Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зимфира Гыйльметдинова татар рухының моторы кебек иде»

Татар җәмәгатьчелеге Зимфира Гыйльметдинованы соңгы юлга озатты.

news_top_970_100
«Зимфира Гыйльметдинова татар рухының моторы кебек иде»
Рамил Гали

Зимфира Гыйльметдинованы соңгы юлга «Татмедиа» дан озаттык. Халык күп иде. Бөтенесе яшьле күзләренә кадәр маскага яшерергә тырышып башларын икән. Әнисенең бертуганы — кадерле алма апасы — Фирдәвес апасы да биредә.

Хушлашу мәрасимен Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.

Ркаил Зәйдулла: Хөрмәтле җәмәгать! Бүген татар мәдәнияте, татар матбугаты авыр югалту кичерә. Зимфирабызны югалттык. Ул татар рухының моторы кебек иде. Үзе дә актив иде һәм безне дә тынычлыкта калдырмады. Мэриягә эшкә күчкәч тә ниндидер проектлар уйлап табып гел шалтыратып торды. Мостай Кәримнең «Аусам иде бәйгеләрдә янып үлгән аргамак кебек» дигән шигыре бар. Эшләп торган җирдән янып үлде инде ул. Әле беркөнне генә кичәгә чакырып шалтыратты. «Үзең кайда соң син?» дим. «Больницада», ди. «Тынычлап ят инде алайса», дим. Юк, ул тынычлап ята торган кеше түгел иде. 

Аның өлешенә зур миссия йөкләнде — Казаныбызга татар рухын кертүдә ул зур эшләр башкарырга тиеш иде. Кызганыч, кеше ниятли, язмышның үз законнары. Бу безнең барыбызга да көтелмәгән авыр хәбәр булды.

Зимфира турында озак сөйләп була, мин аның белән 2000 еллардан бирле аралаштым. Һәр вакыт аның принципиальлегенә, туры сүзлелегенә хәйран кала идем. Андый кешеләр бик сирәк була. Дуслары берәр кыек адым ясаса, монафикъланса, мәсләгенә хыянәт итсә, ул алар белән араны өзәргә дә күп сорамый иде. Моны сез барыгыз да беләсез. Аның арабыздан китүе әле озак еллар күңелебезне сызландырып торыр».

Казан башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Хәерле иртәләр дип барыгызны да сәламлим… иртәләр бигүк хәерле булмаса да… Зимфира апаны бик күпләр яратканын белә идем. Ләкин шушы кадәр кешенең аны кадерләгәнен-хөрмәтләгәнен күз алдына да китермәгәнмен. Кичә телефон туктап тормады, кемгәдер җавап бирмәгән булсак, гафу итегез, өлгерә алмаганбыздыр.

Һәр җирдә үз эзен, үз сүзен калдыра алган матур киңкырлы шәхес иде. Зимфира апа бик туры сүзле иде, аны эшкә алганда, олырак кеше бит инде, минем сүзләргә колак салырмы икән дип шикләнгән минутлар да булды, әлбәттә. Әмма без кулга кул тотынышып эшли башладык. Ул бу урында үзен тапкан кебек иде. Беренче көннәрдә үк үзе дә шулай дигән иде.

Башкарма комитетында ул бары тик ике ай гына эшләп калды. Ул килгәч мин шундый җиңел сулаган идем. Без бит икебез дә бер көнне туганбыз — 13 мартта. Ул һәрвакыт без бертуганнар дип әйтә иде. Ул безгә эшкә килгәч шуны аңладым — бәлки тыштан бигүк охшап бетмәсәк тә, эчтән шулкадәр охшаганбыз икән. Ут иде ул! Ялкын иде!

Зимфира апаны эштә без бик көттек. Терелеп чыкса, өстәленә чәчәкләр куеп, матур итеп каршы алырбыз дип кызлар белән планнар да корган идек. Матур ниятләребез тормышка ашмады. Урының җәннәттә булсын, ул шулай булачак та».

Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов: «Хөрмәтле коллегалар! Бу хәлгә түзеп булмый инде — атна саен кеше җирлибез. Теге атнада Леша Красновны җирләдек. Аннан алда бер дустымны җирләдем. Һаман шул чир алып китә. 60-70 яшьлекләрдән соң 50 яшьлекләргә тотынды. Йөрәк түзми: шулкадәр талантлы, үзенчәлекле кешеләр китә.

Земфира татар телен үстерүдә, татар мәнфәгатен кайгыртып күп эшләр эшләгән кеше бит инде ул. Әле коллегалар белән дә сөйләшеп тордык — мәдәният темасына саф татар телендә язган кешеләрнең берсе. Алар күп калмады. Ул мэриягә күчкәч, урамнарга татар рухы керер дип уйлаган идек. Булмады шул… алып китә дә, алып китә. Чынлап әйтәм: минем дә йөрәкнең түземлеге бетә. Яшь, матур, талантлы кешеләр киткән вакытта берничек тә түзеп булмый. Без аны бик ярата идек. Үзегезне саклагыз! Үзебезне үзебез сакламасак, беркем дә сакламый».

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков: «Әссәламегаләйкүм, коллегалар! Хәерле булмаган көн. Бөртекләп җыелган журналистлар коллективында бу кайтарып булмаслык зур югалту. Кичәдән бирле „Татмедиа“ яңалыкларында бу төп яңалык булып тора. Зимфира ханым 12 ел гомерен „Сәхнә“ журналына багышлаган. Ул мәдәният-сәнгать өлкәсенә зур өлеш керткән киңкырлы шәхес иде. Бу зур кайгыгызны уртаклашам».

Драматург Данил Салихов: «Рәхмәт Зимфирабызны озатырга килгәнегез өчен! Зимфира, балакаем, туганым, сеңлем, без сине Мамадыштан Сәлим Мифтахов белән бергә җитәкләп Казанга алып килгән идек. Монда аның алма апасы тора — ул минем сүзләремне раслар. Без синең белән туксанынчы елларда — ата улны, ана кызны белмәгән авыр чорда — себерләрдә хезмәт куеп, театр сәнгате өләшеп йөрдек. Шуннан соң син Казаныбызда милләтебезгә күпме эшләр башкарып, бүген инде соңгы юлыңа китеп барасың.

Атна ярым элек син безнең янга Кече Битаманга килеп, кычкырып әйтмәсәң дә, Рәмзия апаң һәм минем белән хушлашып киттең. Соңгы тапкыр каен себеркеләре белән чабынып киттең. «Китмә, тагын бер кич кун», дисәк тә, икенче көнне китеп бардың. Мәңгелеккә дә китеп бардың. Зимфира ханым, Зимфира дустым, кайда гына эшләсәң дә, һәрвакытта да эшеңне җиренә җиткереп эшләдең. Кайда гына алынсаң да, син шул урынның кешесе идең. Җырлый идең, бии идең, кирәк икән, яза идең, кирәк булса, тозлап-борычлап дөресен әйтә торган идең. Сине озатырга килгән кешеләр дә минем уй-фикерләрдер. Күңел тула… хуш, бәхил бул, акыллым, хуш бәгырькәем, хуш, сеңлем, оҗмах көтсен сине!»

Авылдашы, нәшир, журналист Раушания Хәбирова-Миңнуллина: «Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында үссә дә, ул үз авылын — Теләче районының Балыклы авылын күбрәк ярата иде кебек. Ул „Без — Сафиулла бабай оныклары“ дип туганарын җыеп торучы иде. Туганнарын гына түгел, авылны да. Без аның Татарстан күләмендә эшләгән эшләрен беләбез, ә менә бәләкәй генә авыл өчен эшләгән күпме эшләре бар! Берничә ел элек 8 нче март алдыннан концерт оештырып, авыл кешеләрен сәхнәгә менгереп, авыл өчен зур вакыйга ясады. Ураза аенда авыл чишмәсе янында ифтар уздыруны оештырдык, җәмәгать белән намаз укыдык. Авылыбызда сабантуйлар үтми иде, спонсорлар табып, артистлар чакырып балалар сабантуен оештырды. Ул башлангыч хәзер дә дәвам итә. Бәләкәй генә авыл мәктәбендә укыган унлап балага Теләчедән автобус белешеп, Казанга экскурсиягә алып килде, үз акчасына десертлар белән сыйлап аларга бәйрәм ясады. Хәзер авыл дәррәү кубып, Зимфира башлангычы белән башлаган ул бәйрәмнәрне үткәрә. Без ул бәйрәмнәрдә сине гел искә алырбыз. Тыныч йокла, хуш, яшьлек дустым!»

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов: «Зимфираның игелекле эшләрен санап бетерә торган түгел, җирдә гел изгелек, яктылык чәчеп яшәде ул. Күрәсең, теге дөнья дип атала торган җирдә андыйлар күбрәк кирәктер. Чөнки гел шундый изге җаннарны югалтабыз, алар бу дөньяга бигүк сыеп бетмиләрдер.

Зимфира Мамадыштан килгәннән соң сигез ел минем бригадада эшләде. Сәхнәдә без аның белән дуэтлар җырладык. Филармониядә ул сигез ел безнең матбугат бүлеген җитәкләде. Директор Кадим Назирович та әйтеп тора әле: «Безнең филармониядә ул тынычлык күгәрчене кебек эшләде», ди. Ул журналистлар белән эшләде. Берәүне дә рәнҗетергә теләмим — журналистлар белән эшләү бик катлаулы, бик четрекле характерлылар. Ул аларны җайлый белә иде. Ул бернәрсәдән дә курыкмый иде, бик кыю иде. Кыенлык киләсен белеп эшли иде, кыенлык килсә ничек чыгасын да белә иде. Аңа яшәве бик рәхәт булмагандыр, безгә рәхәт аннан игелек күрү, үзенә туры килгән кыендыклар шушы көнгә китереп җиткерәләр инде. Кеше бик тиз яна.

Данил «дустыбыз» диде, Зимфира ул бик күп гаиләләрнең кадерле кешесе була белде. Ул кешене кадерләп үзенә кадер ала белде. Ул үзе эшләргә тиешле урынны тапты, әмма ләкин… монда инде күп нокталар… саклап та карадык, үзе дә бик сакланды. Монда бөтен нәрсә килешенгән диде… безнең Ходай белән генә килешү юк иде. Бәхил булсын!»

Илсур Мортазин: Безнең гаилә өчен Зимфира бик зур югалту. Син безгә бик якын идең, бәхил бул, тыныч йокла! Без сине онытмабыз! (Илсур Мортазинның тавышы калтырап, артыгын әйтә алмады. Авт).

Мамадыш районының танылган җырчысы Гөлнәзирә Талипова: «Бик авыр хәсрәт. Зимфира институттан безгә практикага кайтты, диплом алгач эшкә кайтты. Сине Мамадыш үзенеке дип хис итеп яши. Район башлыгы Анатолий Иванов хушлашу сүзләрен җиткерүне сорады. Ул минем иң якын дустым иде, кызым да була белде. Олы йөрәкле, тәрбияле бала. Чын мәгънәсендә, милләт кызы иде». 

Хушлашу мәрасиме тәмам. Догалар укылып, җәсәдне махсус автобуска урнаштыралар — Зимфира Гыйльметдинова туган авылында — Балыклыда җирләнә. Зимфира аралашып яшәгән кешеләр янына киләм.

Журналист Данил Сәфәров: «Кеше үлгәч, „Яхшы кеше иде“, дибез. Бу сүз бераз таушалды да инде. Бу очрак әлеге сүз бик туры килә торган очрак. Без бик озак хезмәттәшлек иттек, бик рәхәт кеше иде. Аның бер уникаль сәләте бар иде — турысын да әйтә, кешене дә рәнҗетми. Күрәсең, эчендә әшәкелек булмаганга шулайдыр. Бу уникаль очрак — аны туры әйтсә дә яраталар иде».

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Зимфира Заһитовна киң катлам белән эшләде — филармониядә эшләгәндә, театрга да өлгерде, язучылар янына да җитеште, бөтен тармакта үзен актив тотты. Ул чын журналист иде, ә чын журналист бөтен тармакка да керә. Ул милләтебезне кайгыртучы кызларыбызның берсе булды. Ул без эшләп җиткермәгән эшләрне күреп, аны күрсәтергә тырышып, актив позициядә торган көрәштәшебез иде».

«Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Үлем-китемгә ияләшеп беттек бит инде без. Ләкин Зимфираның үлеме сискәндерде. Ул «Сәхнә» дә эшләгәндә, мин «Мирас» та эшләгәндә бергә әвәрә килеп яшәдек. Аның тормышындагы проблемаларны да, минекендәген дә бергә чишә торган идек.

Соңгы вакытта нишләп фейсбукта, инстаграмда лайклар куймый бу дип уйлап куйган идем. Ул бер дә авырыр кебек түгел иде. Андый янып йөргәннәрдән чир читтә калыр иде кебек. «Әни белән икәү авырып алдык, рәтләнеп киләбез», дигән иде. Әмма аяныч тәмамланды.

Ул дөньядагы иң күп дус-ишле кеше кебек яшәде. Шулай булды да, ул уртак тел таба белде. Туфан абый Миңнуллин аның кумиры иде. «Мирас» журналына онытыла башлаган җырчыларыбызны биреп барды. Бик әтрафлы мәкаләләр язды. Ул үз урынын тапкан чын журналист иде».

ххх

Изгелекләр дигәннән, кичә Габделфәт Сафин да Зимфираның бер изге эшен искә алды. Хәтерләсәгез, бервакыт Габделфәт Сафин Таһир Якуповка таш куйдырды дип шаулап алган идек. «Бөтенесе мине мактады, ә бит аның оештыручысы, миңа кул куясы бөтен кәгазьләрне дә әзерләп бирүчесе ул», — диде җырчы.

xхх

Финалга Рүзәл Мөхәммәтшин истәлекләре. Мин Зимфираның аны шагыйрь буларак та, шәхес буларак та хөрмәт иткәнен, дус күргәнен белә идем. Шуның өчен Рүзәлнең исен җыеп фикер әйткәнен сабыр гына көтеп җиткердем. Рухы шат булсын Зимфирабызның.

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Кешенең үлемен ишеткәч, «И, Аллам» дисең инде, кызганыч дисең, ә бу юлы мин сүгендем. Көтелмәгән хәл иде… көтелмәгән дип… сырхаулаганын белә идем, әлбәттә. Ләкин җиңеп чыгар дип ышандым, үзен дә ышандырырга тырыштым. Без 9 декабрьдә язышкан булганбыз, аның хастаханәгә керүенең икенче көне иде. Сәгатьтән артык язышканбыз.

Бик яхшы һәм бик якты кеше иде, дәрте-дәрманы ташып тора иде. Югыйсә, бергә эшләмәдек тә, күрше редакцияләрдә идек. Ничектер якынаеп киткәнне дә аңлата алмыйм, мин аңа «Апам» дия идем, ул миңа «Наным», дип дәшә иде. Ул ихлас иде, кинә сакламый. Бик ярдәмчел иде. Соңгы язышканда скорый белән киттем диде, сатурация 70, диде. Боек иде. Авыртмаган бер җирем дә юк, дип язган... «Син мәңгелек оптимист», дим, «Бу бераз киметә икән», ди. Ләкин диалог оптимистлыкка якын рухта барды. «Ркаилның бер циклданмы икән, поэмаданмы юллары бар: „Һәркем белә чуаш бердәм халык, качканда да бердәм качалар“, шуның кебек синең чирләрең дә шулай бердәм рәвештә качачак синнән», дидем.

Мин гадәттә ватсапны чистартып барам, ә безнең сөйләшүләр калган икән, алар минем өчен кадерле ядкярь Менә шуларның берсе — узган ел пластинкалар җыя башладым, бервакыт ватсапны ачсам, бик күп пластинкалар фотографияләре. Анда Илһам Шакиров, Рим Хәсәнов җырлары… «Мин аларны 35 ел сакладым, 35 ел сакларга вәгъдә итсәң, бүләк итәм», диде. Мин «До конца саклармын», дип язганмын. «Аларның миндә синең коллекцияң булып саклануын телим», дидем. Ул аларның барысын да имзалап бирде, алар миндә кадерле ядкяр булып саклана. Ул вакытта мондый хәлләр килеп чыгар дип башка да килмәгән.

Быел аның авыррак чоры булды, күңел халәте тынгысызрак иде, филармониядән китеп, кая бәрелергә белә алмыйча йөргәндә дә гел шалтыратышып тордык. «Татармульфильм” да эшләп алды — күңеле ятмады. Мэриягә килгәч, шулкадәр җиңел сулаган иде, үзенең кирәген тоеп, зур эшләр эшли алуын тоеп, командадан канәгать булып… язмаган… Бернинди шигем дә юк — аны күктә фәрештәләр „Ну Зимфира, без башка чыдый алмадык, безгә син шулкадәр кирәк идең, сабыр иттек-иттек тә, сине үз яныбызга алмыйча булдыра алмадык“, дип каршы алырлар кебек, изге кешеләр алар кайда да аз, кайда да артык түгел, шул исәптән күкләрдә дә…»

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100