Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Зина кыласыбыз килми, никах укытыйк, әмма кеше бу хакта белмәсен, диләр”

Татарстан Диния нәзарәте “Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә”нең яңа басмасын кабул итте. Ул - иман (гакыйдә) һәм гамәл (фикыһ) мәсьәләләрен яктырта. Нигезләмәдә җомга намазын үткәрү тәртибе, корбан чалу, зәкят бирү, никах-талак, балага исем кушу, өчесе-җидесе-кырыгы үткәрү турында сүз бара. Нигезләмә хакында Диния нәзарәте вәкилләре “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат җыелышында журналистларга сөйләделәр. 

news_top_970_100
“Зина кыласыбыз килми, никах укытыйк, әмма кеше бу хакта белмәсен, диләр”
Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмәгә багышланган матбугат конференциясендә баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев әйткән төп фикерләрне тупладык.


Нигезләмәне булдыру – дини низагларга нокта кую өчен эшләнелгән

"Әлбәттә, бу Нигезләмә – бик кирәкле һәм әһәмиятле әйбер, дип саныйм. 90нчы елларда төрле чит илләрдән кайтып, кайбер кешеләр “Алай түгел, болай ул”, дип йөри башладылар, - ди баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Бер генә мисал китерәм. Бер авылга бардым. Анда миңа: “Без кабергә карап дога кыла идек”, - диләр. - “Менә берәүләр килделәр дә, безгә кыйблага карап утырырга куштылар. Икенче төркем бүтән якка утырырга кушты. Без кайсы якка утырыйк?” - дип сорыйлар. Мин аларга: “Җилгә аркагызны куеп утырыгыз, җылырак булыр”, дидем. Менә шушындый кечкенә генә, юк кына мәсьәләләрдә бәхәс чыкмасын иде.

90нчы елларда бигрәк тә күбәйде ул. Саф ислам төркеме килеп чыкты, һәркем динне үзенчә аңлата башлады. Без шул вакытларда ук Балтачта һәр айның пәнҗешәмбесендә җыелышка килеп, бөтен дини мәрасимнәрне барлык авылларда бертөрле алып барырга булдык. Бүленеш чыкмасын өчен, бердәм булыр өчен, бер ноктага сугар өчен. Һәм бүгенге көнгә кадәр бу тәртип шулай бара.

98нче елда Фәрит Сәлман - ул вакыта голәмәләр шурасы рәисе - шушындый нигезләмәне эшләргә кирәк дигән тәкъдиме белән килде. Эшли башладык, ләкин нәрсәгәдер аны кирәк түгел дип, төшереп калдырдылар. Әгәр дә без 90нчы елларда бөтен урыннарда кулланырлык бертөрле документ кабул иткән булсак, бүгенге көндә күп кенә вак мәсьәләләрдә мәхәлләләр арасында аерулылар һәм капма-карша эшләүләр дә булмас иде. 

Мәсәлән, авылга имам килә. Без көчкә аны имам итеп куябыз, эшлә диеп тотабыз. Аңа киләләр дә: “Ник болай эшлисең, дөрес түгел!” диләр. Ә  болай ул Нигезләмәне ала да: “Мөфти кул куйган, мин шулай эшлим. Сорауларыгыз булса, Голәмәләр Шурасына яисә мөфтигә барыгыз”, - дип җавап бирә ала. Шушы вәсвәсәне бетерүдә Нигезләмә зур роль уйный. 

Нигезләмә бөтен халык күз алдына чыгарылырга тиеш түгел

Элек менә шушындый эчке документларны, шәригать һәм гакыйдә мәсьәләләренә кагылышлы документлар, хәдисләр, дәлилләр берсе дә гомум халыкка җиткерелмәгән. Әнә Гариф Гобәй "Коръән серләре"ндә үзенчә нәтиҗә ясаган бит инде. Син аны укыйсың, үзеңчә аңлыйсың. Бу укый да, үзенчә аңлый. Аннан "сыр-бор" китә. Шуңа күрә мондый документлар эчке кулланылышта гына булган. Имамнар аны журналистларга да, гомум халыкка да чыгармаганнар. Әнә Рәсим Хәбибулла атна саен рәхәтләнеп гәҗитләрдә нәрсә уйлый, шуны яза бит. Бүтәннәр дә яза.
 

 

Нинди исемнәрне без мөселмән исеме дип әйтә алабыз?

Баланың исеме дөрес булсын өчен, ул татарча, гарәпчә, фарсыча яисә төрекчә матур мәгънәгә ия булган исем булырга тиеш. Шул вакытта гына ул дөрес исем булып санала.

Бөтен исемне куша торган халык безнең халыктыр инде ул. Әйтерсең, көчек балаларын алып кайталар. Бу бит инде супермаркеттан Барби курчагын алып кайту түгел. Бер көнне ул бәби сиксәнгә җитәчәк. Сиксән яшьлек әбигә Дюймовочка дип эндәшеп булмый бит инде.
 
Урыс беркайчан да үз баласына Зөһрә дип исеп кушмый. Ул бер исем ала да - тарихы үзгәрәме-юкмы, шул исем белән бара. Ә безнең халык... Ярый әле дин кире кайта башлады, балаларга Перестройка дип исем дә кушар иделәр.

Без менә бу мәсьәләдә дә районыбызда ЗАГС хезмәткәрләре белән берлектә һәр авылда ничә бала туды, нинди исемнәр кушылды, бөтен авыл буенча анализ ясыйбыз.

Менә бер генә мисал китерәм. Җырчы Раяз исеме бар. Раяз - ул хәреф җыелмасы гына, аның бернинди мәгнәсе дә юк. Аңа Рияз дигән исем кушканнардыр, ә кәгазьдә Раяз булып калган. Рияз булса, мәгънәсе җәннәт бакчасы булыр иде, ә Раяз булгач, бернәрсә дә түгел, әмма җырчы исеме булгач, хәзер бөтен кеше балаларына Раяз дип исем куша башлады.  

Берәү мәкалә яза: балага исемне кем булса да куша ала, мулла кирәк тә түгел. Ә сез аны сөенә-сөенә гәҗиткә чыгарасыз, әйбәт булды әле бу дип. Муллалар начар бит, аларның хокуклары берничек тә якланмаган. Без моңа бик катгый торабыз, кушмагыз андый исемнәрне диеп. Аннан миңа шалтраталар, нишләп кушмый ул дип. Аннан Миләүшә Хәйруллина яза: бала минеке, нәрсә телим, шуны кушам. Мин аңа шалтратып әйттем: нишләп бала синеке булсын, баланы Аллаһ Тәгалә бирә. Сез инде моны “менә муллаларны әйбәт сүккән” дип язып чыгасыз. Аннары халык та кушыла: менә, дөрес әйтә бит, бәбәйне ул таба дип. Шулай итеп сез дә журналистлар бу бардакка өлешегезне кертәсез. 

“Роддомга барганчы, мулла белән киңәшләшергә дә була иде бит!”

Без муллаларны шәригатькә туры килмәгән, начар мәгънәле исемнәр кушудан тыябыз. Имамның андый исем кушарга хакы юк.

Әле бит шунысы да бар. Баланы роддомнан алып килгәндә, исеме инде язылган була. Ләкин кирәк икән, документны да үзгәртеп була. Минем мәзин исем кушарга барган. “Алинә исемен куша алмыйм”, дигән дә, ата-ата бала исемен Хәниягә үзгәртте. “Җаннарыбыз чыкты, кәгазь үзгәртеп”, диләр. Димәк, теләгәндә мөмкин үзгәртергә! Әмма роддомга барганчы, башта мулла белән киңәшләшергә дә була иде бит!

Талак турында

Безнең халыкка иң аңлашылмаган әйбер - аерылышыр өчен өч талак кирәк дигән сүз. Ул мәсьәләне матбугатта да яктыртырга кирәк. Аерылыр өчен бер талак җитә. Ир кеше бер талак әйткән икән, хатыны белән өч күремгә хәтле килешә алмаса, хатын ирекле була. Кирәк икән, яңадан никах укытып, иренә кайта ала яисә башка кешегә кияүгә чыга ала. 

Өч талакны әйткәч, инде ул башка кешегә генә чыга ала, сиңа кире кайта алмый. Нигезләмә буенча авызыннан "өч" сүзе чыгуы кирәк. Яки "бер талак, ике талак, өч талак", яисә "өч талак әйтәм" диюе. "Талак, талак, талак" дип әйтү бер талакка санала. 

(Бу урында голәмәләр Шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков ачыклык кертеп китте: аерылышулар санын киметү максатыннан шулай кабул ителгән. Ә хәнәфи мәзһәбе буенча "талак, талак, талак" дип әйтү дә өч талакка керә - ИТ). 

ЗАГСта теркәлү һәм никах

ЗАГСта теркәлүчеләрне берничектә никахсыз торучылар дип әйтеп булмый, никахлары укылмаган булса да. Элек бит никах өчен төрмәгә дә ябалар иделәр, әмма язылышмыйча торучылар юк иде. ЗАГСта язылгач, алар бит шаһитләр алдында мөнәсәбәтләрен игълан итәләр, аны раслыйлар, кәгазьгә кул куялар. 

Күп хатынлылык

Миңа киләләр дә, “Икенче хатын аласым килә”, диләр. “Зина кыласыбыз килми, никах укытыйк, әмма кеше бу турыда белмәсен”, - диләр. Никах бит ул нәрсәне аңлата? Халыкка мөнәсәбәтеңне җиткерү. Никах нәрсә өчен укытыла? Бала табырга. Ну, бала тапканда, кешеләргә никахлары беленәчәк бит. Шуңа күрә андый очракларда бер хатын белән тор дибез. Мин аны шәһвәтеңне законлаштыру гына дип атыйм.

Күп хатынлыкның безнең гореф-гадәттә булмавы ул әйбер шәригатькә каршы килә дигән сүз түгел. Бездә киң таралмаган ул. Ни өчен? Чөнки бездә тормыш шартлары авыр. Гарәпстанда, мисал өчен, ике хатын алдың, ике палатка корып куйдың, бер кат күлмәк бирдең, тамагына ашата бирдең - шул җитә. Ә бездә бит һәрберсенә җылы йорт кирәк, тун кирәк.

Мәзһәбтән мәзһәбкә күчү хакында

Без мәзһәптән мәзһәпкә сикереп йөрүне хупламыйбыз. Чөнки бу очракта кеше буталып бетәргә мөмкин. Хәтта намазана да зыян килә ала. Башка мәзһәбләрдә, мәсәлән, намаз вакытында кашынып алу, киемнәрне рәтләп кую рөхсәт ителә, ә хәнәфи мәзһәбендә бу намазны боза торган гамәлләр.

  

Мәһәр бәясе – 5 мең сум

Килен кияүдән мәһәрне таләп итмәсә зыян юк. Әмма мәһәрне матур итеп бирү хәерлерәк. Мин үзем мәһәрне хатыныма 96нчы елда, хаҗга барыр алдыннан гына түләп бетердем.

Мәһәр мәсәләсенә җитди карарга кирәк. Мәһәр бит ул никахта бирелә торган өч тиенлек алка түгел. Мәһәрне әти кеше билгеләргә тиеш. Менә син кызыңны үстерәсең икән, аның әхлагына, белеменә, нәселенә карап мәһәрне билгелисең. Әгәр син “Кияү нәрсә бирсә дә, ярый”, әйтәсең икән, димәк син кызыңны шуңа тиң итәсең. Син аны мыскыл итәсең.

Аннары “Кияүгә авыр була бит” диүчеләр дә бар. “Кызыңа бер тапкыр затлы бүләк алып бирә алмаган кияү аның тормышын ничек алып барыр икән?”, дигән сорау башыгызга килмиме? Ул ягын да уйларга кирәк бит.

Кияүнең акчасы юк икән, әйтәсең: “Ярар, кияү, бүген 5 меңлек минималь мәһәрне бир, бер елдан соң кызыма 100 меңлек бүләк бирерсең. Кызымны үз ихтыярың белән аерасың икән, бер миллион яки биш йөз мең сум акча бирергә, яки фәлән төрле маркалы машина бирергә тиеш буласың. Яки Казанда өч бүлмәле фатир. Менә ул аның өстендә мәһәр булып торачак та. Ә договор төзеп, аны нотариуста теркәсәң, кияүдән ул мәһәрне хөкүмәт тә түләттерәчәк.

Син кызыңны үстерәсең, кияүнең кулына тоттырасың, аны кире кайтарып бирсең өчен бирмисең бит, яшәсен дип бирәсең. 
 
Менә безнең кызлар очсыз булганга күрә кадерсез. Шуңа күрә аны үзбәк тә, казак та, таҗик та - барысы да алырга риза. 

Мәһәрнең минималь суммасы Нигезләмәдә 5 мең сум итеп расланды.    

Өчесе, җидесе, кырыгы – халкыбызның нигезе

Без Нигезләмәдә йолаларны Коръән аятләренә китереп язып чыктык. 
 
Шәригатькә, дингә каршы килмәгән гореф-гадәтләр, йолалалар – халкыбызның рухи нигезе. Өчесе, җидесе, кырыгы халкыбыз тарафыннан исламны кабул итү чордан сакланып килгән гөреф-гадәтләр булып санала.

Бидгать итәргә ярамый, сез моны үзегез дә беләсез. Шуңа күрә рөхсәт ителгәне эшлисез, бидгатьне калдырасыз. Кешене җыеп хәләл ризык белән ашату, кунак җыю, вәгазь сөйләү, Коръән уку, сәдака бирү, дога кылу дингә каршы киләме, юкмы? Менә шуларны эшлисең дә, бидгатен калдырасың. 

Сәдака    

Мәҗлесләрдә сәдака тарату - ирекле эш. Аны биргән кешегә дә, алган кешегә дә гонаһы юк.

Мин 29 ел авылда имам булып торам. Минем сәдака таратканым юк. Без сәдаканы уртага, тәлинкәгә куябыз. Ләкин мәҗлестә әбизәтилнә берәү сикереп тора да, “минем менә кулына бирәсе бик тә килә иде, мин ниятләп килгән идем” дип. Мин: “Сиңа ничә яшь?” – дип сорыйм. “100 ел тулмаган булса, мине тыңла. 100 тулган булса, теләсәң нишлә, сиңа барыбер гөнаһы язылмый.

Аннары тегесенең таратасы килә, бүтәннәре да аңа кушыла, шуннан соң сезнең кебек журналисткалар килеп “ник алай итәсез”, дип безнең турыда язалар. Без таратмыйбыз, халык шулай итә!

Алар мине җиңә алмыйлар, мин әшәке, 29 ел эшлим бит. Ә яшь имамнар алай дәшә алмый. Яшьләрне алар санамыйлар да. “Юк, мин өләшәм”, диеп тыз-быз йөри ул шунда.

Сәдаканы йортта бер кеше генә тарата тиеш – йорт хуҗасы. Бер тәлинкәне җибәрә дә, бөтен кеше сәдакасын уртага куя. Аннары мин дога кылам да, акчаны да санамыйча йорт хуҗасына калдырам. “Туганнарыгыз арасында мохтаҗ кеше булса, шуңа бирегез”, дим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100