Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фотограф Наил Курамшин истәлегенә: «Ул бик тә гаилә җанлы иде»

«Кеше китә, җыры кала» дияргә ярата халык... Чыннан да шулайдыр, мөгаен. Танылган фотохәбәрче, ТАССРның һәм РФ атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе Наил ага Курамшин вафат. Әлбәттә, фотохәбәрче күп очракта, кадр артында кала... Журналистыбыз, ТР Фотографлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев Наил абый турында истәлекләрне барлады.

news_top_970_100
Фотограф Наил Курамшин истәлегенә: «Ул бик тә гаилә җанлы иде»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Галиның архивыннан

Иң башта «Интертат» укучыларына фотограф хакында белешмә бирү дөрес вә хак булыр.

Фото: Наил Курамшин төшергән. Рамил Гали архивыннан кулланылды.

  • Фотожурналист, ТАССРның, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (1981, 1998) Наил Сафатдин улы Курамшин 1942 елның 3 февралендә Буа шәһәрендә туган.
  • 1961-1963 елларда Казан авиация институтында укый, бер үк вакытта Казан авиация заводында радист-оператор булып эшли.
  • 1975 елда Казан университетын тәмамлый.
  • 1963-1965 елларда – ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында тавыш операторы.
  • 1965-1968 елларда «Ялкын» журналының штаттан тыш хәбәрчесе, 1969 елдан «Советская Татария» («Республика Татарстан») газетасы фотохәбәрчесе.
  • Курамшинның фоторепортажлары Татарстанның әйдәп баручы басмаларында, «Правда», «Известия», «Труд» газеталарында, «Огонек», «Коневодство» һ.б. журналарда урын ала.

Кызганыч, Наил Сафатдиновичның кызы белән элемтәгә керү мөмкинлеге килеп чыкмады. Шуңа күрә дә аның коллегалары белән сөйләшеп алырга булдым.

Татарстан Журналистлар берлеге музее директоры Ралия Фәтхетдинова: «Ул бик тыйнак кеше иде»

«Наил Курамшин – безнең «Советская Татария» газетасы редакциясендә 40 ел эшләгән фотограф. Хезмәте, тырышлыгы белән танылу яулаган фотограф ул. Шундый озак еллар бер редакциядә эшләгән фотожурналистлар юк, дип әйттеләр миңа Фотографлар берлегендә. Ул бик тыйнак иде. Шул ук вакытта аның фотоларын «Известия», «Труд» газеталарында да биргәннәр. Ул ТР Журналистлар берлегенең дә әгъзасы иде. Пандемия вакытында якыннанрак таныштык, азык-төлек җыелмасын алырга килгәне истә калды», – дип бәян итте Ралия Фәтхетдинова.

Кызганычка, ТР Журналистлар, Фотографлар берлекләренә дә Курамшинның үлүе турында хәбәрне җирләгәч кенә, 16 гыйнварда гына хәбәр итүләре билгеле булды. ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова исә Наил Курамшин истәлегенә күргәзмәләр ясарга тәкъдим итте. Шул ук вакытта Наил абый Фотографлар берлеге әгъзасы булмаган…

ТР Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева: «Ул бик тә гаилә җанлы кеше иде»

– «Советская Татария» редакциясендә эшләгән чорда, Наил Курамшин белән бергә эшләдек. Ул бик тә гаилә җанлы кеше иде. Истә, редакциягә кызын алып килүләре. Редакция кызы булып үсте ул. Гомумән редакциябез дә бер зур гаилә иде.

Эшен дә бик нык яратты. Журналист белән бер тандемда эшли иде. Командировкаларга да бергә йөргән чаклар гел истә. Һәркемне асыл якларын гына күрсәтеп, ачып фотога ала белде. Партия заманнарында да сәяси яктан да грамоталы иде. «Советская Татария» дәверендә әле эшне дә партия обкомнары карап, җентекләп һәр фотога, һәр материалга игътибар итеп торалар иде. Обком органы булгач, миңа калса – таләпләр дә безгә карата катырак булды. Һәрвакыт ихлас, якты йөзле булып безнең күңелләрдә калыр, – дип сөйләде Зилә Рәхимҗан кызы.

Күренекле фотограф Рамил Гали: «Ул Хөкүмәт чараларын еш төшерде»

Татарстан Фотографлар берлегенең экс-рәисе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәттәшебез Рамил Гали:

Үзе сөйләве буенча, Буаның иң батыр көрәшчеләре, көчле затлар нәселеннән. Хөкүмәт, дәүләт чараларын төшерүче фотограф булды. Бихисап сәясәт эшлеклеләре белән эшләде, сәяси вакыйгаларны төшерде. Һәркем белән дустанә мөнәсәбәттә булды. Коммунистлар партиясе заманнарында газеталарның беренче полосаларына, гадәттә, Хөкүмәт чараларыннан фотосурәтләр бирелә иде. Наилнең фотолары да гел беренче битләрдә булды. Министрлар чагында ук Шәймиевларны, Мусиннарны, Сабировларны төшерде. Кызганыч, аның фотоархивы кайдадыр саклана микән, хәбәрдар түгелбез.

Журналист Ольга Стрельцова: «Яхшы хезмәттәш иде»

«Советская Татария»дә бергә эшләдек. Журналист материалының никадәр уңышлы булуы, әлбәттә, фотограф хезмәтенә, тырышлыгына да бәйле. Наил – бик абруйлы, дәрәҗәле фотожурналист булды. Аңа шәхси мөрәҗәгать белән дә килеп була иде. Мәсәлән, ул минем баламны да бәләкәй чакларда фоторәсемнәргә төшерде. Үз һөнәренең остасы, алдынгысы булды. Эшен яратып башкарды, ихлас иде. Күпчелек рәсми вакыйгаларны төшерүе хәтердә, – дип хатирәләргә бирелеп алды әңгәмәдәш.

Фотолары белән үзенә һәйкәл куя фотожурналист

Чыннан да хак гыйбарә бу, иптәшләр! Наил аганың фотосын Рамил Якубовичта гына табалсам да, үзе төшергән фотосурәтләр байтак кына хезмәттәшләрендә саклана ләбаса. Күпләре аклы-каралы, тик ул фотоларның авторын беләләр, искә алалар.

Мәсәлән бу фотода – танылган конферансье, режиссер Розалия Закирова. Розалия апа аны Фотографлар берлеге чатына җибәрде. Аның хәтерендә дә Наил ага турында бары тик якты рухлы истәлекләр саклана. Хәерхаһлы, бик якты рухлы шәхес буларак танылган булган Наил ага.

Наил Курамшин Кремль пулындагы эше турында ниләр сөйләп калдырган?

  • Мондый эш өчен иң профессиональ, ышанычлы, зарарлы гадәтләре булмаган кешеләрне сайлылар иде. Барысын да тиз генә төшерергә кирәк иде. Беркемне дә бутамыйча, берничек тә аяк астында буталмаска һәм «гоголь» булып йөрмәскә кирәк. Мәскәүдә, КПСС съездларында, һәр төшерүгә 1 минуттан да кимрәк вакыт бирәләр иде. 24нче съезддан башлап КПССның бөтен съездларында һәм соңгы ХІХ партконференциядә хезмәт куйдым. Күңелсез булмады. 26нчы съездда, мәсәлән, Юдинск депосы машинисты Анатолий Шулаев белән таныштым. Ул бәхәскә (пренияга) язылды, ә сүз аңа бирмәделәр. Шулай итеп ул урыныннан кискен сораулар бирде. Кул чабарга килмәгән комбайнчылар да бар иде, тәнәфес вакытында Кубань механизаторлары белән аралаштылар (Кубань – ул вакытта алдынгы тәҗрибәсе белән дан казанды). Аларга «установкалар» бирмәделәр, барысы да үз инициативасы белән. Андый кешеләр үзләрен илнең хуҗалары итеп хис иттеләр, үз эшләре белән горурландылар. Ә хәзер «хезмәт кешесе» дигән сүзләр кимсетүле яңгырый диярлек.
  • Шундый фотом да бар әле. Горбачевны алгы планда төшергәнмен. Ул миннән 1 метр ераклыкта узды. Аны эшчеләр, партконференция делегатлары чолгап алды. Алар: «Нишлисез, ни өчен безгә дә, партиягә дә хыянәт итәсез?» – дип ябырылдылар. Ул агарынган иде, ләкин «ударны» тотып торды, халык белән сөйләшмәде. Ә бит ул вакыттагы «ТВ»га ышансаң, «гади кешеләр» белән аралашуны яраткан ул. Атаклы «Борис, син хаклы түгел!» дигән сүзләр яңгыраган форумда, Ельцинны демонстратив рәвештә утырышлар залыннан чыгып киткәндә төшерергә өлгердем. Борис Николаевич бик каты ачулы, күз карашы «ут чәчә» иде. Барышлый ул, әйтеп бетергесез тойгы белән, Горбачевны кычкырып сүкте. Барлык фотографлар катып калды…
  • СССР Министрлар Советы Рәисе Алексей Косыгин – бер карашка бик катлаулы, дорфарак кеше булып тоелса да, күпне белә торган, акыллы, интеллигент шәхес булып истә калды. Бервакыт бер вертолетта Әлмәткә, Березово нефть чыганагына очтык. Косыгин сүзләрен игътибар белән тыңларга вакыт бар иде. Аны «Оргсинтез»да да озата бардым. Планлаштырылган маршрут буенча йөрмәде, цехларда технологияләр эшчәнлегенә төшенде. Хезмәтчәннәрнең эш һәм көнкүреш шартлары белән кызыксынды, аларны игътибар белән тыңлады. Ә менә Чаллыга Политбюро әгъзасы Кириленко килгәч, гадәттән тыш хәл булды. Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләргә «бездә ал да гөл» дип күрсәтер өчен (ачлык вакыты иде!), продмагка дефицит продуктлар китергәннәр. Делегация бер ишектән чыгуга, икенче ишеккә Чаллы халкы җыела башлады, алар бу минутны төннән бирле көтеп торганнар. Стеналарны җимерә яздылар. Кириленко барысын да белде, зур җәнҗал купты.

Наил Курамшин интервьюсыннан: «Моны төшерергә кулым күтәрелмәде»

Курамшин иҗатынының төп темасы – кешенең иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормыштагы роле, бүгенге чорның тиз үзгәрүчән шартларында шәхес асылының чагылышы, дип бирелгән интернет киңлекләре чыганакларында.

Беренче камерам – иске «Фотокор» иде. Әти яхшы гына һәвәскәр фотограф иде, менә мин дә балачакта мавыгып киттем. Мәктәптән соң Буа Пионерлар йортында фотостудия җитәкләргә тәкъдим иттеләр. ВГИКның операторлар факультетына укырга кереп караган идем, керәлмәдем. КАИда укыдым, анда бер ярым семестр «чыдадым» һәм технарь түгеллегемне аңладым. Алга таба Казандагы Пионерлар йортына бардым һәм яңадан фотостудия белән җитәкчелек итә башладым. Тормышта очраклы хәлләр дә зур роль уйный. Кинәт «Ялкын» журналына пионерларның фотосурәтләрен ясарга сорадылар. Аларга – эшләрем, ә миңа хезмәттәшлек ошады. Менә шулай вакытлы матбугатка килеп эләктем.

Ә республиканың төп газетасы – «Совет Татариясе»ндә 1970 елдан 2009 елга кадәр эшләдем. Бу бик кызыклы вакыт иде! Ул чорларда публикацияләр өчен «сугышырга» кирәк иде. Яңалыклар куе агым булып барды, газета мәйданын фотолар хисабына экономияләделәр. Бары тик мөстәкыйль мәгълүматны күрсәтә алган фотоларны баса торганнар иде. «КамАЗ» төзелешләрендә атналар буе Чаллы корпунктында яшәдем, бөтен төзелешне карап чыктым. Минем негативларда завод елъязмасы теркәп барылды. Республиканың барлык районнарын йөреп чыктым. Бервакыт Буа районында кыр буйлап барган комбайннарның панорамалы фотосын төшерергә кирәк иде. Мин, нәрсә уйлап табарга, ничек мондый кадр ясарга, дип баш ваттым. Һәм таныш очучыдан мине «Кукурузник» самолеты канатлары арасына бәйләп куюын сорадым. Җиргә төшкәндә үләрмен дә, дип уйлаганым истә. Күрәсез, исән калдым.

Ә Октябрь районында кырга барганда, бензовозда әйләнеп капландык. Шофер белән сикереп чыгуыбыз булды, машина шартлады… «КамАЗ» заводларының берсенең төзелеш мәйданчыгында минем каршымда, куркынычсызлык техникасын бозу аркасында, эшче хатын-кыз һәлак булды. Моны төшерергә кулым күтәрелмәде. Фаҗигаләрдә, кеше бәлаләрендә, хәтта кемнеңдер шәхси тормышындагы кайгысы бәрабәренә гонорарлар да эшләргә ярамый, дип саныйм. Этика, төшерү һәм үз-үзеңне тоту культурасы, вөҗдан бар, ахыр чиктә.

Бервакыт Фәрит Мөхәммәтшин белән, ул вакытта ТР Министрлар Советы рәисе биде, Австралиягә, Һиндстанга, Малайзиягә, Таиландка очтык. Австралиялеләр ул вакытта КОМЗ белән оптика китерү турында килешү имзалады. Завод директоры оешманы эш белән тәэмин итү «бәхетеннән сикерә» иде. Дәһлидә самолет авария хәлендә җиргә төште. Идарә системасы эшләми башлады, самолеттан 700 тоннага якын ягулык ташларга туры килде. Салонда барысы да иң начарына әзерләнделәр, йөзләрендә – хисләр ташкыны чагылды Мөхәммәтшин үзен бик кыю тотты, барысын да тынычландырып, рухландырып торырга тырышты. Бу вазгыятьтә мин бик күп хис-кичерешләрне күрсәткән, эмоцияләргә бай сурәтләр ясый алыр идем. Ләкин теләмәдем, – дип сөйләгән булган Наил ага «Аргументы и факты» хәбәрчесенә 2011 елда биргән интервьюсында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100