Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаева яңа җыры турында: «Язмышым белән канәгать булу йөзеннән язылды»

news_top_970_100
Зифа Нагаева яңа җыры турында: «Язмышым белән канәгать булу йөзеннән язылды»
"Татар-информ" архивы

Автор-башкаручы Зифа Нагаева «Әлхәмдүлилләһ» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Ул аның көен дә, сүзләрен дә үзе иҗат иткән.

«Рамазан аеның беренче көннәреннән үк ураза тотам. Күңел белән хушлану, бик күп гадәтләрдән тыелу, җанны чистарту вакыты хәзер. Әнә шундый уйларым белән йөгерергә чыккан бер иртәдә шушы җыр күңелемә килде. Аллаһка шөкер, әлхәмдүлилләһ, бар да яхшы, дип, Ходай тәгалә биргән шушы көннәргә сөенеп, ихлас күңелдән туган җыр. Сүзләре үзеннән-үзе килде, тезеп кенә куйдым. «Әлхәмдүлилләһ» – Аллаһны мактау дигән сүз бит инде ул. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, ихтирам, язмышым белән канәгать булу йөзеннән язылды. Бүгенге тормыш авырлыклардан гына тормый бит. Матур бит тормышларыбыз, аны кадерли белсәк иде», – дип сөйләде ул әлеге җыр турында «Интертат» хәбәрчесенә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100