news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зифа Нагаева мактаулы исемгә лаек булган

news_top
Зифа Нагаева мактаулы исемгә лаек булган

Зифа Нагаевага Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелгән. Танылган композитор, җырчы сөенечле хәбәре белән социаль челтәрләрдә бүлешә. 

Җырлар авторына бик күп сәхнәдәшләре котлауларын җиткергән. Продюсер Рифат Фәттахов исә: «Син безнеке, халыкныкы. Бик күп популяр җырлар авторы, автор-башкаручы Зифа Нагаева Татарстан өчен инде күптән үзебезнеке, халыкныкы», – дип язган. 

Ришат Төхвәтуллин Зифа Нагаевага мактаулы исем бирелү турында Чаллыда узган концертында хәбәр иткән. Үзе залда булмаса да, Зифа Нагаеваны бөтен зал басып алкышлаган.

Башка сәхнәдәшләре дә җырчының бу исемгә лаек булуы турында яза.

Шушы көннәрдә Элвин Грейга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү турында хәбәр иткән идек. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 май 2022
    Исемсез
    Зифа Нагаева татар халкының әйдәп баручы җырчы - шагыйрә , бөек шәхес , котлыйбыз !!!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар