Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зимфира Гыйльметдинова коронавирустан вафат: «Авырып ятканда да күңеле эштә булды»

Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән, хәзер Казан башкарма комитетының милли эшләр бүлеге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова вафат. «Интертат» мәрхүмә турында якты истәлекләрне барлады.

news_top_970_100
Зимфира Гыйльметдинова коронавирустан вафат: «Авырып ятканда да күңеле эштә булды»
Рамил Гали

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Аның эчке дөньясы бозык түгел иде»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова:

«Без Зимфира белән бер институтта укыдык, хәтта бер бүлмәдә дә тордык. 1989 елдан бирле аралашабыз… Зимфираның үлеменә ышана да алмыйм. Бер дә көтелмәгән, җан өшеткеч хәбәр булды бу. Мин Зимфира турында искитмәле матур сүзләр генә әйтә алам. Ул, беренчедән, бик ачык йөзле кеше булды. Тормышны яратты. Нинди генә ситуациягә очрамасын, боегып калмый, чыгу юлын таба иде. Укыганда ук компаниянең үзәге булды. Ул беркайчан кәефен төшерми иде. Әйтсә турысын әйтә, бөтен әйберне дәлилләп сөйли иде. Дәлилсез чүп-чар сүз сөйләп йөрмәде. Мин аны шуңа да яраттым. 

Бүлмәдә яшәгәндә бер көнне берең, икенче көнне икенчең дежур тора бит инде. Ул бүлмәне гөл итеп җыештырып куйган чисталык атна буена бара иде. Бик чиста-пөхтә, үзенә карата таләпчән иде. Эчке дөньясы бозык түгел иде аның. Аннан Зимфира бик яхшы тәрбия алган кыз иде. Рәхмәт әнисенә, ялгызы гына, төрле авырлыклар күреп, шундый ихтирамлы бала тәрбияләп үстергәне өчен. 

Безнең төркемдә дә эшләде ул, сәхнәгә чыкты. Әмма мин аңа: «Зимфира, сәләтең бар, ләкин син журналистиканы ташлама», — дидем. 

Кайда гына эшләмәсен, аның фикере белән һәрвакыт санлаштылар, аның сүзе кирәк булды. 

Бик тә авыр әле. Без бер елгы, икебез дә Кәҗә елында туганбыз. Фикерләребез, сүзләребез туры килә иде. Соңгы тапкыр көз көне бер фестивальдә очрашкан идек. Аралашып, кәефләребезне күтәреп, икәүләп биеп тә алдык… 

Институтта бергә укыган курсташларыбызны бергә җыйнап торучы да иде ул. Очрашулар оештыру мәсьәләләре белән дә гел ул шөгыльләнә иде.  

Аның арабыздан китүенә ышанасым килми… Зимфира турындагы якты хатирәләрем күңелемдә мәңге сакланыр». 

Айдар Фәйзрахманов: «Гел сәхнә янында кайнашты, артистлар белән дус булды»

Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов:

«Без Зимфира белән Филармониядә бик матур эшләдек. Бөтен яклап тырыш кеше, үз һөнәренең остасы иде, һәр эшне җиренә җиткереп башкара иде ул. Мин әле китап чыгарып йөрим. Аның минем турыда язган мәкаләсен укып, аны да китапка кертергә дип билгеләп куйган идем. Бер атна элек кенә шалтыратып, рәхмәтләр әйттем үзенә. Китап басылып чыккач, үзенә бүләк итәрмен дигән идем — Аллаһы Тәгалә насыйп итмәде.

Зимфира үзенең сүзен курыкмыйча әйтә белде. Кешегә үз фикерен, сүзен дөрес итеп әйтә белү сезнең бер профессиональ сыйфатыгыздыр. Андый журналистларны мин хөрмәт итәм, алар шушы җәмгыятьнең вирусына каршы көрәшүче санитарларыбыз. 

Мин «Безнең ил» дигән керәшен җырын да беренче тапкыр аның башкаруында ишеткән идем. Ул вакытта Зимфира Мамадышта эшләп йөри иде. Аннан үземә бер һәдия итеп алып, ул җырны мин җырладым. 

Бәлки аны безгә — филармониягә эшкә сәхнәне сагынуы да китергәндер. Чөнки ул гел сәхнә янында кайнашты, артистлар белән бик якын дуслар булды. Сәхнәдә булган бөтен нәрсәне үзе аша үткәреп, матбугат битләрендә гел Филармония эшчәнлеген яктыртып барды. Урыны оҗмахта булсын, бик кызганыч…»

Резедә Галимова: «Һәрвакыт җәмгыятькә файдалы шәхес булырга тырышты»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резедә Галимова:

«Зимфира һәрвакыт җәмгыятькә, үзе эшләгән коллективка файдалы кеше булырга тырышты. Үз өстенә җаваплылыкны алудан куркып тормады, һәр эшне игътибар һәм зур тырышлык белән башкарды.

Тирә-юнендәге кешеләргә карата бик ярдәмчел булды. Мәсәлән, кулында берәр чарага чакыру бар икән: «Әйдәгез, бергә барабыз», — дип, шул чакыруы белән бүлешер иде. Ачык йөзле, тәмле телле кеше булып калыр ул һәркемнең күңелендә. 

Зимфира күпкырлы шәхес иде. Коллективта бәйрәмнәр оештырырга яратты. Үзе дә һәрвакыт күтәренке рухлы булды. Беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Туган көннәргә шигырьләр иҗат итеп, күңелебезне күрмичә калмады.

Ул тормышта көрәшче булды. Һәрвакыт алга бару, янәшәңдә булган кешеләрне дә уңышларга этәрү аның төп девизы булды. Журналистлар арасында абруе зур иде. Филармониянең ничек яшәгәнен күрсәтү, безгә карата башкаларның игътибарын арттыру өчен күп көч куйды. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. 

Соңгы вакытта күрешмәсәк тә, гел элемтәдә булдык. Канында кислород күләме кимеп, кире хастаханәгә эләкте. Һәр көн диярлек шалтыратышып тордык. Анда ятканда да аннан зарлану сүзе ишетмәдем. Терелеп чыгар, аякка басар дип өметләндек. Аның вафат булу хәбәре барыбызга да аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте».

Ркаил Зәйдулла: «Авырып ятканда да күңеле эштә булды»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

«Зимфира белән без күптәннән таныш. Бик үткен телле, гаярь хатын-кыз иде. Хәтта аның турында «иде» дип сөйләргә дә авыр. Минем өчен бер дә көтелмәгән, авыр хәбәр булды бу. Ул бик талантлы журналист булу өстенә, әдәби әсәрләр дә иҗат итә иде. Аның балалар өчен бер хикәяләр китабы да басылып чыкты. «Җырлап тора торган хикәяләр булган. Әлеге юнәлештә иҗат итүеңне дәвам ит, бик матур итеп сурәтлисең», — дип әйткән идем. Киләчәктә күренекле балалар язучысы булыр дип көтеп тора идек без аны. 

Шушы көннәрдә генә хастаханәдән шалтыратып алган иде. «Казанның „Сәйдәш“ мәдәният үзәгендә „Сөйли торган материя“ дигән шигъри-музыкаль кичә уза, шунда бөтен язучыларны җыеп алып кил әле», — диде. Үзенең хастаханәдә ятуын, хәленең алга таба баруын хәбәр итте. Авырып ятканда да күңеле эштә, дуслары, хезмәттәшләре арасында булды. 

Җәй көне безнең драматурглар семинары узды. Шуны оештыручыларның берсе иде ул. Матур күлмәкләр киеп, шунда йөргәне әле дә күз алдымда. 

Данил Салихов: «Безгә бүген бик авыр…»

Драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов:

«Зимфира белән без Казанга килгән көннән бирле бергә хезмәттәшлек иттек, бик якын гаилә дустыбыз да иде ул.

Зимфира «Сәхнә» журналында Туфан Абдуллович белән бергә эшләде. Туфан абый да бик ярата, бик хөрмәт итә иде аны. Ул Зимфирага: «Тулы бер районны бирсәң дә, рәхәтләнеп җитәкли торган кеше инде син», — дип әйтә иде. Чыннан да, бик энергияле кеше, тугры дус иде ул. 

Зимфира кечкенәдән үз-үзенә ышанып үскән бала. Шушы үз-үзенә ышанып яшәү соңгы көненә кадәр дәвам итте аның. Нинди генә эшкә тотынса да, берәүгә дә таянмый, үзе башкарып чыга иде. Беркайчан да читтән ярдәм көтмәде. Казанга килде, фатирын, машинасын алды, эшендә дә гөрләтеп эшләде. 

Ул бик ярдәмчел кеше иде. Шәхсән миңа аның ярдәмнәре бик күп тиде. Язучылар берлегендә эшләгәндә үзенә сүз китерә-китерә булса да ярдәм итте.

Зимфира туганнарына бик нык ярдәм итте. Берәр авылык килсә, алар иң беренче итеп Зимфирага мөрәҗәгать итәләр иде. Земфира аларның проблемаларын ничек булса да хәл итәргә тырыша иде. 

Әниләргә барыбыз да игътибарлы. Ә Зимфира әнисенә карата икеләтә игътибарлы булды. Аның әнисенә шалтыратасы вакыты минутына кадәр язылып куелган була…

Укуны бетергәч тә ул Мамадышка эшкә җибәрелде. Мамадышта зур-зур труппалар җыеп, саллы әсәрләрне сәхнәгә куеп, шаулап-гөрләп эшләгән җиреннән чакырдык без аны Казанга. Шуннан бирле без гаилә дуслары булып яшәдек.

Минем хәләл җефетем Рәмзия Зимфира эшләгән «Сәхнә» журналында хисапчы булып иде. «Син ир кеше булып тугансың, синдәге көч! Хәтта ирләр башкара алмый торган хезмәтне дә башкарырга сәләтле кеше син», — дип әйтә иде хатыным аңа. Аның белән якын дуслар, фикердәшләр булдылар. 

Безгә бүген бик авыр. Зимфираның әнисен күз алдына китерәм дә йөрәк сыкрый… Бердәнбер бала иде Зимфира. Әнисе ничек күтәрер бу кайгыны.

Хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ялларда безнең Биектаудагы фазендага кунакка килгән иде. Рәмзия белән мунчалар керделәр. «Минем хәзер вируска каршы тора торган бик каты иммунитетым бар, тикшертеп чыктым», — дип сөйләгән иде. Бер генә кич кунды да, эшләрем бар дип, кичтән Казанга китеп барды. Рәмзия тагын кун дип бик кыстаган иде үзен.

Шуннан соң социаль челтәрләрдә берничә әйбер куйды әле ул. Кабат кире хастаханәгә эләгеп, дөньялыктан китеп барды. 

Бик көчле журналист иде. Аның бик күп язасы әйберләре калды. Искиткеч сәләте дә үзе белән китеп барды. Кая барса да, бөтен кешене авызына карата торган, булган вакыйгаларны шулкадәр матур итеп төсмерләп сөйли торган, яхшы күңелле кеше иде. 

Авыр туфрагы җиңел булсын Зимфирабызның».

Рузилә Мөхәммәтова: «Соңгы елларда аралашмадык шул, кичер, Зимфира»

Журналист Рузилә Мөхәммәтова:

«Зимфира белән кайчан танышканымны да хәтерләмим, гомергә бер юллардан йөргәнбездер кебек. Дөрес, соңгы елларда аралашмадык, бәлки, холкыбыз бер төрлерәк булгангадыр, фикер каршылыклары булды. Ләкин болар профессиональ яссылыкта. Зимфира тормышымда зур роль уйнаган кеше — аңа рәхмәттән башка сүзем юк. Кирәк чагында пыр туздырып ачуланып та ата, иң ярдәмчел дустым да ул иде заманында. Минем кызым теле ачылганнан бирле аны «Тәти апа» дип йөртте, Зимфираның Алма апасы минем кызыма да алма апа булды — Фирдәвес апа баламны үстереште. Яңа фатирга күченгәндә булышырга дип беренче ул йөгереп килеп җиткән иде.  

Әле генә дизайнер Розалина Мусабирова шалтыратты. «Без аның белән „Саумы, Казан!“ китабын әзерли идек, мине дизайнер итеп чакырганнар иде. Җыентык буенча сораулар күп булса да, авырганын белгәч, Зимфирага шалтыратып борчымадым, терелеп чыгуын көттем. Китап аның истәлегенә бик матур булып чыгачак», - диде ул. Мин яңа фатир алгач, өчәүләп — Ләйләгөл Минаева, Розалина Мусабирова һәм Зимфира — фатирыма ут көйләп йөргәннәрен искә төшерде. Ай ярдәмчел иде Зимфирабыз.

Зимфира иҗатын эстрададан башлаган кеше, журналистикага кереп китүе без Габделфәт Сафиннар белән «Акчарлак”ны чыгарып йөргән заманнарда булды. Эстраданы темасын да яктырта торган газета бит, Зимфираның катнашып китүе табигый иде. Башта безгә кушылып тегесенә, монысына шалтырата, үзе яза башлады. Шәп яза иде, мүкләнмәгән матур тел иде. Аннары «Сәхнә» журналында эшли башлады, әллә «Сәхнә» исеме белән чыкканчы ук эшли башладымы икән. Журнал редакциясе Язучылар берлеге бинасында урнашкан иде. Кызым алма апасы белән гел шунда тәти апасы янына килә иде. Матур истәлекләр. 

«Сәхнә» журналының Туфан абый Миңнуллин һәм Зимфира Гыйльметдинова белән чыккан чоры — алтын чоры. Күпме яшьләрне үз янына җыеп, балалары кебек карап, «наным» диеп эшкә өйрәтте ул. Догачылары күп Зимфираның, урыны җәннәт түрләрендә булсын! Соңгы елларда аралашмадык шул, кичер, Зимфира!»

Рәйсә Борһаниева: «Бөтен җылылыгын, назын безгә бирде»

Журналист Рәйсә Борһаниева:

«Зимфира апа белән «Сәхнә» журналы таныштырды безне. Шулкадәр оешкан, нык үрнәк шәхес иде Зимфира апа. Егетләргә дә хас түгел анда булган сыйфатлар. Шулхәтле чая, актив, аңа карап торсаң, дөньяда хәл итә алмаслык проблема юк кебек тоела, беркайчан да өметсезлеккә бирелми иде. Җор телле, юморист, аның блогларын укып баруы үзе бер җан рәхәте иде. Татар халкы, милләтебез өчен җан атып, шул юнәлештә эшли иде.

Шәхсән үзем тормыш, эш мәсьәләсендә аннан күп нәрсәләргә өйрәндем. Апам кебек якын булды, һәрчак безне, хезмәттәшләрен яклап-саклап яшәде. 

Мин тарихка аның озын чәчен кистерүче булып кереп калганмындыр. Ул бик озак вакытлар озын толымлы ханым булып йөрде. «Зимфира апа, минем синең имиджыңны үзгәртәсем, сине кыска чәч белән күрәсем килә», — дидем. Үзе бик чая булса да, тышкы кыяфәте буенча үзгәрешләргә әзер түгел иде. Баштарак аяк терәп каршы торса да, көннәрдән бер көнне ризалыгын бирде. Җитәкләп диярлек алып бардым, хәзер үк кистермәсәң, мәңге кистермәячәксең», — дип, качмасын дип саклап та тордым әле. Аннары шул чәчен кискән мастер белән уртак тел табып, гел шуңа йөри башлады. 

Бервакыт инстаграмга шул озын толымлы чактагы фотосын куйды ул. «Шушы матур чәчеңне кистерүче мин бит», — дип комментарий яздым. «Ярар бер тапкыр эт итеп сүктем бит инде, башка сүкмәм», — дип шаярткан иде. 

 Тормышка чыкмаган, ялгыз кеше буларак, ул үзенең бөтен эчке җылылыгын, назын, кайгыртучанлыгын безгә өләшә торган иде. Безне үзенең балалары кебек күреп, һәрвакытта да безне җыеп, гел элемтәдә тордык. Коронавирус башланып, үзизоляциягә яптылар бит инде. Шулвакыт үзенә бер мавыгу тапты — туганнарына, аларның бәбиләренә матур сумкалар тегә башлады. Мехтан, бик матур ташлар белән бизәлгән сумка тегеп, миңа да бүләк иткән иде әле. Ул сумканы аның төсе итеп саклармын инде».

Зилә Мөбәрәкшина: «Журналистикага килү белән якын кешемә әйләнде»

Журналист Зилә Мөбәрәкшина: 

— Журналистикага килү белән Зимфира апам бик кадерле кешемә әйләнде. Миңа яратып әйткән сүзе һәрчак бер булды: «Килдеңме, наным? Ни хәлләрең бар, наным?» — дияр иде. Мәдәният өлкәсе үземә якын булганга, Зимфира апа мине шушы өлкәнең барлык нечкәлекләренә төшендерергә тырышты. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгәндә: «Бездә татар егетләре бар бит. Танытыйк әле шуларны», — дия иде. Милләтебез өчен күкрәк киереп җан атты.

Шуңа да ул тиз арада минем фикердәшем, киңәшчемә әйләнде. Андагы идея дисеңме! Гел ниндидер яңалыкка омтылды. Позитив, энергияле, көчле рухлы кеше иде. Шунысын төгәл беләм: андый кешеләр сирәк була.

Әдәбияттан имтиханга әзерләнгәндә Туфан абый Миңнуллинның китапларын сорап тордым. Бер кочак китап биреп җибәрде. «Сиңа каләмеңне чарлар өчен әле аның публицистикасын да укырга кирәк. Китапларны укып бетергәч, сорарсың — бирермен», — дигән иде. Кызганыч, сорарга өлгерми калдым шул…

Яшь, өйрәнчек журналист булуыма карамастан, Зимфира апаның миңа өмете зур иде. Мин аның ихластан миңа ышанычын тойдым. Филармониядә интервьюлар һәрчак аның кабинетында үтте. Килгән саен тәм-том белән сыйлый иде. Үз баласыдай күрде… Ә Казан мэриясендә эшли башлагач, һәрчак чараларга чакырып торды. Соңгы тапкыр төгәл бер атна элек язышканбыз. Үзенең авырып алуы турында белгертмәде.

Быел гыйнвар аенда аның белән күрешкәндә: «Миндә беркем дә күрмәгән архив язмалар бар. Мин аларны бервакыт чыгарырмын әле», — дигән иде. Кызганыч, күрмичә калдык. «Син пианинода уйныйсың бит әле», - дип, Айдар абый Фәйзрахмановның ноталы китапларын бүләк итеп калдырды. Бу аның соңгы бүләге иде».

Зимфира Заһид кызы Гыйльметдинова 1967 елның 13 мартында Теләче районында туган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган.

Танылган журналист, тамада, язучы. «Сәхнә», «Казан утлары» һәм башка басмаларда эшләде. Ул тамашачыга төрле мәдәни чараларны оештыручы, алып баручы буларак та таныш. Соңгы елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат бүлеген җитәкләде. Берничә ай элек Казан башкарма комитетының мили бүлеге җитәкчесе вазифасына күчте. 

Соңгы айда коронавирус йоктырып, хастаханәдә ятуы билгеле. Тернәкләнеп чыккач, аны кире хастаханәгә салганнар һәм РЖД хастаханәсенең реанимациясенә күчергәннәр. Бүген иртән, тромб барлыкка килү сәбәпле, вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100