Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зимфира Гыйльметдинованы искә алу кичәсе: «Бер генә көнгә дә онытып торганым юк...»

Журналист, озак еллар «Сәхнә» журналында, филармониянең матбугат хезмәтендә эшләгән Зимфира Гыйльметдинованың якты истәлегенә багышланган концерт кичәсе узды. Искә алу концерты журналистның үскән, мәктәп тәмамлаган, бүген әнисе Мәймүнә ханым яшәгән якта – Ленино-Кокушкино авылында үтте.

news_top_970_100
Зимфира Гыйльметдинованы искә алу кичәсе: «Бер генә көнгә дә онытып торганым юк...»
Салават Камалетдинов

13 март көнне Зимфира Гыйльметдиновага 56 яшь тулган булыр иде. Ул 2021 елның 15 декабрендә вафат булды. Искә алу кичәсендә Зимфира Гыйльметдинованың якын дуслары, иҗатташлары, коллегалары, укытучылары, сабакташлары, туганнары, авылдашлары катнашты.

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза Зимфира Гыйльметдинованың якын дусты иде. Ул да бүген биредә Зимфира Гыйльметдинованы искә алды:

«Зимфираның иң яхшы, иң матур сыйфаты, миңа калса, – ярата белү иде. Ул барысын да ярата иде. Чынлап. «Минем туганнар – дөньядагы иң шәп туганнар, минем дуслар – дөньядагы иң шәп дуслар, минем янәшәмдәге кешеләр – дөньядагы иң шәп кешеләр», –  дип әйтергә ярата торган иде ул. Ул кешенең кылган начарлыгын тиз кичерә, оныта белде. Ә яхшылыгын беркайчан онытмады. Кабат-кабат искә алып рәхмәт әйтә торган гадәте бар иде. Дусларын бер-берсенә мактый-мактый, безне дус итеп бетергән иде ул. Бер-беребез белән таныштырып, дуслаштырып бетергән кеше ул. Без дә аны, үз чиратыбызда, яраттык. Яратабыз.

Мине Зимфира белән 1997 ел таныштырды. Халыкара «Татар җыры» конкурсы бара. Төп-төгәл 26 ел элек буламы? Апрель ае иде. Әйе, хәтерлим. Апрель иде. Без тормыш иптәшем Мәүлидә белән шунда катнашып йөрибез инде. Бермәл Мәүлидә янына ачылып-чәчелеп бер кыз килде дә, болар кочаклашып исәнләшә башладылар. Шулай кочаклашып туйганнан соң, Мәүлидә мине бу кыз белән таныштырды инде: «Бу – минем бергә укыган дус кызым Зимфира», – диде. Алар инде 1986 елда ук танышкан булганнар. Шул көннән Зимфира белән безнең танышлыгыбыз үсә төшеп, дуслыкка әверелә башлады.

Мин үзем авыр кеше бит. Кирерәк тә шунда. Ә без нык дуслар булдык. Аның белән «җеннәребез» шулкадәр килешкән, күрәсең. Бик каты киңәш кирәк булганда, Зимфирага шалтырата идем. Бушанасы килгәндә күңелдәгенең бөтенесен аңа сөйли идем. Ачу килгәндә, эч пошканда, кәеф булмаганда аның белән сөйләшеп ала идем. Гаҗәеп. Ир затыннан булган дусларыма түгел, ә Зимфирага шалтырата идем гел. Ә ул исә тыңлый белде. Туры китереп киңәшен бирде.

Беркөн шулай коточкыч бер туй үткәрергә туры килде. Шулкадәр начар үтте ул туй. Нигә, дип сорасагыз да – сөйләмим. Ул туйдан котылгач, яшереп тормыйм, сөенечемнән бер стакан тутырып «салып» куйдым өйгә кайткач. Аннан соң Зимфирага шалтыраттым. Төнге 3 иде. «Зимфира», – дим трубкага. «Әү», – дип җавап кайтара Зимфира трубканың теге ягыннан. «Нишлисең?» – дим. «Йоклый идем инде, йә, ярый, сөйлә, тыңлыйм», – ди Зимфира. «Шундый коточкыч әйбер булды бүген минем белән, Зимфира, беләсеңме», – дип киттем сөйләп... Шулай төне буе тыңлап чыкты мине Зимфира. Мин, бераз «салган» да буларак, тәмләп изрәп йоклап киттем таң ата башлаганда. Ә Зимфирага ул көнне иртәнге сәгать 5тә торып телевидениегә записькә барасы булган икән... Мин йокыга киттем, ә ул торып җыена да башлаган инде, димәк. «Сәгать 6да яңадан шалтыратып уятып, хәлләрең ничек соң, Илсур, дип сорамакчы идем, ярар инде, шалтыратмадым, кызгандым», – диде, икенче көнне шалтыратып Зимфира. Шундый дустым бар иде минем, җәмәгать. Күпләр мактана аламы шундый бәхете белән?! «Кем ул чын дус?» – дип сорасалар, мин, ике дә уйламыйча, «Зимфира» дигән исемне атар идем.

Татарстанның атказанган артисты Ядкәр Хәбибуллин якын дусты Зимфира Гыйльметдинованы искә алды:

Безне Зимфира белән язмыш кызык шартларда таныштырды. Мин Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның төркемендә алып баручы булып эшләп йөри идем. Зимфира безгә икенче алып баручы булып килде. Без аның белән икәүләшеп шушы төркемдә 1 ел дәвамында бөтен Рәсәй буйлап концерт куеп йөрдек. Кемнәрдер әле хәтерлидер дә, бәлки. Без бу концерт программасын шулайрак уйлап чыгарган идек. Мин «Алтын алка» җырын башкара башлыйм да, икенче куплетта залга тамашачылар янына төшәм. Тамашачылардан җырлатам. Шулар арасында Зимфира утырырга тиеш була. Имештер, ул – тамашачыларның берсе. Мин аңа микрофонны сузып, ул җырлый башлый да, мин аның матур җырлавына таң калам. Ул миңа бик ошый да, мин аны үзем белән сәхнәгә алып менеп китәм, имеш. Җырны бергә җырлап бетерәбез дә, мин аңа тәкъдим ясыйм: «Әйдә, концертны бергә алып барабыз», – дим. Шулай итеп без парлап алып барып чыгабыз аннары концертны. Тамашачылар шунда бу уенга чын-чынлап ышанып утыралар иде инде.

Шулай матур гына итеп 1 сезон эшләдек Зимфира белән. Икенче сезонга әзерләнә башлагач, көтмәгәндә, Зөфәр белән Зәйнәб безне эштән җибәрделәр. Икебезне дә. Без Зимфира белән шок хәлендә калдык. Нигә икәнен дә аңламадык. Аңлатмадылар да. Аннары, соңрак, аңладык инде сәбәбен. Шулай итеп, без Зимфира белән икәүләшеп эшсез утырып калдык. Уртак авырлыклар безне нык якынайткандыр инде. Без, туганнар кебек, бер-беребезгә якын булдык, шушы хәлләрдән башлап, гомер буе ярдәмләшеп яшәдек.

Башта Зәйнәб белән Зөфәргә бик каты үпкәләп йөрдек инде. Аннары үпкәләр онытылды. Бу хәлләр безнең өчен хәлиткеч мизгел булган икән. Бигрәк тә Зимфира өчен. Мин «Салават» җыр театрында эшли башладым. Зимфира «Сәхнә» журналында үз урынын тапты. Журналист булып китте. Танылган журналист булды! «Сәхнә»дә эшләгәндә, Зимфира Туфан ага Миңнуллин белән эшләде. Туфан абый бакыйлыкка күчкәч, Зимфираны, дөресен әйтергә кирәк, мәҗбүри эштән чыгардылар. Зимфира кабат эшсез калды.

Мин аңа ярдәм итәргә булдым. Ул вакытларда Татарстан Республикасының мәдәният министры Сибгатуллин Айрат Миңнемуллович иде. Мин аның янына бардым. «Менә шундый кеше бар, Зимфира исемле, сәнгатьне, мәдәниятне, татар эстрадасын, театрын бик яхшы белә, эшкә алыгыз әле аны», – дим. «Мин аны нинди эшкә алыйм соң?» – ди Айрат Миңнемуллович. «Ул – теләсә кайсы эшне башкара ала торган, район җитәкли ала торган кеше ул хәтта!» –дип яклыйм Зимфираны. Айрат Миңнемуллович Зимфираны Каюм Насыйри музеена директорлыкка тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, Зимфира филармониядә үз урынын тапты үзе. Шулай бер-беребезгә терәк булып яшәдек. Ярдәмгә килергә генә тордык. Туганнар кебек булдык.

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов танылган журналист Зимфира Гыйльметдинованы искә ала:

Без Зимфира апа белән якташлар идек. Якташ икәнлегебезне 1994 елларда гастрольләргә чыгып киткәч сөйләшеп, танышып ачыкладык. Фердинанд Сәләхов төркемендә чыгып киттек Себер якларына. Шулай күмәкләшеп ерак юлларда йөргән чакта ныклап танышасың, якынлашасың бит инде ул кеше белән. Зимфира апаның шәхесенә хас уникаль юмор хисе белән дә шундый юлларда йөргәндә таныштым мин.

Кызык кеше иде ул Зимфира апа. Җиңел. Ачык. Ниндидер авырлыклар белән очрашкан чакта, юмор ярдәмендә бөтенесен җайлап җибәрә торган сәләте бар иде аның. Берсендә шулай гастрольләр белән йөргән чакта, ашыга-ашыга, вагоннан вагонга аппаратура ташыйбыз. Өлгерергә кирәк бит инде. 5 минут туктап тора иде бугай, күп дигәндә. Вагоннан вагонга тиз-тиз күчерәбез шулай аппаратураны: Зимфира апа өстән атып тора, икенчебез астан тота, Фердинанд абый икенче вагонга төйи. Шулай итеп төягән мәлдә, аягы таеп китепме, поезд кузгалыпмы, Фердинанд абый кинәт бер ханымның алдына «шалт» итеп утырды. Теге ханым «аһ» итепләр куйды. Аннары карыйбыз: Фердинанд абый өстенә утырганда, бу ханымның күзлеген ваткан. Шуннан теге ханым безнең янга килеп кергән инде: «Сез минем күзлекне ваттыгыз, күзлек 300 сум акча түләвегезне сорыйм». Ул вакытта бу – күп акча булгандыр инде. Түләде Фердинанд абый. Ханым чыгып китте.

Бераздан бу тагын әйләнеп килеп җиткән: «Бу күзлекнең икенче ягы да ватылган, тагын 200 сум бирәсегез була инде». Бирде анысын да Фердинанд абый. 500 сум бирде инде бу ханымга бөтенесе. Шулай бераздан инде җайлаштык, урнаштык. Зимфира апа, Фердинанд абыйның кабыргасына терсәге белән төрткәләп: «Әй, Фердинанд абый, бер марҗаның өстенә утырган өчен 500 сум түләдең инде, име», – дип көлдерде бөтенебезне. Әнә шундый иде ул Зимфира апа. Юмор хисенә бай, шат күңелле, һәрвакыт оптимист кеше иде. Мин аның беркайчан боек чагын күрмәдем. Кешенең бит төрле чагы була. Шатлыкка күмелгән мәле була, кайгыга баткан чоры була. Ә Зимфира апа бернигә карамастан гел елмаеп торучан булды. Нинди генә хәлдә булмасын, оптимистик рухта калды. Йөзеннән елмаю китмәс иде аның. Ул безнең хәтердә шундый булып сакланып калды. Аны белгән һәр кеше аны шундый итеп хәтерлидер, иманым камил.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов:

Кем иде соң ул Зимфира? Дөнья бәясенә ия кеше иде ул. Татарстан журналистикасын, әдәбиятын, җыр сәнгатен яратып, халыкка бүләк итеп, өләшеп биргән кеше. Нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп үти торган шәхес булып өлгереп, арабыздан бик тиз китеп барды шул.

Зимфира белән бергә эшләгән, халкыбызның мәшһүр язучысы Туфан абый Миңнуллинның бер генә сүзен искә алып яңгыратуыбыз да җитәр, шуның белән Зимфираның нинди шәхес булганлыгы аңлашылыр, минемчә. «Зимфира, балакаем, сиңа район җитәкләргә бирергә кирәк!» – дигән иде ул аның хакында. Менә шуннан күз алдыгызга китерегез инде.

Безгә Зимфира белән озак, зур, авыр юллар үтәргә туры килде. Бергә эшләгән чаклар булды. Ул ирләр, егетләр эшли алмый торган эшләрне башкара алырга сәләтле хатын-кыз иде. Шаккатып карап тормалы иде ул. Бар эшкә оста булды. Кирәк дисәң – җырлап, кирәк дисәң биеп җибәрде, кирәк дисәң – язып, кирәк дисәң сөйләп бирә алды. Бар яктан булган талант иясе иде ул. Менә шундый бер уникаль шәхес иде бит ул. Аны белгәннәр килешми булдыра алмас. Әгәр шулай булмаса, бүген әлеге залны шыплап тутырып килеп утырыр идеме шушының кадәр кеше?! Артистларыбыз, күмәкләшеп, бүген дәррәү килеп, аның сагыну мәҗлесенә җыелып кайтмас иде.

Әйтәсе килгән сүзем шул: сезнең, безнең, милләтебезнең кызын зурлавыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт! Шушы бер асылташ, асыл бер затны онытмыйк, искә алыйк, догаларыбыздан калдырмыйк! Гәүдәсе арабыздан китсә дә, рухы безнең янда аның. Китмәде Зимфира. Китмәячәк. Әнә ул экрандагы сурәтеннән безгә һәрвакыттагыча елмаеп карап тора. «Ә мин мәңге сезнең белән!» – ди ул.

Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева иҗатташ дусты Зимфира Гыйльметдинованы искә ала:

Зимфира белән без 1990 еллардан бирле таныш идек. Ул – минем әтиемне дә яхшы белгән кеше. Шул сәбәпле дә ул миңа үзенчә бер кадерле кеше булды. Минем иптәшем белән дә алар яхшы танышлар иде. Миннән беренче интервьюларны алган журналист та ул Зимфира. Бүгенге заман журналистлары белән без, артистлар, күп аралашабыз. Алар арасында чын журналистлар юк диярлек. Менә Зимфира – зур хәрефтән журналист иде. Чын журналист нинди ул, дип сорасалар, Зимфираның исемен атар идем. Бүген андыйларны белмим мин. Зимфира тупас, ямьсез сораулар бирә торган түгел иде. Ул һәр сүзен урынлы әйтә белә торган булды. Һәр кешегә үз «ачкычын» таба белде. Интервьюларга шулкадәр ныклап әзерләнеп килә торган иде. Шәхес турында укып, өйрәнеп. Ул скандаллы язмалар язарга омтылмады. Ул матур язмалар язарга омтылды. Аның интервьюлары һәрберсе матур, «түгәрәк» килеп чыга торган иде. Эшенең остасы иде ул. Аннары, әйтәләр бит әле, хатын-кыз я чибәр була, я акыллы. Менә Зимфира шундый сирәк очракларның берсе иде: ул искиткеч акыллы һәм искиткеч чибәр хатын-кыз булды. Мин аңа гел сокланып карый торган идем.

Зимфира Гыйльметдинованың әнисе Мәймүнә ханым:

Баламны зурлап, шушы сагыну мәҗлесен оештырган Зимфирамның дусларына рәхмәтем чиксез. Безнең барыбызны шушы зур залда җыйган, оештыруны үз җилкәсенә алган һәрберәүгә Аллаһның савабы булсын. Күмәкләшеп кайтып төшкән артистларга, баламның дусларына, хезмәттәшләренә, иҗатташларына, укучыларына, укытучыларына кызымны онытмаулары, шушылай зурлаулары өчен үземнән рәхмәт әйтәм. Зимфирамның рухы шаттыр.

Минем өчен әле һаман яңа югалту булып кала Зимфирамның китүе. Бер генә көнгә дә онытып торганым юк. Элегрәк тәүлегенә 24 сәгать буе елаган көннәрем дә булды. Инде хәзер әзрәк үземне кулда тотамдыр кебек иде. Һаман елыйм икән әле. Сурәтләрен күргәч тә еладым. Сәхнәдән аның исеме яңгыраган саен күзләремне яшьләр күмде.

Инде мин быелга кызымны онытырлар, дигән идем. Вакыт үтә тора бит. Онытмаганнар икән баламны. Бүген биредә булганнар Зимфирамның иң чын дуслары булган икән. Шуны аңладым. Бүгенге көндә, кеше киткәч, озын-озаклап искә алып тормыйлар. Күмгәч, онытыла. Ә Зимфирамны һаман хәтерлиләр икән. Һаман хөрмәт итәләр, яраталар икән. Димәк, минем балам зур эз калдырып киткән. Шуны уйлап куанам.

Язмышына, холкына, тормышка карашына зур йогынты ясаган, хөр холыклы шәхес булып формалашуында төп сәбәпчеләрнең берсе булган кеше итеп, Зимфира Гыйльметдинова 4нче сыйныфтан алып 10нчы сыйныфка кадәр укытучысы, сыйныф җитәкчесе булган Рәмизә Мостафовна Мәхмүтованы таный торган булган. 2017 елда Зимфира, сыйныфташларын җыеп, элекке укытучыларын 80 яшьлек юбилее белән котларга дип кайтып төшкән булган. Шул очрашуны искә алды Рәмизә ханым Мәхмүтова:

Кайтып төшкәннәр. Йортымның ишеген какты берәү, шунда ук күңелем сизде: минем «балалар» кайткандыр. 7-8 кеше иделәр бугай. Кайтканнар балакайлар. Зимфира оештырып алып кайткан инде аларны. Беләм. Мәктәптә чакта ук бөтен классны ул тотты. Малайларны да тезеп кенә тотты ул. Шундый таләпчән, кырыс, җитди кыз иде ул. Ул тәртип урнаштырып кына торды. Бөтен сорауга җавабы булыр иде аның. Чытырдап тора иде ул. Аннан кызлар түгел, малайлар да шүрли иде.

Шулай табын артына тезеп утырттым да чәй белән сыйлый башладым боларны. Зимфира, гадәттәгечә, барыннан да уздырып сөйли. Сораулар бирә. «Кемнәр котлады соң, Рәмизә Мостафовна, кемнәр искә алды, хөрмәт күрсәттеләрме?» – дип сорап куйды Зимфира. Мин, оялып китеп, тыныч кына җавап бирдем: «Юк алай, искә алучы булмады, безгә хәзер бик күп яшь бит инде, мәктәпне, укыту эшен калдырганыбызга да артык күп еллар үтте, безне хәзер яңа укытучылар алмаштырды, без әкренләп онытылабыз инде шулай, тормыш бит бу, кызым», – дидем. Зимфира шаккатып карап тора. «Ничек?» – ди. «Сезнең кебек укытучыны искә алмыйча... Гөнаһ бит бу! 50 еллык педагогик тәҗрибәсе булган мөгаллимәне!» – дип ачынды.

Икенче көнне Зимфира бөтенесен барып «туздырган» икән. РОНОларны барып аякка бастырган. Мине, килеп, зурлап котладылар. Чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, матур сүзләр белән. Әмма минем күңелемне ул котлаулар, бүләкләр җылытмады. Минем күңелемне Зимфираның адымы җылытып, назлап торды шул мәлне. Аның шулай минем исемемне яклап, миңа кадер-хөрмәт күрсәтүе мине бәхетле итте. Мин шунда бәхетемнән тыела алмыйча еладым рәхәтләнеп. Бу күз яшьләре – ана кешенең баласыннан канәгать булып, бәхеттән түккән күз яшьләре төсле иде. Шушындый балалар үстергәнмен бит мин! Минем балалар бит бу! Минекеләр! Зимфира аннары миңа багышлап «Шәһри Казан» газетасында мәкалә дә язып чыкты. Шул газет кисәген бүгенге көнгәчә күкрәгемә кысып кадерләп йөртәм.

Бу вакыйга Зимфираның рәхмәтле җан икәнлеген кабат исбатлый. Яхшылыкның кадерен белүче, хөрмәт күрсәтә белүче, игелекле кеше икәнлеген күрсәтә. Кешенең кыйммәтен, кадерен аңлаучы, җылы сүзен жәлләми торган, рәхмәтле бала иде ул. Ул чын мәгънәсендә уникаль, бик сирәк «токымлы» кеше иде. Кешелекле, керсез күңелле кеше. Иң яхшы сыйфатларның барысын үз эченә сыйдырган кыз. Әнә шундый кешеләр үзләрен нык сагындыралар алар. Менә Зимфирабыз китте. Ә аны күпме кеше бүген ихластан сагынып, юксынып искә ала…

Зимфира – сулдан беренче

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 декабрь 2023
    Исемсез
    Урыны җәннәт түрләрендә булсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100