Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зимфира Гыйльметдинованың танышы: «Табиб янына күтәреп диярлек озаттым…»

Казан онкология хастаханәсендә эшләүче Лилия Кәлимуллина Зимфира Гыйльметдинованы соңгы тапкыр җомга көнне күргән.

news_top_970_100
Зимфира Гыйльметдинованың танышы: «Табиб янына күтәреп диярлек озаттым…»
Максим Кәримов

Казан онкология хастаханәсендә сестра-хозяйка булып эшләүче Лилия Кәлимуллина Зимфира Гыйльметдинова белән узган җомгада хастаханәдә очрашкан. Сөйләшеп торганнар, аннары ул аны табиб янына озатып куйган. Лилия «Интертат”ка Зимфира ханымның үзен ничек хис итүе турында сөйләде. 

«Зимфира апаны Рәйсә Борһаниева (журналист) аша беләм. Аның янына редакциягә килеп йөргәндә Зимфира апаны да еш күрә идем. Җомга көнне безнең хастаханәгә килеп керде ул. «Абау, зәңгәрләнгәнсең бит, бигрәк хәлең юк. Кан басымың да югарыдыр. Нигә үзең генә йөрисең?» — дидем. Коронавирус белән авырып чыкканы турында сөйләде. Чыгарганда табиблар онкология бүлегенә дә күренегез дип әйткәннәр, анализлар җыярга кушканнар. «Ковидтан соң ике атна булса да ял итәргә кирәк, нишләп йөрисең син?» — дип ачуландым. «Нинди ике атна ял ди монда, анализларны җыйдым», — диде. 

Хәле юк иде. Рульдә үзе килгән. «Әле генә хәлем бар иде бит», — дип аптырады. Табиб янына мин аны күтәреп диярлек озаттым. «Бүген теләсә ничек консультация алып, радиология бүлегендә дәвалау узарга кирәк миңа», — дип әллә ничә тапкыр кабатлады. «И, Аллаһы Тәгалә бар бит ул», — дип мине очратуына бик сөенде. Кем уйлаган Зимфира апаны шул соңгы тапкыр күрүем булган?!» — дип сөйләде безгә Лилия.

Зимфира Гыйльметдинова коронавирустан вафат: «Авырып ятканда да күңеле эштә булды»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100