә катнаш никахны яң яхшы ысул дип исәпли.

"Кешелекнең киләчәге - без барыбыз да катнашып бетүдә. Бер халык, уртак дин һәм тел булсын, бернинди милләт кирәкми", - дип белдергән ул.

2021 елның сентябрендә “Россия 24” телеканалында туры эфирда оештырылган сайлау алды дебатларында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Жириновскийның Татарстанга карата элек әйткән фикерләрен сәясәтченең үзе каршында исенә төшерде.

Әлеге материалны әзерләгәндә без Дамир Исхаков белән сөйләшеп алдык.

 Жириновский – ул публика алдында актер сыман гел уйный. Аның бөтен сәясәте шуңа корылган. Татарлар турында гел начар сөйләгәч, аны бездә яратмыйлар. Халык аның кем икәнен яхшы белә, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Дамир Исхаков.

Владимир Жириновскийның кайбер афоризмнары:

“Минем әни рус, ә әти – юрист”.

“Үбешергә кирәкми. Авыз - иң шакшы урын”.

“Ул бүген әйтер, ә иртәгә аны асарлар”.

“Россиягә бернинди аргумент кирәкми. Аның бер аргументы бар – төрмә”.

“Бер хатын-кыз да "җитәр" димәс, беркайчан да! Түшәктә дә, өстәл янында да, кибеттә дә”.

“Һәрбер ялгыз хатын-кызга – берәр ир-ат. Һәр ир-атка - арзанлы аракы”.

“Хатын-кыз өйдә утырырга, еларга, кием ямарга һәм ризык әзерләргә тиеш”.

“Мин күп укыдым. Дүрт университет тәмамладым. Дүрт! Мин берүзем 40 депутаттан күбрәк эшлим”.

 “Балаларны инглиз телен укырга мәҗбүриләргә кирәкми. Калашников автоматын яхшырак өйрәнсеннәр. Тиздән бөтен дөнья русча сөйләшә башлаячак”.

“Немец солдатларына безнекеләргә биргән кебек аракы китерсәләр, кем җиңәсе билгесез”.

“Мин йөз көн буе беркем булмаска хыялланам. Йөз көнгә, гомумән, барысын да онытырга. Бомж кебек, әнә тегендә телогрейканы ташлап, кояш астында аунап ятарга”.

“Мин нинди бар, шундый. Монда минем күркәмлегем!”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100